Логотип
Шәхес

Син булганда...

Ул – Маммология үзәге җитәкчесе, танылган маммолог-хирург. Хатыны, балалары өчен өзгәләнеп, чиксез мәхәббәте белән җил-давыллардан саклап торучы кайгыртучан ир һәм әти...

Ул – Маммология үзәге җитәкчесе, танылган маммолог-хирург. Хатыны, балалары өчен өзгәләнеп, чиксез мәхәббәте белән җил-давыллардан саклап торучы кайгыртучан ир һәм әти...

Безгә аларның барысын бергә җыеп сөйләшү насыйп булмады. Гаилә башлыгы – һәр минуты исәптә булган күренекле маммолог-хирург. Кызлары – Лондонда. Улларының көне мәктәп белән Спорт сарае арасында уза.

Бу гаилә белән танышуны хуҗабикәдән башлыйк дигән идек тә, ә ул әнә: «Башта ирем белән сөйләшегез», – дип, юлыбызны исеме ил чикләрен үтеп, дөньяга тарала башлаган Республика онкология клиник хастаханәсенә борды.

...Дивар буйлап тезелгән урындыкларда – табибның соңгы сүзен көтеп, тын калган хатын-кызлар. Коридорда алма төшәрлек тә урын юк. «Сез кем янына?» – дип кызыксынам.

– Хәсән Маратовичка, – ди озын чиратның ахырында утыручы яшь кенә ханым. – Минем арттан булырсыз. Иртәрәк килеп җитә алмадым, – ди ул, уфтанып. – Ерактан килдем. Марий Иленнән үк. Танышым биредә дәваланды. Безнекеләр: «Соң инде», – дип Казанга җибәргәннәр. Шушы Маммология үзәгенә килеп табиб Гобәйдуллинга күренгән. Ул карап тикшергәннән соң, операция көнен билгеләгән. Менә бер ел инде кайгы-хәсрәтсез яши, күкрәген дә саклап калган.
Их-х, миңа да булыша алса икән... «Булышыр, – дим, – һичшиксез булышыр». Ул, чиратсыз алга үтүемә кәефе кырылыпмы, мине канәгатьсез карашы белән озатып кала.

Аның кул астында – авыруларны үлемнән алып калу өчен медицинаның иң алдынгы ысулларын файдаланучы гаҗәеп кешеләр. 

– Көтәләр анда Сезне, – дим, маммолог-хирург Хәсән Марат улы Гобәйдуллин янына керүгә.
– Көн саен шундый хәл, – ди ул. Сүз үзеннән-үзе хатын-кызны ут йотарга мәҗбүр иткән күкрәктәге яман шеш авыруларына барып тоташа. Хәер, гомерен шушы чиргә каршы көрәшкә багышлаган табиб тагын ни хакта сөйләсен инде?! Менә хәзер дә ул үзе минем белән сөйләшә, ә уйлары һаман аны зарыгып көтеп утыручыларда... Һәркайсын тыңлап, карап чыгасы бар, дәвалауның иң дөрес юлын табасы. Үзебезнекеләрне генә түгел, ераклардан да килгән авыруларны кабул иткәннән соң, ул операциягә кереп китәр. Аларның һәркайсы – катлаулы, һәркайсы үзенә күрә кабатланмас. Елына 250 шәр операция ясаган хирург, уңышлы чыгасына иманы камил булмаса, операция өстәле янына килеп тә басмый.

– Иң авыры нәрсә, операцияме? – дим.
– Иң авыры – хатын-кызны операциягә күндерү, – ди ул. – Бу аларны куркыта. Сөйләшә-аңлата башлагач кына ризалашалар. Медицинага бит көннән-көн алдынгы ысуллар керә бара. Инде операция вакытында да берьюлы ике эш башкара алабыз: шешне алуга, шундук имплант куябыз. Мондый ысул белән операцияне илдә беренчеләрдән булып без ясадык.


Белем артыннан – Европа илләренә

– Сезгә бирелгән бүләкләрме? – дибез, дивардагы дистәләгән дипломнарны күздән кичереп.
Ул өстәл тартмасыннан тагын бер дистә сертификат-дипломнар чыгара. «Монысы Италиядән, монысы Испаниядән, монысы Германиядән кайтканы...» – дип санап китә. Кайларда гына, нинди генә илләрдә булмаган, нинди генә дәрәҗәле мөнбәрләрдән чыгыш ясамаган икән ул! Укыган да, белемен дә күтәргән, тәҗрибә дә туплаган. Һәм боларның барысына эшне ахырынача һәм бары сыйфатлы итеп башкару нәтиҗәсендә ирешелгән. Һәр операция аның йөрәге аша узган. Операцияләрнең һәркайсы уңышлы үтсен өчен никадәр көч, белем, тәҗрибә, сабырлык кирәклеге аңлашыладыр инде, минемчә... Дөрес, гадәттән тыш хәлләр дә булгалыйдыр.  Тик табиб бу хакта сөйләргә яратмый.

Ул Маммология үзәгенә институттан соң – интернатура, аннан ординатура тәмамлап, Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенең онкология бүлегендә эшләп килә.

1999 елдан бирле шушында. Үзәкне җитәкләргә алынуына да азмы-күпме тупланган эш тәҗрибәсе булышкандыр. Ә менә 2011 елдан – түләүлегә әйләнгән Маммология үзәге җитәкчесе.

– Бездә белгечләргә эләгүе кыен түгел, – ди җитәкче. – Гадәттә, табибка кереп җиткәнче бик күп анализ тапшырырга кушалар. Ул яктан бездә уңайлы – барысы да үзебездә башкарыла, хәтта иминият полисын да сорамыйбыз. Шунлыктан читтән килүчеләр дә шактый.

Ул ясый торган операцияләр — уникаль. Хирург хатын-кызны яман шештән коткарып, үлемнән генә саклап калмый, имплант ярдәмендә яңадан тормышка кайтара.


Ул кечкенәдән үк табиб булырга хыялланган. Башка уй  башына да кереп карамаган. Әңгәмәдәшем шулай ди. Бәлки, Яшел Үзән районының үзәк хаста-ханәсендә озак еллар гинеколог булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыккан әнисе Наҗия апаның да йогынтысы булгандыр. Шәфкатьлелек һәм шуның белән бергә ирләргә хас тәвәккәллек тә, кырыслык та бар аңарда.

Ачлык елларында бабаларының Үзбәкстан якларына күчеп китүе, аннары тормышлары рәтләнә башлагач, әнисе туып-үскән Яшел Үзән районына кайтып урнашуы хакында бик еракта калган якты-кадерле истәлек итеп сөйли ул. Кечкенә Хәсәнгә әле ул чагында нибары алты яшь була. Аннан соң... уку еллары, урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Казан дәүләт медицина институтына укырга кергән бәхетле көннәр... барысы да матур бер хатирә булып артта кала бара. Әмма берсе дә онытылмый.

Әнә ул, 3 нче курста укучы студент егет, Яшел Үзән­нән Казанга барырга электричка көтә. Платформа тулы аның кебек яшьләр. «Шунда бер кызга күзем төште, – дип елмаеп искә ала ул. – Чибәр, зифа буйлы... Бик ошаттым. Танышып киттек. «Үзем дә төшеп калганнардан түгел, – ди дә көлеп җибәрә. – Ике еллап йөргәннән соң, өйләнештек. Бергә яши башлавыбызга тиздән чирек гасыр була. Мин аны һаман яратам, бик яратам», – ди ул хисләренә бирелеп.

– Мәхәббәтнең мәңгелек булуына ышанасыз алайса?
– Ышанам...

Хатыны Лилия Миңнехан кызы турында ул сәгатьләр буе сөйләргә дә әзер.

– Озак еллар банк өлкәсендә эшләде. Хәзер өйдә, – дип дәвам итә гаилә башлыгы. – Ул өйдә булганда, күңелем тыныч. Чыгып китәм, ул – өйдә, кайтып керәм – ул өйдә! Миңа аның белән җиңел, рәхәт. 
Күпме яшәп сүзгә килешкәнебезне дә хәтерләмим. Ул әйбәт хуҗабикә, аш-суга оста. Бер эшкә тотынса, туктатам димә. Өчпочмагын да пешерә, бәлешен дә сала. Кыяр-помидор тозлый башласа, бөтен дөнья банкалар белән тула. Эшкә алып китеп өләшәм аннары. Ашап бетерерлек кенә түгел.

Лилия, рәхәтләнеп, дөньяларын оны­тып, ире, балалары турында сөйли...


Бөтен мәхәббәтен, яратуын бер сүзгә салып, хатынына «Матурым» дип эндәшә. Өйнең һәр почмагы саен мәхәббәт җылысы бөркелеп торган җитеш-тату гаиләдә ике бала үсә. Хәер, кызлары Дания инде күптән әти-әни оясыннан очып киткән. Аңа хәзер 22 яшь. Ул – мөстә­кыйль, тәвәккәл һәм кулы нәрсәгә тисә, шуны булдыра торган. Заманында – моннан ун еллар чамасы элек «Яшел Үзән шәһәренең нәни гүзәле-2004», «Европаның нәни гүзәле-2004», «Дөньяның нәни вице-принцессасы», «2004 елның иң атаклы туташы»... Әйе, әйе, Лилия һәм Хәсән Гобәйдуллиннарның кызы Дания Гобәйдуллина­ны без әле үзебезнең журнал тышлыгында да биргән идек. «12 яшьлек кыз балага таң калырлык мондый биеклекләргә ирешү өчен, әйткәнебезгә өстәп, һичши­ксез, тырышлык, сабырлык һәм ихтыяр көче дә кирәк», – дип тә язганбыз әле.
– Хәзер ул Лондонда, магистратурада укый. Финансист-аналитик булачак. Һәм КФУның юридик факультетында читтән торып белем ала, – ди әтисе горурланып. – Ул Казанда төрек лицеенда укыды. Бүген төрек, испан, инглиз һәм татар телендә сөйләшә.

Уллары Данис 9 нчы сыйныфта укый. Сәләте торган саен ачыла бара. Егет җиңел атлетика белән шөгыльлә-нә. Озын дистанцияләргә йөгерә икән. Димәк, анда көч тә, сабырлык та җитәрлек. Былтыр яшүсмерләр арасында илкүләм уздырылган ярышта ул 14 нче урынны яулаган.

Сәнгать мәктәбен тәмамлаган Данис табигать күренешләренең гаҗәеп мизгелләрен мәңгеләштерә.
– Ял көннәрендә өйдә утыру эләкми безгә, – ди Хәсән Марат улы. – Ул безне йә табигатькә алып чыгып китә, йә шәһәргә. Чаңгы шуабыз, ул сноубордта чаба, фотога төшерә. Аннары аларны интернетка урнаштыра. Калганын Лилия үзе сөйләр, – ди табиб, сөйләшүнең тәмам булуына ишарәләп. Сизелеп тора: күңеле белән ул инде ут йотып утырган авырулары янында.
 

«Ул – безнең гаиләнең җаны»

Кызлар шикелле җыйнак гәүдәле ханым үзе дә бала сыман гына. «Хәсәннең дә эштән кайтып бусагадан атлап керүгә беренче әйткән сүзе шул», – дип елмая Лилия. – Сылуым, кошчыгым дигән була. О-о-о, өйдә нинди хуш исләр... – ди. Күтәрә белә ул күңелне.

Ул кайтып керүгә өйдә бөтен нәрсә хәрәкәткә килә. Җор телле, шаян. Күңел төшенкелегенә бирелеп, җебеп утырырга юл куймый безгә». Без аңа сорау да бирмибез. Лилия дә Яшел Үзәннән. Финанс-икътисад институтын тәмамлап, шактый еллар банк системасында эшләгән. Кассирдан банк идарәсе башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгән ханым, уңышның сере бары үзеңнән тора ди. Һәм дөрес әйтә. Аңа берәү дә булышмаган, ул барысына да үзе ирешкән.

Алга таба да тыныч кына эшлисе дә, эшлисе иде дә бит... Лилия ханым кинәт тукталып кала. ...Аннан сүзен янә иренә күчерә. Ничек танышканнар, ничек табышканнар... Бер-берсен ничек ярата алар!..

25 ел гомер иткән кешеңә карата мәхәббәтне бүген гашыйк булгандай сакларга кирәк бит, ә?!.
Без гәпләшкән арада телефон шалтырый. «Ирем, – ди телефонын куйгач Лилия. – Даруыңны эчтеңме дип сорый. Сине тормыштан да ныграк яратам ди. Көн саен шалтыратып шулай ди», – ул моңсуланып китә.
Лилия моннан берничә ел элек, каты авырып, 20 көн комада ята. Яраткан эшеннән китүенең сәбәбе дә шул. «Хәсән эшләргә кушмый, – дип аңлата хуҗабикә. – Бөтен игътибарым иремә, балаларыма хәзер. Балаларым өчен борчылам: үз юлларын табарлармы? Бәхетле булырлармы? Илләр генә тыныч-имин булсын».

Әни кеше юкка хафалана. Бары ярату телендә генә аңлашкан гаиләдә тәрбияләнгән балаларга киләчәккә ишекләр инде күптән киң итеп ачылгандыр.
– Дания кечкенәдән биюгә йөрде, Европа бәйгеләрен­дә катнашты, – ди Лилия. – Бүген ул Лондонда, иң шәп дип йөртелгән биш уку йортының берсендә белем ала. Телләр белә, миннән шәбрәк итеп татарча сөйләшә.
Юк дип әйтә белми. Ул – әтисе кызы. Данис белән алар бик дуслар. Көн саен скайп аша аралашалар. Бер-берсе өчен үлеп торалар.

Теләсә кайсы хуҗабикә кызыгырлык болындай зур кухняда – түргә менеп кунаклаган суыткычның ишегендә дә кәгазьгә язып эленгән «яратам» сүзләре... Шулай инде. Ярату ташып торган гаиләдә ничек инде бала бәхетсез булсын?! Баланың алдагы көне әти-әнинең мөнәсәбәтенә нык бәйле. Бу хакта азга гына да истән чыгарырга ярамый.
– Данис та әтисе шикелле табиб булам ди. Авырый башласам, янымнан китми. Сораштырган була, кай җирең авырта, ничек авырта. Аннары дару китерә, массаж ясый башлый. Укуын әйбәт укый, спорт белән шөгыльләнә. Шөкер, балалар бер проблема да тудырмый, – ди ул аларның уңышлары өчен ихлас куанып. – Даниянең йөргән егете дә бик әйбәт. Бер кайтуында шалтырата шулай: «Тәрәзәгә кара әле», – ди. Инде төн уртасы җитеп килә иде. Дания белән икәүләшеп йокы бүлмәсендәге тәрәзәгә капландык.

Кара­сак, җиргә утлы шәмнәрдән «Мин сине яратам!» дип язып куелган. Яшьләр мәхәббәтләрен матур итеп аңлата белә шул. Без өйләнешкәндә барысы да күпкә гадирәк иде. Танышуыбызга ук әниемә роза чәчәкләре күтәреп килде Хәсән. Әниемне бик хөрмәт итә ул. Очрашсалар, сөйләшеп сүзләре бетми. Кайчак шаяртып: «Аерылыша калсак, әнине – минем әнине – сиңа бирмим», – дип шаярта. Әни дә аны үз баласыдай күрә. Икең дә яхшы булганда гына бит ул! Безнең беркайчан ачуланышкан юк. Миллионга бер ул минем Хәсән! Ирем янәшәдә булганда миңа берни дә куркыныч түгел, мин аның белән бәхетле! Чын мәгънәсендә ир кеше ул. Бер генә нәрсәгә үкенәм: ике генә бала тапканмын. Дүртне, бишне табасы калган...

Аңа ниндидер бер карарга килү өчен дүрт секунд вакыт җитә.


Бер-берсен яратышып гомер кичкән, бер-берсен ярты сүздән аңлаган, бер-берсе турында сокланып сөйләгән парлар, Лилия әйтмешли – миллионга бер! Андыйлар хакында: «Никахлары күктә язылган...» – диләр. Лилия белән Хәсән Гобәйдуллиннар да шулар исәбендә...


Киңәш
* Дөрес яшәү рәвеше алып барганда, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашаганда (мәсәлән, петрушка составында яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый торган матдә бар) чир азмый калырга мөмкин. Әмма бу дәвалауны алыштырмый. Елга бер тапкыр маммологка күренергә кирәк! 

* Күкрәк формасы бозыла дип, баласын имезүдән баш тарткан хатыннарга да киңәшем бар: баланы тилмерт­мәгез, күкрәктәге үзгәрешләр балага узгач ук башлана. Имезү күкрәккә тәэсир итми.

* Соңгы вакытта күкрәк формасын үзгәртергә теләүчеләр дә бик күп. Кайсы кечерәйтүне, кайсы зурайтуны сорый. Зыянлымы бу? Профессиональ клиникада эшләнгәндә мондый «төзәтмә» зыян китерми. Бездә андый операцияләр алдыннан пациент җитди тикшерү уза. Шик бар икән – ясамыйбыз гына. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар