Татар феминизмы

 

«Ту яңадан мәгърифәтле анадан!»  

С. Рәмиев.  

Шулай бервакыт әдәбият хакында сөйләшеп утырганда, «Ни өчен бүген әдәбиятка хатын-кызлар күпләп килә?» дигән сорау бирделәр. Мин җавабымны әзерләгәнче, моңа кадәр сүзгә кушылмыйча, тыңлап утырган бер әфәнде каһкаһә белән әйтеп куйды: «Элек хатын-кызны кешегә дә санамаганнар, кеше булганнарына кайчан гына бит әле аларның»... Аның бу циникларча әйтелгән сүзләрендә тарихи дөреслек ята иде.  Әйе, без бүген барыбыз да – феминизм җимешләре. XIX йөздә дөнья буйлап феминизм хәрәкәте таралыш алганчыга кадәр, хатын-кызның сайлау, тавыш бирү хокукы юк, ул хөкемдар була, дәүләт вазыйфасын били, гаилә кору өчен партнер сайлый алмаган; кагыйдә буларак, белемсез, надан; юридик яктан әтисенең, кияүгә чыккач, иренең хосусый милеге булып саналган. Борынгы Вавилонда Хаммурапи Кодексында ук (безнең эрага кадәр 1750 еллар) хатын-кызның тере товар булуы турында язылган бер мисалны гына искә төшерү дә җитә: әгәр дә кыз баланы кем дә булса мәсхәрә итә икән, зыян күрүче кем булган дип уйлыйсыз? Юк, кыз бала түгел, ә аның әтисе. Әгәр бу канун бүген гамәлдә булса, «Пусть говорят» тапшыруында 16 серия буена Диана Шурыгинаны түгел, ә аның әтисен чәйнәрләр иде. Психологлар аның әтисенә ярдәм итәргә ашыгыр иде...  

Эмансипациянең рәхәте  

Феминизмның яхшымы-яманмы булуы турында сөйләү бүген мөһим түгел инде: тарихи үзгәрешләр һәрвакыт киләчәк хакына эшләнә. Бүген хатын-кызларның каршылыклы хәлдә калуына карата (дөнья йөгенә җигелеп тартуы да, гаилә учагын саклаучы булуы да) диванда ятучы ирләр (кайчак ятмаучылары да): «үзегез даулап алган ирек, эмансипациягезнең рәхәтен күрегез», дип җавап бирә. Ә бит ХIX йөздә Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре татар мөселман хатын-кызларын мәгърифәтле итү турында сүз башлаганда, киләчәктә ир-атлар болай фикер йөртер дип уйламагандыр да... 

ХIX йөзнең икенче яртысында Россиядә башланган буржуаз үзгәрешләр илдәге мөселман өммәтен җәдитчелек хәрәкәте булып яулап ала. Ул хәрәкәтнең иң кайнар ягы – хатын-кыз мәсьәләсе. Шунысы кызык: без гадәттә «татар феминизмы» дигән төшенчә белән эш итмибез, бездә аны күбрәк «хатын-кыз мәсьәләсе» дип йөртәләр. Феминизм кайсыдыр бер тарихи борылышта тискәре мәгънә төсмеренә ия булып, безгә хас түгел бер күренеш кебек кабул ителә башлаган, күрәсең. Көнбатыш феминизмының татар-мөселман хатын-кызлар мәсьәләсе белән уртаклыклары күп булса да, аны тәңгәл дию дөрес булмас иде. Мәсәлән, Көнбатышның беренче феминисткасы,  XVIII гасыр ахырында яшәгән инглиз хатыны Мэри Уолстонкрафт мәгърифәтче Руссо йогынтысында «Хатын-кыз хокукларын яклау» дигән трактатын язганда, аларга сайлау хокукы бирү турында гына сүз алып бара. Аның гауга китереп чыгарган әлеге трактатын хәтта укымышлы ирләр дә җитди кабул итми, хатыннарга ни җитми дигән кебегрәк, җилкә сикертеп куялар. Ә инде Россиядә беренче хатын-кыз министр дәрәҗәсенә ирешкән генерал кызы Александра Коллонтай «революция валькириясе» дигән кушамат алып, ХХ йөз башы секс-символы булып танылганда һәм иң беренче булып никахын чиркәүдә түгел, ә рәсми рәвештә законлаштырганда, гасырлар буе Шәрык мәдәнияте кысаларында тәрбияләнгән татарлардан Сара Шакулова Сорбонна университетын тәмамлап, Казанда Фатиха Аитова оештырган кызлар гимназиясендә укыта, Мөхлисә Бубый беренче казый вазыйфасын башкара.  

Ә аңа кадәр...  

...татар дөньясында татар мәгърифәтче ирләре хатын-кыз мәсьәләсе буенча шактый агарту эшләре алып барган була инде. Бу эшне Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдин кебек дин әһелләре башлап җибәрә. Алар татар җәмәгатьчелегендә хатын-кызларның хокуксызлыгы һәм гыйлемсезлеге (!) белән  килешә алмый, чөнки милләт киләчәген бары тик мәгърифәтле  аналар белән генә бәйләп карыйлар. ХХ йөз башында татар язучылары хатын-кызларның уңай образларын тудырып, әсәрләр иҗат итәләр. Җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максаты белән әсәрләрен хатын-кыз исемнәре белән имзалыйлар.  

ХХ йөз башында гомуми милли күтәрелештә татар кызларының аң-белемгә омтылуы, “светский” чараларга чыгуы, театрларга йөрүе, хәтта ки киенүләренә кадәр үзгәрүе турында бик күп язылды. Татар дөньясының милли йөзен төрле өлкәләрдә йолдыз булып танылган хатын-кызлар билгели башлый: Казанда ирләр гимназиясе дә булмаганда, үз акчасына беренче хатын-кызлар гимназиясе ачкан Фатиха Аитова, бирнә акчасына ире Исмәгыйль бәй Гаспралы белән «Тәрҗеман» газетасы чыгарган Зөһрә Акчурина-Гаспринская, «Сәйяр»дән Уфага китеп, 1912 елда анда «Нур» труппасы оештырган беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, татар кызларыннан беренчеләрдән  Европага чыгып, борынгы Сорбонна университетында белем алган Сара Шакулова, 1917 елгы мөселманнар съездында тарихта беренче тапкыр хатын-кызлар арасынннан сайлап куелган казыя Мөхлисә Бубый... Боларның һәркайсының үрнәген тәфсилләп тасвирлап,  татар феминизмы турында күзаллау тудыра алырдай аерым мәкаләләр язарга мөмкин булса да, хатын-кыз мәсьәләсенең асылына төшенер өчен шул чор шәхесләренең кайбер хезмәтләренә, мәкаләләренә тукталу урынлы да, кызыклырак та булыр. Ни әйтсәң дә, әгәр татар феминизмы дип әйтәбез икән, аның башында иң элек мәгърифәтче һәм (яки) капиталист ир-егетләр торуын танырга тиеш булабыз. 

«хатын хакы – Хаува ана хакы»   

1913  елда Якуб Хәлили мөхәррирлегендә «Сөембикә» журналы чыга башлауга, аның шул ук елгы декабрь һәм 1914 елгы гыйнвар санында Өммегөлсем Терешковия  дигән мөгаллимә ханымның «Безнең хәл» дигән мәкаләсе дөнья күрә. Ул анда болай дип яза:  

«Без ирләремезгә кол булып беткәнмез, аларны үземезгә хуҗа иткәнмез. «Ир хакы – Алла хакы», «ир хакы – пәйгамбәр хакы» дип, ирләремезгә артыграк башымызны иеп, аларның аяклары астында фил аягы астында изелгән сычкан шикелле изелеп калганбыз. Бабаларымыз кыш көннәрендә әбиләремезне чана тәртәсенә бәйләп ярганнар. Шуның белән генә канәгатьләнми, өйгә алып кереп,  эскәмиягә салып, бәйләп, камчылары тузганчы аларның аркаларын телгәләгәннәр. Йа Рабби, бу нинди ерткычлык!« – дип яза мөгаллимә ханым. Һәм мәкаләсенең дәвамында ирләрне «җанварлар» дип атый.  

Үзенең әсәрләрендә дә хатын-кыз образларының тулы бер галереясын биргән Исхакый шунда ук җавап яза: «Мин дә мөгаллимә Терешковия ханымның «ерткыч җанварлар» дип, әдәби итеп йөртә торган бер ир булганга, ханым әфәндегә кечкенә генә бер сүз әйтеп китмәкче булам. Ирләр белән хатыннар арасындагы мөнәсәбәтнең табигый булмавының  сәбәпләре – хатыннарның башларындагы «ир хакы – пәйгамбәр хакы» дигән казыяның булуында түгел, ирләрнең башында «хатын хакы – Хаува ана хакы» дигән мәгънәнең йирләшмәвендәдер. Без, ирләр,  менә шуны йирләштерергә тырышамыз, әдәбиятымыз, матбугатымыз шуңарга хезмәт итә, шул эшкә элек без, ирләр, «җанварлар» башладык, иң әүвәл шул мәсьәләне карт «җанвар» «Тәрҗеман» баба чыгарды. Шул эшкә Риза казый дигән бер «җанвар» шәригать төсе бирде. <…>  

Хатын-кыз мәсьәләсенең төбе хатыннарда ирләргә дошманлык хисе үстерүдә түгел. Ике тарафта да бер-береңә ихтирам тойгысын башларына, йөрәкләренә урынлаштырудадыр».  

Шулай итеп, Исхакый матбугаттан чыгышлар ясарлык булып формалашкан хатын-кызлар хәрәкәтен дөресләп торучы бер аксакал вазыйфасын үти. Шул ук елны ул «Хатын-кыз бурычы» дигән мәкаләсен яза. Ул хатын-кызларга өндәмә буларак яңгырый: 

«Алдагы сыйныф хатыннарымызга чынлап эшкә керешергә, сызганып, үз вазыйфалары башында булырга вакыт җитте.  

Реклама

Милли, мәдәни бурычлар бит бикәләремез, абыстайларымыз, туташларымыз, без ирләрнең генә вазыйфасы түгел,  бу – һәммәмезнең бергә үтәячәк, бергә эшләячәк бурычы...  

Мәсьәләләремез күп. Эшләремез чуалчык. Киләчәгемез томанлы. Эш хезмәтче сорый, эшче сорый.  

Без ирләр генә җитмимез, без ирләр генә таламыз, әлсеримез, арамыз. Тагы безгә, ирләргә, мөмкин түгел бик күп эшләр бит сезнең тарафтан бик җиңеллек белән генә эшләнә. <…>  

Вакыт җитмәде түгел, җитте. Рәхим итеңез. Үз вазыйфаңызның башында утырыңыз!»  

Бу вакытта инде буржуазия вәкилләре өчен хәтта рус гимназияләрендә, һөнәри уку йортларында белем алуга киртәләр калмый диярлек, күрәсең, Исхакыйның эшче-крестьян кызларына да мөрҗәгать итүе булгандыр.  

Ислам дөньясында – беренче! 

1917 елның 1 маенда Мәскәүдә Шәмси Асадуллаев йортында Бөтенроссия мөселманнарының съезды башланып китә. Съездда Россиянең барлык төбәкләреннән 900 дән артыграк делегат катнаша. Шуларның 112 се (кайбер чыганакларда – 120)  хатын-кыз, һәм аларның мондый җыенда беренче тапкыр катнашуы була. Форумда тикшерелгән иң четерекле мәсьәлә – билгеле, хатын-кызларга кагыла. Мөхлисә Бубый шушы җыенда казый итеп сайлана. Ислам дөньясында мондый хәл беренче тапкыр була!  

Шушы ук җыенда «Хатын-кызлар мәсьәләсе турында» 11 пункттан торган резолюция кабул ителә. Татар җәмәгатьчелеге өчен бу чын мәгънәсендә тарихи документ, анда ир-атлар белән хатын-кызлар хокукларының тигезлеге шәригать белән раслана, шулай ук күп хатынлылык тыела, аерылышырга рөхсәт бирелә башлый. Съезддан соң, муллалар каршылык белдереп, агитацияләр алып бара, аларга ирләр дә кушыла. Бәхәсләр бик озак дәвам итәргә охшый, әмма аларга Октябрь инкыйлабы нокта куя. Хатын-кыз мәсьәләсе бөтенләй башка шартларда хәл ителә башлый.  

ХХ йөз башы феминизмы: бердәмлек һәм тигезлек  

Әмма мөселман руханилары, галимнәре татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге урыны турында бик  әһәмиятле фикерләр язып калдыра. Күренекле татар дин белгече, галим-философ, публицист Муса Җаруллаһ Бигиевның әйткәннәре бүгенге көн өчен дә актуаль  яңгырый. Ул хатын-кыз мәсьәләсенә кагылышлы фикерләрен алда әйткән  җыеннарда, шулай ук матбугатта әйтә килә, ә 1933 елда «Коръән Кәрим аять кәримәләре хозурында хатын» дигән аерым китап чыгара. Муса әфәнденең хатын-кызларга карата үтә дә ихтирамлы мөнәсәбәте турында замандашлары да әйтеп калдырган, шулай ук аның язганнарын еш кына «ибн Фатыйма» дип имазалавы да бу турыда күпне сөйли. «Хатын-кыз – ул: 1) минем үз әнием, минем бөек әнием; 2) минем апам, әтиемнең һәм әниемнең апалары; 3) гомер юлдашым, минем ханым-әфәндем, балаларымның анасы; 4) ниһаять,  хатын-кыз  – минем кызларым ул. Икенче  төрле әйткәндә, хатын-кызларга карата булган ихтирамлы мөнәсәбәтем дин күрсәтмәләре, табигать кануннары һәм җәмгыять ихтыяры хозурында минем иң бөек вазыйфамдыр ул», – ди ул китабында.  

Шунда ук дәвам итә:  

«Ничек кенә булмасын, хатын-кыз дини вазыйфаларын тулысынча башкара алмаган кебек тоелганга карап кына, хокукларның берсеннән дә мәхрүм ителергә тиеш түгел. Алай гына да түгел,  Хатын-кыз булганы өчен генә дә ул кайбер хокуклары ягыннан өстен  булырга тиеш.  Хатын-кыз ана булу вазыйфаларын  үтәү зарурлыгы яки гаилә тормышының хуҗабикәсе һәм гаилә учагын саклаучысы булганы өчен  кайбер хокукларыннан үзе баш тарта ала. <…>  

Хатын-кыз хокуклары социаль тормышка бернинди хилафлык та китерми һәм кътисад өлкәсендә бернинди кризис та китереп чыгармый. Мәсәлән, фабрикаларда эшләүче хатын-кызларны башка эшчеләргә бирелгән хокуклардан мәхрүм итүнең бер зарурлыгы да юк. Шулай да хатыннарны һәм кызларны мондый урыннарда хезмәт итү мәҗбүриятеннән азат итә торган чаралар күрү зарурлыгы бар. Яисә мәсәлән, хатын-кызларны сайлау яки төрле хакимият органнарына, яки төрле оешмаларга һәм комитетларга сайлану хокукыннан мәхрүм итүнең бер файдасы да юк. Әмма ләкин бу аның табигать биргән вазыйфаларын башкаруына хилафлык китерерлек булса, бу очракта ул хокукларыннан файдаланыргамы,  юкмы икәнен үзе хәл итәргә тиеш. Мәсәлән, хатын-кызның йөкле вакытында яки ана булу вазыйфаларын башкарганда, теге яки бу социаль актларда катнаша алмаган өчен аны хокукларыннан мәхрүм итү дөньяви һәм дини кануннар нигезендә яткан гаделлек принципларына бөтенләй туры килми.  

Гаҗәп, шунысы бик тә гаҗәп: хатыннарына һәм кызларына фәхешлек белән шөгыльләнү өчен чикләнмәгән хокуклар биргән Көнбатыш аларга сайлау хокукы бирергәме, дип гыйльми бәхәсләргә кереп баткан. Әйтергә кирәк, Гареб галимнәре хатын-кызларының андый хокуктан мәхрүм  булуын таный.  Бу өлкәдә көнбатыш хатын-кызларының хокукларын гамәлгә ашыруда бердәм фикер юк, бу исә аларның хатын-кызларын бик нык түбәнсетә. Бәлки, бу хәл көнбатышның яшәү рәвешенең котылгысыз нәтиҗәседер? Бәлки, бу «Син намусыңны саттың, шулай булгач, үз фикереңне белдерү хокукың да юк!» дигән сүзләрдә чагыладыр да? Алай булгач, сатучы белән сатып алучы арасында нинди аерма бар соң?  

Коръән Кәримебез кушканча, һәрбер хатын-кыз, һәрбер ир-ат кебек үк, хокук һәм вазыйфаларның һәркайсыннан файдалана. Бу исә хатын-кызның хокукларга ия булу ягыннан ир-атлар белән тигез булуын аңлата. Монда безнең максат шундый: 1) мәдәни хокукларда бердәмлек һәм тигезлек, 2) гаилә һәм ир белән хатын булу хокукларында бердәмлек һәм тигезлек, 3) гыйлем алу, тәрбия һәм әхлак мәсьәләләрендә бердәмлек һәм тигезлек һәм, ниһаять, 4) барлык сәяси хокукларда бердәмлек һәм тигезлек», – дип яза Муса Җаруллаһ Бигиев.  

Татар феминизмы әнә шушы кимәлдә башланып киткән. Шәрык мәдәнияте һәм ислам  тәгълиматы нигезендә барлыкка килгән «хатын-кызлар мәсьәләсе», әгәр совет чорында башка агымнар белән кушылып китмәгән булса, ил корабына бүген кайсы дулкыны белән бәрер иде икән?  


(дәвамы бар)

Фото: редакция архивыннан

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Шушы ук темага
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Балачак – уйнар чак...