Логотип
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

Булдыралар чаллылар! 

 Чаллы һәрвакыт үзенең креативлыгы, шәп энергетикасы белән сокландыра! «Ел хатын-кызы» республика конкурсының Чаллыда узган зона этабыннан матур тәэсирләр белән кайттык. 

 

 Чаллы һәрвакыт үзенең креативлыгы, шәп энергетикасы белән сокландыра! «Ел хатын-кызы» республика конкурсының Чаллыда узган зона этабыннан матур тәэсирләр белән кайттык. 

Конкурс башланганчы, бәйгедә катнашучыларның альбом-портфолиоларын актарып утырган идем. Никадәр кызыклы геройлар! Биографияләре дә бай, башкарган эшләре дә аһ итәрлек! Араларында гаҗәеп язмышлы ханымнар, башкаларның башына да килмәгән зур эшләр майтаручы, әйләнә-тирәдәгеләренең тормышын ямьләүче гүзәл затлар... 

Менә әти-әнисез калган ятим балаларны гаиләле итүнең төрле юлларын уйлап тапкан Галина Андреевна... 

 Назимә ханым Закированы Чаллы гына түгел, бөтен Татарстан беләдер! Укытучыларның да укытучысы ул! Гади тәрбиячедән Өзлексез белем бирү институтының деканына кадәр күтәрелгән чын педагог... 

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 37 нче мәктәп директоры Ләйсән Фәрит кызы Мифтахова, табиб-эндокринолог Гүзәл Сәет кызы Исхакова, балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Зәки кызы Никитина... Карап торуга таныш, аңлаешлы кебек эшләре, ә шуңа күпме күңел җылысы, кешеләрне ярату сыйган! 

Лилия Мәхмүт кызы Давыдова исә башка өлкәдән. Ул профессионал стилист-имиджмейкер. Конкурста исә «Бизнес-леди» номинациясендә катнаша. 

Чаллының күп балалы әниләре дә бик кызыклы, матур ханымнар. Ирина Борисова белән Ирина Гусареваның альбомнарын рәхәтләнеп карап утырмалы! Балалар, җылы мөнәсәбәтләр, ныклы гаилә!.. 

«Булгары» бию театры репетиторы Елена Зарянова турында инде белмәгән, аның талантына сокланмаган кеше юктыр Чаллыда... 

...«КАМАЗ» мәдәният сараенда дулкынландыргыч мизгелләр. «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» шәһәр турындагы 14 җиңүче зона конкурсында катнаша. «Булгары» бию театры «Гармун» биюен башкарып, тамашачыларны театр, сәнгать, иҗат дулкынына күчереп куя! Менә шуннан соң, бар, барысының күңелен яуларлык итеп чыгыш ясамый кара! Шәһәр мэры дипломнарын тапшырып, җиңүгә канатландырган Чаллы шәһәре Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов та,  жюри рәисе Гөлзада Руденко да Чаллылар өчен җан атып утыралар. Чаллының мәдәният идарәсе вәкилләре конкурс чын бәйрәмгә әйләсен өчен бар тырышлыгын куя. Коллегабыз Илсөя Вәлиуллина һәр геройны, һәр чыгышны кадрга эләктереп калырга ашыга... Булдыралар Чаллылар! 

Альбомнар, портфолиолар аша читтән танышып алган хатын-кызлар сәхнәдә тагын да матуррак, талантлырак, булдыклырак күренә! Ихлас булып балкып ачылалар! Рамил Мәрванович әйткәнчә, алар барысы да җиңүчеләр! 

Таләпчән жюри исә иң-иң лаеклыларны сайлап баш вата. 

Һәм, ниһаять! «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының Чаллы зона этабы җиңүчеләре билгеле: 

Ихсанова Гүзәл Сәет кызы – 2 нче хастаханә табиб-эндокринологы («Минем һөнәрем – минем профессиям» номинациясе); 

Закирова Назимә Гомәр кызы – 65 нче комплекс ветераннар советы рәисе «Өлкән буын» номинациясе); 

Габдрахманов Айдар Вагыйз улы – «Дельфин» Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры («Ир-ат-лидер» номинациясе). 

Котлыйбыз! Сокланабыз! Сезнең өчен шатланабыз! 

 

       

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар