Логотип
Матур булыйк

Мода ул – вирус

Танылган имиджмейкер, стилист Надежда Әюпова белән быелгы язгы мода һәм арзанга гына матур киенү хакында сөйләшмәкче идек, Надежда ханым моданың бөтенләй без белмәгән якларын ачып салды.

Хаталар
– Мода ул – вирус. Матур, затлы күренәм дип, беркайчан да модага иярмәгез. Аннары, дөнья модасы һәм безнең Казандагы мода алар икесе ике нәрсә һәм икесе ике дөньядан. Казан модасы – кытайлар арзанга нәрсә тәкъдим итә, шул. Бездә күпме кеше генә Миланга барып, быелгы коллекциядән кием сатып алыр икән?! Европада тегелгән кием сирәк кибетләрдә сатыла, алар кыйммәт. 
Шуңа да мода турында түгел, бәлки, хатын-кызга ничек матур итеп киенү затлы, зәвыклы итеп күренү хакында сөйләргәдер. Яшермим, халык сатып ала алырдай кибетләрдәге кием белән затлы күренүе кыен. Алар, бердән, тар, кыска, ачык; икенчедән, начар синтетик тукымадан, үзләренең сыйфатсызлыгын әллә каян кычкырып тора. Ә бит андый начар кием сатып алу өчен без артык бай түгел. Ике-өч тапкыр киеп-салуга төерчекләр барлыкка килә, рәвешен югалта, электрлаша, үзенә бөтен чүпне җыя. Андый кием тәнгә дә рәхәт түгел.
Бездә зәвыклы итеп бик азлар гына киенә белә. Күпчелек ачык кием кияргә – секси күренергә ярата. Моның сәбәпләре төрле: ир-егетләргә ошыйсы килү, шатлык-куанычлар аз, кибеттән яхшырагын табуы кыен. Карагыз сез урамдагы хатын-кызларга: тар чалбары ботына сыланып, бөтен җитешсезлеген күрсәтеп тора. Шушы тар чалбарга кыска топ һәм кыска кардиган кигән. Бу бит модалы киенү түгел, бу – фигураңның бөтен кимчелеген ачып күрсәтү! Болай да тазарак гәүдәле ханымнарның өске ягы – киң, итәге тар синтетик күлмәк кигәнен күрсәм, бөтенләй кәефем төшә. Югыйсә яхшы тукымадан иркенрәк итеп тегелгән күлмәк кисә, нинди күркәм күренәсе ул! Юк, иркен күлмәк үзен тагын да тазарак күрсәтә дип саный. Тар кием кияргә яратасың икән, рәхим ит, ябык! Кем комачаулый? Матур гәүдәле ханымга бөтен кием килешә.

Ничек киенергә?
Затлы киенгән ханым әллә кайдан аерылып тора. Беренчедән, аның киемнәре ябык. Икенчедән, йон, ефәк, кашемир, җитен, киҗе-мамык, ягъни табигый тукымалардан тегелгән. Ул ялтыр-йолтыр килеп торган арзанлы бижутерия кулланмый. Күлмәген тагын да ачып җибәрер өчен чын ефәктән тегелгән искиткеч матур шарф тагарга мөмкин. Һәм син аны әнә шул шарфыннан хәтерләп каласың да. 
Һәр хатын-кызның шкафында бер генә булса да кыйммәтле яхшы күлмәге булырга тиеш. Әлбәттә, ул бик яхшы табигый тукымадан тегелгән; гәүдәгә сыланып, кысып тора торган түгел. Мин ачык беж, ачык көрән кебек табигый төслене алырга киңәш итәм. Футляр күлмәкләрдән баш тартырга кирәк. Алар бик аз кешегә генә килешә. 

Затлы күлмәк өстеннән күн куртка яки сырган пуговик кимиләр. Күн куртка киеп, гомумән дә затлы күренүе кыен. Шуңа күрә плащ алырга кирәк. Беж төсендә, әйбәт крой белән, тездән түбән итеп тегелгән яхшы плащ. Җәйге салкынча көннәрдә дә кияргә була аны. Плащ бөтен кием белән килешә. 

Салкын вакытта кию өчен исә пальто кирәк. Ә иң яхшысы – ике пальто, берсе ак, икенчесе кара төслене. Йон яки кашемирдан тегелгәнне. Яхшы тукымадан тегелгән киемнәр озак хезмәт итәләр, тузмыйлар, төерләнмиләр, кыршылмыйлар. 
Берара хатын-кызлар арасында күн чалбар модада булды. Мондый чалбар кигән ханым кырыйдан караганда шулкадәр көлке күренә. Аны бит көне буе киеп йөрү мөмкин дә түгел. Гомумән, җөе тәнне кисеп керердәй тар киемнән, чалбармы ул, күлмәкме, пиджакмы – баш тартырга кирәк.

Джинсы чалбар кияргә яратучыларга аннан баш тартырга димим. Әмма сыланып тормаганын һәм, һичшиксез, изүе ябык ефәк блузка яки топ белән. Затлы челтәр кофта белән дә матур булачак. Топ өстеннән пиджак яки бәйләнгән кардиган кияргә була. Пиджаклар һәм кардиганнар һәрвакыт актуаль. Әмма пиджакның да курачын, тарын түгел, ә янбашына кадәр төшеп торганын, иркен итеп тегелгәнен алырга кирәк. Мәсәлән, хәзер кызыл төс модада. Әмма кызыл белән кызылның аермасы бар. Бер кешегә килешкән кызыл төс башка кешегә килешми, аңа кызылның башка төсмере барадыр, бәлки. Кызыл төс һәрвакыт модада булачак.

Аяк киеме һәм сумка
Хатын-кызның бөтен гардеробы аяк киеменә нигезләнә. Кимендә өч аяк киеме булдырырга кирәк. Беренчесе – уңайлы, калын үкчәле батильоннар. Икенчесе – тигез табанлы яки тәбәнәк платформадагы кроссовки, слипон, лофер, мокасин ише бик уңайлы аяк киеме. Өченчесе – үкчәле туфли, бәлки, лодочкадыр. Төсе – беж, фил сөяге, тән төсендә, аз гына алтынсу төс йөгертелгән дә булырга мөмкин.  Мондый туфлиләрне сез теләсә кая, теләсә нинди кием белән кия алачаксыз. Әлбәттә, алар яхшы күннән тегелгән булырга тиеш. Ясалма күннән тегелгән, шуның өстенә ялтырап торган аяк киемнәре турында сүз дә юк.
Сумкада да, аяк киемендә дә бернинди дә артык детальләр булмасын. Ялтыравык әйберләрне тормышында бәйрәм җитмәгән хатын-кызлар ярата. Ә безгә хатын-кызның нәфислеген, затлылыгын алгы планга чыгарырга кирәк. Сумка белән аяк киеме, перчатка бер төстән булырга тиешме, дип сорыйлар. Әгәр дә сумка һәм перчатка бер комплекттан икән, бу мөмкин. Юк икән, кирәкми. Бер кибеттән зәңгәр сумка алып, икенче кибеттән аңа иш перчатка эзләп йөрү кирәкмәгән эш. Барыбер төсләрне туры китерә алмассыз. 


Быелгы язгы-җәйге мода үзенең демократиклыгы белән үзенчәлекле.
Моданың төп юнәлеше уңайлылык һәм комфорт. 
Көндәлеккә кия торган киемнәр сыйфатлы табигый тукымалардан тегелә. Алар тәнгә йомшак, хәрәкәтләрне чикләми.
Быелгы язгы-җәйге сезонда сыйфатлы трикотаж һәм бәйләнгән әйберләр модада.
Денимнан тегелгән киемнәр кире кайта: биле биек чалбарлар, күлмәк, сарафан, джинсы куртка – бар да актуаль булачак. Бигрәк тә ак төстәге джинсы киемнәр. 
Кызыл төс беркайчан да модадан чыкмастыр, мөгаен. Быел күлмәк, пиджаклар гына кызыл төсле түгел, хәтта плащлар да кызыл.
Язгы ачык төсләр модада. Алсу һәм фирүзә, кызыл сары һәм алсу... төсләрнең ярашуы төрлечә булырга мөмкин. Шулай ук күп кенә танылган сәүдә йортлары яшел төс тәкъдим итә. 
Яңа сезонда бахрома кире кайта. Бахрома сумкаларны гына түгел, итәк, күлмәк, хәтта җәйге пальтоларны да бизи.
Ерткыч җәнлек тиресе быел да популяр. Хәер, аның модадан чыгып та торганы булмады бугай.
Яшь-җилкенчәк өчен поп-арт актуаль. Модельерлар үз коллекцияләрендә төрле персонажларны бик иркен куллана. Яраткан героегызның йөзе сурәтләнгән футболканы урамда бик рәхәтләнеп кия аласыз.
Спорт темасы беркайчан да актуальлеген югалтмады. Үзеңне спортка кагылышлы итеп күрсәтү хәзер модада. Спорт костюмыннан йөрү дигән сүз түгел бу, киемдә спортка кагылышлы бер-ике элемент булу да җитә.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар