Логотип
Тарих

Әстерхан кызы

Мәшһүр әдибебез Галимҗан Ибраһимовның тууына — йөз егерме ел. Октябрь революциясенә кадәр үк классик әдип дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхес 1917 елгы вакыйгалардан соң иң алгы сафларда баручы татар җәмәгать эшлеклеләре арасына килеп керә.
Мулланур Вахитов белән бергә Мәскәүдә милли комиссариат оештыруда, бердәм Башкорт-татар милли автономиясен төзүгә кагылышлы документларны барлауда катнаша. (Дөрес, төрле сәбәпләр аркасында андый мохтарият ул вакытта төзелми кала.) 1919 елда Г. Ибраһимов Казанга кайткач, әдәби эшчәнлеген дәвам иткән хәлдә, татар вакытлы матбугатын торгызу эшендә әйдәп йөрүчеләрдән була, «Безнең юл», «Мәгариф» журналлары турыдан-туры аның катнашында нәшер ителә башлыйлар. Әмма аның татар иҗтимагый фикерен үстерүгә керткән иң зур эшчәнлеге «Гыйльми үзәк»не җитәкләгән елларга туры килә. Әдәби һәм гыйльми-җәмгыяви эшчәнлеген истә тотып, 1928 елда ул СССР Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Ә 1932 елда Г. Ибраһимовка Хезмәт Батыры дигән мактау­лы исем бирелә.

Киеренке иҗтимагый һәм әдәби эшчәнлеген үтәгән көннәрендә иренә ярдәмче булган, өй, оя җылысын тудырган, дәвалауга бирешмәүчән авыру белән авырый башлаган әдипнең иң якын таянычына әверелгән хатын хакында әле без бик аз беләбез шикелле. Бу язма Г. Ибраһимовның сөеклесе «Гөлсем балакай»га багышлана. Яшь аермасын истә тотып, әдип аңа һәрчак шулай, исеменә «балакай» сүзен өстәп эндәшә торган була.

Әстерханда урта  хәлле  татар гаиләсендә тәрбияләнеп буй җиткән Өммегөлсем Мөхәммәдованың язмышы үтә дә гыйбрәтле һәм кызыклы. Аның атасы Давыт абзый Каспий диңгезендә балык тотуны  кәсеп итүчеләрнең көймә-корабларын төзекләндерүче кечерәк кенә остаханә тоткан. Милләттәшләребез арасында аның абруе зур булган. Ул анда хәйрия җәмгыяте ачуда, төрле әдәби-музыкаль кичәләр оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе санала. Балаларын да бик яшьли шул «әдәби-мәдәни ахшамнар»га алып йөри. Шуңа күрә алар шул чорның иң күренекле шәхесләре белән күрешү, аралашу бәхетенә бик иртә ирешәләр. Өммегөлсем апа сөйләвенә караганда, Казан яки Кавказ (Баку, Тифлис) якларыннан шәһәргә килеп чыгучы барлык артистлар да  диярлек аларның җитеш тормышлы өйләрендә кунак була, ашка алына. Татар хатын-кызларыннан беренчеләр исәбендә Петербург консерва­тория­сендә җыр сәнгате нечкәлекләрен өйрәнә башлаган Мәрьям Искәндәрева да, 1911 елда Идел буе шәһәрләрендә җыр кичәләре оештырып йөргәндә, берничә көн алар өендә яши.

Күренекле шагыйрь Сәгыйть Рәмиев 1910 елның җәендә Әстерханга — «Идел» газетасына эшкә чакырылгач, Давыт Мөхәммәдовның зыялы гаиләсе белән аралаша башлый. Бер көнне Давыт абзый аңа: «Ашау-эчүең дә, торуың да бездә булыр», — дип, аерым бүлмә күрсәтә. Сә­гыйть  Габдулла Тукайны да «Кымыз эчеп, бераз дәва­ланып китәрсең» дип, бер елдан соң Әстерханга чакырып китерә. Бөек шагыйребезгә багышланган истәлекләр китабында (1976 елгы басма) түбәндәге юлларны укыйбыз: «Сәгыйть Рәмиев... Давыт Мөхәммәдовларда тора иде. ...Тукай килү хәбәрен ишетү белән ул (аны) үз өйләренә алырга тәкъдим итә. Соңыннан ул (Давыт) бөтен буш вакытын кунагы Тукайның Әстерханда булуын оештыруга багышлады» (Вәлит Алиев истәлеге, 120 нче бит).

Шушы  зыялы, ишле гаиләдә тәрбия алган Өммегөлсем туташ яшьтән үк Казанны барып күрергә хыяллана. Өй шартларында мөселманча-татарча, шәһәр гимназиясендә русча белем үзләштергәннән соң, 1922 елның җәй ахырларында ул Казанга килә, университетның медицина факультетында укый башлый. Бик авыр еллар булуга кара­мастан, студентлар ял вакытларында галимнәр, язучылар белән очрашулар, төрле кичәләр оештыралар. Шундый кичәләрнең берсендә Гөлсем  татарның   мәшһүр  язучысы Галимҗан Ибраһимов — булачак ире белән таныша. Ә 1923 елның җәй урталарында алар өйләнешәләр. Хәсән ага Туфан, икенче бер мәшһүр шәхесебез Һади Такташның Казанга беренче аяк баскан айларын искә алып, мондый вакыйганы да сөйли иде. Яшь шагыйрь яңа дуслары белән хәзерге Кремль урамыннан үтеп бара икән. Бер фото­ателье янында ул  бик сөйкемле ике кыз фоторәсемен күреп туктап кала. Сокланып бик озак карап тора да, шу­ларның  берсенә ишарәләп:  «Бу  кызны эзләп табачакмын», — дип әйтеп куя. Ә ул кыз, имеш, яңарак кына Галимҗан Ибраһи­мовка кияүгә чыккан Гөлсем Мөхәммәдова икән! «Шулай да Такташ ул кызга карата җылы мөнәсәбәтен һичкайчан онытмады», — дип сөйли иде мәрхүм олуг шагыйребез.

Яшь гаилә башлап яши башлаган «өй» — Кремльгә илтүче урамда — Икенче совет йортындагы 33 нче бүлмә була. «Морҗа кебек тар, озын, шыксыз бүлмә. Ишек төбендә үк, уң кулда тимер карават. Аның өстенә коңгырт соры одеял капланган. Аннары ...эче кием-салымнан бигрәк китап белән тутырылган гардероб. Түргә табарак зур язу өстәле». Яшь килен ялгызак ирнең шушы рәвештәге торагын тиз арада үзгәртергә керешә. Галимҗанның абыйсы һәм энесе килгән вакытларга инде Гөлсем ул бүлмәне гөл кебек итеп, җыештырып куйган була. Озак та үтми Татарстан хөкүмәте бу гаиләгә Комлев урамында дүрт-биш бүлмәле иркен фатир бирә. «1924 елда яңа өйгә күчеп килдек. Кулда акча  бар чак иде, өй җиһазлары, савыт-саба алдык», — дип яза соңын­нан  Гөлсем  Мөхәммәдова. Бу өй аларның тагын  бик зур  сөенеченә шаһит була — 1926 елның 5 ноябрендә уллары Рөстәм туа. «Галим­җанның улын бик көтеп алганлыгы  тое­ла иде. Кайвакыт баланың бишеге кырыена терсәкләре белән таянып, бик озак карап торыр да: «Син аның күзләренә кара, нәрсәдер аңларга тырышкандай, төбәп багып тора бит! Акыллы егет булып үсәр төсле күренә. Башының формасы минеке, борыны да минекенә охшый бугай. Ә күзләре... синең күзләреңнән дә  зәңгәррәк!»

Ләкин милләтебезнең иң күренекле шәхесләреннән берсе Галимҗан Ибраһимовның бәхетле башланган гаилә тормышы тиздән бик фаҗигале рәвеш ала. Бергә яши башлауларына дүрт ел тулмастан ул бик каты авырып китә. Бу елларда дәвалауга бөтенләй  бирешмәгән  үпкә чире белән катлаулы көрәш башлана. Тиздән бу  фаҗигагә  икен­че бәхетсезлек тә өстәлә  —  биш яше тулмастан бердән­бер бала — Рөстәмнәре, кинәт авырып, үлеп китә. Рөстәм тугач чиксез сөенгән Галимҗан Ибраһимов белән Гөлсемнең нинди тетрәнү кичерүләрен күз алдына китерүе дә кыен. Үпкә чирен «чигендерү» чарасы итеп үткәрелгән катлаулы операцияләрдән соң беркадәр тернәкләнә башлаган, «Без­нең көннәр» романының икенче өлешен язарга керешкән Галимҗан янә урын өстенә ава. Яшь йөрәген берьюлы ике кайгы телгәләгән Өммегөлсем өчен дә тормышның яме китә. Аңа әле ул вакытта нибары егерме сигезенче яшь була. Бу вакыйгаларны тулырак язуымның сәбәбе шул — соңрак  кайберәүләр  аны  «авыру ирен ташлап китте»  дип гаепләргә дә тырышты. Мондый  авыр кичерешләрдән соң гаилә  чынлап та таркала. Ләкин ул көннәргә чаклы әле тагын ике ел чамасы вакыт үтә. Кырымның мәрхәмәтле табигате, яхшы врачлары һәм табибәлеккә укыган ха­тынының тырышлыгы нәтиҗәсендә Г. Ибраһимов яңадан аякка баса, тоткарланган иҗат эшен дәвам иттерә ала.

Гөлсем Мөхәммәдованы 1934 елның башында Кырым АССРның  мәркәзе Симферопольгә чакырып алалар. Ул анда «Кызыл Кырым»  газетасында тәрҗемәче  булып та, башка оешмаларда да эшли. Сугыш башлангач, үзе эш­ләгән оешма белән бергә Үзбәкстанга  эвакуацияләнә: 1941 елның көзен­нән яңа гаиләсе белән Сәмәрканд  шәһә­рендә  яши.  Баш­тарак хастаханәдә  табибә  була, соңрак бер гыйльми институтта эшли. 1956 елда диссертация яклап, биология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алуга ирешә.

Өммегөлсем (Гөлсем) Давыт кызы Мөхәммәдова язучылык эшенә кайчан керешкән соң? «Олы юл» китабында ул үзенең Галимҗанга кияүгә чыкканчы ук тарихчы Газиз Гобәйдуллинның энесе кул астында  кайбер  рәсми  брошюраларны русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә иткәнлеген яза. Ул хезмәтләрен тел белгече Мөхетдин Корбангалиев тә хуплый. Галимҗан белән бергә яшәгән елларында ул әдәби әсәрләр дә тәрҗемә итә, үзе дә каләм сынап карый. 1925 елда иренең «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» хезмәтен, соңрак «Кызыл чәчәкләр» исемле озын хикәясен русчага тәрҗемә итеп бастыра. Ялтада яшәгән елларында Галимҗанның хәлсез кул белән «сырлап»  чыккан  кулъязмаларын матурлабрак күчереп язу хезмәтен дә Гөлсем башкара. Симферопольгә күчеп эшли башлаганчы ук Кырым татарлары язучыларының кечерәк берничә әсәрен тәрҗемә итә. Утызынчы елларның икенче яртысында ул инде тәҗрибәле тәрҗемәче буларак таныла, үзенең дә кечерәк күләмле язмалары кырым-татар матбугатында күренә башлый. 1940 елда Гөлсем Мөхәм­мәдованы СССР Язучылар берлегенә кабул итәләр (сугыштан соңгы СССР язучылары исемлекләрендә  ул прозаик, тәрҗемәче буларак теркәлгән). Җитмешенче елларда Казанга әйләнеп кайта. Хәзерге заман татар дөньясына, нигездә, Галимҗан Ибраһимовка багышланган кызыклы   истәлек язмалары, өч зур повесте белән мәгълүм.

Аның күләмле «Зур тормыш» истәлек-очеркы әүвәл Афзал ага Шамов 1966 елда төзеп чыгарган «Г. Ибраһимов турында истәлекләр»  китабында урын ала, аннары беркадәр тулыландырылган, йөз битле китап рәвешендә русча басыла («Большая жизнь», 1968). Әдипнең балачак һәм яшүсмер чорына багышланган шактый кызыклы «Яшьлек көннәре» документаль повесте башта «Казан утлары» журналында, аннары аерым китап буларак басылып чыкты (1975). Галимҗанның яшьлек елларын тулы күзалларлык бу әсәрен (һәм калган ике документаль повестен) язганчы Өммегөлсем апа әдипне якыннан белгән бик күп кеше белән аралаша, хатлар алыша. Язучы Афзал Шамов белән әдәбият галиме Мансур Хәсәневкә  дә даими ярдәмләшеп торулары өчен бик рәхмәтле иде ул. Г. Ибраһимовның аклануы турында хәбәр алынгач та Афзал ага иң беренчеләрдән булып әдип турында истәлек язмаларын тупларга керешә. Өммегөлсем апаны эзләп таба. «Зур тормыш», «Яшьлек көннәре» әсәрләрен язарга керешер алдыннан өммегөлсем күп мәгълүматлар белән таныша. Хәер, үзе дә бик күп архив материаллары һәм истәлек язмалары туплый.

1986 елда мин аның «Яшьлек көннәре»нең дәвамы — «Эзләнүләр» повесте дә кергән кулъязмасын редакцияләдем. Шул дәвердә безгә бик еш аралашырга туры килде. Өстәлендә Г. Ибраһимовның Киев төрмәсендә утыру вакыйгаларына кагылышлы бик күп документларның күчермәләре тулы бер папка һәм байтак кына кызыклы фотолар ята иде.  Юкарак папкада төрле  кешеләрдән  алынган хатлар тупланган. Шул  исәптән анда Галимҗанның Киев­та яшәгән чорда күңеле төшеп йөргән Уфа кызы Гөлсем Әхтәмова һәм әдипнең беренче хатыны Мәчтүрә ханым Фәйзуллина белән язышкан хатлары да бар иде.          

«Эзләнүләр» әсәре басылып чыккан көннәрдә, китапның беренче нөсхәләрен күрсәтергә барганда Гөлсем апа миңа: «Галимҗанның Совет хакимияте дәверендәге эшчәнлегенә багышланган повестемны язып төгәлләп киләм. Хәзер кулъязмамны Афзал Шамов укый... Ул китабыма да сез мөхәррир булсагыз икән», — дигән иде. Ләкин «Олы юл» документаль повестен безгә аның белән бергә китап рәвешенә китерү насыйп булмаган икән. «Эзләнүләр» басылып чыгып, өч-дүрт айлар үтүгә, 1988 елның мартында Гөлсем апа Мөхәммәдова сиксән бишенче яшендә арабыздан китеп барды. Автор тарафыннан эшкәртелеп бетмәгән кулъязма, төрле киштәләрдә байтак вакыт аунап йөргәннән соң (туксанынчы елларда түнтәреш-башбаштаклык чоры килде бит), мөхәррир кулына соңлап килеп керде. Язучының соңгы әсәре «Олы юл», минем тарафтан берникадәр әдәбиләштерелеп, 1994 елда гына китап рәвешен алды. 

Бүген без, әдәбият-мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр һәм әдәбият сөючеләр, олуг әдибебез Галимҗан Ибра­һимовның иң якын кешеләреннән берсе булган һәм аның тормыш-яшәешен чагылдырган әсәрләр иҗат иткән язучы Өммегөлсем Давыт кызы Мөхәммәдованы хөрмәтләп   искә   алырга тиешбез. Ул моңа бик тә лаек. Олуг әдибебезгә багышлап ул иҗат иткән «Зур тормыш», «Яшьлек көннәре», «Эзләнүләр», «Олы юл» әсәрләре әдәбият сөючеләрнең китап киштәсендә Г. Ибраһимов томнары белән янәшә торырга лаек, минемчә. Язучы буларак кына түгел, бөек каләм әһеле Галимҗан Ибраһимовның якыны, сөйгән яры буларак та зурланырга хаклы ул. Мәшһүр әдип, танылган җәмәгать вә дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның олуг юбилей көннәрен билгеләгәндә, авыр елларда аның белән гомер иткән Гөлсем апаны да искә алып үтик.

«Сөембикә», № 3, 2007.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар