Логотип
Гаилә

Светлана Захарова: Табиб. Депутат. Хатын-кыз...

Светлана Михайловна Захарова – Татарстан парламентының Социаль сәясәт комитеты рәисе, Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшерү комиссиясе җитәкчесе. Депутатлыкка «Бердәм Россия» сәяси партиясе исемлеге буенча сайланган.

Һөнәре буенча – табиб, медицина фәннәре кандидаты. Ике бала анасы: Дмитрий Казан дәүләт техник университетының беренче курсында укый, кызы Динәгә – 9 яшь. 
Сокландыра торган хатын-кызлар – Индира Ганди, Маргарет Тэтчер, Софья Ковалевская, Валентина Матвиенко.
Киенү стиле – классика, спорт киемнәре.
Укый торган китаплары – медицинага кагылышлы әдәбият.
Өстәл китабы – Лев Толстой, «Анна Каренина».

Светлана Михайловна, парламентка даими нигездә эшләүче депутат булып килердән элек, Сез Чаллы поликлиникасының баш табибы вазыйфасын башкаргансыз. Социаль сәясәт комитетын җитәк­ләргә тәкъдим булгач кичергән хис-тойгыларыгызны хәтерлисезме?
– Ничек кенә хәтерлим әле... Комитет алып барырга тиеш булган эшләр белән танышканнан соң утырып еладым. Минем урында кайсы хатын-кыз еламас иде икән? Күз яшьләремне агызып күңелемне бушатканнан соң, җиң сызганып эшкә тотындым. Комитетның эше закон проектлары әзерләү һәм Та­тарстан Республикасы законна­ры­ның, норматив хокукый актла­рының үтәлешен тикшереп тору гына түгел. Без сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, туризм, хезмәт мөнәсәбәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәтне саклау, граж­даннарның аерым категория­ләрен социаль яклау һәм социаль тәэмин итү, гаиләне, аналарны, аталарны һәм балаларны саклау, демографик һәм яшьләр сәясәте һәм тагын бик күптөрле эшләр белән шөгыльлә­нәбез. Әлбәттә, бу темалар минем өчен ят түгел, чөнки Дәүләт Совет­ына депутат булып сайланганчы Чаллы шәһәре советында ике чакырылышта депутат булдым, социаль юнәлештә эшләдем.

Сез сәясәткә шактый яшьтән кереп киткәнсез...
– 1999 елда беренче тапкыр депутат мандатын алганда миңа 27 яшь иде. Ул чакырылышта 40 яшь­кәчә булган бердәнбер депутат. Мин депутатлыкка, сәясәткә керәм дип түгел, үзем табиб булып эшләгән участоктагы башлап ташланган поликлиниканы төзетеп бетерүдә файдам тияр дигән уйдан чыгып, коллегаларым белән киңәш-табыш иткәннән соң килдем. Безнең 4 нче поликлиника шәһәрнең иске бер бистәсендә урнашкан иде. Күп катлы йортның ярымподвалында. Бер көнне безне су басты. Өске катта авария булган. Без – табиблар, авыруларны кабул итәргә тиеш вакытта су җыеп йөрдек. Шул вакытта тәмам йөрәгем сыкранды. Болай булырга тиеш түгел бит! Кешенең иң кыйм­мәтле байлыгы булган сәламәт­лекне саклауга караш мондый булырга тиеш түгел! Коллегаларым белән киңәшләштек тә, мин депутатлыкка чыгарга булдым. Көндә­шем зур бер предприятиенең генераль директоры иде. Сүзе үтә, акчасы җитәрлек, командасы зур. Һәм мин – участок табибы, акчаны күргән дә юк, хезмәт хакын да тоткарлап кына бирәләр, командам – бергә эшләгән табиблар. Мин үз пациентлары­бызның теләктәшле­генә өметләндем һәм ялгышмадым. Ике турда узган сайлауларда көндәшемнән 5 тавыш артык җыйдым. Шуны аңладым, безнең эшебезне халык бәяли икән бит. Кайвакытта үз һөнәреңә карата начар сүзләр дә ишетәсең, эшең бәяләнми кебек тоела, күңел дә төшеп китә. Әмма әлеге тиңдәшсез көрәштә җиңеп чыкканнан соң, шуңа тагын бер кат инандым – халык табиб­ларның эшен күрә! 

Без туксанынчы елларда поликлиника каршында хатын-кызлар, ирләр, балалар сәламәтлегенә кагылышлы аерым мәктәпләр оештырган идек. Мәсәлән, климакс чоры җиткән хатын-кызларга үз сәламәт­лек­ләрен ничек кайгыртырга? Хәзер инде интернет бар, күп сорауларга җавапны аннан табарга була. Әмма компьютер аша мәгълүмат алу да белгеч белән күзгә-күз карап сөй­ләшүне алыштыра алмый. Без хатын-кызларны аерым бер вакытка чакырабыз, табиб лекция укый, киңәшләрен бирә. Ирләрнең дә үз проблемалары. Яшь әниләр өчен мондый аралашулар кирәк тә кирәк инде. Шулай итеп, без үз тирәбездә яшәүчеләрне поликлиникага җәлеп итеп, аларны чирдән ничек дәвала­нырга гына түгел, ә авыруны булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген өйрәтә идек. Хәзер мондый профилактика рес­публика күләмендә алып барыла. 

Депутат булып сайлангач, поликлиниканы төзеп бетерә алдыгызмы?
– Без ул эшне башкарып чыктык. Әмма депутат булып эшли башлагач, социаль юнәлешнең медицина белән генә чикләнмәвен аңладым. Тормышта үзенә игътибар сорый торган өлкәләр шактый күп, алар кичектергесез икән бит. Депутат буларак миңа күптөрле сораулар белән киләләр. Кемнеңдер торыр җире юк, кемгәдер эш кирәк, сәламәтлек саклауга кагылышлы гозерләр дә бик күп... Тагын шунысы да бар, кайбер мәсьәләләр киң катлам кешеләргә кагылышлы булып чыга, бер кешенең мөрәҗә­гатен­нән чыгып башланган эшне хәл итеп, без күпләр проблемасын чишәбез. Аерым мәсьәләләр дә шактый һәм аларга барлык очракларда да булыша алам дию алдашу булыр иде. Әмма беркайчан да сиңа гозер белән килгән кешене үз проблемалары белән урамга чыгарып җибәрергә ярамый. Кайвакытта, мәсьәләне уртага салып сөйләш­кәндә, аның дөрес куелмавын да аңлатып була. Кайчакларда бер утырып сөйләшү дә кешенең күңе­лен күтәреп җибәрә, аңа көч бирә.

Татарстан парламентына депутатлыкка кандидат булып чыкканда Сез сәяси тормышта кайнаган, шактый чыныккан шәхес булгансыз...
– Мин ул вакытта поликлини­каның баш табибы идем. Эшем җайга салынган, гаиләм түгәрәк, ике балам үсеп килә... Бәлки, минем бу адымымны аңламаучылар да булгандыр. Әмма кешенең геннарыннан килә торган лидерлыкка омтылу сыйфаты аңа ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калырга ирек бирми, һаман да күңелен җилкетеп тора. Мин Арыслан йолдызлыгында туганмын. Мөгаен, бу фактор да тормышыма үз йогынтысын ясамый калмыйдыр. Кечкенә­дән оештыручы идем. Гаделлеккә омтылу, дөреслек-не табарга тырышу кебек сыйфатлар миңа мул бирел­гән. Мин кеше ярдәменә өмет итә торган затлардан түгел, мин ярдәм­не үзем күрсәтергә тиеш! Мөгаен, болар барысы бергә миңа табиб һөнәрен сайларга этәргеч биргәндер. Хәер, әнием Линуза Нестеревна – табиб, ул мине һәрвакыт үзенең дәвамчысы итәргә теләде. Ләкин мин хыялымда үземне укытучы, тикшерүче итеп тә күрә идем. Әнием минем бу теләклә­ремә каршы килмәде, әмма, табиб булу өчен аеруча тырышып укырга кирәк шул, анда укулар бик авыр, дия торган иде. Бу исә минем мин-минлегемә тия, үземнең булдыра алганымны исбатлыйсым килә иде. Аннан соң тормышымдагы бер очракны хәтерлим, миңа 12-13 яшь булгандыр, әни командировкада иде, төнлә әбиебез авырып китте.
Кан басымы уйный, берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Ашыгыч ярдәм чакырдык. Шул вакытта үземнең бик тә көчсез булуымны тойдым.

Сез әниегез юлын дәвам иткәнсез. Сезнекен дәвам итүче булырмы?
– Улымның табиб булуын бик теләгән идем. Үзенең дә нияте бар иде кебек. Әмма һөнәр сайлау вакыты җиткәч, «минеке түгел» диде. Инде өметем Динәдә. Кечкенә булса да, күп кенә даруларны белә, авырулар белән кызыксына. Аннан соң кызымны кечкенәдән әбисе карады, аның йогынтысы көчле булды. Мин декрет ялларында озак утырмадым, ике атнадан эшкә чыктым. Бала табарга да эш урынымнан киттем дияргә була...

Светлана Михайловна, табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? 
– Табиб гомере буе укырга, өйрә­нергә тиеш. «Укырга! Укырга! Укырга!» дигән сүзләр табибларга атап әйтелгән кебек. Чөнки бүген технологияләр бик алга китте, алар тиз арада яңарып торалар, һәм бик күп яңа төр авырулар барлыкка килде. Табиб мәрхәмәтле, игелекле һәм таләпчән булырга тиеш. Авыру кеше үзен бик кызгана, бик ярата, әгәр таләпчән булмасаң, ул табиб кушканнарны үтәмәскә дә мөмкин. Табиб та кешеләрне яратырга тиеш. Аларның күңелләренә юл табарга,  тереләчәгенә ышаныч тудыра белергә тиеш. Һәрбер отличник табиб була алмый! 

Бүгенге көндә халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә нинди кичектергесез проблемалар бар? 
– Әлбәттә, сәламәтлек саклау тармагында хәл ителәсе мәсьәләләр шактый, безнең комитет аларны һәрдаим күз уңында тота. Мәсәлән, инвалидларга яшәү, сәламәтлеклә­рен кайгырту, уку, эшләү, күңел ачу өчен уңай­лы мохит тудыру. Әлеге мәсьәләләр­не хәл итү өчен кабул ителгән «Уңайлы мохит» программасы үтәлешен тикшер­гәндә кайбер кимчелекләргә тап булдык – биналарны проектлаштырганда һәм аны тапшырганда инвалидлар өчен уңайлы мохит тудырырга дигән таләпләрне үтәүнең катгый системасы юк, проектлаштыручылар арасында
бу ас­пектны исәпкә алып эшли белүче­ләр дә бармак белән генә санарлык. Бу мәсьәләгә җәмәгать-челек тә битараф түгел, теләсә кем гарип­ләнергә мөмкин. Бу про­грам-ма­ның ничек тормышка ашырылуын һәрдаим күзәтеп барачакбыз. 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә яман шеш белән авыручыларның артуы бик борчый. Диспансе­рлаш-тыру вакытында бу төр авыру­лар-ның беренчел стадиядә билгеле булулары аларга тиз арада ярдәм күрсәтү мөмкинлеген тудыра, әл­бәттә. Бу очракта аларның күбесен тулысынча савыктырырга мөмкин. Әм­ма бу авыру бик тиз арада тулысынча дәвалауны таләп итә. Авырт­кан аяк белән сызлана-сызлана булса да яшисең әле ул, ә бу чир белән озак тарткалашып булмый. 

Әлбәттә, бу өлкәдә дә медицина үсештән туктап тормый. Башкала­бызда атом-төш (Центр ядерной медицины) дәвалау үзәге ачылды. Әмма шунысына да күз йома алмыйбыз, республика онкодиспансерында тикшеренү, химия терапиясе курсларын үтү өчен чиратлар барлыкка килде. Инде Чаллы, Әлмәт кебек шәһәр­ләрдә дә бу төр дәвалау үзәкләрен ачу, булганнарын киңәйтү сорала. Белгечләр бар, махсус биналар ки­рәк. Мәсьәләне якын арада комитет утырышына чыгарырга ниятлибез. Безне ишетерләр дип өметләнәм.

Светлана Михайловна, безнең җәмгыятьтә хатын-кызның төп проблемалары нинди? Аларны чишәргә нәрсә комачаулый?
– Без соңгы елларда аерым социаль яклауга мохтаҗ кешеләргә – ятим балаларга, күп балалы гаилә­ләргә, ялгыз аналарга, гомумән, тормышы китек булганнарга игътибарны арттырдык.
Бу кирәкле га­мәл. Әмма гап-гади тормыш алып баручы традицион гаиләләр, ничектер, бер читтә кала бирә. Алар күзгә-башка ташланмыйча үз көйләренә матур гына яшиләр, эшлиләр, балалар тәрбиялиләр... Шундый гаиләләр илнең терәге бит. Без аларны кү­рергә, җәмгыять­тә аларның мөһим­леген һәрдаим сөйләп
торырга, үрнәк итеп күрсә­тергә, яшь буынны алар мисалында тәрбия­ләргә тиешбез. Аларның да проблемалары бар, алар аны сөйләп йөрми, үзләре хәл итәргә тырыша.

Гаиләдә авыр хәлдә калган хатын-кызның иң зур проблемасы – китәр җире булмау. Алыйк исерек ир белән торган ике балалы хатынны. Ул бу ирдән бүген китәр иде, барыр җире юк. Аны кайда көтеп торалар? Ярый ла, барып сыенырга аны аңлаучы ата-анасы, туганнары булса... Бездә психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре эшли, әмма анда барып кунып калып булмый. Бездә, хәтта, бомжларны кундыру үзәкләре бар, әмма төн уртасында исерек ире куып чыгарган хатынга кунып чыгар урын юк. Каядыр китеп эш табып, фатир табып яши башлаганчы барып баш куяр урын юк. Без бу хакта депутат хатын-кызлардан торган «Мәрхәмәт» берләшмәсендә сүз башладык, ниндидер бер чишелеш табылыр дип уйлыйм. 

Югары дәрәҗәләргә ирешкән хатын-кызларга беркадәр саграк, хәтта, әйтер идем, шикләнебрәк тә карыйлар. Ир-егетләр дә дистанция сакларга тырыша...
– Шулайрак шул... Эшлекле костюм кигәч, сине хатын-кыз дип уйлаучылар кими. Югыйсә эшлек-ле хатын-кызлар башкалардан әллә ни аерылмый инде. Өйгә кайткач, халат кияләр, ашарга пешерәләр, савыт-саба юалар. Мин атнага алты көн эшлим, якшәмбене тулысынча балаларыма багышларга тырышам. 

Еш кына Чаллыга әти-әни янына кайтып киләбез, туганнар белән аралашабыз. Безнең гаилә бик дус, тату. Һәм, әйтергә кирәк, катнаш гаилә. Минем әнием татар, әтием рус милләтеннән. Әнинең әнисе Хәят һәм карт әби гел безнең белән яшәделәр, безнең белән татарча гына аралаштылар. Карт әби биш вакыт намаз укый торган карчык иде, белгән кадәр догаларны ул өйрәтеп калдырды. Ислам диненә тартылуыма балачактан ишетеп үскән шул догалар сәбәпче булгандыр дип беләм. Хәер, әнием дә мөселманча йолаларны үтәп яшәргә тырыша. Ул әтинең әнисе – бабушкага карата да бик мәрхә­мәтле, яхшы килен булды. Бабушка чиркәүгә йөри иде. Шуңа күрә мин милләтара, динара ыгы-зыгыларны аңлый алмыйм, бер-берең белән килешеп яшәү өчен мондый аерымлыклар киртә була алмый. Язмы­шым шулай булгандыр, мин дә рус егетен яр иттем. Балаларымда ике телгә карата да тигез мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.

Ике телне дә белүем миңа табиб булып эшләгәндә дә бик ярдәм итте. Татар карчыклары яратып, Светлана кызым дип дәшәләр иде. Чынлыкта, сер итеп кенә әйткәндә, минем мулла кушкан исемем – Гөлчәчәк.

Хатын-кыз, ничек кенә көчле булмасын, янында үзеннән көчлерәк иңнәр тоярга тиеш. Без, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк тә, барыбер ир-егетләр ярдәменә, аларның игътибарына мохтаҗ. Безгә Аллаһ тарафыннан бирелгән төп миссия – гаилә кору, сәламәт, инсафлы балалар табып үстерү. Лидерлыкка омтылган кызлар колагына шуны әйтәсем килә: кияүгә чыгуны соңга калдырмагыз! Эш бәхете – бер бәхет, гаилә бәхете – тулы бәхет! Без дөньяга бәхетле булыр өчен туган!

«Мин кеше организмын өскә кигән кием белән тиңлим. Без киемне каралган саен юабыз, үтүклибез, сүтелеп китсә – тегәбез, тишелсә – ямыйбыз. Әгъзалары­быз эчтә, әмма алар да пычрана, туза, тишелә. Аларны да киемне пөхтә тоткан кебек карап, саклап тотарга кирәк. Ярый ла, киемне алыштырып була. Әгъзалар исә безгә гомергә бер генә бирелә. Аларга аеруча игътибарлы булырга тиешбез. Кеше шуны аңламый, сәламәтлеген саклау өчен тырышмый икән, табиб үзе генә берни эшли алмый. Мин үз пациентларыма шул хакыйкатьне аңлатырга тырыша идем.»
* 2014 елда Татарстанда демографик күрсәткеч шатландыра, 8200 кешегә артканбыз. Бу уңайдан шуны да әйтергә кирәк, республика күләмендә диспансерлаштыру уздыру да үзенең уңай нәтиҗәсен бирде. 

* Авылларда сәламәтлек саклау өлкәсенә игътибар артты. Узган елда бу тармакка казна 2,3 млрд. сум акча бүлеп бирде. 2014 елда 78 фельдшер-акушерлык пункты төзелде, 252 ФАПка ремонт ясалды. 

* Узган җәйдә башкалабызда Анже­ла Вавилова исемендәге иганә фонды инициативасы белән Балалар хосписы ачылды. Аны төзү өчен 121 млн. сум акча тотылды, шуның 70 млн. сумы – хәйрия акчасы. 

* 2014 елның маенда Казанда Республика кан үзәге ачылды. Бу – Россия­дә иң заманча үзәк, елына 30 000 литр тирәсе донор каны әзерләнә. 

* Казанда калкансыман биз­дәге яман шешне радиоактив йод ярдәмендә дәвалый торган радионуклид терапиясе бүлеге ачылды. 

* Кадрлар кытлыгын хәл итү максатыннан хөкүмәт шундый программа эшләде – дәүләтнеке булган медицина учреждениеләренә (хастаханәләргә, поликлиникаларга) эшкә урнашучы табибларга фатир мәсьәләсен хәл итү өчен 500 мең сум акча бирелә.
Бу программа нигезендә ике йөзләп табиб эшкә кереште инде, шуларның 133е Россиянең башка регионнарыннан килгән. Авыл җирләрендә эшли башлаган «земский врач»ларга 1 миллион сум акча бирелә. 

* Кадрлар, нигездә, Казан дәүләт медицина университетында әзерләнә. Моннан тыш, Казан федераль универ­ситеты­ның медицина факультетында 50 студент «дәвалау» белгечлеге буенча максатчан программа ниге­зендә белем ала. Әлеге белгеч­ләр, укып бетергәннән соң, биш ел дәва­мында республика сәламәтлек саклау оешмаларында эшләргә тиеш була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөресен әйтим, ышандырырлык, саллы язма. Әмма Дәүләт Советының соңгы сессиясендә чынбарлыкның алай ук ал төсләрдә түгеллегенә инандым..... 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге баласы белән өйдә утырырга мәҗбүр (балалар бакчасында урын юк, мәсәлән) аналарга пособия түләү мәсьәләсе күтәрелде. Ә безнең Светлана ханым трибунага чыкты да, акча булмау сәбәпле, әлеге тәкъдимне кире кагарга тәкъдим итәм дип мине телсез калдырды. Ә бит чыннан да, баласын бакчага урнаштыра алмыйча, бер әти кешенең хезмәт хакына очын-очка ялгап яшәүче гаиләләр бик күп! Мин үземнең танышларым арасыннан гына да дистәгә якын шундый гаиләне саный алам. 5-6 мең пособие акчасы андыйлар өчен бик зур акча бит ул, әйе, депутатлар өчен ул ресторанга кереп бер тамак ялгап чыгарга да җитми. Социаль мәсьәләләр буенча комиссия рәисе, үзе ана, үзе табиб кеше, өстәгеләр кушканча коры, кырыс карарны шулай җиңел генә яңгыратыр дип уйламаган идем. Әгәр Сөембикәдәге язмадагыча бик олы җанлы, мәрхәмәт тулы күңелле булган очракта, ник әйтми микән ул: хөрмәтле депутатлар, эзлик ул кирәкле акча чыганакларын дип. Бөтен әйберне кризиска сылтау бераз эчне пошыра башлады бит инде. Кризис дип хоккеист, футболчыларның гонорарын кисмәделәр ләбаса. Россиянең берничә регионында әлеге пособие гамәлдә, димәк федераль законнар рөхсәт итә. Менә шундый уйлар. Мин артык беркатлы ахры бу тормышта.

    Хәзер укыйлар