​«КЫШ» хатын-кызлары

Айсылу ЧИЖЕВСКАЯ, стилист, имиджмейкер-визажист.
 
Хатын-кызлар, төс-битләренә карап, ел фасылының дүрт тибына бүленәләр. Җәй, яз, көз, кыш тибына аерым төрле макияж, гардероб һәм аксессуарлар килешә. Үз тибын белгән хатын-кыз үзенә кайсы төс-төсмерләр килешкәнен яхшы аңлап киенә һәм бизәнә. 

Кар кызына охшаган хатын-кызлар әллә кайдан күзгә ташлана – аларда салкын, контраст, ачык төсләр өстен­лек итә. «Кыш» хатын-кызы 30 яшькә кадәр бизәнмичә йөри ала!  

Чәч: коңгырт-сары төстән алып кара төскә кадәр. Чал чәчле «кыш» хатын-кызлары да бик матур күренә – чәч көмешсуга әйләнә... Сезгә, гомумән, чәч буяп торасы юк, табигать сезгә искиткеч матур чәч төсе бүләк иткән. Агартырга уйламагыз тагын. Төсне бик үзгәртергә телисез икән, зәңгәр нигезле төс, мәсәлән, зәңгәрсу-кызыл, баклажан төсләрен сайлагыз. Экстравагант прическалар, кыска чәч киле­шә, Бөтеркәле – романтик прическалар исә, гадәттә, килешеп бетми.

Күз: куе-көрән, яшел, яшелсу-көрән, куе зәңгәр.

Бит тиресе: ачык төстә, алсу-зәңгәрсу, үтәкүренмәле һәм чиста, әйтерсең, фарфор, бит очлары кызарып тормый.


Үзегезне таныдыгызмы? Димәк, түбәндәге киңәшләр — сезнең өчен.

Иннек – корыган роза, кирпеч-терракот, томат пастасы, алсу-җете-кызыл, алсу, куе кызыл төсләре.

Сөрмә – шәмәхә, куе-зәңгәр, шоколад, баклажан, көлсу-көрән. Карандаш, сыек карандаш кулланырга тәкъдим итәбез.

Күз буяулары – агарту өчен сөт төсендәге, ак, аксыл шәмәхә, алсу, шәфталу, алтынсу-көмешсу; каралту өчен шәмәхә, миләүшә, индиго, көлсу-көрән, көлсу-зәңгәр, куе зәңгәр.

Макияжда ирен яки күзләргә басым ясарга кирәк. Йөзегезгә караңгы кершән сөртмәгез, сез нәкъ ак йөзле булуыгыз белән матур.

Килешә торган төсләр: 

Салкын төсмерле кычкырып торучы төсләр, аеруча ак һәм кара төсләр килешә. Салкын һәм уртача куелыктагы ачык төсләр сайларга кирәк: соры, кара, ак, көрән, ачык зәңгәр, лимон төсенә тартым ачык сары (сарының башка төсмерләре, гадәттә, килешми). Күк төсләре – көмешсу-күк, фирүзә төсеннән алып, зәңгәр-шәмәхә төсенә кадәр. Шулай ук алсу төсенең барлык төсмерләре дә килешә – люминесцент алсудан алып, цикламен, якут, кызыл, куе кызыл төсләргә кадәр.

Килешми торган төсләр:
Барлык җылы төсләр, мисал өчен, кызгылт көрән, әфлисун, кызыл мәрҗән, кукуруз төсле сары, май ае чирәме, ачык көрән һәм аксыл көрән алтынсу.

Гардеробтагы нигез төсләр:
Кара, зәңгәр, кызыл, ак, антрацит. (Кара чәчле булмаган «Кыш»ларга кызыл, зәңгәр, соры төсләрнең якты төсмерләре киңәш ителә.)

Бизәнү әйберләре:
Боз сыман үтәкүренмәле ташлар, кристаллар, стразалар, алмаз, зөбәрҗәт сайлау яхшы. Көмеш, платина, ак алтын килешер. Энҗенең алсуланып торганын түгел, агын сайларга кирәк. Экзотик кошлар рәвешендәге алкалар, Африка стилендәге муенсалар, кабырчыклардан тезелгән төймәләр, Индия бижутериясе сезгә килешми, болар – «көз» хатын-кызлары өчен. Артык нәфис, театраль, кычкырып торган спортив, романтик стильләр сезнеке түгел. Сезгә элегант стиль килешәрәк төшәр.

Аксессуарлар:
Аяк киеме, сумка, шарф сайлаганда кара, зәңгәр, кы­зыл, ак төстәгеләренә өстенлек бирегез. Көрән төстәге аяк киеме гардеробыгызга туры килмәс. Көмешсу төстәге аяк киеме бик матур күре­нәчәк. 

Күзлек:
Экстравагант формалы күзлек кысаларыннан курык­маска кирәк! Кара төстәге күзлекләр башка типтагы хатын-кызларда ят күренсә, «кыш»ларга килешеп кенә тора. Куе кызыл, нефрит-яшел, ачык зәңгәр, зәңгәрсу-кара, шәмәхә, көмешсу күзлекләр сайларга киңәш итәбез. Ике төс кергән күзлекләр дә ярый, мисал өчен, кызыл һәм зәңгәр, зәңгәр һәм кара, кара һәм шәмәхә төслеләрен сайлый аласыз. Үтәкүренмәле, җылы төстәге кысалар сезгә килешмәс. (Күзлек сайлаганда йөз формасы турында да онытмагыз).

Хушбуй:
«Кыш» хатын-кызы «салкынлыгын» хушбуй исе йомшартып җибәрер. Сезгә мускус, гамбәр (амбра), пачули, бәкам (сандал) исләре туры килер.

Киңәш:
Кышкы салкыннарда бит тиресе зур стресс кичерә. Җил һәм суык тиредәге кислородны киметә, шуның аркасында тиредән дымлылык кача — тире картая. 

Урамга чыгарга ярты сәгать кала биткә махсус крем сөртү кирәклеге турында тагын кабатлап әйтәбез! Тон нигезе дә, кершән дә саклаучы рольне үти.

Иртән ромашка, мәтрүшкә кебек үлән төнәтмәләре белән юынсагыз, тирене витаминнарга баетырсыз.

фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Реклама
Хәзер укыйлар
  • «Таккан белән теккән кебек без...» – Кайнана белән ничек торасың син? Минем сыман гомер буе бием белән яшәгән, башкалар кайнаналарын сөйләгәндә сүзгә кушылмаган кешегә бу сорауны бик еш бирәләр. Җавабым гел бер була минем: – И-и, рәхәт бит аның белән! – дим. Чын күңелдән әйтәм! Бер риясыз...
    4596
    11
    115
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 8   Рәфис тә, кайнатам да туасы баланың малай булуын  бик тели иделәр.  Ирем: «Малай тусын, Алладан сорап дога кыл әле», – дип, авылдагы сукыр Фәния карчыкка сәдака да илтеп бирде. Ул заманда туасы баланың кызмы, малаймы икәнен алдан белеп булмый иде шул...
    13204
    2
    90
  • «Ирең яратсын дисәң, кайнанаңны ярат» – Бу – төп нигез. Ишле гаилә! Эшле гаилә! Монда килгән-киткән кеше дә бик күп булыр. Ә син шушы йортның хуҗабикәсе булырсың! Әнинең – кайнанамның туйда әйткән бу сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Ул көнне ишеткән теләкләрнең бик күбесе күптән онытылды, ә әнинекеләрне гомерлеккә хәтерләп калганмын. Матур тормышның башы шушы сүздән үк башлангандыр.
    2847
    9
    88
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11 Көн артыннан көн, ай артыннан ай узды. Икенче балама көмәнле вакытымда без, кайнана белән кайната яшәгән йорттан башка чыгып, үз йортыбыз белән яши башлаган идек...
    11385
    13
    76
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 10  Мин, иремне уятмаска тырышып, куенымда мыш-мыш килеп йоклаган баламны саклык белән агач караватка китереп салдым. Өстемдәге пальтомның төймәләрен чишеп, чөйгә өлдем. Урамда апрель башы булуга карамастан бик суык иде шул, кар да эреп бетмәгән. Салкын төндә печән өстендә баламны кысып кочаклаган килеш төн кундым бит.
    13818
    4
    73
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда