Логотип
Гаилә

Кара савытыннан... хикәя

«Сөембикә» журналы редакциясендә түгәрәк өстәл тирәли утырып, гамьле сөйләшү – «Әдәби әсәрләрдә хатын-кызның урыны» дигән темага әңгәмә корылды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова, һәм шушы темага уздырылган конкурс-бәйгегә килгән әсәрләрне бәяләгән жюри әгъзалары Нәбирә Гыйматдинова, Зиннур Мансуров, Вакыйф Нуриев, Эльмира Шәрифуллина, шулай ук редакция хезмәткәрләре катнашты. Конкурсны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге игълан иткән иде. Әдәбият елы уңаеннан актуаль темага уздырылган бу конкурс иң элек үзенең колачы белән сөендерде. «Туган телгә игътибар кими», «тел бетә» ише шикле уйларны юкка чыгара торган матур эш булды ул.

Иҗатчылар арасында узарга тиешле бәйге күпләрне кузгатты. Җәмгысы 225 кулъязма кабул ителде. Нигездә, хикәяләр, эсселар, очерклар. География киңлеге дә сөендерә. Татарстанның 24 районыннан һәм республика шәһәрләреннән, Башкортстанның 13 районыннан һәм Уфа, Нефтекама шәһәрләреннән, Австралия, Литва, Казакъстан, Төрекмәнстанда яшәүче милләттәшләребез дә бәйгегә кушылдылар. Киров, Пенза, Томск, Омск, Сембер, Самара, Оренбург, Курган, Әстерхан, Кырым татарлары каләм тибрәтте. Жюри рәисе җиңүчеләрне атады. Ркаил Зәйдулланың «Дәү-дәү әни» хикәясе – 1 нче, Галимҗан Гыйльманов­ның «Нигез йорт»ы – 2 нче, Айгөл Әхмәтгалиева («Баланнарда бал тәме») һәм Гөлүсә Батталова («Саваплы сабак») хикәяләре 3 нче урын белән бәяләнде. Түбән Камадан Фәрит Имамов һәм Чаллыдан Гөлназ Шараева хикәяләре кызыксындыру бүләгенә лаек дип табылды. Конкурста яшьләрнең дә катнашуы – үзе үк матур фал! Пензадан 7 нче сыйныф укучысы Юлия Дәүликамова юллаган «Бала йөрәге» язмасы махсус приз белән билгеләп үтелде. Эссе, очерк, «Буыннар чылбыры» шәлкеменә караган эшләр дә гадел бәясен тапты. Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә әлеге конкурс нәтиҗәләре, гомумән, әдәбиятта хатын-кыз образын чагылдыру хакында кызыклы фикерләр, бәхәсле мәсьәләләр яңгырады. 

Кадрия Идрисова: Үткәндә югалып калган әхлакый кануннарыбыз хакында мәгълүмат җитми хәзер. Кон­курс әнә шул максатны күздә тотып та оештырылган иде. Килгән эшләрнең барысын да рәхәтләнеп укып чык­тым. Гаҗәп күп эшләр. Урын яуламаганнары да игъ­тибарга лаек. Истәлек язмалар да шактый. Конкурска килгән рәсемнәр белән бизәп, китап итеп чыгарасы иде! Кайбер өзекләрне үзем дә күчереп алдым. Мә­сәлән, «Төшкә кадәр булган вакыт кына – вакыт. Төштән соң булган вакыт куянга атлана» кебек мәгънәле җөмлә­не.
Эльмира Шәрифуллина: Язмаларда хатын-кыз күңеленең искиткеч бай икәне күренеп тора. Өндә генә: безнең хатын-кызлар дәррәү кузгалырга әзер икән. Шулкадәр матур язмалар бар. Гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга, кануннарыбызга кайтып, шулардагы байлыкны бала тәрбияләгәндә, гаилә тормышында кулланырга әзер алар. Эсселарны укыганда, әдәби әсәргә торырлыклары белән таныштым.
Ләйсән Юнысова: Бу бик кирәкле, бик вакытлы эш булды. Аны кузгатып җибәрү кирәк иде. Юкса соңгы елларда безнең әдәбиятта хатын-кыз образы югалып та калды кебек. Журналда да сизелә ул. Һаман шул бер үк тема: авыл, әби, сугыш еллары... Әби булмаган хатын-кызлар арасында матур персонажлар күренми.
Зиннур Мансуров: Бу конкурсның ике төп максатны күздә тотты дип уйлыйм. Иң беренчесе – телебезнең торышын ачыклау. Икенчесе инде рәсми максат – бүген­ге җәмгыятьтә хатын-кызның урыны һәм каләм әһеллә­ре­нең әдәби осталыгын бәяләү. Әсәрләрне гаҗәп­ләргә калып укыдым һәм бик сөендем. Кодрәтемнән килсә, бөтен кулъязмаларны да кертеп, аерым китап төзер идем. Күбесе, 90 проценттан артыгы, әдәби яктан эш­лән­гән, китапка кертеп була. Безнең телебез яши икән! Икенче яктан исә хатын-кызның роле хикәяләрдә берь-яклы гына ачыла. Без хатын-кыз темасында бер чиктән икенчесенә ташланабыз. Йә хатын-кызны фәрештә итеп сурәтләргә тырышабыз; нинди фаҗига, бәхетсезлек бар – бөтенесенә ирләр гаепле булып чыга. Бәхәсле шәй бу. Монда алтын урталыкны табарга кирәк.
Ләйсән Юнысова: Игътибар итсәгез, «Сөембикә»дә хатын-кызны аерып өскә күтәрү, ир-атны таптап китү дигән әйбер юк. Ир-атларны, ата кешене күтәреп, зурлап күрсәтәбез. Әйтәсе килгән әйбер башка иде. Бездә өлкән буын гына матур татар хатыны итеп күрсәтелә. Заман укучысына бит бүгенге тормыштан алып язылган әсәрләр кирәк. Бүгенге яшьләребез татар китабын укырга алына. Чөнки аларда туган тел белән, матур әдәбият белән кызыксыну бар әле. Укый башлыйлар да, и-и, безнең язучылар шуның турында гына язалармыни, дип, китапны читкә алып куялар. Матур, тирән әдәбият булсын ул. Мөнәсәбәтләр тирәсендә генә әйләнмәсен. Булсын фәлсәфи әсәрләр, булсын тарихилары... Яшьләр китап укымый дисәләр дә, китап кибетендә – гел яшьләр бит. Кырылып китап алалар, ләкин үзебезнекен түгел. Безнең каләм ияләре, бөтен күрсәтер әйберләре­без авылда һәм өлкән буында гына калган кебек, һаман үткән белән илһамланалар. Ә бит никадәр зур, бай мирасыбыз, образларыбыз, язучыларыбыз бар. Чит илләрдә дә укылырлык китаплар язылсын иде!
Вакыйф Нуриев: Тормыш үзгәрә – әдәбият та, үзебез дә, хатын-кыз да үзгәрә. Әдәбият тарихына күз салсаң... «Татар хатыны ниләр күрми?»ләрне алып карагыз... Сугышка кадәрге хатын-кыз белән сугыштан соңгы хатын-кыз инде бөтенләй башка. Хатын-кыз сугыштан соң аяк терәп сөйләшә башлый ул, Мәһдивчә әйтсәк, сытып эшли, усал. Мәһдиевнең Васфикамалы, Әмирхан Еникиның «Саз чәчәге»ндәге Наҗиясе... Алар инде җәбер-золымда яши торганнардан түгел. Алар инде башка. Хатын-кыз гел үзгәреп тора. Бүгенге хатын-кыз инде ул – лидер, җитлеккән хатын-кыз. Ә җәмгыять аны лидер итеп кабул итәргә әзер микән? Конкурс хикәяләрен караганда шул сорауга җавап эзләдем. Хатын-кызлар Франциядә дә, АКШта да ил башы ролен даулый. Безнең илдә дә алдагы Президент хатын-кыз булырга мөмкин дигән фараз юктан түгел бит.
 
Хикәяләр күп, әмма әйбәтләре юк дәрәҗәсендә. Әйбәт дигәннәрендә дә хатын-кыз образы әби була, гадәттә.

Нәбирә Гыйматдинова: Конкурска килгән хикәя­ләрне укыгач, шундый тәэсир калды: әйтерсең, авторларга алдан ук чәйнәлгән-тапталган, бер үк эчтәлектәге тема бирелгән дә, алар игезәкләр кебек бер-берсенә охшаган хикәяләр әвәләгән. Күбесе хикәя жанрына туры да килми әле. Ир яисә хатын хыянәте, сәрхуш хатын яисә сәрхуш ир, ятим бала, ире үлеп тол калу, дус кызының ирен тартып алу, ялгыз гына бала үстерү, үткәннәрне сагыну, бәхетсез мәхәббәт, ирдән кыйналып яшәү... Авторларның фантазиясе шул түгәрәктән чыга алмый. Хәзер татар хатын-кызының җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге ролен бу мескеннәр образы аша билгелибезмени?! Билгеле, аларның да яшәргә хакы бар. Тик моның өчен оста каләм белән каһарманның психологик киче­реш­ләрен сурәтли белү таланты кирәк, коры сөйләп чыгу гына җитми. Кайда безнең татар хатын-кыз эшмә­кәрләребез, завод яки төрле фирма директорлары, табиб-лар, рәссамнар, укытучылар, аш-су осталары, сәхнә артистлары? «Менә бу аныкы гына, ул берәүне дә кабатламый», – дип сокланырлык чын әсәр табылмагач, кәеф төшкән иде, соңрак өч-дүрт авторның хикәясе кулга керде. Ркаил Зәйдулланың «Дәү-дәү әни», Галимҗан Гыйльмановның «Нигез йорт», Айгөл Әхмәт­галиеваның «Баланнарда бал тәме» хикәяләре конкур­сның дәрәҗәсен күтәреп җибәрде. Гөлүсә Батталова – яңа исем, аңа өметем зур. 
Асия Юнысова: Хикәя югалды... Бездә хикәя дип вакыйга сөйлиләр. Җанны актарып ташларлык бер тема табалар да, шуны сөйләп чыгалар. Әнә, Чехов, мин кара савытын да хикәя темасына әйләндерә алам ди. Бездә кара савытыннан хикәя «тартып чыгара» белмиләр.
Разил Вәлиев: Хикәя ул әдәбиятның иң камил, иң кызыклы формасы.
Асия Юнысова: Хәзер бездә бер мода китте: үз авыллары теле белән яза башладылар. Безнең авыл теленең әдәбиятта хакы бар дигән тенденция китте. Мин ул тенденцияне кабул итеп бетермим. Образны ачканда кирәк ул җирле сөйләм. Типиклык өчен, типаж ясау өчен кирәк. Гомәр Бәшировлар оста файдалана иде, шивә ярдәмендә образга керү өчен кирәк иде ул... 
Җиңүче хикәяләрдә төп каһарманнар – гел карчыклар. Әгәр шушы хикәяләр аша безнең хатын-кыз язмышы да, әдәбият язмышы да, милләт язмышы да күренә дип карасак – символика коточкыч. Чөнки хикәянең соңгы битендә теге дәү-дәү әбиләр үлеп китәләр. Әдәбиятта бер әйбер дә тикмәгә генә язылмый. Бал корты оча икән, аңа ниндидер мәгънә салынган. Әгәр әби дөнья куя икән, милләтнең, халыкның традицияләре югала, кабергә китә... Шәһәрдән кунакка кайткан онык-торыннарда гына каладырмы әле ул?!
Балтыйк буеннан Татар бугазына чаклы татарларыбыз яшәгән һәр җирдән каләмле кешеләр яза торган хикәя­ләр килә. Әмма болай итеп берәү дә әйтмәгән диярлек, сагаеп калырлык хикәя юк. Сүз дә юк, безнең хикәяләр елата да, җанны актарып та ташлый... Менә шундый әсәрләр. Ләкин без бит ХХI гасырда яхшырак язарга тиеш. Аннары шунысына игътибар иттем: хикәяләрнең берсендә дә чистарындыра, тетрәндерә торган мәхәббәт юк. Нәрсә, хәзер ярата белмиләрмени? Бәлки, хәзерге тормыштан ярату киткәндер? Ни өчен Вишневскийның «Одиночество в сети» бәяны кебек әсәрләр юк?
 
Безнең дә бит каләм осталары да, күрсәтерлек образларыбыз да бар. 

Разил Вәлиев: Рәхәтләнеп кызыксынып тыңлап утырам. Хикәяләрне укыйсым килә башлады. Күпме кешене кузгаткансыз! Бу әдәбият өчен дә, язучы өчен дә, укучы өчен дә кирәк. 
Хатын-кыз – гаиләнең терәге, гаилә – илнең терәге. Бу турыда бәхәсләшәсе юк. Милләтнең аның ике аягы бар: берсе – гаилә, икенчесе – дәүләт. Хатын-кыз укымышлырак дигән фикерне әйттеләр бит. Китапха­нәгә йөрүчеләрнең күпчелеге – хатын-кызлар (75%), университетта укытучыларның 60% ы – хатын-кыз. Табибәләр, тәрбиячеләр, укытучылар – бар да хатын-кыз.
Әбиләр кирәк, әмма ләкин бик дөрес әйтәсез, яшьләр дә кирәк. Оныкларга да, Әмирхан Еники хикәяләрен укыгыз, дим. Әмма аларга үрнәк алырлык яшьләр образлары кирәк – бүгенге, алар яши торган чордан.
Зиннур Мансуров: Берьяклылык мине дә борчый: гел дәү әниләр. Урта буынга, яшь буынга адресланган геройлар юк, диелде. Югыйсә бит язучылар арасында яшьләр дә җитәрлек. Алар яшь кеше психологиясен яхшы белә. Ничек язарга алар өчен – бөтен алымнарын беләләр, компьютер белән үскән буын. Ләкин шунысы сәер: хикәя язган яшьләр дә ихтыяҗ булган темаларны күтәрми бит. Сәер хәл бу. Хәтта классик мирасны да кайберләре кире кага.
Разил Вәлиев: Русча яза торган татар язучылары да бар безнең. Аларның хикәяләрен дә биреп барырга кирәктер. Мәсәлән, Альбина Нурисламованың хикәясен укып чыктым. Шулкадәр кызык яза.
 Андый кешеләребез, талантлы яшьләребез бик күп. Кичә генә Альбина Шаһиморатова концертында булдык. Шаккатып утырдык! 10–15 минут аягүрә басып алкышладылар! Кемнәр генә юк!.. Каян килгән аңа шулхәтле моң?! Ләкин болай итеп татар җырын бары татар гына җырлый ала. Өйрәнеп кенә түгел, күңел төбендә еллар буе җыелып яткан моң бу! Татарда бит бик әйбәт гыйбарә бар: баланың теле ачыла, диләр. Моң да шулай ук. Аны әдәбият ачарга тиеш. Иң камил татар теле элек мәчетләрдә булган. Муллаларның, мөфти, имам, хәз-рәтләрнең теле сокланырлык булган. Хәзер дә кайбер-ләрендә бар ул. Мәсәлән, Рамил хәзрәттә. Ул бит Тукайлар заманыннан килгән. Шул нәрсәне югалттык. 
Ләйсән Юнысова: Әдәбиятта да үзебезне югары дәрәҗәдә күрсәтергә иде. Чыңгыз Айтматов әнә ничек үз халкын таныткан! Гади генә образлар белән яза, оста гына итеп кыргыз сүзләрен кертеп җибәрә. «Манкорт» терминын кертүе генә дә ни тора! 
Ел саен татар китаплары чыгып тора. Шактый гына саннар – зарланырлык түгел, горурланырлык! Басылып тора, сатылып тора... Әмма менә нин­ди алар? Яшьләр ихтыяҗын канәгатьләндерәме?
Разил Вәлиев: 2015 елда 115 китап чыгачак. Күбесе, 80 проценты, татар телендә. Узган ел 145 китап басылган иде. Инфляция, кәгазь, типография бәяләре арту һәм башка сәбәпләр бар монда... Милли китапханә бер зур эш башкара: бөтен дөньядагы татар китапларын туплау белән шөгыльләнә. Америкага барып, 30 нөсхә кулъязма һәм басма китаплар алып кайттылар. Алар Казанда басылган. Революциягә кадәр үк, XIX гасыр ахыры – XХ гасыр башында. Алар шәхси китапханәләрдә булган башта. Хуҗалары күчеп киткән Кытайга, Кытайдан куылгач, Япониягә киткәннәр, аннан Кореягә, Көньяк Кореядән киткәннәр Төркиягә, Төркиядән – Канадага, хәзер күчкәннәр Америкага... Китапны калдырмаганнар! Нинди авырлыклар белән, кайларда!.. Төркиядә Туфан абый белән ифтар мәҗлесендә булган идек. Төрек кешесе шундый вакыйга сөйләде. Гади мөһаҗирләр, күчкән вакытта, Кара диңгез буена килеп җиткәннәр. Көймәгә утырыр алдыннан, көймә бәләкәй, барыгыз да сыймыйсыз, ике генә төенчек алыгыз, дигәннәр. Утырганнар, төенчекләрен алганнар. Йөзеп чыккач, төенчекләрен чишеп җибәрсәләр, берсендә – самавыр, икенчесендә – китап, ди! Менә бит нинди мөнәсәбәт булган безнең халыкта телгә, китапка!

...Әңгәмә әнә шулай кызыклы, бәхәсле, җанлы үтте. Яңа эшләргә юнәлеш бирде. Мондый иҗади конкурсларны гел үткәреп торырга, хикәяләр бәйгесен киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк дигән уртак фикергә киленде. Хәерле сәгатьтә булсын!

2015, май

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди кызганыч - әле беркем үз фикерен язып җибәрмәгән икән... Ә мин зур кызыксыну белән бер сүзен дә калдырмыйча укып чыктым да, үз фикеремне язасым килеп китте... Гафу итегез - бу инде "өлкәннәр" сүзенә кысылу кебегрәк буладыр, ахрысы... Разил Вәлиевнең 2014 елда 145 китап басылып чыкты; 2015 елда 115 китап басыласы... - дигән сүзләренә иг"тибар итмичә булмады - чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен татар әдәбияте, татар сүзе бик кыйммәт төшенчә, татар әдәбиятен кулга төшерү - зур куаныч, дип әйтәсем килә. Казанга сирәк-мирәк кунакк баргач, бер-ике китап алып кайту - китапка туену түгел әле... Бу зур бәйгедә мин дә катнашкан идем. Әлбәттә, язучы булмагач, моңар хәтле зур күләмдә каләм тибрәтмәгәч, минем эшемне күрерләр. дигән уй да булмады, Алай да, катнашучыларның географик киңлекләрен телгә алганда Омски шәһәрен дә искәреп үтүегез бик куандырды. Минем барлык теләгем шул иде - татар теле яши, татар телен саклап калырга тырышучылар да бик күп, хәтта Омски өлкәсендә дә бар! - дип өн саласым килгән иде! Бу эш мине канатландырып җибәргән кебек булды. Менә шулай конкурс рәвешендә ел саен кбатланып торырлык итсәгез, һичшиксез, эзсез калмас, дип уйлыйм, татар әдәбиятен баетырга теләүчеләр; аларның хезмәтен укып карарга теләүчеләр күбәер. дип ышанам... Нәбирә ханым, бер дә күңелегез төшмәсен - бу бит беренче мәртәбә уздырылган зур эш... Киресенчә, язучыларның күңелләрен күтәреп куяр дай сүзләрегезне дә кызганмагыз... Зиннур Мансуров әфәнденең "аерым китап иттереп бастырып чыгару теләге туды" - дигән фикере бик урынлы, дип уйлыйм... Ничек кенә булмасын - бу зур эшне оештырып җибәрүегез өчен барыгызга зур рәхмәт! Дәвамы булып торсын, яңадан-яңа талантларны ачарга ярдәм итсен, дигән якты теләкләрдә калам!!!

    Хәзер укыйлар