Логотип
Шәхес

Ил кызы

Ильская дигəн тəхəллүсен алганда ук - Хуҗасəетова Фатыйма Салих кызы халыкның сөеклесе булачагын күзалладымы икəн?!



Фатыйма апа хакында сөйлəве рəхəт, чөнки ул мактаулы, данлы юл үткəн соклангыч артистка иде. Əлбəттə, əгəр дə җентеклəп, бөтенесен əйтеп сөйлим дисəң, талантлы зур шəхеслəрнең күбесенə хас сəер яклары да юк түгел иде аның. Шик-шөбһəсез, Ильская татар театры тарихында якты эз калдырган иң зур артисткаларның берсе. Зур шəхеслəр белəн кулга-кул тотынышып эшлəү без - яшьлəр өчен олы бəхет булганын тора-тора аңлыйсың. Хəлил Əбжəлилов, Фатыйма апа, Галия Булатова, Галимə Ибраһимовалар белəн бер үк спектакльлəрдə уйнау, əлбəттə, иҗатта да, тормышта да олы җаваплылык йөклəгəндер.

Без, бер төркем яшь артистлар, 1949 елда ГИТИС тəмамлап, театрга эшкə кайттык. Ничəмə-ничə еллар буе якты йолдыз булып балкыган Фатыйма апаның сүрелə, тоныклана башлаган, ул илһамланып уйнаган спектакльлəрнең сəхнəдəн төшкəн чагы иде бу. Берəн-сəрəн генə уйнала торган спектакльлəрдə рольлəре аз... Əмма лəкин шəхсəн минем күңелемдə аның үз урыны бар иде. Мин балачактан музыка мəктəбендə укыдым. Апам белəн опера театрының һəр яңа спектаклен карый торган идек. Ə беркөнне кич ашыгып залга керсəк, сəхнəдə опера түгел, татарча спектакль бара. Опера һəм татар драма театры бер бинада эшли иде ул чакта, без көннəрне бутаганбыз икəн. Кергəч, карыйбыз, Лопе де Вега əсəре буенча “Печəн өстендə эт” куела, сəхнəдə Фатыйма Ильская, Галия Булатова, Фуат Халитов... Шулкадəр оста, соклангыч итеп уйнадылар, күңелемдə аларга мəңгелек мəхəббəт, мөгаен, шул чакта кабынгандыр. “Отелло”да Фатыйма апа Эмилияне уйнады, Дездемона — Галимə Ибраһимова, Отелло Камал III иде. Хикмəт, əйбəт спектакльлəрдə соклангыч артистлар уйный, лəкин ул елларда спектакльлəр сəхнəдəн тиз төшə иде.

Аннан Фатыйма апа яңадан калкып чыкты. Ул бөек артистка иде. Илленче елларда Мирсəй Əмирнең “Тормыш. җырында Фатыйма ролендə моны янə раслады. Аның искиткеч уенын күреп тамашачы “аһ!” итə. Чылтырап аккан чишмə кебек матур тавышы, озын-зифа буе, йөзе-мимикасы, хəрəкəтлəре - һəммəсе тамашачыны гаҗəпкə калдыра, гашыйк итə. Сугыштагы иренə тугрылыклы, намуслы, ярата белə торган татар хатынының соклангыч образын тудырды ул. Өзелеп-өзелеп: “Басыйр! Син исəн! Мин еламыйм!” - дип, кулларын сузып җыр ишетелгəн якка атлавы əле дə күз алдында. Гаҗəеп тавышында мең төрле төсмер: тол хатынның фаҗигасе дə, ирен өзелеп яратуы да, сагышы һəм өмете дə. “Тормыш җырын кабат-кабат куйдылар. Əмма Фатыйма ролен Ильская кебек үзəклəргə үткəзерлек итеп уйный алучы бүтəн булмады. Мин берəүне дə үпкəлəтергə телəмим. Яхшы артисткалар бар, лəкин Ильская, Галимə Ибраһимова, Галия Булатова масштабындагылар юк. Алар өчесе дə озын-зифа буйлы, искиткеч чибəр, ягымлы-мөлаем иде. “Əни килде” спектаклендə Галимə Ибраһимова Анага һəйкəл куйды. Галия Булатова “Миңлекамалга кабатланмас, көчле рухлы хатын-кыз образын иҗат итте. Əлбəттə, эчке культура, зур рухи байлыкка ия иде алар. Лəкин холык-фигыльлəре төрле. Галимə апаны кем телəсə шул рəнҗетə ала - йомшак бəгырьле, беркемгə кайтарып сүз əйтə алмый иде.

Фатыйма Ильская көчле кеше иде. Беркайчан да борчылуын, күз яшен күрсəтмəс. Фронтта аның бердəнбер газиз улы һəлак була. Шул көнне театрда А. Островскийның “Яшенле яңгыр”ы куелырга тиеш. Фатыйма апа Катеринаны уйныйсы. “Спектакльне алыштырыйкмы əллə, сезгə бик авыр бит!” - ди директор. “Юк! Уйныйм”, - ди артистка һəм чыннан да бөтен күңелен биреп уйный.

Фатыйма апа берүзе сəхнə тота торган артистка иде. Станиславскийга кадəр “йолдызлар системасы”, ягъни бөтен игътибарны сəхнə тотучы бер “йолдыз”га юнəлтү киң таралган була. Фатыйма апабыз да шул заман рухында тəрбиялəнгəн, əгəр шулай əйтергə яраса, “актриса школы представления” иде. “Фатыйма Сабри”да (С. Җамал əсəре) ул - Фатыйма, мин яшь һəм чибəр Зəйнəпне уйныйм. Ильская мине ярата, уңышларыма куана, киңəше белəн ярдəм итə торган иде. Спектакльдə икебез дə əйбəт уйныйбыз, ə бер кичне яныма килде дə күлмəк итəгемə басты бит. Ычкынып читкəрəк китə дə, борыла да алмыйм. Белмим, яшьрəк хатын-кыздан көнлəшү галəмəте булгандырмы бу. Хəер, аны аңларга да була. Əйткəнемчə, фəкать ул - йолдыз булып кабынган артистка гына балкырга тиеш сəхнəдə дип, чын йөрəктəн ышанган кеше иде бит ул. Югыйсə, аның миңа мөнəсəбəте дə əйбəт. Элек ул уйнаган байтак рольлəрдə мин уйный идем. “Бəхетсез егет”тəге Гайни ролен иң башта Сəхипҗамал апа Гыйззəтуллина, аннан Ильская, өченче куелышта — мин, дүртенчесендə Алсу Гайнуллина башкарды. Уенымны Ильская ничек кабул итəр дип, бик борчылган идем. “Молодец! Булдырдың!” - зур бəя булып ишетелде. Премьера көнне котлап, миңа открытка бүлəк итү гадəте бар иде. “Американ”да ул уйнаган Дилбəрне, “Ташкыннар”да Айсылуны миңа да уйнарга насыйп булды. Безнең театрда Шекспирның “Король Лир”ы 1941 елда куела, Корделия - Фатыйма апа. 1957 елда Мəскəүдə Татар сəнгате һəм əдəбияты декадасында бу рольне мин башкардым. Лир - Хəлил Əбҗəлилов. “Шаккаткыч Король Лирга лаек Корделия уены...” дип, минем ролемə дə “Театр” журналы зур бəя бирде. Актриса үз бəясен яхшы белергə тиеш. Фатыйма апа үзен куя белə иде. Роле булмаган, уйнамаган елларында да ул берəүгə дə сер бирмəде. “Бу - Ильская сөйли!” - дия иде шылтыратканда. Ул горур кеше иде. Пенсиягə ничек озатканнарын да күрдем. Беркөнне спектакль башланыр алдыннан əйтəлəр: “Тəнəфестə сəхнə артындагы фойега җыелыгыз əле, Ильскаяны озатабыз!” - дилəр. Шундый авыр хəл, мендек. Җил-җил атлап Фатыйма апа килеп керде. Кулында шампан шəрабе. Ничек ачкандыр ул аны... Сизəбез, күңеле елый, əмма тыштан көлəч, аһ-зар юк... Ул ничəяшьтə икəнен əйтми иде. Дөрес эшлəгəн, дим. Станиславский əйткəнчə, картаерга тиеш түгел актер, сəхнəдə яшəп, шунда үлəргə тиеш.



Фатыйма апа бик акыллы кеше иде. Нəкый Исəнбəтнең “Гөлҗамал”ын куйганда Ижевскидан Сəхипҗамал апа Гыйззəтуллина Казанга килде. Репетициядəн соң Фатыйма апа икебезне бергə кочаклап алды да: “Əйдəгез, миңа киттек!” - ди. Сəхипҗамал апа алдында йөгереп йөрде, өстəлгə тəмле ризыклар тезде. Ул беркем алдында баш имəде, өенə дə телəсə кемне чакырмый иде. Легендар шəхес Сəхипҗамал апаны хөрмəт итүен күрсəтүе булгандыр бу, димен.

Аның язмышы белəн аваздаш вакыйгалар минем тормышымда да булган икəн. “Инсаният”нең ун еллыгында җайсызрак борылдым, ахры, бəлки үкчəм нəрсəгəдер элəккəндер, лап итеп егылдым. Шулчак кылт итеп Фатыйма апаның “Тормыш җырында - үзенең бенефисында көтмəгəндə шулай лапылдап егылганы исемə төште. Күз ачып йомганчы сикереп тə торды, роленə кереп уйный да башлады. Миңа да аның сыман сикереп торудан башка чара юк иде. “Каурый кебек җиңел, очып кына тордыгыз, Асия апа!” - дип, сəхнə артындагы артистлар һəм шəкертлəрем күңелемне күтəрде. “Фатыйма апа рухы ярдəм итте миңа!” дип уйлап куйдым эчемнəн.

Фатыйма апаның фаҗигасен дə күрдем. Авыргач, Горький урамындагы фатирына хəл белергə барган идем. Кочаклап алды, елый, кулларымны үбə. “Рəхмəт, Асия, килгəнсең. Хəлем бик авыр, əллə тəрəзəдəн ташланыйммы дигəн көннəрем була”, - ди. Үлем, газаплы яман чир алдында Фатыйма апа да көчсез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар