Логотип
Матур булыйк

Чәч проблемасы булса...

Кайчак тикторганнан гына чәч коела яки кавыклый башлый. Шампуньнарны да алыштырып карыйсың, бәлзәмнәр дә сылыйсың – файдасы булмый. Бигрәк тә яшүсмерләр интегә. Аларның чәче тиз майлана, кавыклый. Бу проблеманы бетерү өчен бернинди дә кыйммәтле шампуньнар, супер-пупер чаралар кирәкми. Аның чарасы аяк астында.

Кайчак тикторганнан гына чәч коела яки кавыклый башлый. Шампуньнарны да алыштырып карыйсың, бәлзәмнәр дә сылыйсың – файдасы булмый. Бигрәк тә яшүсмерләр интегә. Аларның чәче тиз майлана, кавыклый. Бу проблеманы бетерү өчен бернинди дә кыйммәтле шампуньнар, супер-пупер чаралар кирәкми. Аның чарасы аяк астында, без аны көн дә таптап йөрибез. Ул – әрекмән! 

Җәй көне әрекмәннең яфракларын иттарткычтан чыгарып, сутын сыгалар. Бу сутны баш тиресенә дә сылыйлар, көнгә 3 тапкыр берәр чәй кашыгы эчәргә дә кирәк. 
Әрекмән суты тиз бозылмасын өчен, аны спирт белән катнаштырып, суыткычта сакларга кирәк.
Көз көне исә файдалы төнәтмәне әрекмәннең тамырларыннан ясыйлар. 
Моның өчен тамырларны казып алып, юып,  күмелер-күмелмәс кенә су белән мичкә пешерергә куялар. Ул йомшарга тиеш. Пешкән тамырны изгәләп, сөзәләр һәм көн саен чәч тамырына сөртәләр. Кавыктан тулысынча арыну өчен моны бер ай кабатларга кирәк. 
Әрекмән тамырын кыш өчен әзреләп, туңдыргычта сакларга була. 

Чәч тиз майланганнан менә бу составны да кулланып карый аласыз:
календуланың спирттагы төнәтмәсен 10 өлеш итеп алып, шуңа 1 өлеш кастор мае кушыгыз һәм башыгызга сөртегез. 
 
Бу рецепт та яхшы:
10 г каен дегетенә 20 г катор мае һәм 100 г спирт салып, чәчне юарга ике сәгать кала маска ясыйлар. 

Чәчне дегетле сабын белән юу да файдалы. 

Теги: Матур булыйк файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар