Логотип
Матур булыйк

Софи Лоренның матурлык серләре

Софи Лорен... Атаклы актриса, дөнья кинематографы легендасы... Ирләр аны алиһәгә тиңли. Хатын-кызлар өчен ул матурлык эталоны.

 

Софи Лорен... Атаклы актриса, дөнья кинематографы легендасы... Ирләр аны алиһәгә тиңли. Хатын-кызлар өчен ул матурлык эталоны.  Мода тарафдарлары аның стиленә мөкиббән. Ә бит киноиндустриядә беренче адымнарын ясаганда тәнкыйтьчеләр аны яратмый баштарак, коточкыч ямьсез дип көләләр үзеннән. 1962 елда бер журналист аның турында: «борыны артык озын, тешләре тигезсез, муены жирафныкы кебек, авызы артык зур, маңгае тар...» дип яза. Күп режиссерлар шул ук фикердә була.15 яшендә тәрәзә пәрдәләреннән күлмәк тегеп киеп, кара туфлиләрен  ак буяуга буяп, матурлык конкурсында икенче урынны алган һәм киноартист булырга хыялланып Римга чыгып киткән кыз менә шулай күренә башта. Ә бөтен дөнья аны чибәр дип таный! Бөтен хикмәт үзеңне ничек хис итүдә икән лә! 

«Үз матурлыгына ышанган хатын-кыз гына башкаларны да шуңа ышандыра ала!» 

Менә шушы кагыйдә Софиның тормыш девизына әйләнә. Һәм ул чынлап та үзен матур итеп күрсәтә! Кимчелекләрен яшерә белә, өстенлекләрен оста итеп күрсәтә. 

Аның туфлиләрендә һәм аксессуарларында романтика һәм классика бергә кушыла. «Лодочка» туфлиләр, бик күп босоножкалар... Барысы да аның стиленә туры килеп тора! 

Лорен образы – тән һәм киемнең яраклашып биюе ул. Идеаль итәк-футляр, дөрес озынлык, бил сизелеп тора. Җиңнәр дөрес утыртылган, бернинди канатлы, иркен силуэтлар, ассиметрия юк. Киемнәре гади, гәүдәгә ятып тора, шул ук вакытта затлы төрле элементлар белән тулыландырылган. 

Гардеробында бик күп итәкләр, алар аякларны тагын да матуррак итеп күрсәтә. Блузка һәм футляр-күлмәкләргә декольте аеруча килешә! 

Күлмәкләре ефәктән, нәфис киҗе-мамыктан, бәрхеттән, сатиннан... Софи калын тукымаларны яратмый, чөнки алар кирәкмәгән күләмне өсти икән. Алсу, аксыл-сары, зәңгәр, зөбәрҗәт төсләре – аныкы. 

Аксессуарлар һәм сумкалар аеруча күп гардеробында. Чөнки Софи образы әнә шул детальләр белән тулырак ачыла. Миллион эшләпә, перчаткалар, вуальләр, күзлекләр, брошкалар, муенса, йөзек-беләзекләр... Зур бриллиантлар, энҗе-мәрҗәннәр Софига бик тә килешә! Ә гардеробта сумкалар юк дияргә була, клатчлар гына анда. Стильнең философиясе шундый: алиһәгә тиң хатын-кыз сумкада әйбер күтәреп йөрергә тиеш түгел, аның өчен башкалар күтәрсен! Игътибар итсәгез, хәзер дә бит мини-сумкалар тренды. 

Софи Лорен матурлыгының үз кагыйдәләре бар. 

«Физик күнегүләр сине грациоз күрсәтә. Күнегүләр комплексын даими үтәсәң, бөтен урам синеке кебек горур һәм вәкарь атлыйсың». 

«Көннең ничек үтүе һәм гомернең дә – прическадан тора!» 

«Парфюм, бизәнү әйберләре, модалы аяк киеме хатын-кызның кәефен күтәрә. Күзләре янып тора, иреннәреннән елмаю китми». 

«Моңсулык, тормыштан канәгатьсез калу, депрессия – бөтенесе йөздә чагыла, картайта». 

«Матурлык ул иң беренче күзләрдә чагыла!» 

«Яшьлек ул кыска итәк йә шорты, озын чәч, матур маникюр түгел. Күпләр шулай уйлап ялгыша.  Яшьлек ул – һәрнәрсәгә сокланып, кызыксынып карый белү, яңгыратып көлә алу, бераз беркатлылык, иртәгә кичәгедән әйбәтрәк буласына ышанып карау». 

«Йөз – күңелнең көзгесе. Юмор, позитив уйлар, сабырлык – бар да йөздә чагыла». 

«Позитив уйларга бирелергә тырышыгыз. Мин паркта йөргәндә кайсыдыр бер почмакта барыбер матур әйбергә юлыгачагыма ышанам. Һәм шулай булып та чыга!» 

«Тормыш ничек бар шулай үз көенә аксын. Күп эшләрне колачларга тырышмагыз. Бар җиргә өлгерергә, барысын күрергә кирәкми. Бу мөмкин дә түгел». 

Актрисаның иң яраткан косметикасы зәйтүн мае икән! Ул аны крем урынына куллана. Чәчен ныгыту, дымландыру өчен дә файдалана. Балалар шампуне белән чәчләрен юа. Олыгайган саен косметиканы мөмкин кадәр сирәгрәк кулланырга куша. Дөрес туклану да бик мөһим хатын-кызга. Ничек туклануга карап, фигура гына түгел, йөз дә, кәеф тә үзгәрә, ди. Үзе күпчелек фасоль, дөге, яшечәләр ашый. Тавык ите, балыкка өстенлек бирә. Күп су эчәргә киңәш итә6 көнгә 8 стакан! Әлбәттә, моңа соклар, минераль сулар, чәй, кофе да керә. Ләкин көнгә 8 стакан кофе гына эчмәгез, ди Лорен.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар