Логотип
Шәхес

Илһам Шакировка гашыйк идек!


Без мәктәптә укыганда Илһам Шакировка үлеп гашыйк идек! Аның турында кайда, нәрсә язалар – барысын җыеп барабыз, унберәр җыр язылган пластинкаларын кат-кат тыңлыйбыз, «Илһам» – дөньяда иң матур исем тоела. Яраткан җырчыбыз турында дөньяларны онытып сөйләшәбез. «Азат хатын» журналының март санында җырчының көлеп торган фотосын күреп, әниләрне, апаларны котлап язган сүзләрен дә укыгач, тәмам сихерләндек. «Үзе дә, котлавы да, почеркы да матур», – дип, татар теле укытучыбыз Гөлсем апа да соклануын яшермәде. Безгә җитә калды: тәмам җыр дөньясында яши башладык. 

– Кызлар, бүген радиодан Илһам «Сәрвиназ»ны җырлады! 

– Ә миңа аның «Әдрән диңгез»е ошый! 

– Миңа – «Сарман вальсы»! 

– Аның концерт костюмнарын күрсәгез!.. 

– «Идел» инструменталь ансамбле үзе генә ни тора! 

– Ул җырчы гына түгел, композитор да! «Сәлам сезгә, сәлам!», «Гөлмәрьям», «Һаман да истә»ләргә  көйне Илһам Шакиров язган! 

Шундый «мәхәббәтебезне» тоеп торган классташ малайлар Илһам Шакировтан көнләшә үк башлады хәтта! Ачулары килеп: «Илһам Шакировка сез генә кирәктер инде!» – дип төртмә телләнделәр. 

Ә «Идел буе каеннары» җыры чыккан гына мәлләр бөтенләй әллә ни иде инде.  Җырның сүзләрен блокноттан блокнотларга күчереп алабыз, тәнәфесләрдә  шул җыр ритмына боргаланабыз, баянчы егетебез Рәшиткә «Идел буе каеннары»н уйнарга кушып и-и ялынабыз, җырчы исемен күтәреп йөргән кызлар исә смотр концертларында ул җырны һичшиксез үз репертуарына кертә... 

...Җәйге челлә. Шоколад төсләренә кереп, мәктәп практикасы өчен бүлеп бирелгән чөгендер җирен эшкәртәп ятабыз. Шунда, йөрәкләрне иләсләндереп, безне хыял диңгезендә йөздерердәй, күкләргә очырырдай хәбәр алып килделәр: бүген кич Аккүз клубында Илһам Шакиров концерты! Сөенеч тә (ниһаять, тере Илһамны күрәбез!), үкенеч тә (нигә бездә түгел, күрше авылда?!), ышанып бетмәү дә (хак сүз микән соң?..), бераз икеләнү дә (көтү кайтып, сыерлар савылмыйча, концерт барыбер башланмый, күрше авылга җәяү барасы: әти белән әни җибәрәме-юкмы әле...) бар иде күңелдә. 

Юк шул, баралмадык. Мине дә, дус кызым Гөлшатны да өйдәгеләр җибәрмәде. Караңгыда ничек кайтасыз, әллә ни булыр, имеш. Ә Гөлшатка әтисе: «Илһам Шакировның рәсемнәре бик күп синдә, пластинкасын куй да, фотоларына карап, җырларын тик тыңлап утыр», – дигән. 

Гөлсинә, Фәнүзә, Рамиләләр – барды менә! Икенче көнне һушлары китеп сөйләделәр! Ышаныр-ышанмас кына барган идек, клуб тирәсендә гөж килгән халыкны, «Идел» ансамбле егетләрен күреп, эчкә җылы керде, диләр. 25 җыр җырлады, дип, һәркайсына аерым тукталып, Илһам Шакировның әле ак костюмнан, әле кара күлмәктән чыгуларын тасвирлап, җырчының кул хәрәкәтләрен, дирижерлык итеп алуларын, җырларындагы борылмаларын, елмаюларын, әйткән сүзләрен берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә искә төшерделәр – авызларыбызны ачып тыңладык. Бәхетлеләр! Шунда: «Мин барыбер кайчан да булса Илһам Шакиров концертын караячакмын!» дип күңелемә беркетеп куйдым. 

...1973 ел, август. Казанда университетның тарих-филология факультетына имтиханнар тапшырырга әзерләнеп йөрим. Урамнарда афишалар, афишалар... Берсе тәмам зиһенемне чуалтты: 6 августта опера һәм балет театрында Илһам Шакиров концерты! Беренче имтихан 1 августта – сочинение язачакбыз. Ә минем башта ничек билет табарга да, ничек концертка барырга дигән уйлар гына. Укырга керәлмәсәм керәлмәм, концертка барыбер барачакмын, дип, театр кассасына йөгердем. 

Сочинениены яздым, татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханны 6 августта телдән тапшырачакбыз, сочинение билгесен дә шунда гына әйтәчәкләр. Эчтә бераз шом, дулкынлану булса да, кичен караячак концерт миңа ниндидер көч бирә иде сыман. Һәм шулай булды да. Сочинениегә дә, телдән җавабыма да «бишле» куеп чыгардылар. Илһам Шакиров концерты исә мине күкнең җиденче катына күтәрде! 

...Университеттан соң «Ялкын» журналы редакциясендә без шагыйрь, журналист Хәйдәр Гайнетдинов белән бер бүлмәдә утырып эшләдек. Хәйдәрне студент елларыннан ук беләм. Матур шигырьләр язудан тыш, бик матур итеп җырлый да иде әле ул. Концертларда Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны башкара, тавышы да атаклы җырчыныкына охшаган. (Салих Сәйдәшевның Таҗи Гыйззәт сүзләренә язган «Җәй айлары» җыры Хәйдәр башкаруында гел Шакировча яңгырый.) Алай гынамы, аның туганы да дип сөйлиләр. Әйе, Хәйдәр – Илһам Шакировның апасының улы булып чыкты. Сарманның Яңа Бүләге кайда да (И. Шакиров туган авыл), Хәйдәрнең Зәй районындагы Дүртмунчасы кайда, дип аптыраган идем башта. «Авыллар урман аша гына. Әни кияүгә чыгып, Дүртмунчага килен булып төшкән», – дип аңлатты Хәйдәр. Илһам абый еш шалтырата, Хәйдәр белән озаклап сөйләшәләр иде. Берсендә телефонны миңа алырга туры килде. Илһам абый кем булуым, исемем белән кызыксынды. Аннары Хәйдәргә сәлам әйтергә кушып, саубуллашты. Редакциябезгә дә килгән чаклары булды Илһам абыйның. Күрше бүлмәдә җаваплы секретарь Разил Вәлиев, шагыйрь Фәннур Сафин бергә утыралар иде. Җырчы алар янына килеп керүгә, көлешәләр, мәзәкләр сөйлиләр, шаян сүзләр яңгырый. Шулай булмыйни! Алар иҗатташ дуслар да иде бит! Разил абый сүзләренә язылган – «Бер алманы бишкә бүләек», «Дулкын», «Таң җыры», Фәннурның «Хушлашырга ашыкма», «Ялгыз көймә» кебек җырлары Илһам Шакиров башкаруында ничек матур яңгырый иде бит... 

...Юлда Мөслимгә кайтып барабыз. Илһам Шакировның «Их, Мөслим, инде нишлим? Сагынырмын ич мин...» дип җырлавы колакта яңгырый сыман. Ул «з»ларны да ничектер безнеңчә, Минзәлә сөйләшендә әйтә кебек. Якташ шул... Чаллыларны узгач, Теләнче Тамак тирәсендә уң якта Яңа Бүләк авылына юл күрсәткеч күзгә чалынып кала. «Илһам Шакиров авылы», дим. Кайткан саен шул ук сүзләр кабатлана. Теләнче Тамак  урта мәктәбендә университет укытучыбыз Флера Сафиуллина белән бер чорда укып йөргәннәр. Ул елларны Флера апа сагынып еш искә төшерә иде... Илсөяр апа Сөнкишева да бер чак редакциягә килгәч: «Институттан соң Теләнче Тамак мәктәбенә җибәрделәр, Илһам Шакировларны татар теленнән укыттым», – дип, кызыклы истәлекләр сөйләде... 

...Бүген редакциядә Илһам Шакировны, аның җырларын искә төшереп, кадерле хатирәләрне барлап утырдык шулай. Һәркайсыбызның үз Илһам Шакировы, аңа бәйле кадерле истәлекләре бар икән. Без барыбыз да бөек җырчыга, аның искиткеч җырларына гашыйк булганбыз икән...     

Илһам Шакиров турында 10 кызыклы факт   

Айлы көннәрдә    

Илдә Илһам җырлый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илһам абый Шакиров вафатына. Кара урманнарны ятимсетеп, Имәннәрне моңсу шаулатып, Мәңгелеккә китеп бара җырчы – Милләтемнең моңлы сандугачы. Идел буе каеннары язда Былбылкаен көтеп моңланыр. Сарман буйкайлары юксынырлар Сандугачның йөрәк моңнарын. “Китмә, китмә, сандугач!”дисәк тә, Җырлы гомерләр дә өзелә. Бөек затлар күккә иңгән чакта, Ярылмыйча, йөрәк, түз генә! Ак бураннар белән бөтерелеп Килгән иде моңнар иленнән, Татар җырына тиңсез һәйкәл булып, Яшәр былбыл халык күңелендә. Римма Гайнанова

    • аватар Без имени

      0

      0

      Илһам Шакировның туган бишеге - Яңа Бүләк авылында берничә тапкыр булып, җырчының авылдашлары турында бик яратып зарисовкалар, очерклар яздым. Яңа Бүләктә милләтебезнең йөзек кашы Илһам абыйның музее бар, китабыма да керттем. Халкыбызның асыл улы Коръәни Кәримне укып, Ахирәтен кайгыртып яши торган иманлы шәхес булды, әлхәмдүлилләһ. Милләтебезнең былбылы халык күңелендә үзенә һәйкәл салып калдырды. Һәр татарның күңеленә ачкыч табып рухыбызны баеткан Илһам аганы Аллаһ Ахирәттә Җәннәт белән нигъмәтләсен!

      Хәзер укыйлар