Логотип
Матур булыйк

Артык авырлыктан котылабызмы?

Моның өчен 5 гади кагыйдәне иртән гадәткә кертергә кирәк.


Моның өчен 5 гади кагыйдәне иртән гадәткә кертергә кирәк.


1. Ач карынга 1стакан су эчәргә.
Ябыгуны тизләтә торган иң гади ысул. Су энергия сарыф итүне арттыра, калорийларны яндырырга булыша. Галимнәр 500 мл су метаболизм тизлеген 30 процентка арттыра, иртәнге аш вакытында калорийларның 13 процентка кимүенә китерә, ди. 1 кг авырлыкка 30 мл су кирәк. Кешенең авырлыгы 70 кг булса, димәк, көн дәвамында аңа 2 литр 100 мл су эчәргә кирәк.
2. Иртәнге ашны үзең аша.
Кофе иртәнге ашка керми. Иртән ашамаучылар көн дәвамында капкалап йөриләр. Бик нык ашыйсы килү кич җиткәч күзәтелә. Артык калорийлар исә билгә, ботларга май булып туплана. Гади иртәнге аш исә дөрес туклануны контрольдә тотарга булыша.
3. Иртән аксымга бай ризыклар ашарга кирәк.
Ул очракта аппетит кими, бу артык килограммнардан котылырга да булыша, ди диетологлар.
Аксым гремин, ягъни "ачлык гормоны" кимүне тәэмин итә. Пешкән йомырка, омлет, йогурт, чикләвекле эремчек, күркә итеннән сэндвич - аксымга бай ризыклар. Йомырканың сарысын да ашагыз. Ябыгучылар, гадәттә, йомырка сарысын ашамыйлар. Ә ул файдалы матдәләргә бай.
4. Йокыгыз туйсын.
Тиешенчә йоклау гремин гормоны һәм пептид-1 эшләп чыгаруга турыдан-туры тәэсир итә, алар организмга туклык халәте бирә. Йокысы туймаган кеше югары калорийлы ризыклар ашый башлый. Икенче проблема - стресс гормоны кортизол күпләп эшләп чыгарыла. Ул ябыгуны тоткарлап кына калмый, аксымнарны җимереп, канда глюкоза артуга да китерә.
5. Авырлыгыгызны үлчәп торыгыз.
Бу - мотивация һәм үзеңне контрольдә тоту. Ябыгырга теләүче 47 кешене тикшереп караганнар. Авырлыкларын көн саен үлчәп торучылар сирәк-мирәк үлчәүгә басучылар белән чагыштырганда 6 айда 6 кг га ябыккан. Димәк, уйланырга урын бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар