Логотип
Шәхес

ТАТАРСТАНДА БЕР ДАНИЯ АПА УЛ!

Сәясәттә хатын-кызлар күп түгел. Алар  зирәк акыллы, үтә нечкә тоемлы, тәвәккәл һәм гаярь булулары, мәсьәләне көтелмәгәнчә чишеп уңай хәл итә алулары белән аерыладыр, мөгаен. Үҗәтлек, тырышлык, лидерлык сәләтләре дә бар үзләрендә. Шуларга дипломатияне, хатын-кызга хас алдан күрүчәнлекне дә өстәсәң...
 
Республикабызда билгеле шәхес – күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Дания Салих кызы Дәүләтшина янына барганда башымда шундыйрак уйлар йөгереште. 15 ел буена авыл хуҗалыгы районын җитәкләгән, ТАССР Югары Советы Президиумы Секретаре булып эшләгән, республикада хатын-кызлар хәрәкәтенә юл ачкан... Бөтен Татарстанына бер Дания апа бит ул!

Аны Мисыр патшабикәсе Клеопатрага да тиңләделәр, “безнең Маргарет Тэтчер” дип тә йөрттеләр, “Секретарь апа” дип тә язып чыктылар. Матур хатын-кыз образы буларак күз алдымнан үткәреп, прическасы, зәвыгы, зыялылыгы белән аны никтер Алиса Фрейндлихка охшаттым. “Служебный роман”да Алиса Фрейндлих уйнаган җитәкче ханымны – Людмила Калугинаны хәтерлисезме? Ни кырыс, таләпчән күренергә тырышса да, җылылыгы, сөйкемлелеге, саф күңеле елмаюында ачыла да китә. Ә безнең Дания апа үзе гади, үзе чая, карда казан аса торган тәвәккәл, турыдан яра торган кайнар бугай да әле үзе!
Менә үзе дә! Биш, ун, унбиш ел элек тә күреп күнеккән һәм тамчы да үзгәрмәгән таныш елмаю, җиңел-җыйнак гәүдә, шул ук прическа. (Димәк, үз стиле!) Вельвет чалбары, җиңен сызганып куйган шакмаклы күлмәге ничек килешә! Гел яшьләрчә! Хәер, ул һәрвакыт шундый.
Алсу-шәмәхә чәчәктә утырган орхидеясына сокланып, бүлмәсенә яз сулышы алып кергән лаләләргә күз сирпеп, шкафларга китаплар тезелгән бүлмәгә үтәбез. Фотоларда – үзе, ире Ядкарь, кызлары Лилия белән Диләрә, оныклары Камил, Ләйсән, Гүзәл... Дания Дәүләтшинаның Мөхетдинова Дания чакларына әйләнеп кайтып, балачакны, студент елларын, яшьлекне – комсомоллы, партияле чорны искә төшерәбез. Тагын бүгенге көнгә килеп керәбез. Заман, яшьләр, киләчәк турында сөйләшеп китәбез. 
Диктофонда язылган, блокнотка теркәлгән истәлекләрдән мин тагын бер ачыш ясыйм: юк, ул бөтенләй башка! Ул беркемгә охшамаган! Үзенчә. Кабатланмас. Үзенә бертөрле.


 
Асфальтта түгел, җирдә үстем. Без тормыштан күп нәрсәне алдык, характер формалаштырдык. Кечкенәдән бик тере булганмын: әрсезлек тә, шуклык та җитеп ашкан. Өч-дүрт яшькә кадәр Чистайда үстем. Аннары әтине райком секретаре итеп Тархан районына җибәрделәр. Әтидән килгән көч-куәт, сәясәт белән кызыксыну, лидерлык сыйфатлары (кечкенәдән үк, бөтенесен тезеп, сугышлы уйный идек, мин – командир), әнидән күчкән  киң холык, кешеләрне ярату, бай рухи дөнья, бергә тупланып, мине  менә шундый итеп формалаштырган. Сеңлем Роза белән без ике малай арасында үстек. Абый – Дамир, энекәш – Октябрь (ул партиянең Азнакай райкомы секретаре иде). Безнең гаиләдән өч райком секретаре чыкты: әти, мин, энем.

“Әбе-ей, ашак келим!”  Көн саен әнә шулай мишәрчә кычкырып, әби-бабай янына кайтып керәбез. Сугыш елларында без шулар кулында калдык. Әти фронтта, әни көне-төне колхоз эшендә. Үзебез Идел буеннан капчык-капчык җыйган ат кузгалагы, сәрдә, кукы, юадан нәрсә дә булса әзерләп ашыйбыз. Витамин булган икән. Менә хәзер әйләндек тә кайттык шуларга. Хәзер аптырыйлар: үз тешегезме, Дания апа, дип сорыйлар. Әни тудыргандагы тешләр, дигәч, аптырап ук калалар. Конфетны күз алдына да китерә алмый идек. Берзаман күмәч дигән сүз йөри башлады. Безнең өчен әлләни кебек иде ул! Шул күмәчне күрсәң иде дип хыяллана идек.



Хәтта монастырьны үз кулыбызга алдык! Без – биш дус кыз – унынчыдан соң барыбыз да педагогика институтына барып кердек. Төрлебез төрле факультетларга. Үләннәрне белеп ашаганмын икән – биология-географияне сайладым. Монастырь дигән исеме белән дан алган тулай торакка урнаштык. Мәктәптән килгән лидерлык сыйфатларыбыз монда да калкып чыкты: бөтенесен оештырып йөрдек. 2 нче курста ук факультетның комсомол секретаре, аннары комитет әгъзасы булдым. 5 нче курсны тәмамлаганда инде мине институтның комсомол секретаре итеп калдырырга исәпләре бар иде.

Ә мин ... ерактагы татар авылына укытырга җибәрүләрен сорадым! Үзебезнең халыкның ничек яшәвен беләсем, телен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен өйрәнәсем килә, дидем. “Спортсменка, комсомолка, активистка”дан шундый җавап ишеткәч, комиссия әгъзаларының күзе шар булды!

Алексеевский районы Урта Тигәнәле авылында күп нәрсәгә өйрәндем. Иске мәктәп. Безне, яшь өч укытучы кызны бер әбигә фатирга урнаштырдылар.  Мичләргә ягып, лампалар яндырып,  ипиләр салып,  караның да карасы мунчаларга кереп...  Шул шартлар да миңа ошады! Яраттым! Авылны, мәктәпне, балаларны. Мин килгәч, 10 нчы сыйныф та ачылды. Урта мәктәптә укыта башладым. Миңа 21 яшь. Яшь кыз килгән дип шаяртмакчы булалар, алай да бирешмәскә исәп. Шулай сөйләштек: балалар, мин сезне рус теленә өйрәтәм, ә сез мине – татар теленә, дим. Сездән башка булмый, дигән булам. Боларга бик ошады бу тәкъдим. Сөйләгәндә дөрес булмаган мәгънәләр дә ычкынгалый бит инде. “Эшкәртү, промышленность эшкәртмәләре” диясе урынга мин “өшкертү” дип сөйлим икән. “Дания апа, анысы бит аның бөтенләй башка нәрсә”, – дип, мәктәптән кайтканда аңлаталар. Гөр килеп эшли башладык. Мәктәптә дә, колхозда да комсомол тормышына җан өрдек. Концерт-спектакльләр куябыз, кыш көне чаңгыда шуабыз, җәен волейбол уйныйбыз.



Күреп алдылар, комсомол райкомына эшкә чакырдылар! Юк, мин әйтәм, мәктәпне дә, балаларны да, әбине дә ташлый алмыйм, дим. Беркая да китмим, дип кайтып керсәм – яңадан чакыралар. Ул арада укучыларым хат оештырып китереп җиткергән. Алар да нык тора: “Апаны беркая җибәрмибез!” – диләр. Мине райкомның беренче секретарена алып кереп киттеләр. Анда инде күп сөйләшеп тормадылар: “Иртәгә Казанга, Комсомол өлкә комитетына барасың”, – диделәр. Шулай итеп, район комсомолының беренче секретаре булып кайттым аннан. Иң четерекле эшләрне яшьләргә, комсомолга тапшыралар иде. Кукуруз да үстердек, куяннар да үрчеттек, малларга яфрак-азык та әзерләдек, мәдәният учакларын да җанландырдык, алдынгы тәҗрибәгә таяндык, күп яңалыклар керттек. Тырышлыгымны да күрә белделәр, һәрьяклап ярдәм, таяныч тоеп эшләдем. Һәм мине комсомолның XIII  съездына делегат итеп сайладылар, 22 яшемдә ВЛКСМ Үзәк Комитеты составына әгъза итеп алдылар.




Съездда Хрущев белән очраштым! Кызык кынамы соң, әкәмәт булды ул! Кремль Сараеның Георгий залы. Бер якта КПСС Үзәк Комитеты беренче секретаре Хрущев җитәкчелегендә политбюро членнары, икенче якта союздаш республикалардан килгән комсомол делегатлары. Украина, Белоруссия, Литва, Латвияләр... Бөтенесе тезелгән. Безнең, Татарстан һәм Башкортстан автономияле республикаларының урыны бер читтә генә. Карап торабыз инде Хрущевның килгәнен. Барысына да сәлам тапшырып уза бу. Кечерәк кенә буйлы. Бик импульсив, ачык кеше. Украинаның кукуруз үстерүчеләрен, Үзбәкстанның мамык җыючыларын сәламли. Кайсы белән чәкештерә чәркәсен, кайсы белән – юк. Безнекеләр аңа текәлгән. Мин шул минутта әкрен генә үзебезнекеләр яныннан ычкындым да төрекмәннәр белән таҗиклар арасына этелеп барып кердем! Кертмәскә маташтылар әле башта! “Сиңа урын да, приборлар да юк”, – диләр. “Миңа прибор кирәкми, карарга гына килдем.  Син фужерга – миңа сал, ә үзеңә – чәркәгә”, – дим әле. Карап торды-торды да салды. Ә Хрущев инде якынаеп килә. Каршысына чәчрәп чыктым да: “Я из Татарии, Никита Сергеевич!” – дип бөтен Георгий залына ишетелерлек итеп кычкырып җибәрдем. Кулымда фужер икәнен күрә бит инде. “Передайте горячий привет труженникам Татарии!” – ди, чәкеште, эчеп җибәрде. Мин инде күкнең җиденче катында!  Хрущев берничә делегацияне сәламләде дә китеп барды. Таҗиклар, эч, дип кыстыйлар. Юк, мин үзебезнекеләр янына барам, дим. И шатланып килеп җиттем инде! Хупларлар, мактарлар дип уйлыйм. Минем белән сөйләшүче дә юк! Болар бөтенесен күреп, ишетеп торган, һушлары алынган! Протоколны бозып, кирәкмәгән эшләр майтарып йөргәнмен икән ләбаса! Яшьләр бии, җырлый башлады. Кая инде ул җырлау! Беренче – сөйләшми, икенче – сөйләшми... Комсомол карьерама шуның белән нокта куела, кайтам да укытам авылда дип уйладым инде. Яшьлек бит, бөтенесенә кул селтәп, бии башладым. Безнекеләрнең исе киткән! Биеп йөри җитмәсә, диләр икән! Кайттым да, көтеп ятам инде эштән алуларын. Партия райкомы секретаре чакыртып алды. Сораштыра. Җиткергәннәр инде! Түкми-чәчми сөйләп бирдем. Игътибар белән тыңлады да, протоколны бозып бик начар эшләгәнсең, ди. Үзе республика активы җыелышына әзерләнергә куша, син чыгыш ясыйсың анда, димәсенме!  Шәп итеп чыгышымны әзерләдем. Трибуна артында бик матур итеп сөйләп бетергәндә генә, партия өлкә комитетының Беренче секретаре Семен Денисович Игнатьев миңа таба борыла да: “А самое главное-то не сказала, ну-ка расскажи активу о послании Никиты Сергеевича!” – ди. “Комсомолу Татарии пламенный привет от Никиты Сергеевича Хрущева!” – дигән сүзләремнән соң зал аягүрә басып алкышлый! Сөйләп бирдем инде барысын да.  Ни генә дисәң дә, мин бит Үзәк Комитетның беренче секретареннан махсус сәлам алып кайткан кеше! 




Биләрдә КПСС райкомы секретаре, Лаешта башкарма комитет рәисе һәм республика тарихында беренче тапкыр мин – хатын-кызны Партия райкомының беренче секретаре итеп сайлап куйдылар. Без ул чорда эре производство объектлары төзедек, өч кошчылык фабрикасы, мөгезле эре терлекләр өчен комплекслар, “Нармонка” совхозында яшелчәчелек комплексы, атаклы җәнлек совхозлары... Терлекчелек фермаларын механикалаштырдык, республикада иң беренче булып шатлана-шатлана газ керттердек. Әмма яңалыкны тиз генә кабул итәселәре килмәде. Аңлату да җитеп бетмәгәндер, күрәмсең. Авыл апалары, газ плитәләрен чыгарып ыргытып, һаман шул мичләренә ягуны дәвам иттеләр. Сыер саву аппаратларын көйләгәч тә савымчы кызлар: “Дания апа, сыер ул кулны ярата, сөтнең тәмлесен биреп бетерми”, – дип, киреләнеп маташтылар әле баштарак. Халыкны өйрәтү ягыннан күп көч куярга туры килде. Лаеш республика күләмендә иң алдынгы районнарның берсенә әйләнде.



Булачак ирем Ядкарь белән мине әниләребез таныштырды. Мәш килеп төзелеш эшләренә чумып яткан бер мәлдә Чистайдан әни шалтырата. Шушы араларда сиңа бер егет килер, яхшылап сөйләш үзе белән, ди. – “Нәрсәгә?” – дигәч, – “Яшең бара, башлы-күзле булырга вакыт”, – диде. Килеп керде бер чибәр егет. Озын буйлы, ул чакта бик модада булган ак нейлон күлмәктән бу. (Соңыннан, инде өйләнешкәч, минем белән танышырга энесенең күлмәген киеп килгәнен әйтте ул.) Чистайда сәгать заводында җитештерү бүлеге мөдире булып эшли икән. Матур гына сөйләшеп утырдык. “Ниләр эшләргә уйлыйсыз, киләчәккә планнарыгыз нинди?” – дип сораштырган булам. “Менә киләчәктә Чистайда синең белән бергә яши башларга исәп”, –  димәсенме! “Юк, – мин әйтәм, – Чистайда булмый”, – дим. Бер тын дәшми торды да: “Ул  чакта син үзең хәл ит”, – ди. Берәү булса борылып чыгып китәр иде! Ошады егет! Озакламый туй ясап, Лаешта яши башладык. Ул чын кеше иде! Саф күңелле кеше! Мөселманның да мөселманы! Балаларыбызны да тәртипле, чиста, намуслы булырга өйрәтте. Минем иң беренче таянычым булды.



Обком секретаре Фикрәт Табиев көчле җитәкче иде! Мин дә эш алымнарымны аныкыча итеп оештырырга тырыштым. Бер вакыйга истә. 1978 елда республикада игеннәр каерылып уңды. Ә урып-җыю һаман сузыла! Күк, әйтерсең, тишелгән: яңгыр чиләкләп коя. Басуларга бернәрсә белән дә керерлек түгел. Инде октябрь. Шулай да бер төнне шоферым белән басуларны карап йөргәндә, җыелып торган сулар бераз кимегәндәй тоелды. Күктә ай, йолдызлар да күренде. Җиле дә бар. Төнге өчтә тревога игълан иттем: “Җитәр кул кушырып утырырга! Уңышны җыюга керешәбез!” Бабайларның сыналган алымын кулланырга булдык. Кулга чалгы, урак алабыз, хатын-кызларны көлтә бәйләргә өйрәтәбез. Шунда берочтан комбайннарны да тарткычлары белән басуга чыгарып, көлтәләрне кул белән комбайн “авызына” салабыз. Обкомга сводкалар китә башлагач, безгә ышанмадылар. Бу хәбәр обком секретарена да барып ирешә: Табиев үзе тикшереп кайтырга уйлый. Яңгырлар аркасында республика тик утыра, Дәүләтшинада урып-җыю бара... Мин “Нармонка”да чакта ул туп-туры Столбище совхозына килеп төшкән. “Табиев кырларда йөри!” дип телефоннан хәбәр иттеләр. Итектән, плащтан, танкист шлемыннан килгән өлкә комитетының беренче секретарен берәү дә танымаган, әлбәттә. Ә ул комбайнга көлтә биреп торган хәтта! Ул көннәрдә өстәлемдәге календарьга чарасызлыктан: “Ява да ява... Алга таба инде нишләргә?” – дип язып куйганмын. Соңыннан, инде Табиев киткәч, карасам – Фикрәт Әхмәтҗанович җавап язып калдырган: “Син һәрчак дөрес юлны таба белдең!”  



Совет хатын-кызлары комитеты рәисе Валентина Терешкова янына киттем. Татарстан Югары Советы Президиумы Секретаре булып эшли башлагач, хатын-кызлар проблемаларын чишәрлек оешма булдырасым килде, Мәскәүдән тәҗрибә туплап кайтырга хыялландым. Авыл районнарындагы хәлләрне белеп, күреп торам бит инде: тормышлары җиңел түгел. Бөтен эшне җигелеп тарталар. Хезмәт өчен уңай шартлар юк. Түбән Кама “Нефтехим”, “Шина” заводларындагы, “Оргсинтез”, “КамАЗ”дагы зарарлы цехларда эшләүче хатын-кызларны исәпкә алып тикшерә башладык. Менә нигә туа икән ул гарип балалар!.. Эш шартларын яхшырту турындагы фикер, минем башта зурая-зурая,  хатын-кызлар мәнфәгатен яклаучы оешмага кадәр үсте. Идеяләремне системага салып килгән идем. Эшне түбәннән, авыл, район, шәһәр советлары каршында хатын-кызлар советлары оештырудан башларга кирәк икәнен чамалыйм үзе. Әмма Валентина Терешкованың регионнардагы проблемаларны чишү тәҗрибәсе юк икән, аның оешмасы халыкара юнәлештә эшли булып чыкты. Ул минем тәкъдимнәрне хуплап кына калмады, киләчәктә безнең тәҗрибәне дә өйрәнәсе килү теләген белдерде. 1985 елда Республика хатын-кызларының I съездында Татарстан Хатын-кызлары комитетын сайладык. Анары инде Комитет конкрет эшләргә күчте. Аның төп максаты – предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызларга хезмәт урынында уңай шартлар тудыру иде. Югары Советның даими комитетлары белән берлектә интернатларны, бала табу йортларын, картлар йортларын да күзәтчелеккә алдык, йөкле хатыннарны зарарлы цехларда эшләүдән азат иттек. Комитет әгъзалары үз эшенең чын осталары иде! Безнең эш тәҗрибәсен өйрәнергә күрше төбәкләрдән, хәтта союздаш республикалардан килә башладылар. 80 нче елларда республикада йөзләгән хатын-кызлар советлары эшләде. Без беренчеләр идек!

Кызларымны декрет ялы алмыйча үстердем. Аның өчен үзенә бер көч, акыл, куәт, түземлек кирәк. Иремә, әниемә рәхмәт – алар булышты! Лилиямне тудыргач: “Дәүләтшина кызын буразнада гына тапкан икән” дигән сүзләр йөрде хәтта районда. Диләрәмне тапканда инде мин райкомның беренче секретаре идем! Күз алдына китерәсезме, райком секретарена ничек бәби табарга да, ничек ялга китәргә?! Халык ни әйтер? Яшь тә бар бит: 39! Басуларны карап йөргәндә... Табиев үзе шул темага кереп китте. “Соң туган балалар, киресенчә, талантлы була, Дәния (ул миңа шулай эндәшә иде), мине әнием 44 яшьтә тапкан”, – ди.  Урып-җыю йә язгы чәчүдән соң ял ала торган гадәтемне белгәнгә, отпускыга җыенуымны әйткәч, бюро әгъзалары аптырап калды. Сәбәбен белгәч, бөтенләй өнсез калдылар. Махсус тектергән кримплен костюмнарым минем буемны оста яшергән икән – сизмәгәннәр дә! Ике көннән бәби таптым. Атна-ун көннән мин инде кабат эшемдә идем. Кызларым акыллы, тәүфыйклы булып үстеләр, икесе дә табиб һөнәрен сайладылар. Матур гаиләләре бар.
Һәр якшәмбе зур бәлеш пешерәм. Иң күңелле көн ул. Кияү-кызларым, оныкларым килә. Моның үзенә күрә сере дә бар. Бер-берсен белсеннәр, туганлык хисләрен сакласыннар, дим. Халкыбызга хас асыл сыйфатларны балаларга сеңдерәсем килә. Туган телебездә сөйләшсеннәр, итагатьле, әдәпле булсыннар, эш белеп үссеннәр. Безнең өйдә “мама”, “әни”, “дәү әни” дип түгел, “әнием”, “дәү әнием” дип сөйләшәләр. Үзем әби-бабай тәрбиясендә үсеп, шулардан күп нәрсәгә өйрәнгәч, бу традициянең дәвам итүен теләдем. Кызларыма биреп бетерә алмаганны оныкларыма бирәсем килде. Һәр гаиләдә өлкән буын тәрбиясен алган ике-өч онык булса, җәмгыять өчен кирәкле гражданнар үсәчәк!      



...Сүз үзеннән-үзе оныкларга барып тоташа. Менә-менә, мәктәбеннән кайтышлый, Гүзәл кереп чыгасы икән. “Әйттем әле, гел компьютер янында күп утырма, күзләреңне бетерәсең, аннары калын пыялалы күзлектән йөрерсеңме, дидем”. Дания Салиховна яратып та, горурланып та әле бер, әле икенче оныгын искә төшерә.
– Ләйсән белән Гүзәл Барби курчаклары белән уйнап, шушында үстеләр инде. Син безне ипләп кенә идән юарга да, башкасына да өйрәттең, диләр. Дәү әнием кебек буласым килә дип әйтүләрен ишетү ничек рәхәт икәнен белсәгез икән!.. Чисталык-пөхтәлек яраталар, пешеренергә әвәсләр, чип-чиста итеп татарча сөйләшәләр. Күз тимәсен, кызлар булдыра.
–  Тулы ирек бирәм аларга. Ялгыша-ялгыша, үзләренчә эшләсеннәр, дөрес чишелешне дә үзләре тапсын. Соңыннан эшнең нәтиҗәсен генә тикшерәм мин.
– Камил бәләкәйдән үк миндә булды. Белмәгән эше юк! Үзе чаңгычы, үзе баскетболчы. Әтисенә, Фәриткә охшап, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара... Техника җене кагылган егеткә. Тегесен рәтли, монысын ямый, ремонтлый, төзәтә. Утынын да яра, мунчасын да яга, бакчада да эшли...
...Телефон шалтырап, сүзе өзелә. Хәер, ул телефон тынып та тормый бугай. Элемтәдә – Чистай шәһәр хакимияте. Якташлары Дания Салих кызы Дәүләтшинаның матур юбилее якынлаша бит. Бәйрәм хәстәрен күрүләре... Телевидение, газеталар да Дания Салих кызын эзли. Әйе, һәрвакыттагыча, ул барысына да кирәк! Һәм ул бөтен барлыгы белән аларныкына әйләнә. Елмаеп, җайлап, яратып, ихластан сөйләшә. Көлеп җибәрә. Шаяртып ала. Көлдерә. Кем өчен дә якын булып кала белгән үзебезнең Дания апа бит ул!

ТОРМЫШ ФӘЛСӘФӘСЕ


Гомерем буе гади халыкка якын булдым. Ходай Тәгалә аңа шулкадәр акыл биргән!.. Сөйләшүләрен генә тыңласаң да, исең китәрлек: түгәрәк-түгәрәк сүзләр әйтеп куялар. Һәм шул күңелгә кереп кала икән бит!

Шушы яшькә килеп җитү – үзе бер бәхет. Таныш-белешләр: “Без больница юлыннанкайтып кермибез. Бөкрәеп беттек, таякка калдык. Син ничек шулай бер дә үзгәрмисең?” – дип аптырыйлар. “Миңа больница кирәкми, чиремнеүзем дәвалыйм”, – дим. Үземне генә түгел, балаларымны, оныкларымны да. Әниләре табиб булса да, дәү әниең яхшырак дәвалый, дип, оныкларны миңа китерәләр. 

Мәскәүгә барган саен кызыклы тарихи шәхесләр белән очраша идем. Космонавтлар Юрий Гагарин, Герман Титов, Валентина Терешкова, язучы Чыңгыз Айтматов, шагыйрь Рәсүл Гамзатов...

Мин кешеләрне яраттым! Кемнәрне диген! Сыер савучыларны, бозау караучыларны, механизаторларны, агрономнарны... Алар телен аңлап, алар телендә сөйләшә идем. Эшкә иртәнге өчтә чыгып китәм. Дүрттә инде мин авылларда. Кайчак шулай да була, колхоз рәисләрен уятып йөрим, сыер савучыларны ферма ишеге төбендә каршы алам! Шелтәләп тә ташлыйм үзләрен. Кызлар, дим, сыерның сөт бирә торган вакыты – иртәнге 4, соңга калсаң, ул сөтен биреп бетерми! Ә алар минем иртә таңнан шулай йөри алуыма гаҗәпләнә. Бөекбритания Премьер-министры Маргарет Тэтчер, әнә, нәрсә дигән: “Ышандырып әйтә алам, төнлә дүрт сәгать йоклый алсагыз, шул җитә: бернинди кыенлык кичермәячәксез. Мин кайчак тәүлегенә сәгать ярым гына йокладым”. Миңа да бу туры килә!

Яшьрәк чагым булса, мин бизнеска китәр идем. Әллә ниләр майтарырмын кебек! Хатын-кызларны да үз артымнан ияртер идем. Без булдыра алмаган эш юк ул.

Иң беренче исәнлек кирәк кешегә! Әгәр үз өстемдә эшләмәсәм, сәламәтлегем болай булмас иде. Инде 30-40 еллап йога белән шөгыльләнәм. Үземә килештереп, дәвасын да таптым, һәр очракка – баштан табангача. Комплексны һәр әгъза өчен үзем сайлап, уйлап табып, һәр көн шөгыльләнәм. Йога дисциплинага, дикъкатькә өйрәтә.

“Айда гына танышлары юк бугай”. Минем хакта шулай диләр икән. Мин һаман кемнәргәдер кирәк. Миңа киңәш сорап, ярдәм сорап киләләр, шалтыраталар. “Мин шуның кызы”, “Мин шул механизатор, сыер савучы баласы, булышса, Дания апаң булышыр, бар шуңа, диделәр”... Элек үзем эшләп киткән районнардан, танышлар да, таныш булмаганнар да... Мин башкача булдыра да алмыйм. Бөтен барлыгым тормышны, кешеләрне яратуга кайтып кала. Башкаларны бәхетле итә алучы иң бәхетле кеше ул.
Авылны бик сагынам! Кешеләрен сагынам. Эшләгән районнарымны сагынам. Ностальгия! Татар авылларында олы яшьтәге апалар белән үзебезчә, татарча сөйләшеп йөрисем килә.     
  
 
     


       

   

         




   
       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар