Логотип
Пар алма

Якутка тиң еллар исәбе

91 яшьлек Мәскүр агай белән 87 яшьлек Гөлмәрьям апа Арыслановларның бергә яши башлауларына 65 ел икән. Гомер буе балалар дип яшәп, ун баланың бишесен бала вакытта, бер кызларын моннан берничә еллар элек җир куенына иңдергән бу икәү хакында без бихәбәр булыр идек. Әгәр... әгәр аларның унынчы, төпчек кызлары Зөлфия, кияүләре Җәвит булмаса. Шакировлар ягъни.

Җәвит белән Зөлфия дә туй күрмәгән пар түгел. Кызыл туйдан соң да дуслары аларга, пыяла туйга дип, бәллүр савыт-саба төяп килгәннәр иде. Моннан ике ел элек көмеш туйларын олылап, үзләрен үзләре көмеш калак-кашыкка тиендерделәр. Алда алтын туйлар да булыр. Тик менә әти-әни кебек якут тау башына менүләр! Хәер, ник менмәсеннәр, менәрләр! Зөлфия әнкәсеннән бергә-бергә бәхетле яшәүнең серләрен һаман-һаман сораштыра. Югыйсә ул серләр­не ана кеше кызына болай да һәрдаим искәртә булыр.

НЫК БУЛ, БАЛАМ! ЯШӘРГӘ ТЫРЫШ. Алты айдан 1200 грамм авырлыкта туган сабыен мамык шәленә төргән саен колагына шушы сүзләрне пышылдагандыр ул. Кырыенда: «Алла боерса яшәр, әнкәсе», – дип, ана догасын куәтләп торган әткәсе дә булганга күрә Зөлфия зифа буйлы, матур, батыр, тәвәккәл җырчы кыз – авыл күрке булып үсеп җитә. Инде менә туе. Әхмәт авылы егетен – Җәвитне сайлады кыз. Тиң ярыңны табу сирәкләр өлешенә тия торган бәхет. Бәхетле булырмы Арыслановларның төпчеге? Юрамышлар, сынамышлар күңелдәге тынычлыкны качыра торган. Кемдер, әнә, балдагын төшереп җибәрсә дә, туйны бозып чыгып китәргә тора. Монда менә кияү югалган! Ни хәлләр итәсе? Зөлфия, ак күлмәк, ак бөркәнчектән, әкият кызы кебек киенеп куйган да, көзгедәге чагылышына текәлеп, катып калган. Уенда ни – белмәссең! Сәгать 11 гә чакырылган кунаклар мул табын янында боегышып утырдылар-утырдылар да, таралыштылар, аннан кабат җыелыштылар. 

САБЫР БУЛ! САБЫР ТӨБЕ – САРЫ АЛТЫН. Гел шулай дип тукып торган ана, үзе сабырлыгын җуйган. «Хәзер, килсә дә, бирмим мин аңа кызымны! Кая, иптәш кызларың, ахирәтләрең арасыннан берәрсенең бармагына балдагың таман түгелме? Мөдәррис абыеңны өйләндерәбез! Табыннар корулы, кунаклар өндәүле!» Гөлмәрьям апаның күлмәк итәге өйле-ишегалдылы җилфердәп кенә үтә – йөрәге яна ананың. Аның газизен, төпчеген шулай мыскыл итәргә соң! Апа-абыйлар да аптырашта. Шөкер әле, Зөлфиянең камыш бармагына үлчәнгән балдак та, Җәвитнең курай бармагына үлчәнгәне дә берәү бармагына да таман түгел. Димәк, үзләренә кияргә язган. Ачу китереп, яңгыры да туктамый. Матайга атланып, авыл читенә разведкага киткән апасы кичкырын хәбәр алып кайта: «Сөенче! Җизни килә!» Икенче бер туганы күрше авылга «оча» – сәвит ишегенә йозак салырга ашыкмасыннар, загска киләләр! 

Шулай итеп, иртәнге 11 дә килеп җитәсе кияү кичке биштә килеп керә. Бельгийский велюр костюмнары мәтегә баткан, көрәктәй куллары мазутка буялган. Колхозның ватык «Кубань» автобусын төзәтә-төзәтә (туй көненә алдан ук сорап куйган матур автобус районга килеп төшкән композитор ханымны йөртә икән. Белми әле ул киләчәктә аның җырларын Зөлфия белән Җәвит популяр итәсен) «нервлары тәмам чыккан» кияүне, җитмәсә, кәләш эзләтеп аптыратырга җыеналар. Зөлфиянең йөрәге түзәме соң моңа? Иртәдән кичкә кадәр сабыр иткәне дә җиткән. «Мин монда, Җәвитем!» Бер тамчы да шикләнмәгән ул киявенең киләсенә. Юлда ул-бу гына була күрмәсен! Загска кәләш сары «Москвич»та түгел, атта да, хәтта җәяү барырга да риза, Җәвите генә янәшәдә булсын!  Бу егеткә карата беренче очрашкан көннән йөрәгендә урнашып калган ЫШАНЫЧ әле дә исән. Ул аны, мөгаен, гомер аша Рәхмәт туена кадәр алып барыр.
 
Җәвит: «Бер елда 260 тапкыр барганмын Чакмагыштан Уфага. И-и, рәхәт, мин килүгә Зөлфия сумсалар пешереп тора».

Танышу кызык булган иде. Хәер, район җирендә сәхнә тирәсендә уралган яшь-җилкенчәк бер-берсен белми булырмы? Ара-тирә Уфадан кайтып, смотрларда якташларын җыр белән күтәрешкән студент кыз Зөлфиянең моңлы тавышына читтән генә әсәрләнеп йөргән җор егет бер көнне кызны «егетләрчә» сынап карага була. «Мин бик тә токмачлы аш тансыкладым. Кунакка чакырыр идең». Ни нәрсәсе бар аның – чакырыр! Зөлфия сүзне уен-көлкегә борып сөйләшә торганнардан түгел. 27 ел бергә яшәгәннән соң да Җәвитнең юморына «бикле калган» бердәнбер кешедер ул. Биш яшендә анасыннан ятим калган Җәвитнең токмач тансыклавы бик табигый ич. Килә егет. Сыйлана, кичкә кызны кинога чакырып китә. Килеп ала, янәсе. Килүен килә, тик анда инде киенеп-ясанган килеш көтә-көтә көтек булган Зөлфия кинога барып кайткан, икәү карап сокланырга тиешле тулган ай өй кыегына кунаклаган була. Кыз ачуланмый – эше чыккандыр. Айлы төннең калганында матур гына сөйләшеп утыралар да иртәгәсен Зөлфия Уфасына китеп бара. Апасының күчтәнәчләре белән бергә Җәвитнең йөрәген дә алып китә кыз. Хат арты хат яудыра Җәвит. Көненә өчәр хат ала Зөлфия гашыйк егеттән. Җидешәр битле. Хат читендәге буш урыннарга: «Мин сине яратам, Зөлфиям!» – дип язып тутырылган була. Югыйсә үзе дә көн саен диярлек килеп тора бит әле. Көн суыкка да карамый. Берәр тәмле әйбер юнәтүгә, шуны Зөлфиягә илтәм, дип чыга да китә. Күп вакыт аның күчтәнәчләре сөйгәненә эләкми дә кала – җизни күчтәнәчләренә ияләшкән бүлмәдәш кызлар Зөлфия укудан кайтып җиткәнче ялт иттереп куялар. 

МӘХӘББӘТ БЕЛӘН ГОМЕР ИТӘРГӘ КИРӘК. Гөлмәрьям апа кызына шулай дип тә әйткән иде бит әле. Ана кеше Зөлфиянең шул бәхетле һәм мәхәббәтле гомере меңнәр күз алдында яшәләсен белмәгәндер. Белсә, БЕРҮК, СЫНАТМА! дип тә өстәр иде. 
Көн аралаш Уфага килеп торган егет вокзалда аерылышканда гел елый. Икесе дә елый. Ник елаганнарын да белмиләр. Мөгаен, чамасыз яратудандыр инде. Бер-берләреннән башка тора алмаудандыр. Югыйсә күз яшьләре ихтыярсыз коеласы көннәре алда булган икән. Казан нуры Җәвитне тартып китергәннең соңында Зөлфия Уфада кала ала идеме соң? Юк, әлбәттә. Чемодан-чемодан китапларын (гыйлем юлы китап аша!) һәм... куна тактасы белән уклавын (ир-ат йөрәгенә юл тамак аша!) күтәреп, Зөлфия дә Казанга килеп төшә.
 
 Җәвит: «Миннән еш кына, Зөлфия­гә ышанасыңмы дип сорыйлар. Ышанам. Менә егерме җиде ел торабыз инде. Өйдән бер әйбернең дә югалганы юк, киресенчә, өстәлә генә бара».

Җыры белән гашыйк иткән, җан җылысы белән тәмам үзен яраттырган Зөлфия – һаман да шул серле дөнья. Җәвит белә: Зөлфия йөрәгенә салган мәхәббәт ул – алтын тәңкә. Ул алтын тәңкәнең еллар узу белән тутыкмасын, затын җуймасын гына әлегә ул белеп бетерми. Әлегә аларны сынаулар көтә. Ана кеше сагаеп кына искәрткән СЫНАУЛАР!

Җәвит, дусты Салават киңәшен тотып, Казан мәдә-ният университетына укырга кергән, Камал театрына эшкә урнашкан. Сәхнәдә дә рольләре бар, сәхнә артында да бик кирәкле – балта-чүкеч уйнатучы «дәрәҗәле кадр». Мәрхәмәтле театр директоры Шамил Закиров яшь гаиләгә артистлар тулай торагыннан (хәзерге Сәйдәш музее) урын бирә. 13 квадрат метрлы бүлмәнең бер почмагын Шакировлар «өе» итәр өчен «дәрәҗәле кадр» булу ярап куя: «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле өчен ясалган ширмалар белән калган ике гаиләдән ышыкланалар. Ширма артында эленгән, Җәвит үз куллары белән ясаган бәллүдә баһадир Илһам, панцирьлы караватта (алты айдан туганлык менә кайчан сиздерә!) сөякләре ояларыннан чыкканга күрә баладан мантый алмаган Зөлфия ята. Йөреп китәре дә бик икеле. Җәвитнең урыны карават астында.

Шушы карават тирәсендә оя корырга ниятләгәч, Зөлфияне сагынуына түзәре калмаган Җәвит Чакмагышта, әнисе янына кайтып бәбиләгән хатынын алып килә. Ничә еллар аралашкан булсак та, Чакмагыштан Казанга килү тарихын яңа гына ишеттем. Фильм төшерерлек тарих бу. Әнә, Җәвит башта баланы бер арага илтеп куя, аннары кире килеп, кулларына күтәргән Зөлфияне шул ноктага китерә, аннан тагын баланы, аннан тагын Зөлфияне... Самолетка кадәр шулай. Казанга килеп төшкәч, шундый ук хәрәкәт итү рәвеше – таксига кадәр. Сәхнә арты эшчесенең хезмәт хакы хатын белән баланы атна саен таксида мунчага алып барырга, анда номер алырга ничек җитеп баргандыр? Акчасы да, сабырлыгы да ике газизен берәм-берәм юындырып алып кайтырга, кашыктан ашатырга, чыккан сөякләрне айлар буе сыларга да җиткән. Мин моны сынау дияр идем, Җәвит, ЯРАТУ, ди.
«Җәвит көндез театр училищесында, читтән торып Мәдәният университетында укый, үзе театрда эшли, үзе минем яннан китеп тормый – ничек өлгергәндер. Шунда ук әле минем белән яңа җырлар өйрәнә – сәхнәгә кайтасыма өметем өзелмәсен дип тырыша. Мин исә, аның күңеле булсын дип, йөземә шаянлык-шуклык чыгарып, дәртле җырлар җырлап карыйм да кабат лапылдап урыныма авам. Җәвит нечкә хисле бит ул. Минем «шаянлыгымны» – Көлмәс патша кызының елмайганын күреп, аның күзләренә яшьләр тыгыла».

Бер ава, ике ава... Әйе, мин бу хакта – Зөлфиянең «Шәл бәйләдем» җырының «җепләренә» тотынып торып басуы, адымнары ныгый баруы хакында, шул адымнарның җырчыны «Татар җыры-93» фестивале сәхнәсенә алып чыгуы, алай гына да түгел, җиңүе – алдырыкка суыткыч (гаиләнең иң беренче мөлкәте) алуы турында моннан унсигез ел элек язган идем. Шул торып басканнан бирле аның ару-талуны белгәне юк – йөри, хәрәкәтләнә алу рәхәтеннән, сөенечтән инде бу тыпырдаулары, кирәк икән, ут чыгарып биюләре!

И-и, дөнья, диген. Зөлфия килгәч, кайда йокларбыз да кайда яшәрбез дигән баштан чыкмас уйлар белән бергә, бәби тугач яшь гаилә өстенә метеорит яңгыры кебек коелган сынаулар да барыбер үтә икән. Сәйдәш музеен ясау кебек изге мәшәкать теге өйдәш гаиләләрне берәм-берәм фатирлы итә. Зөлфиянең әтисе Мәскүр абзый яшь гаиләне яңа фатирга күчерешергә килгәч, ихластан әйтеп тә куя: «Бер дигән фатир бит бу. Үзе үзәктә. Кияүнең эшенә дә якын. Күченеп торасы да юк». Кызы бүлмә идәненә уелып калган ширма эзен – Шакировлар гаиләсе биләмәсе чиген күрсәткәч, өнсез кала. Аның иркә кызы, газизе шушындый адәм чыдамас кысанлыкта яшәгәнме? «Кызым, кызым, кайтып кына китәсең калган Казаннарыннан!»

«Казаннары» түгел шул инде. Бу ак кала, нурлы кала – аларны бөтенләйгә кабул иткән, хыялларына канат куйган, дәреслек китапларындагы сурәтләре белән үк уйларын биләгән мәшһүр Казан күптән аларныкы! Хәзер инде бу калада аларның ике бүлмәле фатирлары бар. Ата кеше юкка борчыла. Бүгенге мәшәкатьләр – ул рәхәт мәшәкатьләр. Илһам шәрә идәндә үрмәләп йөрмәсен өчен шәп кенә бер палас алып җәясе иде дип, йөрү кебек мәшәкать, аякка баса алырмынмы, дип ут йоту түгел инде ул!

Зөлфия: «Кибет төбен сакларга киттек. Исәп: шунда төн кунып, чиратта беренче булу. Май төне салкын түгел. Төн чыкканчы улыма костюм бәйләп өлгердем. Ул елларны кибетләрдә бала киемнәре дә юк иде бит әле. Кибеткә дә беренчеләрдән булып кердек. Ун метр палас алдык. Күп нәрсәгә тырышлык белән ирештек. Бүген сөйләсәң, көлкедер, әлбәттә».
 
Зөлфия: «Иң әйбәт сәламәтләнү урыны — авыл мунчасы! Көне буе керер идем, кешедән оялып кына чыгам. Минем зифалыгымның сере — мунча. Чабыну ярдәм итә!»

Күңелле мәшәкатьләр исә өстәлә генә тора. Машиналар яхшыдан яхшыга алышына. Фатирның инде өч бүлмәлесе дә алына. Хәзер менә коттедж кушаматлы өй салып керделәр. Гаиләнең матур традицияләре генә үзгәрми. Әле һаман Җәвит туй көнендә сөеклесенә бергә яшәгән еллар санынча гөлчәчәкләр бүләк итә. Инде өлкән уллары Илһам белән киленнәре Раушания бәхетле еллар исәбен ачтылар. Гастрольләр арасында япь-яшь әби Зөлфиягә оныгы Сәмирәне сөю рәхәте бүләк итәргә өлгерделәр. «Килен турында сүз чыккач, улыма бер генә сер ачтым: хатын-кызның чисталыгына, уңганлыгына игътибар ит. Бу сыйфатлар үзгәрми – йә бар алар, йә юк, дидем. Илһам сүзләремә колак салган, күрәсең – киленем чиста да, уңган да. Үземнең туфрагымнан яралган».

Өлкән ул, дидем. Әйе, беренче баладан сабак алмаган Зөлфия ун елдан соң, тәвәккәлләп, Искәндәргә дә әни булды. Ике уллы Җәвитнең бәхете түгәрәкләнде. Тәмам савыгып җиткән Зөлфиясе матурланганнан-матурлана гына, гаиләгә бәрәкәт килгәннән-килә генә бара. Хатынының «төпчек улы» өммәтендә: «Яныма Зөлфия чыгып утырмаса, машинам да кабынмый», – дип йөрүче Җәвитнең генә хәле мөшкел кебек әле. Зөлфия үзе руль тота хәзер. Гаилә талисманына әйләнгән «5» санын да санга сукмаган, бик хикмәтле номерга ия булган тәвәккәл ханым. Сер итеп кенә әйтәм – 699!

ИРЛӘР СӘЛАМӘТ ХАТЫННЫ ЯРАТА! Гөлмәрьям апаның кызына ачкан серләре арасында сәламәтлек хакындагысы булдымы икән? Бала чакта табиб булырга хыялланган Зөлфия, ябырылып, медицина киңәш­ләре укый. Хәтере әйбәт, белгәнен онытмый. Алар йортына иңгән бәрәкәттә халык медицинасының да өлеше зур. «Тора-бара үземне йөдәткән сырхаулардан арынып беттем мин». 
Зөлфия: «Адәм баласы башына кайгы төшкәч кенә Ходай Тәгаләгә ялвара башлый. Булганына шөкер итеп яшәсәк иде. Һәр көннең генә түгел, һәр сәгатьнең, һәр минутның кадерен белеп».

Зөлфиянең сирәк-мирәк сырхаулап алулары гаилә өчен бергә-бергә рәхәт мизгелләр кичерү өчен бер сылтау гына хәзер. Чөнки монда курку, өметсезлек юк. Фәкать бераз наз, бераз иркәлек кенә бар. Җәвит исә иркәләргә ярата. «Җәвитем, сыек кына манный ашыйсым килә». Бу – сигнал. Димәк, Зөлфиянең температурасы күтәрелгән. Җәвитнең мискигә тотынуы гына була, малайларның берәрсе, торып, кухняга чыга: «Мантый дип әйттегезме? Минем дә мантый ашыйсым килә». Шулай итеп, «үләргә яткан» Зөлфия, торып, камыр баса башлый, Җәвит ит турый. 

Сырхаулар егәреңне суырмаганда рәхәтләнеп иҗатка чумарга мөмкин. Җәвит белән Зөлфия шулай итәләр дә. Концертлар, гастроль маршрутлары бер-берсенә ялганып кына тора. Меңәр кешелек заллардагы тамашачы күзләреннән агылган дулкын, кешеләргә үз бәхетләреннән өлеш чыгарудан, моңнар аша шатлык китерүдән туган рәхәт халәт – бергә яшәгән елларны сугарган, алай гына да түгел, вакыт төшенчәсен йоткан, бер сулышта узган гомер ул. Шул арада балалар үскән, йөзләгән җырлар җырланган, дистәләгәне язылган. Һәм... җитәкләшкән куллар бер мизгелгә дә аерылмаган!

Мәхәббәт – сихер ул, тылсым! Шул тылсым театр артисты, йә конферансье булырмын дигән Җәвиттән җырчы ясаган. Зөлфиянең исәнлеге өчен борчылудан күзләрендә эленеп калган сагаю урынын күптән инде соклану алды. Югыйсә үз күңелендә дә биниһая моң яшеренеп яткан булган икән. Көтмәгәндә залда ут сүнгән очракларда ике-өч сәгать буе тамашачыны таратмый тота ала торган сүз остасы, «Башваткыч» тапшыруларын гаҗәеп дәрәҗәдә популяр итүгә зур өлеш керткән Җәвит Шакиров хәзер үзе шәхес. Әмма ул бөтен дан йөген Зөлфиясе белән сәхнәдә бергә җырлау бәхетенә алыштырачак түгел. 

Әнә бит, Зөлфия Шакирова дигән композитор пәйда булуга, Җәвит шигырьләр язарга кереште. Бергә икән, бергә! Инде уртак иҗат җимешләренең саны өч дистәдән артып киткән. Дуэтлар саны да ишәя бара. Яратам мин аларның дуэтларын. Тормыштагы дуэтларын күргәннән соң, бу парлы җырларның – күзгә-күз җырларның мәгънәсе, кадере бермә-бер арта икән. Җәвит белән Зөлфиянең җырлары озак өзелмәс әле. Иншалла! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күз тимәсен бәхетләренә!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гомерләренә бәрәкәт,тәннәренә хәрәкәт,аккошлар тигезлеген,җилләрнең җитезлеген ,балалар куанычы,ата-ана юанычы телим.Мәңге бергә булыгыз!

      Хәзер укыйлар