Логотип
Тарих

Ризаэддин ФӘХРЕДДИН турында 10 кызыклы факт – 2:

  • Казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния нәзарәтенең гасыр буе бер бүлмәнең идәнендә тәртипсез, таркау яткан архивын тәртипкә китерү.
 
  • Уфада яшәгәндә ул 29 исемдәге әдәби, тарихи, педагогик хезмәтләр бастырып чыгара. Аларның кайберләре унар, уникешәр тапкыр басыла, чөнки бу китапларга татарларда гына түгел, кардәш төрки халыкларда да ихтыяҗ зур була.
 
  • «Башкалар йорт-җир, мал-туар җыйганда, мин китап җыйдым», – ди ул. Аның китапханәсендә мәшһүр әдипләрнең, тарихчыларның, дин галимнәренең Каһирә, Бәйрут, Истанбул һәм башка көнчыгыш шәһәрләреннән яздырып алган гарәп, фарсы, төрки телләрдә язылган китаплары тупланган. Бу китапларның бер өлешен сирәк басмалар һәм кулъязмалар  тәшкил иткән.
 
  • Казый мөфтияттә эшләү дәверендә бер мәртәбә дә ришвәт алмаган. Төрле губерналардан имтихан бирергә килгән шәкертләрдән бүләк алмаган, аларны гыйлеменә карап бәяләгән.
 
  • Метрика кенәгәләрен алып бару кагыйдәләрен төзи, мәхәлләләр арасындагы мөнәсәбәт, зәкят, никах-аерылышу, мирас малын бүлү мәсьәләләре буенча күп карарлар кабул итә.
 
  • Фидакяр хезмәте өчен, 1894 елда – көмеш, 1897 елда алтын медаль белән бүләкләнә.
 
  • Казыйлык хезмәте срогы тулганын да көтмичә, гыйлем, журналистлык өлкәсендә эшен киңрәк мәйданда җәелдерер өчен. «Вакыт» газетасының нәширләре – бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәриминең чакыруы буенча, 1906 елны Уфадан китәргә карар кыла, бөтен гаиләсе белән Оренбургка күченә.
 
  • 1907 елны бертуган Рәмиевләр Оренбург губернаторыннан татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар. «Шура» журналының баш мөхәррирре итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә.
 
  • «Шура»  журналы сәхифәләре аша галимнең исеме төрки-татар һәм мөселман дөньясына таныла. Оренбургта торган елларда, шәһәргә килгән күренекле кешеләрнең бик күбесе аның белән күрешеп китә торган була. Килгән һәркемне галимнең хатыны яки кызлары чәй, бал, варенье, чәкчәк, алма бәлеше белән сыйлаган.
 
  • Ул бик күп кешеләр белән хат язышкан. Хатка җавап бирмәүне кимчелек дип санаган.
Гөлнур Хәсәншина әзерләде

Фотода: Ризаэддин Фәхреддин.
«Ризаэтддин Фәхреддин мемораил музее» сәхифәләреннән. Әлмәт районы Кичучат авылы.

Ризаэддин ФӘХРЕДДИН турында 10 кызыклы факт – 1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар