Логотип
Шәхес

​Җиләкле төш (Хәниякәемә)

Мин уяндым: тәрәзәмдә нурдан – 
Әллә кояштанмы, әллә синнән?! 
Төшләремә кердең, бәгырь, бүген 
Җилләр кочып куйды сыман иңнән... 
Зәңгәр күлмәгеңне кигәнсең дә, 
Яшел тугаеңа килгәнсең, 
Тузганаклар җыеп, башкаеңа 
Сары такыялар үргәнсең. 
«Нихәл, дустым! – дисең. – Кайттым менә 
Сагындыра болын-суларым... 
Исләре үк башка – бигрәк якын 
Җанга газиз яме боларның. 
Туган якның бер җиләген капсам, 
Тәме торыр иде ирендә. 
Туган йорт та минсез нурсыздыр шул – 

Әни керми киткән өенә...» 
Иелгән дә болын үләннәрен 
Берәм-берәм күздән үткәрә. 
Моңсуланып карап куя аннан 
Күлмәге күк зәңгәр күкләргә. 
«Хәниякәй, син һаман да шул ук 
Матур икән – нурлы карашың!» 
«Әй!» – дисең дә никтер чеметкәләп 
Куясың син битең алмасын. 
Мактауларга исең китми кебек: 
Башка уйлар синең башыңда. 
Зәңгәр күлмәк, сары такыядан 
Көлеп торасың син каршымда. 
«Сез нихәл соң? – дисең. – Иминлекме, 
Ниләр язып, ниләр кыласың?» 
«Сабырлыгын бирә Аллаһым да 
Сынауларга диеп – сынмасын... 
Китап яздым. Синең истәлекләр 
Керде анда. Бүләк итәрмен». 
Хәниякәй бер елмаеп куйды: 
«Ярый, ярый ,дустым, көтәрмен». 
«Бакчабызда 5 җиләгем пешкән: 
Сиңа бирәм. Кабып карачы!» 
Мин уяндым. Фани дөньялардан 
Ерак мәңгелекләр арасы... 
Хәниягә дигән җиләкләрне 
Бирдем – ирем сузган учкаен. 
Сагындырып төшкә керде, халкым, 
Җиләк эзләп йөргән кошкаең... 

30.05.2019 
Хәниякәемнең бүген туган көне! Төшемә кереп булса да сөендергәнең өчен рәхмәт, җаным! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар