Логотип
Пар алма

Берсе – ут, берсе – су

Балаңны югалту куркынычы, гадәттә, кешенең фикерләү сәләтен тоткарлый. Куллары төшә, курку уйларны томалый, начарын гына уйлыйсың, паникага биреләсең. Уллары укыган мәктәпкә чапканда Дилүстә бу хисләр барысы да томалана. Мәктәптә йөзләгән бала. Үзенекеләрен генә уйласа, калганнарга ярдәм итеп булырмы?


Гадәттән тыш хәлләр – алар гаиләсендә гадәти күренеш. Һәр туган көннәре диярлек гадәттән тыш хәлләр алып килә... Тормышлары тоташ сынаулардан тора дияр идем, шәхси тормышларына кагылмый ул сынау. Алай да тыелып калам... Бу гаилә узган сынауны беркемгә дә узарга язмасын. Алар тормышында иң зурысы – шул булсын, узган булсын! Берсе – ут. Дөрләп яну – Дилүс турында. Икенчесе – су. Җайлап кына ялкынны басучы, борчуларны юып төшерүчесе – Наилә.

Сайлап алмаган юл
– Беренче янгынга чыкканымны әле дә хәтерлим. Ничек кайтканнарга кадәр хәтерлим... – ди эчке эшләр подполковнигы Дилүс Мирзегалләмов.
Курку булмаска тиеш дисә дә, тәүге сынавына чыкканда нәрсә уйлады икән япь-яшь янгын сүндерүче? Үзе сайлап алган юл да түгел бит. Авыл малае янгын сүндерүче булып эшләргә хыялланмыйдыр да ул... Авылда ут-фәлән чыкса, бөтен халык бергә чыга аңа каршы. Тракторлар белән су ташып торалар, курыкмыйча ут эченә дә керә авыл абзыйлары. Янгын сүндерүче машинасын күргәне булган инде анысы. Бер көнне мәктәптән кайткач, Дилүснең әти-әнисе: «Улым, янгын сүндерүче булырсың», – диләр. Шунда баргач, өйрәтерләр, имеш. Әти-әни сүзенә каршы килми укытучы булырга уйлаган егет. Ныклап әзерләнә башлый. Математика, физика гына түгел, физкультура да бик көчле булырга тиеш икән, белешәләр. Бер ел ныклап әзерләнгән егеткә Екатеринбург шәһәрендәге янгын сүндерү-техник училищесына укырга керү бер дә кыен булмый. Саба районы Шекше авылыннан өч егет бергә чумалар курсант тормышына.
– Укып бетергәч, юллама буенча Чаллы шәһәренә, КАМАЗ заводына җибәрделәр. Анда тынычрак урын дип саналса да, елга бер тапкыр таяк та ата, диләр. Беренче янгын белән подвалда очрашырга туры килде. Кыска ялганыш аркасында кабельләр яна иде. Разведка ясар өчен подвалга төштек – анда автоматик янгын сүндерү системасы эшләп, билдән күбекле су җыелган. Кабельләрнең барысыннан да киеренкелекне бетермиләр, чөнки бу заводны ике атнага кадәр утсыз калдыру белән яный. Бер 50 метр барганнан соң, бер кабельдә ялганыш барлыкка килеп, очкыннар чыкты. Алга да, артка да барып булмый, без шундук чүгәләдек. Үзебез дә, алып кергән приборлар да су астында калды. Ярый ул кабель өзелеп төшмәде, шунда эленеп калды. Менә шулай янгынны сүндереп, куелган бурычны үтәдек, – дип искә ала Дилүс.
– Ә су өстенә кабель өзелеп төшкән булса... – дип аптырыйм.
 Нишләтәсең, шуңа да хәтәр, куркыныч хезмәт санала бит, – ди ул тыныч кына. – Янгынны сүндереп чыккач, киемнәрне салып янгын сүндерү машинасына элдек тә, көзге салкынча һаваны сулап, җәяү частька кайтып киттек. Смена алышынган чак иде...

