Логотип
Пар алма

Статусым: Бераз гына 40+

Хатын-кызның яше турында сүз башлау, минемчә, ир-ат өчен иң куркыныч темаларның берседер. 
 
Кайсыбер ханымнар, яшь турында сүз чыгуга үзенең тормыш тәҗрибәсенә ишарәли башлый, эчке матурлык, тормышка яңа караш турында фәлсәфә корып җибәрә. Кемнеңдер еллар аша тагын да чибәррәк, затлырак, зыялырак күренергә өйрәнгән йөзе караңгыланып китә, елмаюы моңсу төшенкелек хисе белән алышына. Бер мизгел эчендә, ирексездән, берән-сәрән сызылган маңгай сырын капшап куя, көзгесен алып ялгыш күзенә күренгән ике бөртек чал чәчен барлап ала. Уйлары белән исә 10-15 елга киләчәккә йөгерә. Йөзе, гәүдәсе, ә иң мөһиме: әйләнә-тирәдәге кешеләрнең үзенә карата мөнәсәбәтенең үзгәрү перспективаларын күз алдыннан кичерә. Бик еш аның фикеренчә, 20 яшьлек туташ белән 40 яшьлек ханым арасында упкын хасил була. Ә тагын 20 елдан соң аның өчен дөнья бөтенләй бетәчәк. 
 
Моның алай түгел икәненә ышану өчен тирә-якка күз салу җитә. Компьютерлар, кесә телефоннары ярдәмендә үзеңә тиңнәрне күзләү, алар белән аралашу өчен көн саен яңа мөмкинлекләр ачылып тора. Одноклассники, Вконтакте, Инстаграм, WhatsApp, Телеграм челтәрләрендә бүген дистәләрчә миллион хатын-кыз «яши». Кем генә юк анда...
 
Яшьлегенең бишенче дистәсен башлап килүче бериш ханымнарның профиль статусы «барысы да алда, тормыш әле яңа башлана» ише шигарьләр белән ачыла. Килешми булмый бит! Икенчеләренең виртуаль битеннән исә «бер кат пешкәнче мең кат тикшерүең яхшырак» кебегрәк  бераз акланулы тормыш девизлары күренә. Сурәтләре күбесенчә үзләренеке. Шагыйрьчәрәк әйтсәк, фотолары аша үз күзләре белән очкын сибәләр. Кайбер очракта, аерымачык «аучы» киемнәрен киеп, кайчак күзне ярып керә торган  макияжлары белән безнең затны аптырашта калдыралар, ә иң аяныч фотоларда исә еллар узу белән күбрәк сер булып калырга тиешле урыннары артык күп булып ишелеп төшә... 
 
Бихисабы «актив эзләнүдә», түгәрәк-түгәрәк акыллы цитаталар белән «сөйләшәләр», күп вакытларын Интернетта үздыралар, бик теләп үзара килде-китте хуҗалык темаларына гаммәви гәп куертып алырга да каршы түгелләр. Оппонентлары, аеруча каршы җенес вәкилләре белән тартынмыйча, күп очракта мораль нормаларыннан һәм әхлак принципларыннан читкә китеп аралашырга күп сорамыйлар. Алар – чын, алар шундый, алар төрле яклап «азат». Тик һәр очракта диярлек, алар – ялгыз хатыннар...
 
Социаль челтәрләрдә җылы гаилә кочагына кереп сеңгән һәм шунда эреп «йокыга талган» хуҗабикәләр дә бар. Аларга җылы, рәхәт: еллар буена кайнап береккән үз ире, яшүсмер бала-чагасы, йорты, мал-туары, кош-корты, бакчасы, чүпрәк-чапрак, савыт-сабасы... Андыйларның сәхифәләреннән, кагыйдә буларак, моннан 6-7 ел элек төшереп элгән гаилә фотолары яисә «Күрәсезме? Минеке!» ише ирле-парлы бәхетле фотолар елмая. Никах, ашлар, туган көн, яңа ел ише кысан түгәрәкле гаилә бәйрәмнәреннән репортажлар бихисап. Бер сүз белән әйткәндә, болар – бәхетле ир хатыннары.
 
Тагын бер төр ханымнарның барысын бер итеп «Исеме ничек булса да барыбер түгелмени» дип атап була. Андыйлар бик күп түгел. Беркайчан да үз сүзләрен, хәл-әхвәлләрен, хис-кичерешләрен кешегә сөйләмиләр. Тормыш, яшәеш, язмыш турында беркатлы цитаталар куялар. Аларның төп битендә фотографияләр урынында берәр рәсем (ешрак мәче яисә башка йорт хайваны, ә иң киң таралган очракта кочак-кочак сары, кызыл, алсу, ап-ак чәчәк бәйләмнәре) була. Ә үз фотолары юк. 
 
Хатын-кызга үзе булып калырга, узган чорларны елмаеп озатырга, килгән елларны оптимизм белән каршы алырга нәрсә комачаулый соң? Бишенче дистәне ваклый башлау белән гүзәл затларны сурәтләрен песи белән алыштырырга, йөзләрен чәчәк арасына яшерергә мәҗбүр итүчеләр кем?
Без. Ир-атлар. Дөресрәге, безнең битарафлык, безнең игътибарсызлык...
Ничә яшьтә булуына карамастан, хатын-кыз һәрвакыт дөньяның иң гүзәл заты булып калачак. Еллар аңа зыялылык, кайчак ирләреннән артык акыл бүләк итә, тормышны яңабаштан бәяләп, аңлап белү, бөтен матурлыгын, бөтен мөмкинлекләрен кулланырга өйрәтә, җыерчыклары исә йөзләренә җылы нурлы эчке балкыш кына өсти. Без моны күрәбез, сизәбез, тагын да ныграк яратабыз, әмма дәшмибез. Чөнки без – ирләр. Безне дәшәргә, яратырга, сокланырга мәҗбүр итәргә кирәк. Сиздерми генә, хәйләкәр генә итеп... Тормыш сезне иң беренче чиратта шуңа өйрәтә түгелме соң?

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Монда әле күп төрле хатын-кыз кермәгән.Кайберәүләр үз авкасына чит кеше сурәте,я артистлар утырта.үз битен песи белән тутыручыларны һич аңламыйм.Хатын-кызлар мәчедән бигрәк.еланга тартымрак бит,берсеннән-берсе матуррак тунлы еланнар куйсыннар алайса...татар хатын-кызларының төрекчә яулык бөркәнгән сурәтләр.постлар белән үз битен тутыруына да сәерсенеп карыйм.Татар хатын-кызлары яулыкларын гомердә дә алай ябынып,бәйләп йөрмәгән югыйсә.Карап торышка акыллы гына күренгән гүзәл затларның өстәле эчемлек белән тулган фотолары да уйландыра,янәсе.күрегез:без нинди шәп табын артында утырабыз...Урынлы күтәрелгән язма бу.Алмаз бу теманың төбенә тоз коярсың әле,туган!

    Хәзер укыйлар