Баллы депиляция

Кирәк:
* 1 кило шикәр комы;
* 8 аш кашыгы су;
* 7 аш кашыгы лимон суы.
Эш тәртибе:
Ингредиентларны кушып болгатабыз һәм 2-3 минутка көчле утка куябыз. Утны киметеп, капкач белән каплыйбыз. Онытмагыз: һәр 10 минут саен болгатып җибәрергә кирәк булачак! Башта шикәр эри башлый, аннары – сыеклана. Тагын 10 минут узуга эремә былт-былт итә башлый. Ахырдан – күбекләнә. (40 минут узып та китә.) Капкачын ачып, 5 минут дәвамында болгатып торабыз. Карамель төсенә кергән эремәне пластик контейнерга агызабыз.
Куллану тәртибе:
Кайнатма өч сәгать суынсын – пешә күрмәгез! Кулланыр алдыннан эремә агызылган контейнерны кайнар суда тотыгыз – җылы булып торсын. Эремәне чеметеп алабыз һәм 2-3 см диаметрдагы шарчык әвәлибез. (Катнашма агып таралмый һәм аннан шарчык әвәләп була икән, димәк, сез шуганы дөрес кайнаткансыз. Суын артыграк җибәргән булсагыз, депиляция ясап булмас.) Шул шарчыкны йомшартабыз – тартабыз, сузабыз. Кулыбыздагы катнашма ачык алтынсу төскә керергә тиеш. (Әгәр шулай килеп чыкмаса, димәк, артык кайнаткансыз – әз генә кайнар су өстәгез.)
Катнашманы кирәкле урынга (кул, аяк, култык асты, бикини зонасы) чәч үсү юнәлешенә каршы ябыштырабыз, бармаклар белән тыгызлыйбыз. Һәм чәч үсү юнәлешендә кисәк хәрәкәт белән каезлап алабыз. (Авыртырга тиеш түгел. Алай да, башта балалар өчен кулланыла торган тальк сибәргә була.)
Беренче мәртәбә ингредиентларны пропорциональ киметеп пешереп карый аласыз (кайнату вакытын да киметергә онытмагыз!).
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 07:29Без имениИх, шундый бәхетле хатын-кызлар, игътибарлы ир-атлар күбрәк булса иде! Бәхет өчен күп кирәкми безгә...Хыялдагы ир-ат
-
21 май 2022 - 08:38Без имениБәхетегеҙҙе ебәрмәге ҙ, ҡыҙығыҙ күнер, аңлар һуңлап булһалаКызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
21 май 2022 - 08:38Без имениЙорэгем суга башлады укый башлау бн, мин энием лечение алган да бергэ болницада ятам.. Оендэ ашарына юк шуна ияреп йори ул дие кешелэргэ.. Узе мине инде 2 ел танымый..«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.