Билгесезлек эчендә
 Дилүс Мирзегалләмов Казан шәһәренең 7 нче янгын сүндерү-коткару отрядында җитәкче урынбасары булып эшли. Беренче сынауларына чыккан хезмәттәшләре бүген лаеклы ялда инде. Дилүснең хезмәт стажы 25 елдан артып киткән. Башта егерме елны тутырыйм да, ялга чыгармын, тынычрак эш эзләрмен дип уйлаган белгеч әле дә булса куркынычсызлык сагында.
– Хәзер китәсе дә килми инде. Елың тулгач эшкә дә башка төрле карыйсың. Аннары тәҗрибә дигән әйбер дә бар бит әле. Аны яшь буынга биреп калдырасы килә. Кызганыч, яшьләрнең генә тоткарланасы килми. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә тыныч эш эзләп килмиләр. Сынау арты сынау... Наилә бик үгетли, тынычрак эш тап, ди, – елмаеп хатынына карый әңгәмәдәшем.
Җитәкче урынбасары булгач, Наиләгә тынычрактыр, кабинет эше, дигән уйны да Дилүс шунда ук юкка чыгара.
– Һәр янгынның үз дәрәҗәсе була. Беренче номерлы янгынга гадәттә ике машина җибәрәбез. Әлеге сан өскәрәк менгән саен, янгын сүндерү машиналары да күбәя, янгынның афәте дә арта бара.
Әнә шул икенче номердан башлап Дилүс үзе дә ярдәмгә ашыга:
– Курку хисе, кызгану белән янгын сүндерүче булып эшләү мөмкин түгел. Курыксаң, утка да кереп булмый. Ул сине көрәшергә чакырган кебек. Әйдә, кер монда, ди. Беренче көннәремнән бирле әнә шулай кабул итәм.
 Фатирлар, йортлар янса, җәрәхәт алучылар, үлүчеләр булса, Дилүс Дәүләт улы автомат рәвештә вакыйганың үзәгендә кайнарга тиеш. Тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан... Шул моментта кайда гына булса да, кичекмәстән бер сәгатьтән килеп җитәргә кирәк аларга. Иркенләп туган авылына кайтулар, үз-үзеңне онытып ял итүләр дә бу гаилә турында түгел. Ә менә «Кайда яна?», «Сүндердегезме?», «Үлүчеләр юкмы?», «Барысы да исән-саумы?» дигән сораулар алар гаиләсендә еш яңгырый. Разведка ясау дигән төшенчә дә күп очракта Дилүс җилкәсенә төшә. Чөнки бу язылган һәм шул ук вакытта язылмаган да закон – янгынга килеп җиткән беренче җитәкче янгын сүндерү буенча җаваплылыкны үз өстенә ала. Хезмәттәшләре эшкә тотынсын өчен аңа нәрсә белән эш иткәнен аңларга, бурычлар куярга кирәк. Ул туп-туры ут эченә атлый. Ә анда разведка ясаучыны нәрсә көтәме? Билгесезлек: караңгылык, ишелеп төшүләр, шартлаулар, көтелмәгән хәлләр, ярдәм көтүче кешеләр...  Янгын сүндерүнең уңышы разведка ясаучы ут эченнән алып чыккан мәгълүматка турыдын-туры бәйле.

«Әти! Абый юк...»
25 ел эчендә ничә янгын белән очрашырга туры килгәнен исәпләргә тырышабыз... Мөмкин түгел, ди Дилүс. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структурасына карагач, янгыннарга гына түгел, юл-транспорт һәлакәтләренә, су, җылылык трассаларындагы аварияләргә дә ашыга алар. Берара көн саен диярлек янгын чыгып торырга мөмкин. Андый очракларда инде гаиләсен берничә көн күрми Дилүс. Төнлә бер янгынны җиңеп кайта да, иртән яңадан эшкә китә. Шулай берничә көн һәм төн тоташ бара. Улларының иртән беренче сораулары – әти кайтмадымы әле? Борчылалар... Чөнки һәр яңа янгын аның гомеренә куркыныч белән яный.
Үлем ничә тапкыр янәшәсеннән узып киткәнен күп вакыт Дилүс үзе дә аңламый каладыр. Исәбен дә югалткандыр. Казанда булган бер генә зур масштаблы гадәттән тыш хәлләр аннан башка узмаган: газ шартлаган йортлар, «Булгария» теплоходы баткач, аэропортта самолет шартлагач эзләү-коткару эшләре, заводлардагы зур янгыннар...  Шулай да «Аллаһ саклаган» дигән зур янгыннар, вакыйгаларның кайберсе гомергә йөрәк түренә кереп калган.
– Мин эләкмәгән бердәнбер янгын «Адмирал» сәүдә үзәге булгандыр. Мин ул вакытта Казаннан читтә чираттагы ялда идем. Янгын чыккан фаҗигале  көн минем сменада башланды. Безнең егетләр янгынга беренчеләрдән булып килеп җиткәннәр. Хезмәттәшем, подполковник Сергей Костин шул көнне һәлак булды... Миңа моны кич белән генә җиткерделәр егетләр. Әйе, мин да анда булырга тиеш идем дип, әле дә искә алам.
Ә менә гаиләне чынлап сынаган икенче фаҗига Дилүсне дә урап узмый. Ул аның үзәгендә кайный: гадәттән тыш хәлләр хезмәткәре буларак та, әти буларак та...
– Иртәнге разводтан (киңәшмә) кабинетларга таралышканда диспетчер мәктәптә атыш турында хәбәр итте. Бу – безнең хезмәт өчен дә гадәти хәбәр түгел. Бәлки, өйрәнүләр барадыр дигән уй да килде. Шул мизгелдә үк, раслап, икенче шалтырату килеп иреште. 175 нче мәктәптә атыш. Безнең малайлар укый торган мәктәп икәнен тиз генә аңышмадым. Берничә секундтан гына төшендем. Җитәкчемә әйттем дә, шундук юлга кузгалдык...
Балаңны югалту куркынычы, гадәттә, кешенең фикерләү сәләтен тоткарлый. Куллары төшә, курку уйларны томалый, начарын гына уйлыйсың, паникага биреләсең. Уллары укыган 175 нче мәктәпкә чапканда Дилүстә бу хисләр барысы да томалана. Мәктәптә йөзләгән бала. Үзенекеләрен генә уйласа, калганнарга ярдәм итеп булырмы? Андый вакытта баш икенче төрле эшли, ди Дилүс. Телефон шалтырый. Ислам! Малай үзенең исән-сау булуын, беренче кат тәрәзәсеннән чыкканын хәбәр итә. «Әти, ярты мәктәпне әйләнеп килдем, Дамир юк...» – ди олы улы...
Машина мәктәпкә бик тиз барып җитә. Дилүсләр үз эшләренә керешә. Алардан алдарак килеп җиткән янгын сүндерү частьлары ситуацияне контрольдә тота, инде үз эшләренә тотынганнар да. Алар чыгарырга өлгергән сыйныф балалары  каршыларына очрый. Шунда араларыннан:
– Әти, мин исән! Абый юк! – дип кычкырып, бер малай йөгереп чыга. Дамир!
«Бар да әйбәт, улым, абыең чыккан», – дип кенә әйтергә өлгерә дә Дамирга, янә мәктәп эченә ярдәмгә ашыга.
 Дамирларны юлның теге ягына – балалар бакчасына алып кереп киттеләр. Андый әйберне әле дә онытып бетереп булмый, искә төшсә, калтырата башлый... Менүгә, шул сыйныфка кереп эләктем. Носилкалар соратып... Җитмәгәненә –  ишекләрне салдырып... Күпме булдырдым, шулкадәр ярдәм иттем. Һәр баланы тикшердек. Кызганыч, күбесенә ярдәм итеп булмый иде инде. Укытучыны да хәтерлим... Носилкага салдык, ә ул телефонын сорый. «Үзегезне чыгарыйк әле, –  дим, – аннары алып килеп бирербез телефонны. Аңа берни дә булмый. Сезне медикларга тапшырырга кирәк». Аллага шөкер, ул исән калды...
Аннары мәктәп директоры белән һәр ишекне ачып йөри алар. Барлык укучыларны чыгарып бетергәч, сәгать ярым вакыттан соң гына уйлый башлый, хисләренә ирек бирә әти кеше...
Хәтер начарны онытырга, фаҗига арасыннан кечкенә генә булса да тыныч мизгелләрне эләктереп алырга тырыша. Өченче каттагы соңгы сыйныфны исән-имин урамга чыгарып җибәрә дә, атлап китмәкче була Дилүс. Аягын кузгата алмый. Караса, бер таза гына бәләкәй малай коткаручысының аягын кочаклап ябышкан, җибәрергә уенда да юк. Дилүс аны ычкындырырга, урамга чыгарыр өчен хезмәттәшенә бирергә маташа, малайны аерып ала торган түгел. «Абый, мине җибәрмә!» – ди бала. Ничек кирәк алай итеп, малайны икенче хезмәттәшенә тапшыра. Малай аның да аягын шулай кочаклап кала, Дилүс дүртенче катка менеп, эшен дәвам итә. Ике йөздән артык баланы чыгаралар шулай.
Ә кичен Дилүс мәктәп янында дежур торганда, Наилә, улларын алып, шунда бара. Балалардагы куркуны ничек тә җиңәргә, сөйләшергә, кешеләр арасында булырга кирәк дип хәл итәләр. Мәктәпкә укырга барудан баш тарткан уллары белән дә Дилүс егетләрчә үзе сөйләшә:
– Сез ул көнне җиңдегез, бер-берегезне коткардыгыз, башкаларга ярдәм иттегез. Сез дә бармасагыз, башкалар да килмәсә... Дөрес булырмы? Сез – геройлар. Сез ул көнне нык булдыгыз, иртәгесе көнне дә нык булырга тиеш. Бу тарихны онытып булмый, мәктәпне калдырып булмый, – ди. Малайларга шул сөйләшү җитә.

Наиләсе булганга...
Алар яшәгән йорт янында җыелышкан балаларны фаҗига көнне кем җыеп алып керер иде, кем аларны кайгыртыр, әти-әниләре кайтып җиткәнче тынычлыкларын кем саклар иде? Киң күңелле, мәрхәмәтле шәфкать туташы Наилә Мирзегалләмова шул ул. Барысының да ачкычлары рюкзакта калган күрше балаларын үзләренә сыендыра...
Өчесенә бер генә бит ул – Наилә! «Әтинең эше янгын чыкканда гына куркыныч, әнинеке көн саен җаваплы», – дип бәяли аның эшен уллары. Ярын читтән эзләмәгән Дилүс. Насыйбы  – күрше Явлаштау авылы кызы булып чыга. Курсант егет Наилә белән үз авылларына ялга кайткач таныша. «Озак та очрашмадык, җиде ел ярым гына», – дип шаярта Дилүс. Әнә шулай еллар, ерак аралар белән сыналган пар алар.
Дилүс Чаллыдан Казанга күченә дә, «Оргсинтез» заводы янында урнашкан янгын сүндерү частена эшкә керә.  Яшь гаиләгә тулай торактан бер бүлмә бирәләр. Бер яктан, үз почмакларына сөенсәләр, икенче яктан, көенерлек сәбәпләр дә юк түгел.
– Ислам белән урамда йөрергә чыгам. Һава сулыйбыз, имеш. Бүлмәгә кергәч, өстендәге корымны кагып төшерәм... «Яшь гаилә» программасы буенча үз фатирыбыз ачкычларын алгач карарга бардык та, кире кайтмадык инде без. Миңа матрас белән бер мендәр җитә, беркая бармыйм дидем Дилүскә, – дип искә төшерә Наилә.
Наиләнең иң яхшы сыйфаты нинди дип сорыйм Дилүстән:
– Мине аңлап яшәве. Ул минем хәлгә керә белә. Өч егеткә берүзе бит әле җитмәсә. Өчебезне дә ашатып, тәрбияләп торырга кирәк. Бизмән йолдызлыгында туган кеше буларак, бу якка да, теге якка да тартылып, хәл итә алмыйча торсам, ул үз фикерен кистереп әйтеп куя да, шулай хәл итәбез. Миңа гел аның белән киңәшләшергә кирәк.
Эш вакытында да ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче кемгәдер кичекмәс ярдәм күрсәтергә туры килсә, Наиләгә шалтырата Дилүс. Нинди билгеләре бар, нинди хәлдә булуына карап, киңәшләрен бирә хатыны, йә табиблар белән элемтә булдыра. Дилүсне эштән китәргә күптән үгетләсә дә, һөнәргә тугрылык дигән төшенчә Наиләгә дә ят түгел. Ул үзе дә Казанның 8 нче хастаханәсендә дистәдән артык ел эшли. Неврология белән авыручы балалар еш ятып чыга аларда. Эпилепсия приступлары, ДЦП диагнозлы балалар белән көн саен диярлек очраша. Башка җиргә урнашырга мөмкинлеге булса да, бар тәҗрибәсен шул балаларга бирергә тели.
Гаиләнең төп сере – бер-береңне аңлаудыр. Юкса сабантуй кадәр халыкны фатирларына алып кайтып чәй белән сыйлый алыр идеме икән Дилүс? Наиләсе каршы булмасын белгәнгә шулай эшли бит ул.
 Үзем сменада эшләгән көнне бөтен Казанда (!) шул көнне сменага керүче егетләрне гаиләләре белән җыеп, табигатькә алып чыгам. Хезмәттәшләр белән башкача аралашу бит ул. Гаиләләр, балалар аралаша башлый, анысы да рәхәт. Бәрәңгеләр, коймаклар пешереп, самавырлардан чәй эчеп  ял итәбез. Чана шуып арыгач, барысын да чәй эчәргә чакырдым. Шушы фатирыбызга зур өстәл җәйдек... Сыймыйлар. Подъезд тулы кеше! Ул бала-чаганы күрсәгез! Тиз генә чират оештырып, чәй эчтек. Бер генә тапкыр булмады инде ул. Минем оештырганны көтәләр гел, кайчан чыгабыз дип сорап тора егетләр. Наиләгә рәхмәт, бездә гел кунак, гел кеше. Менә Наиләнекеләрне дә алып чыгарга хыялланабыз.
Юкка гына дуслары да: «Бер дә талашмыйсызмы әллә?» – дип сорамыйдыр. Алар күз карашы белән аңлашып гадәтләнгән. Дилүс уллары белән артык кырыс сөйләшә башласа да, Наиләнең күз карашы барысын да көйли.  Тормыш кадерен, сәламәтлек кыйммәтен белүче гаилә шул. Шуңа күрә тынычлыкның, саулыкның, исәнлекнең нинди зур бүләк булуын яхшы белә Мирзегалләмовлар.
 Кайвакыт икебез дә эш белән кайтабыз. Бүген инстаграмны ачкан идем, бер малай югалган дигән хәбәр белән яңалыклар тулган. Ул малай әле күптән түгел генә бездә дәваланып чыккан иде. Кайда микән дип борчылып утырам менә. Укол ясатырга кергәч, бигрәк сөйкемле дип карый идем аңа, – ди Наилә.
– Менә шул халәттән чыгуы җиңел түгел, – дип дәвам итә Дилүс. – Тиз генә чыгып та булмый, атналарга да сузыла кайчак. Үлем-хәтәр булган очраклар тиз генә җибәрми. Ләкин аны җыеп барырга ярамый, сөртергә кирәк. Без атна ахырында  каядыр чыгарга тырышабыз, велосипедта, чаңгыда йөрергә барабыз. Өй салып чыктык, ялларда шунда ашыгабыз, эшләп бушанабыз.

Дилүс малайлары
Алмаш буын дигәннән, хезмәт дәверендә 23 квалификацияле белгеч тәрбияләгән Дилүс Мирзегалләмовның үзендә дә икәү андый төпле егетләр. Ислам белән Дамир кечкенәдән чын ир булып үсәләр. Тәртип, дисциплина аларның һәр хәрәкәтендә сизелеп тора. Барасы җиргә алдан ук барып басарга, беркайчан да соңга калмаска, төгәл булырга өйрәнеп үсә уллары. Чәчләрен дә үзе ала, дөрес итеп тарап йөртергә куша әти кеше.
Исламда үзенең дәвамчысын, янгын сүндерүче Мирзегалләмовлар гаиләсенең киләчәген күрә әтисе, «жилка» бар ди. Ләкин алай да басым ясамый. Улының күңелен үстереп, эшенә алып бара, бөтен сыйныфларына экскурсия оештырып, үзе эшләгән янгын сүндерү отрядына чакыра. Балалар бик илһамланып, канатланып китәләр. Ә Ислам горурлана. Аның әтисе герой бит! Аның өчен чын герой!
Холкы белән дә әтисенә охшаган Ислам. Җаваплы, җитди, ышанычлы егет үсеп килә. Өйдә кер үтүкләү – фәкать Ислам эше. Энесе Дамирны биш яшеннән үз җаваплылыгына алып, җәйге лагерьга алып йөри, кирәк булса ингаляциясенә кадәр ясый ул.
Гадел, ышанычлы, төгәл! Бу сүзләрне Ислам белән Дамир әтиләре хакында әйтә. Әниегез башкалардан кайсы ягы белән аерыла, дип кызыксынам малайлардан. Башка сыйфатлары арасыннан «буе белән», дип тә әйтте Дамир. Балалар бакчасында койма арасыннан башын тыгып һәр кешегә үзен өйләренә кертеп куюларын үтенүче, тизрәк үсәсе килгән Дамир да әнисенең ярдәмчесе, аның турында кайгыртучы егет булып үсеп килә. Шуңа күрә мәктәпкә барганчы бер ел алдан бакчага костюм-чалбар киеп, рюкзак асып йөри инде ул. Укуы да –  гел «бишле»гә. Дуслары да – абыйсының дуслары. Бөтен фикере дә абыйсы кебек, «абый кебек», «абыйча», «абый ничек әйтә, мин дә шулай» дип тора. Иң курыккан һәм хөрмәт иткән кешесе дә – Ислам абыйсы. Гаиләдә күреп үскәнне үзләренә шулай таманлый егетләр.
Дилүснең дә, Наиләнең дә эшендә хаталар җибәрү мөмкин түгел. Һәр хәрәкәтләре – кеше гомере өчен җаваплылык тотуга тиң. Тормышларыбыз имин булсын инде. Мирзегалләмовларның тыныч, имин тормышлары шуңа бәйле бит. Гадәттән тыш хәлләр сирәгрәк булсын...
Яхшылык җирдә ятмый бит ул. Көн саен кылганы – бигрәк тә... Дилүс Мирзегалләмов һәм аның гаиләсе өчен сез дә сөенегез әле! Язма әзерләнеп беткәндә Дилүс Дәүләт улына «Татарстан Республикасының атказанган коткаручысы» дигән мактаулы исеме бирелгән. Бәрәкәтле һәм дәвамлы булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы,бер- берегезгэ терэк булып,балалар белэн куанып,озын,озак яшэгез

    Хәзер укыйлар