Логотип
Тарих

​Шәфкать иясе Шәфика

Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр. 

Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр. 

Дан йолдызы сүнсә дә, нуры һаман сирпелеп, кешеләр җанын җылыта торган күренекле шәхескә багышлап 2000 елның 3 нче санында җырчының сеңлесе, затлы-зыялы нәсел баласы Нурия Рәхимова белән очрашу тәэсирендә туган истәлек-язманы укучыларыбызга тәкъдим иткән идек. Быел – Ватан сугышы тәмамлануның 65 еллыгы якынлашкан көннәрдә героик совет халкының тылда һәм фронтта көрәшеп, җиңүгә керткән өлешен искә төшерү артык булмас. 

Шәфика Котдусова 1939 елда җырчы дипломы алып, Симферопольдә оешкан кырым татарларының җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый. 1941 елда Мәскәүдә татар сәнгате декадасы үткәрелергә тиеш була. Дөнья буйлап талантлы татар балаларын эзли­ләр. Казаннан ансамбльнең чыгышларын карарга килгән композиторлар, сәнгать белгечләре сирәк очрый торган гаҗәеп матур тавышлы җырчыны күреп, Казанга чакырырга кирәк дигән фикергә киләләр.

Шәфика ире, төпчек улы белән 1941 елның мартында Казанга килеп урнаша, Нәҗип Җиһанов аңа өр-яңа операсы – «Алтынчәч»тә баш рольне уйнарга тәкъдим итә. Опера театры сәхнәсендә Җиһановның җитез бармаклары арасыннан агылган җиңел, дәртле музыкага кушылып җырлаганда аннан да бәхетле кеше булмагандыр. Либретто авторы Муса Җәлил репетиция беткәч, янына килеп тәбрик итә. «Алтынчәч образын шундый гүзәл, мәхәббәтле, нәфис һәм бәхетле итеп күз алдыма китергән идем. Ул нәкъ сезнең шикелле гүзәл образ булырга тиеш», – ди. Табигый сәләткә, кабатланмас тавышка ия талантлы җырчы Шәфика ялкынланып, рухланып иҗат итә. Бер-бер артлы төп рольләр тезелеп китә: Рәйханә («Качкын»), Су-Сылу («Түләк»), Карлыгач («Намус»), Шәмсия («Акчарлаклар»), Гөлйөзем («Наемщик»), Фәйрүзә («Идел буенда»)... Рус һәм чит ил классик операларында ул Микаэла («Кармен»), Розина («Севилья чәчтарашы»), Джильда («Риголетто») һәм башка партияләрне җырлый. Татарстанның атказанган артисткасы Шәфика Котдусова Татар дәүләт опера һәм балет театрында ун елга якын эшләү дәверендә театр сәхнәсендә куела торган татар спектакльләрендә баш рольләрне башкаручыларның берсе була. Тамашачылар аны ярата.

Мәскәүгә татар сәнгате декадасына барырга өметлә­неп, дәртләнеп йөргән ул көннәр җырчы гомеренең иң бәхетле чоры булгандыр. Өмет-хыялларны челпәрәмә китереп Ватан сугышы башлана. «Алтынчәч»нең премьерасы сугыш башланып егерме көн үткәч, 12 июльдә генә була. Шәфиканың сәхнәдән җырла­ганын тыңлый алмыйча, аның премьерасы көнне Муса Җәлил сугышка китә. Атна-ун көннән мәңгелек «Шүрәле»не тудырган Фәрит Яруллинны, тагын бер айдан Шәфиканың ире Абдраим Котдусовны да сугышка озаталар. Берсе дә кире әйләнеп кайтмый.

Ачы югалтулар, бәхетсезлек, ачлык-ялангачлык, бәгырьләрне өзә торган сагыш-кайгылар төяп килә сугыш... Шәфика әнисе Фатыйма апа, уллары белән тулай торакның бер почмагында яшәп ята. Кырык бер-кырык икенче елның кышы рәхимсез суыгы белән үзәкләргә үтә. Гаилә ач үлемнән чак исән кала. Җылы яктан, ашык-пошык юлга кузгалып чыгып киткәнгә җылы киемнәре юк. Берүзе генә эшләгәч, ипи карточкасына бирелә торган икмәк тә бик аз. Анысын да сәгатьләр буе катып-туңып, чират торып аласы бар. 

Сугыш елларында Казанга 70 завод һәм фабрика күчеп килә. Завод, фабрикалар белән эвакуацияләнгән халык агыла. Кулына мылтык тота алган ир-ат сугышта. Фронт өчен корал җитештерергә, азык-төлек кирәк. Хатын-кыз, әби-бабайлар, сабыйлыктан чыгып җитмәгән үсмерләр станоклар артына баса. Җиңү корал белән генә яуланмый. Күңел күтәренкелеге, авырлыкларга бирешмәслек, көнне төнгә ялгап эш­ләрлек көч, дәрт халыкка каян килә? Җыр-моңнар дәртләндерә, опера театрына халык күп йөри. Театр артистлары концерт бригадалары оештырып, спек­такль­ләрдән буш вакытта, госпитальләрдә концерт куеп, бушлай җырлап йөриләр. Татарстан террито­риясендә илледән артык хәрби госпиталь эшли. Ха­лык җырларын да, кырым татарларының борынгы көйләрен дә җырлый Шәфика. «Алтынчәч»тән өзекләр дә күрсәтәләр. Җик Мәргәнне Фәхри Насретдинов, Тугзак партиясен Мәрьям Рахманкулова белән Мөни­рә Булатова башкара. Борынгы дастанны бүгенге көн әсәре итеп, Алтынчәч образына яңа төсмер биреп, күңелләргә өмет бөркүче, җиңү киләчәгенә ышаны­чын югалтмаган, халыкка бәхет өләшүче итеп тасвирларларга омтыла Шәфика. Былбыл тавышын да, тулган айдай балкып торган йөз-кыяфәтен дә ошаталар. «Рәхмәт, терелттең, гүзәл!» дип, яралы солдат кулын кысканда керфек очларына яшь эленә. Абдраиме Мәскәү янында сугышып йөри, хат-хәбәре юк... Җиде яшьлек төпчеге Ирек әнисенә ныграк сыена, килә­чәктә сәяхәтче һөнәрен сайлаячак улы аңа ияреп концертларга йөри. 

Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә шат күңелле Сәрвәрне дә яратып башкара ул. Җиһан карчык – Мәрьям Рахманкулова, Галимҗанны Фәхри Насретдинов белән Усман Әлмиев башкара. Бер көнне, дәртләнеп, кичке спектакльгә әзерләнеп йөр­гәндә кулына кара язу тоттыралар. «Ирегез Абдраим Котдусов һәлак булды... Күмелде...» Спектакльдән соң Усман Әлмиевнең: «Бүген бигрәк тә әсәрләнеп, дулкынланып уйнадың», – диюе аны рольдән аера: күз яшьләренә ирек куеп, тыела алмыйча, әрнеп елый.

Зур диапазонлы, кабатланмас тембрлы тавышка ия җырчы Иван Козловский, Зара Долуха­нова, Сергей Лемешев, Рәшит Бәйбутов белән Колонналы залда җырлый.


13 яшьлек улы Җәвид оборона заводында слесарь-җыючы булып, станокка буе җитмәгәнгә, аяк астына кап куеп эшли. Эшче башына 800 грамм ипи бирәләр. Гаиләгә зур ярдәм бу. Опера театрында эшләп, госпитальләрдән, концертлардан кайтып кермәүче әнисенә нибары 400 грамм ипи тия. Малайга, уникешәр сәгать эшләгәннән соң, алтынчы сыйныфта укуын дәвам итәргә дә кирәк, арый. Кайчак производство алдынгыларына бүләк итеп бушлай билет бирәләр. Владимир Дуровның филләр циркына билет эләккәч, Җәвиднең башы түшәмгә тигән иде. Оркестр уйнап җибәрә, клоуннар атылып чыга. Шулчак Җәвидкә әллә ни була, күзе йомыла, оеп йокыга тала. Тамаша беткәч, халык тарала башлагач кына уяна ул. Шул вакытта әрнеп елаганын гомер буе оныта алмас... 

Җәвид, кырыкмаса кырык киртәне узып, Соловки утравындагы юнгалар мәктәбенә эләгә. Хәрби кораб юнгалар өчен фронтның алгы сызыгы, юнгалар мәктә­бен отличнога тәмамлагач, кайсы флотта хезмәт итәчәген үзе сайлау хокукына ия. Карасу Базарда туып, диңгез буенда үскән үсмерне Кара диңгез тарта...

1945 елның августында Җәвид Котдусов «Вороши­лов» крейсерында Севастопольгә якынлаша. Шәһәрдә бер генә төзек бина, йорт та калмаган, һәммәсе җимерелгән-янган. Су, электр юк, фашистлар шәһәр­дән чыгып качар алдыннан бөтен нәрсәне шартлата. Севастополь яры тоташ миналар белән капланган. Аларны кул белән зарарсызландырырга кирәк. Хәтта төбәп төп-төз аткан очракта да, әгәр пуля нәкъ менә үзәгенә тимәсә, мина шартламый, суга бата. Ә дулкын аны ярга бәреп чыгара һәм яңа бәхетсезлек буласын көт тә тор. Алты ишкәкле көймәдә яр буена сак кына йөзеп киләләр, биш минут яна торган бикфорд шну­рының бер очына ут төртәләр, ишкәкчеләр бөтен көчләренә ишеп, ярдан мөмкин кадәр ераккарак йөзәргә тырышалар, мина шартлый, минерлар көймә төбенә сыена. Йөз меңләп мина һәм бомба юк ителә. Җәвид утыз минаны кулдан зарарсызландыра. Ә аннан соң Керчь–Феодосия фарватерын минадан «чистарту»да катнаша. Шуның өчен Ушаков медале белән бүләкләнә. 

Затлы ата, затлы аналарның яман түгел балалары бит алар... Шәфиканың әтисе уникенче буын дин әһеле Йосыф Рәхимов Сембер губернасының Кече Мөчәли авылыннан. Буа мәдрәсәсеннән соң Истанбулда дини академия тәмамлаган. Коръән-Кәримне яттан белә. Аны «Тәрҗеман» газетасы мөхәррире Исмәгыйль Гаспралы үзләрендә – Севастопольдә хезмәт итәргә күндерә. Йосыф казый үзе артыннан йөреп, мәчет һәм мәдрәсә төзетә. 1913 елда шәһәргә иман нуры сибеп торучы ак таштан салынган ике катлы мәһабәт бинаны ачу тантанасына бөтен җирдән дәрәҗәле имамнар, мөфтиләр җыела. Тантанада хәтта Россия императоры Николай II катнаша. Тәүге хөтбәне Гаспралы укый. (1947 елда Сталин Сочидан ерак түгел, Мацестада үзенең дачасында ял иткәндә диңгездә йөзә, Севастопольне күрергә тели. Хәрабәләр арасында төз манарасы калкып торган мәһабәт ак мәчетне күреп ала: «Юк итәргә!» – дип боера генералиссимус. Эшчеләр тирләп-пешеп берничә көн изге йортны җир өстеннән юк итәргә тырыша, манарасын җимерәләр, әмма бинасы исән кала.) 

Йосыф Рәхимов Исмәгыйль дустының кызы хөрмә­тенә 1910 елның 18 мартында туган кызына Шәфика дип исем куша. Балаларына яхшы тәрбия бирә. Әниләре Фатыйма Тукай иҗатына мөкиббән. Бормалы татар көйләрен, «Зиләйлүк», «Туган тел»не җырлый башласа, яшәрә, күзләре очкынлана. «Кисекбаш», «Шүрәле», «Су анасы»н балаларның һәркайсы яттан белә. Шәфи­ка, Кантар урамында «Татар клубы» ачылгач, Камил һәм Наил абыйлары белән бергә «Галиябану», «Ар­шин мал алан» спектакльләрендә уйный. Сәнгатькә җаны-тәне белән бирелгән сөекле кызының театр уйнап йөрүенә Йосыф хәзрәт каршы тора алмый. 

Карасу Базар – Белогорскида баш прокурор булып эшләүче Абдраим Котдусов, командировкага килгән җирдән Гөлчәһрә ролендәге унҗиде яшьлек, тулган айдай нурлы йөзле кызны күреп, чын йөрәктән гашыйк була. Һәм урлап ала. Дөрес, соңыннан кичерә хәзрәт яшьләрне, яшерен никах та укый. 

Улы Җәвид беренче сыйныфта укыганда, 1936 елда Симферополь музыка техникумына кереп, фортепиано классын – өч, вокал бүлеген дүрт елда тәмамлый Шәфика. Бер үк вакытта радиокомитетта пианист-концертмейстер, ә оркестрны кыскарткач, тавышсыз кинофильмны музыка белән бизәүче – тапер булып эшли.

Ил-йортның асты өскә килә, халыкка карусыз хезмәт иткән Йосыф хәзрәтнең 1938 елның июлендә атып үтерелүен, җинаять составы булмаганлыктан 1957 елда аклануын оныклары 1992 елда гына белер. Шул ук айда Шәфиканың абыйсын – композитор, Уфа радиокомитетында эшләүче Камил Йосыф улын да кулга алалар. Аны да әтисе язмышы көткәндер. Бә­хете, Сәгыйть һәм Шәриф Сөнчәләйләр кардәше, каһарман йөрәкле 21 яшьлек йөкле хатыны Фәрзәнә, Мәскәүгә СССРның генераль прокуроры Вышин­ский­га барып, иренә үлем җәзасы бирү турындагы карарны үзгәрттерүгә ирешә. Җеп очларын яшерү өчен Фәрзәнә улын, әтисе исемен төшереп калдырып, Эмиль Сөенчәлин дип яздыра. Камил сөргеннән су­гышка китә, хатынын аны көтмәскә, кияүгә чыгарга өнди, хәрби хезмәттән котылып Уфага кайткач, өйләнми, ялгыз гомер кичерә. 

Казанда консерватория ачылгач, утыз сигез яшьлек Шәфика вокал факультетына укырга керә. Аны 1951 елда – өч елда тәмамлап чыга. Әмма язмыш барыбер аямый аны. Мәшәкать-борчулар арасында түрәләрнең үзенә мөнәсәбәте үзгәрүен абайламый да кала. Башта роль бирми башлауларына исе китми. Тынычлап укысын, диюләредер, дип юана. Кемдер исәнләшми уза, чыш-пыш килеп, аның кырым татары хатыны – хыянәтчеләр токымыннан икәнлеген искәр­тү­челәр дә юк түгел. Әтисе, Камил абыйсының репрессия­ләнүе... Сеңлесе Нурияне немецлар куып алып китә, фашист коллыгына эләккәч, хәрби заводта эшли, качып кайткач та, шик астында яши... Дөрес, еллар үткәч аңа да атказанган укытучы исеме бирә­ләр. (Нурия апаның улы Фәрит белән танылган кино актрисасы Чулпан Хаматова кардәшләр – ике туган балалары.)

Җәберләнгән халык – кырым татарлары язмышы Шәфиканы да читләп үтми. Әйе, аңа караш үзгәрде. Рәхәт йокылар йокладым, бала чакларда гына, дип җырлавы рас килде әллә? Атлыгып репетициягә килә, аны җырлатмыйлар. «Севилья чәчтарашы»нда да, «Алтынчәч»тә дә аңа чират җитми. Гасабиланып, хәсрәтләнеп яшәү саулыгын какшата. Шәфика авырып урынга егыла. Ә эшкә чыгуына боерык: «Театрда файдаланып булмау сәбәпле эштән азат итәргә!»

1951 елның гыйнвар ахырында местком каршындагы конфликт комиссиясе аның гаризасын карый. «Котдусова шикелле милли колоритка бай тавышлы, аның дәрәҗәсендә хисләнеп, эмоциягә бирелеп җыр­лый алучы бөтен театрда юк!» дип, ике дирижер – Хәзби Фазлуллин һәм Җәләл Садриҗиһанов, халык артисты Фәхри Насретдиновлар кул куйган характеристиканы «эш»кә теркәргә кирәк тапмыйлар. Театрда ике-өч ай эшләгән баш дирижер Исаак Шерман: «Опе­рада җырларга мин аны сәләтсез саныйм», – дип кара мөһер суга. Судка йөрүнең дә нәтиҗәсе булмый. Эш узгач, директор боек кына: «Өстән әмер килде, Черек күлдән шылтыраттылар. Чарам булмады», – дип аклана. Әлбәттә, ихлас күңелле, шәфкатьле, нечкә җанлы Шәфика гаделсезгә җәберләнүне бик авыр кичерә. Тавышы бетә. Әмма Ходай мәрхәмәтеннән ташламый, озак кына дәваланганнан соң, тавышы янә ачыла. Даны-шаны бөтен дөньяга таралачак Олег Лундстрем элекке Шанхай музыкантларыннан джаз ансамбле оештыргач, татар җырчысы һәм пианисты Шәфика Котдусованы шунда эшләргә чакыра. Аның җырла­вын, «Рамай»ны джаз белән башкаруын шаккатып тыңлыйлар. Әмма моңа да тыю салалар, героик совет халкын мескенәйтә икән моңлы-сагышлы җырлар.

Шәфика кебек көчле рухлы, тормышка мәхәббәте чиксез, хөр йөрәкле, олы җанлы кеше дә сынамы? Юк, язмышка үпкәләргә ярамый. Фәхри Насретдинов, Мәрьям Рахманкулова кебек җырчылар белән бергә аның да тавышын Мәскәүдән килеп, махсус иҗат группасы радио фонды өчен яздырды лабаса. Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» операсын да яздырып алдылар. Бер яңгырамаса, бер яңгырар. Ә «Алтынчәч»не радио фондына яздырырга кирәк булгач, Шәфиканы Мәскәүдән чакырып кайтаралар. Аны тыңлагач, Шерман: «Нинди таланттан колак какканымны менә хәзер генә аңладым», – дигән, имеш. 

Шәфика Котдусова Мәскәүгә күчә, концертмейстер булып эшли, үзенең концерт бригадасын оештыра. Һаман чибәр, сөйкемле, табигать бүләге – зур диапазонлы, кабатланмас тембрлы тавышка ия җырчыга күптәннән гашыйк ир-егет – Мәскәү университеты доценты, экономист А. Г. Мамаев аңа тәкъдим ясый. Гомеренең соңгы ике елын кадерле хатын булып яшәү бәхетенә ирешә. Госконцертка эшкә урнаша. Бөтен дөньяга билгеле мәшһүр җырчылар Иван Козловский, Зара Долуханова, Сергей Лемешев, Рәшит Бәйбутов белән Колонналы залда да җырлый. Гастрольләрдә Рәшит Бәйбутов белән «Аршин мал алан»нан дуэт җырлауларын тамашачы алкышларга күмә. 

Ни хикмәттер, сирәк талантларның нечкә сиземләү­чән сазлары, агымга каршы барганда, иртәрәк, вакытсыз сына. 1956 елның мартында – туган көнендә Шә­фика Мәскәүнең Склифосовский исемендәге мәшһүр сырхауханәсенә ятарга мәҗбүр була. Нәкъ бер айдан, кырык алты яшендә бавырындагы яман шеш аны якты дөньядан алып та китә.
 

Язмыш аны сындырыплар сыный, зыялы, талантлы Шәфика бирешми.


Әнисенең музыкаль сәләтен, сәнгатькә мәхәббәтен дәвам итеп, Җәвид Абдраим улы хормейстер-дирижер буларак аның иҗатын тулыландырып, җыр сәнгатен баетуга зур өлеш кертә. Татар җыр һәм бию ансамбле хормейстеры, мәдәният институтында кафедра мөдире, профессор була. Шәфика исемле кызга өйләнә. Җәвид 1998 елдан башлап Акмәчет – Симферополь шәһә­рендә яши. Кырым дәүләт инженерлык-педагогия университетының музыка бүлеге җитәкчесе булып эшли. Кызы Гөлнара Казан дәүләт консерваториясенең хормейстеры, оныгы Эльдар Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка көллиятендә торба классында укый. Котдусов Эрнст–Ирек Мәскәү дәүләт университетында география факультетын тәмамлый. Галим, язучы, сәяхәтче, белгечлеге буенча – геоморфолог. 

Мөбарәк дисбе өзелми...

«Сөембикә», № 4, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар