Логотип
Шәхес

Марат Бәшәров турында 15 кызыклы факт

Россия кино һәм театр актеры, телевизон алып баручы, Татарстанның халык артисты Марат Бәшәров тормышыннан кызыклы мәгълүматлар


1. Балачагында татар телендә җырлаган, балалайкада уйнаган.  Анда уйнарга өйрәнү өчен әнисенә импортлы кроссовкаларын сатарга туры килгән.
2. Балык тотарга ярата. 
3. Стажлы спортчы. Теннис, хоккей уйный. Балачакта профессиональ хоккейчы булырга тели, әмма сәламәтлеге аркасында бу хыялын чынга ашыра алмый. Әмма һәр җомга саен дуслары белән җыелып хоккей уйныйлар. 
4. Эчүен ташлар өчен ике тапкыр кодлаштырылырга омтылыш ясый. Беренчесендә зур акчалар түгеп, им-томчыга бара, әмма шарлатанга юлыга, икенчесендә тире астына «торпеда» тектермәкче була, әмма, операция өстәленә яткач, йөрәк тибеше начар дип ясамыйлар. Ул үзе алкоголь миңа яшәргә комачауламый дип саный. 
5. Еш гашыйк була. Әмма бер төнгә генә түгел. 
6. Институт мәхәббәтен актриса Татьяна Шитованың туенда аның шаһите була. 
7. Беренче машинасы – жигули.  Ул аны «Белочка» дип йөрткән. 
8. 12 яшендә дачада  үзенә агач кровать ясый. Ул әлегә кадәр дача йортларында тора. 
9. Дачаларына әнисе үлгәннән соң 8 ел буе бер дә барганы юк. « Барырмын да, аннан китә алмам кебек», – ди.
10 . Әнисе, Роза ханым, бик дини була. Дүрт тапкыр хаҗга бара. Оныклары аны «Нәнюся» дип йөриләр. 
11.  Марат Бәшәров МГУның юридик факультетын ташлап Щепкин исемендәге театр училищесенә укырга керә. 
12. Укыган вакытта рекламаларда төшеп һәм кием кибетендә каравылда торып акча эшли. 
13. Ике баласы бар кызы Амели һәм улы Марсель 
14. Туган көнендә котлаулар кабул итәргә яратмый. Бу көнне ялгызы уздыра. 45 яше тулган көнне кызы Амели белән балыкка киткән. 
15.  Марат Бәшәровның беренче хатыны Елена Ислам дине кабул итә. Әмма бу гына гаилә саклап кала алмый. Актер өч тапкыр өйләнеп аерыла. Элекке хатыннары аны эчүдә һәм кул уйнатуда гаепли.


Мәгълүматлар төрле матбугат чараларыннан җыелды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар