Елның иң булган хатын-кызларын Балтачта барлыйбыз

Үзәккә үткән ачы җилләре, кар-бураннары белән тагын февраль килде. Яз бәйрәменә дә күп калмады. Ә ул бәйрәм без, хатын-кызлар өчен «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесеннән башланып китә. Ул быел 22 нче тапкыр уздырыла, ягъни узган гасырда башланып, XXI гасырда да дәвам итә. Ел саен көтеп алабыз, ел саен иң уңган, иң булдыклы, иң алдынгы хатын-кызларны барлыйбыз, алар кебек булырга тырышабыз. Ә андый уңганнарыбыз күп, бик күп безнең. Шунысын да искәртик, республика бәйгесе иң элек зоналарда үтә.

Менә хәзер дә Балтач районы Мәдәният йортына дистәләгән районның иң шәп хатын-кызлары җыелган. Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Балтачныкылар. Бәйгене оештыручылар: «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллек аппараты, Татарстан Республикасы профсоюзлары. 9 номинациядә чыгыш ясаган конкурсантларны Гүзәлия Тәлгать кызы Минкина җитәкчелегендәге бик абруйлы, дәрәҗәле жюри бәяли. Гаҗәеп язмышлы әниләр, уңган киленнәр, алдынгы укытучылар, олы йөрәкле табиблар, тәвәккәл эшмәкәрләр үз осталыкларын күрсәтә. Кемнәр җиңәр, кемнәр республика бәйгесенең йомгаклау турына узар – алар хакында соңрак язарбыз. Ә хәзергә Балтач гөрли!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7857
    2
    55
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5279
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2211
    0
    23
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    4101
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату