Логотип
Гаилә

Бәхеткә бер адым


Таныш булыгыз: әңгәмәдәшем — Гүзәл Исхакова: тренер һәм консультант-психолог. Психотерапиядә нинди төп юнәлешләр бар, ул үзенең эш тәҗрибәсендә аларның һәммәсен дә куллана: психоанализ, гештальт-терапия, социодрама... Гүзәл — Казанда бердәнбер VIP-коуч. Коуч — куйган максатка ирешергә ярдәм итүче кеше ул.


Гүзәл, бүгенге хатын-кыз үзалдына күбрәк нинди максат куя?

– Үземә мөрәҗәгать итүчеләрдән чыгып шуны әйтә алам – максатлар икәү: мәхәббәт һәм байлык. Һәм, әлбәттә инде, сәламәтлек. Мин аларның икесе дә кеше тормышында зур урын алып тора дип саныйм. Яратырга да, акча эшләргә дә, кызганычка каршы, безне мәктәптә өйрәтмиләр. Әмма алардан башка кеше бәхетле була алмый.

Кешенең үзе куйган максатка килү, аңа ирешү юлларын тизләтүче технологиялар барлыгын белү офыкларымны күпкә киңәйтте. Моның өчен психологларга коточкыч күп акчалар түгү дә кирәкми.

Тормышымның шактый караңгы чоры иде ул: ирдән аерылдым, кулымда берсеннән-берсе кечкенә ике бала, тау кадәр бурыч... Мин шул вакытта максатка 100 процент ирешү алымы – «Рухи Сайлау» системасы барлыгын белдем. Коучингка килүчеләрдә дә шул ук проблемалар бит: хатын-кызлар гаилә корырга, бәхетләрен табарга тели.


Бәхетле булырга теләмәгән хатын-кыз юктыр инде ул...

– Хатын-кыз өчен иң мөһиме – үткәндә калган мәхәббәт капкыныннан ычкыну. Күпләр үткәннәр белән араны ахыргача өзә алмаганга мәхәббәтләрен тапмый да: кемне генә очратсалар да, алар аны элеккеге яры белән чагыштыра. Бу капкыннан котылган очракта гына тормышларында барысы да җайлана.


Алайга китсә, үзен бәхетсез санаучылар никахтагылар арасында да шактый...

 – Хатын-кызның төп проблемасы шунда – ул кияүгә чыгуга иренең кайгыртучан әнисенә әйләнә. Хәер, безне шулай итеп тәрбиялиләр дә: ир хатыны пешерә белергә тиеш дип, өен тәртиптә тотарга, юарга-җыярга... Ә бит ир-ат читкә бәлеш ашарга йөрми! Хатын-кыз хуҗабикә дә булсын, сөяркә дә, илһамчы да, патшабикә дә. Әгәр ул боларның дүртесенә дә ия булып, нәкъ кирәк мәлендә шул рольгә керә алса – андыйларны берәү дә ташламый. Үз эшен, вакытын дөрес оештыра алмаучылар бик күп хәзер: бизнесны да гөрләтеп алып бару, өйне дә тәртиптә тоту, үзеңне дә карарга өлгерү күпләр өчен шактый катлаулы мәсьәлә. Әмма моңа өйрәнергә була!

Нәкъ вакытында үзеңне көзге алдына «китереп бастырып», «күр, кемгә әйләндең?» дия белү дә бик мөһим. Хатын-кыз ир-атны гел илһамландырып, нәрсәгә дә булса әсәрләндереп торсын. Ир-ат барысын эшләргә дә әзер булсын өчен хатын-кыз аерым атмосфера – рух булдырырга тиеш, бу – аның максаты. Мин коучингта, тренингларда шушы атмосфераны тудырырга өйрәтәм.

Ирең янында аның әнисен алыштыру – ялгызлык юлына басу ул. Аның бөтен теләкләрен дә үтәргә әзер торуың ир-атта «аучы» теләген юкка чыгара. Хатын-кыз «йөгереп кача» белгәндә генә ир-атның игътибарын саклап кала ала.

Хатын-кыз күңелендә, иң беренче чиратта, «мин – галәмнең сөекле заты» дигән инану яшәргә тиеш. «Мине бар да ярата» дип йөрү түгел бу, әлеге инану үз-үзеңне тотышыңда, йөрешеңдә чагылсын. Нинди генә эшкә тотынсаң да, сиңа ярдәм итүче көчләр барына ышану ул.

Инануларның икенчесе – «миңа синең белән дә яхшы, синсез дә». Бу һәр хатын-кызга кагыла: кияүгә чыкканына да, чыкмаганына да. Әгәр бу инану аның күңелендә яши икән, ул ир-ат яныннан «йөгереп качучы»га әйләнә, икенче төрле әйткәндә, янәшәсендәге ир-атны югалтудан курку хисеннән арына.


Курку хисен күрсәтмәскә өйрәнергә кирәк, димәк?

– Ул хиссез дә яшәп булганда, нигә аны яшерергә генә өйрәнергә?! Ялгыз калудан нигә курка хатын-кыз? Ир аңа кайбер планнарын тормышка ашыру, әйтик, бала табу, яки акча капчыгы булган өчен генә кирәк икән, ир-ат та юләр түгел, моны тиз сизә. Кемдер өчен «план» гына булу берәүгә дә кызык түгел. Ул үзенең кирәклеген һәрдаим сизсен: кесәсендә бер тиен акча булмаганда да, авырып ятканда да, яныңда басып торганда да, бик еракка киткәндә дә... Ә ялгыз калудан куркып кына ир белән яшәү дөрес түгел, нигә үз-үзеңне алдарга – һәркемнең гомере бер генә.

Өченче инану болай яңгырый – «мин бик назлымын, ләкин мине үзеңнеке итү җиңел булмас». Тәҗрибәм күрсәткәнчә, күп вакыт хатын-кыз ир-атны югалтудан куркып, вакыйгаларны шактый ашыктыра. Ә бит гашыйклык чорын, никадәр булдыра алсаң, шуның кадәр сузарга кирәк. Ир-ат бик акрын, салмак зат ул, аның җанына, йөрәгенә үтеп керер өчен вакыт кирәк. Сулар һавасына әйлән, эчәр суына! Моңа берәү дә бер көндә генә ирешми.

Бер клиентым: «Теләгәнен үтәмәсәм, ул бит мине ташлаячак!» – дигән иде. «Ул синнән кайсы очракта да китәчәк», – дидем мин аңа. Курку – яшерен теләк ул. Кеше, бик нык курыккан очракта, чынга ашса, аның ничек булачагын күз алдына китерә, гел шул хакта гына уйлый. Ә уйлар материальләшә. Нигә куркуыңның сәбәбен ачыкласаң, ул хис эреп юкка чыга, үзеңне ирекле итеп тою хисе алыштыра. «Болай эшләсәм, тегеләй итсәм китмәсме?» дип бертуктаусыз уйлаудан котыласың. Ярый, китте ди, нәрсә, шуннан дөнья бетәме? Хатыннан аерылса да, балаларын ташламаган ирләр дә күп. Мин ике арадагы мөнәсәбәтләрнең ачыклыгы, дөреслеге яклы. Үз-үзеңне алдауга корылган дөньяда яшәүнең ахыргы нәтиҗәсе нинди булуын көн саен күрәм. Андый гаиләләрдә үскән балалар, дөресрәге инде зур кешеләр, килә бүген миңа. Һәр алар барысы да: «Әти белән әни аерылса әйбәтрәк булган булыр иде», – диләр. Бер клиентым: «Әти миннән: «Нишлим, китимме, сезнең белән калыйммы?» – дип сорады», – дип сөйләгән иде. Бөтен җаваплылыкны бала өстенә күчерүне күз алдына китереп карагыз әле сез! Күп вакыт ана кеше бала өчен дип барысына да түзә. Балага исә бу кирәкми, ул мондый гаиләдә рухи яктан гарипләнә генә. Ә үсеп җиткәч үзе дә дөрес мөнәсәбәтләр кора алмый.


Дөнья бетмәсә дә, аерылу барыбер фаҗигадер. Ул китергән газаптан арыныр өчен күпме вакыт кирәк? Минем «биш ел» дип әйткәннәрен ишеткәнем бар.

 – Биш ел бик күп. Читтән ярдәм булмаганда, әлбәттә, авыррак. Хатын-кызлар белән шул чорны кыскарту өстендә эшлибез дә инде. Мин аларны үз-үзләренә ярдәм итәргә өйрәтәм. Аерылышуга китергән сәбәпләрне ачыклау да мөһим. Һәркем ялгыша, әмма ялгышу түгел, аны кабатлау куркынычрак.


Мөрәҗәгать иткән һәркемнең проблемасын чишәргә булышырга алынасызмы?

– «Мин үзем бер нәрсә дә үзгәртә алмыйм», – дип, ниндидер могҗиза көтеп утыручылар белән эшләмим. «Бу хакта укыган идем, беләм», – диючеләр белән дә шунда ук саубуллашам. Максатлары ачык кешеләр белән эшләү җиңел. Берәүләр: «Минем кулымнан бернәрсә килми!» – дип чәчләрен йолкый, «нәрсә килеп чыкмый?» дип сораштыра башласаң, аның әле бер адым да ясап карамавы ачыклана. Тәҗрибә туплаган, җаваплылыктан курыкмаганнар белән эшләргә яратам.


Сезнеңчә, мәхәббәт нәрсә ул?

– Мәхәббәт берничек тә кемгәдер бәйле булу түгел, ул – юмартлык. Ярату хисең ташып торса, синең аны бертуктаусыз бүлешәсең, кемгәдер бирәсең килә. (Мондый гаиләләрдә балалар да яратырга сәләтле булып үсә, алар кояш кебек – һәркемне үзенә тарта). Күңеле тулы ярату, сөюдән өлеш чыгарып кемнедер бәхетле итәргә ашыккан хатын-кыз кайчак ашыгып үзеннән бөтен яктан да түбән ир-атны сайлый, ә аннан: «Мин аны кеше иттем, сәнәктән көрәк ясадым», – дип зарлана. Бу урында бер риваять искә төшә. Оста янына укучысы килә дә:

– Беләсезме, бриллиант кашлы йөзекне сатарга базарга чыккан идем, аңа нибары 20 сум бирделәр, – ди.

– Ә син ник базарга чыктың, мондый затлы нәрсәне бәяли белүчеләр янына барырга идең, – ди оста.


Тормышын үзгәртергә карар иткән хатын-кызга берничә киңәшегез.

– Беренчесе – ул үзенең ни теләгәнен белергә тиеш. Икенчесе – үзен беркайчан да югары көчләр ташламаячагына ышану. Өченчесе – максатка таба һәркөнне кечкенә булса да бер адым ясау.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар