Логотип
Матур булыйк

Парикмахерлар әйтми торган 6 кагыйдә

1. Ай ярым саен чәч кистерергә кирәкми!..


1. Ай ярым саен чәч кистерергә кирәкми!
Чәчләрең озын һәм матур булсын дисәң, еш кистерергә ярамый.
"Очларын гел тигезләп торсагыз, үзегез теләгән озынлыкка кадәр үстерә алмаячаксыз. Сездән чәчләрне сәламәт тоту гына сорала: очларын тәрбияләп тору, елга ике тапкыр кисү. Шул җитә". (Жюстин Марджан. Нью-Йоркта Мода атналыгы стилисты.)
2. Сезнеке кебек үк чәч төсе, текстурасы булган Йолдызлар стиленә игътибар итегез!
Имиджмейкерлар гына түгел, чәч буенча стилистлар да йолдызларга ешрак карарга, алардан өйрәнергә киңәш итә. Үз прическаңны табуның иң гади юлы бу.
"Сайлаган прическаларын, чәчләренең төсен "бу – минеке!" дип тоясыз икән, димәк, сезгә дә килешәчәк ул стиль!" (Элоиз Чанг, королева Рания һәм Клаудия Шиффер стилисты.)
3. Кисәк үзгәрешләргә бармагыз, образыгызны акрынлап үзгәртегез!
Профессионаллар шулай куша. Бу бигрәк тә тамырдан зур үзгәрешләр ясау турында.
"Төпсез күлгә баш белән чуммагыз – кайбер прическаларга күз ияләшкәнче 1-2 ай үтә! Ә элекке прическага кире әйләнеп кайту өчен хәтта еллар кирәк була". (Элоиз Чанг, королева Рания һәм Клаудия Шиффер стилисты.)
4. Сез теләгән чәч төсендәге буяуны беренче сеанста гына табып булмый!
Парикмахерская сәнгатендә төс, буяулар – үзе бер фән. Ә идеаль тон берничә тапкыр буяп караганнан соң гына табыла.
"Брюнеткаларга яки шатеннарга блондинкаларга караганда үз төсләрен табу күпкә катлаулырак. Теләгән төсегезгә якынаер өчен мастерга вакыт бирегез". (Диаз, атаклы Нью-Йорк салоны мастеры.)
5. Үзегезгә ошаган прическаны мастерга фотодан күрсәтегез!
"Мастер белән уртак тел таба алган клиент үзен иркен тота. Сезне илһамландыра торган прическа модельләрен фотодан гына күрсәтергә кирәк. Стилист өчен бу бик мөһим". (Франческа, Нью-Йорк салоны мастеры.)
6.Идеаль мастерыгызны табыгыз!
Парикмахер – сезнең образны тудыручы кеше, аның белән уртак тел табу бик мөһим.
"Мастер белән сөйләшеп карагач, анализ ясагыз: кеше буларак ошыймы ул сезгә? Сезне ишетә, аңлый беләме? Теләкләрегезгә битараф, игътибарсыз кеше кулына эләксәгез, эшеннән дә канәгать булмаячаксыз".(Элоиз Чанг, королева Рания һәм Клаудия Шиффер стилисты.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар