Логотип
Көзге

 «Дөрес тәлинкә»дән ашый беләсеңме? Өйрәтәбез!

Дөрес туклану күптән модада. Кемдер, газапландыра торган диеталардан баш тартып, «дөрес тәлинкә» кагыйдәсен куллана. Нинди була соң ул «дөрес тәлинкә» һәм ни өчен аны яшь чактан ук кулланырга кирәк?..

Дөрес туклану күптән модада. Сезнең арада да кибеткә килеп керү белән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр янына ашыгучылар бардыр. Ә тагын да алга киткәннәр, газапландыра торган диеталардан баш тартып, «дөрес тәлинкә» кагыйдәсен куллана. Бу кагыйдә ябыгучыларга да, киресенчә, бераз тазарырга теләүчеләргә һәм сәламәтлекләрен кайгыртучыларга да туры килә. 
Нинди була соң ул «дөрес тәлинкә» һәм ни өчен аны яшь чактан ук кулланырга кирәк? Бу сорауларга җавапны без нутрициолог Ирина Ивановадан белергә булдык:

Әлеге кагыйдә халык өчен балансланган туклану тәкъдиме буларак эшләнгән. Макро- һәм микронутриентларның һәр төре – аксым, углеводлар, витаминнар, минераллар – кеше организмына бик кирәк, ләкин шуларның берсе артып китсә яки җитми башласа, шунда ук кешенең сәламәтлеге какшый. Ыгы-зыгыда күпме калорий, күпме грамм ашаганны санап торырга вакыт җитми: бу хәтта берникадәр хафаландыра да, борчу да уята. Шуңа «дөрес тәлинкә» кагыйдәсе оптималь булып санала. Үзеңне яшь чактан ук файдалы гадәтләргә күнектерсәң, әйтик, 30 яшьтән соң рационыңа кискен үзгәрешләр кертергә туры килмәячәк. Нәкъ менә яшүсмер вакытта сөякләр ныгый, иммунитет чыныга. 
 

Кагыйдә үзе:

  • ½ тәлинкә – яшелчәләр 
  • ¼ тәлинкә – аксымлы ризыклар (балык, йомырка, тофу, күркә ите)
  • ¼ тәлинкә – катлаулы углеводлар (бәрәңге, ярмалар)

Дөресен генә әйткәндә, бу кагыйдә файдалы гына түгел кызыклы да, чөнки мавыгып китсәң, ризыкларның төрле комбинацияләрен җыярга тырышасың – уенга да әверелә ала. Бераздан бу кагыйдә үзеннән-үзе эшли башлаячак. Иң мөһиме: ялкауланмаска! Җиңелрәк булсын өчен, дус кызларыңа челендж да тәкъдим итә аласың. Йә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар