Кар өстендә учак кабызучы ханымнар

Азнакай шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең сайлап алу туры узды.
Азнакай Мәдәният йорты сәхнәсенә бер-бер артлы Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Ютазы, Баулы, Лениногорск һәм Азнакай шәһәрләре ханымнары күтәрелә. Һәркайсы булдыклы, уңган, тырыш... Һәркем үз өлкәсендә уңышка ирешкән.
...Альвина ханым Сәмигуллина Баулыда «Пенсионерлар союзы»н җитәкли, «өченче буын» университеты ректоры. Бу университетта укучылар хакында ничек әбиләр дип әйтәсең?! Алар әле анда өр-яңа һөнәрләргә өйрәнеп ята: бию белән шөгыльләнәләр, чит телләр үзләштерәләр, үзләре өчен психология серләрен ачалар... Кызык яшиләр!
...Энҗе Әхмәтҗанова Зәй районы Имәнлебаш авылы мәдәният йортын инде 30 (!) ел җитәкли. Шушы дистә еллар эчендә ул оештырган, уздырган чараларны саный китсәңме?! Районның «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе дә ул.
...Лилия Даишева (Әлмәт) сәхнәгә үзенең зур гаиләсе белән чыкты. Ун бала (!) әнисе ул! Чыгышын аңа пышылдап кына диярлек сөйләргә туры килде – кулындагы төпчеге йокыга киткән чак иде.
Гөлнара Абильтаровна өчен кояш инде күптән сүнгән – ул күрми. Әмма шушы хәлендә дә үзе кебекләр өчен Гөлнара күптән кояшка әйләнгән: Ютазы районының күрмәүчеләрен үз тирәсенә җыйган – аларның проблемаларын хәл итү артыннан йөри. 2008 елда 51 яшендә кинәт күрмәс булган Фәрит Ханнановның шигырьләр китабын чыгарганнар әнә. Гөлнара аны үзенең иҗат җимеше кебек куанып залга тәкъдим итте. (Сүз уңаеннан, Гөлнара – Назлы исемле буй җиткән кызның әнисе дә. Аның иң беренче ярдәмчесе дә кызы.)
Гүзәл Ногманованың (Лениногорск) өченче баласы үзгә булып туган («гарип» сүзен яратмыйм ди ул). Мондый гаиләдә ананың да, баланың да көннәре гел дүрт стена эчендә уза – аралашу җитми аларга. Гүзәл хыялында, уенда йөргән «Гаилә йорты» проектын тормышка ашыра алган: авыру балалы гаиләләр өчен очрашу урыны булган бу йорт инде ишекләрен ачкан!
Жюри әгъзалары (рәисе – Гүзәлия Әхмәдиева) өчен шулкадәр булдыклы ханымнар арасыннан «иң-иң»нәрен сайлап алу җиңел булмады.
Менә алар җиңүчеләр:
«Өченче буын герионясы»: Ольга Костюнина (Бөгелмә), Альвина Сәмигуллина (Баулы), Зира Кашапова (Ютазы);
«Хатын-кыз – ана»: Валентина Захарова (Бөгелмә), Гүзәл Нигъмәтуллина (Ютазы), Лилия Даишева (Әлмәт), Зөлфия Калистратова (Азнакай);
«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият»: Роза Минабутдинова (Әлмәт), Татьяна Гордиенко (Баулы), Инна Крюкова (Бөгелмә), Энҗе Әхмәтҗанова (Зәй), Диләрә Фасиева (Азнакай);
«Хатын-кыз – бизнес-леди»: Фелура Нурисламова (Азнакай), Венера Хөсәенова (Сарман), Ольга Дубровина (Зәй);
«Хатын-кыз – ел үрнәге»: Ирина Залетова (Бөгелмә), Гөлсинә Хафизова (Азнакай);
«Хатын-кыз – галимә»: Альбина Шәйдуллина (Әлмәт), Елена Архарова (Бөгелмә);
«Язмышым – һөнәрем»: Зилә Гыйниятуллина (Бөгелмә);
«Хатын-кыз – лидер»: Гүзәл Ногманова (Лениногорск), Светлана Зиннурова (Азнакай);
«Ир-егет – лидер»: Илнур Әгълиуллин (Әлмәт), Рамил Вәлиев (Ютазы), Равит Гинатуллин (Азнакай);
«Алтын йөрәкле ир-егет»: Рамиз Мамедов (Лениногорск), Рашат Хуҗин (Азнакай).
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең финалы Казанда, 5 март көнне узачак. Аны «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы, ТР Профсоюзлар Федерациясе оештыра.
фото: http://aznakayevo.tatarstan.ru
фото: http://aznakayevo.tatarstan.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.