Нәфис, яшь, сыгылмалы...

Билгеле бер вакыт җиткәч хатын-кызлар тирене яшь килеш саклау турында
уйлана башлыйлар. Бүген мин сезгә мунча кергәндә кулланыла торган берничә
алымны китермәкче булам. Шушы гади генә киңәшләр тәннең
сыгылмалылыгын һәм матурлыгын сакларга булыша.
Мунчадагы эсселектән тирегә кан килү ешая. Матдәләр алмашы яхшыра,
тиредәге тишекләр ачыла, чистара. Әгәр мунчада менә бу алымнарны
куллануны гадәткә кертсәгез, тирегез иркен сулый башлый.
1. Кофе скрабы. Кыйммәтле салон процедураларын да алыштыра ала ул.
Кофе скрабы тәннең өске катламындагы үле күзәнәкләрне юып төшерә,
тирене яшәртә, аның эластиклыгын арттыра. Кофеин тәнгә май катламы
утырулар, целлюлит белән дә көрәшә, варикоз вакытында веналар
киңәйгәндә әйбәт дәва чарасы буларак кулланыла.
Минем кофе скрабы рецепты бик гади:
тарттырылган кофены яки кофе куесын алабыз (термаль эшкәртелмәгән кофе
файдалы матдәләргә бик бай, ләкин андый кофе тиренең төсен бераз үзгәртә);
аңа ике тапкыр күбрәк күләмдә бал һәм берничә тамчы зәйтүн мае, шулай ук
яраткан эфир майларын (мин апельсин маен кулланам) кушабыз.Скрабны пар
бүлмәсенә икенче йә өченче керүдә куллансаң яхшырак. Проблемалы
урыннарга аеруча игътибар итеп, тән тиресен җайлап кына ышкыйбыз.
Җайлырак булсын өчен мунчала, массажер яки бияләйдән файдаланырга була.
2. Тоз скрабы. Кофе скрабын юып төшергәннән соң, чиратта тоз скрабы көтә.
Ул тирене магний, тимер, йод һәм башка микроэлементлар белән баета. Тоз
скрабы шулай ук целлюлиттан котылырга һәм тиренең сыгылмалылыгын
сакларга булыша.
Минем тоз скрабы рецепты:
тоз һәм балны 1:1 бәрабәрендә болгатабыз, бераз май кушабыз – зәйтүн мае,
персик, абрикос майлары яхшы (мин персик маен кулланам). Диңгез тозы
яхшырак, ләкин аны вакларга туры киләчәк. Гади тоз да ярый, аны инде ваклап
торасы юк.
3. Солы скрабы. Ул күзәнәкләрдән токсиннарны чыгара, тишекләрне чистарта,
эластин һәм коллаген эшләнеп чыгуын тәэмин итә, берникадәр вакыттан соң
тире тартылып тора башлый. Солы скрабы тиренең су балансын саклый һәм
аны дымлы тота, кан йөрешен яхшырта, тирене яңарта. Шул ук вакытта солы
составындагы Е витамины актив рәвештә яшәртү үзлегенә ия, тиредәге кечкенә
яраларны да дәвалый. Мондый скраб тәнгә генә түгел, биткә дә файдалы. Ул
бетчәләрне, кара нокталарны, пигмент тапларын бетерә.
Минем солы скрабы рецепты:
солыны блендерда ваклыйбыз, 2:1 күләмендә балчык белән бутыйбыз,
киптерелгән ромашка, шалфей яки башка берәр үләнне кушабыз. Тоз скрабын
юып төшергәч, солы скрабына су кушабыз һәм аның бүртүен көтәбез. Тәнгә
сылап, 5-10 минут көтәбез, тирене йомшак кына угалап, юып төшерәбез.
Процедуралардан соң салкынча су белән коенып, үзебез яраткан тән кремын
сөртәбез. Атнага бер тапкыр әлеге процедуралардан файдалана алсагыз, тирегез
нәфис, яшь, сыгылмалы булыр.
фото: pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
15 апрель 2021 - 10:33Без имениЙомшак күңелле балалар үзләре башлап сөйләшергә дә белмиләр шул. Минем дә бердәнбер улымның йөрегән кызлары үзеннән олы була. Ахрысы, кызлар үзләре кыюрак минем улымнан. Берни дә әйтеп булмый. Үзе тормышын үзе корсын, дип, барысына да риза мин.Улыбыз өч балалы хатын алган...
-
15 апрель 2021 - 09:13Без имениТиле Бергена торле булмый шул! Анны биргэн акчаларын нык жыеп тоталар иде..узендэ берэр торып урын кара Иден бу кон килэчэге кон кебек ачык иде лэбаса!Бумеранг законы
-
15 апрель 2021 - 06:36Без имениКайчандр улда бит хатыныкы г-на булган син аны аертп алдын.алай бэхетле булп буламы. Тап башканы буйдак аерылганны. Хэм яшэ гаилэ короп балан булгач бэлхем иялэшерсен. Купме хатын ялгыз тормош алып бара. Авыр булсада. Баласы дип Яши. Парлы матур гаилэне бозоп аерп яшэмэгез. Гел тормош ак полосадангна тормый. Ометлэнеп яхшы хыяллар, эчкерсезлек уцсезлек б, н яшэргэ кирэк. Кешегэ хэттэ дошманынада яхшы телэк телэсэ, узендэ унай ягы б, н кайтр.Бумеранг законы
-
15 апрель 2021 - 06:49Без имениГомер буе матур тороп булмый, аннан баланы сонга калп тапсан, устеруе читен. 35 тэ2 табалар.ул барбр хатынын ташламый, тормош алып баррга ул яхшы, балалары очендэ яхшы эни. Атнага 1 Ир курэм дип ят инде. Ялгзак булып. Анлаш. Анын б, н. Яшьлек утэ сизмисен олгайганны. Хатыны белсэдэ дэшми. Топле. Ул бары синен назын рэхэтлеген алыр оченгнэ килэ бит. Утрып чэйдэ эчмэгэч. Бу ярату тугел. Э син куркасын авырлыктан тормош алып бара алмам башка б, н дип. Акча эз булсада житэ. Куп булсада бетэ. Парлы булып анлашп яшэгэндэ житэ.Cөяркәм фатир бүләк итте
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.