Логотип
Йолдызнамә

Эрос, людус һәм мәхәббәтнең башка стильләре

Мәхәббәтнең алты төре бар икән – агапе, эрос, людус, мания, прагма и сторге. Алар йолдызлык буенча да билгеләнә. Кемнең ничек яратуын беләсегез икән,  йолдызнамәгә күз салыгыз.  

 

Мәхәббәтнең алты төре бар икән – агапе, эрос, людус, мания, прагма и сторге. Алар йолдызлык буенча да билгеләнә. Кемнең ничек яратуын беләсегез икән,  йолдызнамәгә күз салыгыз.  

 

Агапэ 

Агапе  стиленең төп үзенчәлеге –  сайлаган ярыңны шартларсыз гына ярату, аның мәнфәгатләрен  үзеңнекеннән өстенрәк кую.  Әлеге тип кешеләр – риясыз сөяркәләр, үз ярын назга төрәләр, бик нык кайгыртучаннар. Агапэ стиле Сөмбелә йолдызлыгында туучыларга хас. Алар  иң элек үз ярларының мәнфәгатьләре хакында кайгырта, мөнәсәбәтләрдә перфекционистлар. Бу стиль Үлчәүләргә дә хас. Тик әлеге йолдызлыкта туганнар: «Яраткан кешемә артык күп игътибар күрсәтмим микән?», – дип шикләнүчән. Тик, баланс тапса, назга төрәчәк.  

 

Эрос  

Мөнәсәбәтләрнең бик тиз корылуын, тыйнаксыз дәрт бураннарын яраталар. Аларның натурасы кайнар  мәхәббәт һәм дәрт таләп итә.  

Кучкарлар шундый. Аларга беренче караштан  ук ярату хас. Әлеге йолдызлыкта туганнар бик дәртле, аларның мәхәббәт ялкыннары мәңге сүнмәскә мөмкин. Тик  бик азлар гына Кучкарның мондый дәртен арканлый ала.  

 

Людус 

Мәхәббәт  – уен. Бу уенда яратулары әлеге стильдә булганнар җиңүче булырга тиеш. Алар өчен физик дәрт рухи якынлык һәм тугрылыкка караганда мөһимрәк. Очраклы мөнәсәбәтләр аларның стихиясе.  Әгәр сез Укчы йолдызлыгында тугансыз икән, очраклы маҗараларның үзегезгә идеаль  туры килгәнен беләсез инде. Чөнки һәр яңа кеше  – яңа маҗара, яңа уен. Укчыны үз яныгызда тотасыгыз килә икән, төрле булырга өйрәнегез.   

Әгәр дә инде сез Чаян икәнсез, үч алудан нинди тәм алганыгызны таныйсыздыр. Оныта һәм гафу итә алмаган әйберләр бар. Шуңа күрә дә озак вакытка сузылган мөнәсәбәтләр сезгә авыр  бирелә.  

 

Мания 

Сөюләре әлеге стильгә туры килгәннәр эмоциональ бәйлелектән интегә. Даими рәвештә яраткан кешеләре  хисләрен раслап торырга тиеш. Алар көнләшә, контрольдә тотарга,чикләргә тырыша, хәтта шантаж алымы куллана. Ә чынлыкта алар өчен мөнәсәбәтләрдә үзләрен куркынычсыз итеп хис итү мөһим.  

Кыслалар эмоциональ бәйлелекне ярата һәм бәяли белә. Әлеге романтик кешеләр, хисләрен күрсәтергә курыкмый, үзләре дә шуны ук тәлап итә.  

Тагын бер үтә романтик йолдызлык – Балыклар. Алар шуның хәтле сизгер, мөнәсәбәтләрдәге кечкенә генә бер тайпылышны тиз арада тоеп ала. Яраткан кешеләренең суынуын сизенәләр икән, шунда ук яратуларын раслауны сорыйлар.  

Үгезбозау мәхәббәтен дә мания стиленә кертергә була. Әлеге  йолдызлыкта туучылар өчен яраткан кешесенең ышанычлы, тугры булуы  һәм яратуы мөһим.  

 

Прагма 

Мантыйк – мәхәббәтләре прагма стиленә караган кешеләрнең дусты.  Ярларын сайлаганда төрле аргументлар кулланалар. Юк, аларны хиссез дип әйтеп булмый, шулай да аларда хискә караганда, акыл көчлерәк.  

Игезәкләр шундый. Алар акыл белән эш итә.  

Кәҗәмөгезләр беләләр: ачылып, мәхәббәтләрен күрсәтер өчен вакыт кирәк. Сайлаган ярыгызга сезнең белән янәшә булыр өчен лаеклы булуын да күрсәтергә туры киләчәк.  

 

Сторге 

Мөнәсәбәтләрдә иң мөһим әйберләр – ышаныч, якынлык һәм бердәмлек. Мәхәббәтләре әлеге стильгә туры килгәннәргә кемгәдер тугры булып яшәү ошый. Алар өчен яраткан кеше булу гына аз, партнерының иң якын дусты  да буласы килә.  

 Арысланнар мәхәббәтенең стиле сторге. Бу йолдызлыкта туганнар бик зур йөрәкле. Алар өчен хисләрнең җаваплы булуы мөһим.  

Зирәк Сукоярлар белә: партнерлык – югары казанышларга ирешер  өчен менә дигән схема.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар