Логотип
Гореф-гадәт

Һәүва белән Адәм мәхәббәтеннән кала, Хәдичә белән Мөхәммәднең мәхәббәте – иң зурлардан

Ислам өйрәтүе буенча, гаилә – җәмгыятьне төзүче кирпечләрнең берсе. Тәкъва, изге хатын – мөселман гаиләсенең нык нигезе, ир кешенең тормыштагы иң зур шатлыгы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә: «Тормыш – шатлык һәм ләззәт ул, ә тормыштагы иң зур шатлык – изге хатын», – дигән. Ислам дине хатын-кызны ирен хөрмәтләүче, тугрылыклы һәм гаилә учагын саклаучы хакыйкый мөслимә булырга өнди. Тормышта төрле хәлләр була: кайвакыт ир белән хатын арасында фикер төрлелеге яки башка сәбәп белән бер-берсен аңлый алмыйча аерылышулар да була. Тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан булуын аңлаган мөэминә ире белән аерылышса яисә тормыш иптәше үлсә, Аллаһ ризалыгы өчен, авырлыкларга сабыр итә. 

   Тәкъва хатын – Аллаһ тарафыннан ир кешегә бирелгән иң зур бүләк. Тәкъва хатын – олы нигъмәт.  Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең тормыш иптәше, хәләл җефете  Хәдичә радыйаллаһу ганһә – тәкъваларның тәкъвасы була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең беренче хатыны Хәдичә бинте Хүвәйлид була. Хәдичә – Корәеш кабиләсенең аксөяге, Исламны кабул иткән беренче хатын-кыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә кияүгә чыкканчы, Хәдичә ике тапкыр кияүдә була. Беренче ире – Әбү Хәүлә. Ул вафат була һәм, Хәдичә икенче тапкыр кияүгә чыга, әмма ул иреннән аерыла.  

    Хәдичә ханым Исламга кадәрге чорда үк үзенең яхшылыгы белән дан казанган була. Әхлакый пакьлеге, сафлыгы өчен гарәпләр аны таһирә, ягъни пакь дип атаганнар. Корәеш кабиләсенең күп кенә күренекле кешеләре кияүгә чыгарга дип аңа тәкъдим ясасалар да, Хәдичә аларның тәкъдимнәрен кире кага. Аллаһ Хәдичә ханымның тәкъдиренә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хатыны булуны язган.  

    Мөхәммәд бине Габдуллаһ, ягъни Габдуллаһ улы Мөхәммәднең Корәеш кабиләсендә абруе зур булган. Хаклыкны сөюче, гадел Мөхәммәдне корәешлеләр әмин, ягъни ышанычлы, тугры дип атаганнар. 

   Әхлакый пакьлеге белән дан казанган Хәдичә белән ышанычлы дигән абруйлы исемгә лаек булган Мөхәммәднең никахы була. Алар бәхетле гаилә төзиләр. 

   Мөхәммәд ел саен берәр ай Һира тавында мәгарәдә гыйбадәт кылып яшәгән. Хәдичә ханым иренә кирәк-яраклар, ашамлыклар әзерләп озаткан. Рамазан аеның бер төнендә, Мөхәммәд уйга чумып утырганда, Кәгъбә ягыннан нур балкыган. Җәбраил галәйһиссәлләм Мөхәммәдкә мөрәҗәгать итеп: «Укы!» – дигән. Мөхәммәд: «Мин укый белмим», – дип җавап биргән. Җәбраил галәйһиссәлләм  өч тапкыр шулай кабатлап Мөхәммәднең күкрәген кыскан (Мөхәммәдне каты итеп кочаклаган). Аннары: «Укы! Кешене оешкан каннан яраткан Раббың исеме белән укы!» – дип әйткән. Бу сүзләрдән соң Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хатыны Хәдичә янына ашыгып кайтып кергән дә, калтырый-калтырый: «Мине төрегез!» – дип әйткән. (Ул чорларда, гарәп халкында, нидәндер яисә нәрсәдәндер курку хисе биләп алганда төренеп яту гадәте яшәгән.) Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм тынычлангач хатынына нәрсә булганлыгын сөйләгән. Хәдичә ирен юатып: «Хакыйкатьтә, Аллаһ белән ант итәм! Аллаһ сине беркайчан да хурлыкка төшермәячәк!» – дигән. Мөхәммәд тынычланып йоклап киткәч, Хәдичә кан кардәше Вәрака бине Нәүфәл янына барган. Вәрака насара динен кабул иткән, заһид булган. Ул борынгы яһүд телен белгән һәм Тәүрат, Инҗил китапларын укыган. Хәдичә ни-нәрсә булганлыгын сөйләп биргәч, Вәрака: «Хәдичә, син сөйләгән сүзләр буенча, Мөхәммәд янына Муса һәм Гайсә янына иңгән изге рух иңгән. Дөреслектә, Мөхәммәд – бу өммәтнең пәйгамбәре», – дигән. Хәдичә сөенечле хәбәрне иренә – Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә әйткән һәм алар икәүләп Вәрака янына килгәннәр. Укымышлы Вәрака Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә: «Җаным аның кулында булган Зат белән ант итәм, син – бу өммәтнең Пәйгамбәре. Синең халкың сиңа ышанмаячак, синең белән сугышачак һәм сине моннан куачак», – дигән. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бу хәбәрне ишеткәч гаҗәпләнеп: «Алар мине чынлап та куачаклармы?» – дип сораган. Вәрака: «Әйе. Син алып килгән нәрсәне халыкка алып килгәннәргә кешеләр һәрвакытта да дошманлык күрсәткәннәр. Их, әгәр дә мин шул вакытка кадәр яшәсәм! Мин һичшиксез сиңа ярдәм итәр идем!» – дигән. Вәрака озакламый вафат булган. Хәдичә, беренче булып Мөхәммәднең пәйгамбәрлегенә ышанган һәм иң беренче булып Исламны кабул иткән. Хәдичә радыйаллаһу ганһә һәрвакытта да иренә – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә динебезне таратуда ярдәм иткән, иң авыр вакытларда ышанычлы терәге булган. Аллаһ, Үзенең рәхмәте белән, Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм белән Хәдичә радыйаллаһу ганһәнең тәкъдиренә олугъ вазыйфа йөкләгән. Алар шул олы вазыйфаны башкару юлында бер-берсенә терәк-таяныч булганнар, субхәәнАллаһ. 

   Бервакыт, Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Һира куышлыгында гыйбадәт кылганда, Хәдичә радыйаллаһу ганһә гадәттәгечә иренә ашарга-эчәргә китергән. Шунда Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә: НӘй, Аллаһның Илчесе! Хәдичә сиңа ашарга-эчәргә алып килде. Аңа Раббыңнан һәм миннән сәлам җиткер! Хәдичәне куыш энҗедән төзелгән, бернинди борчу һәм ару-талу булмаячак Җәннәт йорты белән шатландыр!» – дигән. Исән чагында ук  Аллаһ Тәгаләнең сәламен алган, үзенең җәннәтле булачагын белгән изге хатын – Хәдичә анабыз һәрбер мөслимәгә дә тәкъвалык, зирәклек, сабырлык, тугрылык үрнәге! Үзенең кылган гамәлләре белән җир йөзендәге иң камил дүрт хатын-кызның берсе булган Хәдичә анабыз хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм тарихында тәфсилләп язылган. Ә язылмаганы күпме! Хис-кичерешләрне ак кәгазьгә генә сыйдыру мөмкинме соң?!.  

   Ислам дине зур тизлек белән тарала башлагач, корәешлеләр Һашыйм кабиләсенә байкот игълан итәләр. Бу бойкот өч ел дәвам итә. Бойкот чорында корәешлеләр Мөхәммәд тарафдарлары белән сәүдә итмәскә; никахлашмаска, ягъни алар ягыннан кыз алмаска һәм аларга кыз бирмәскә карар кабул итәләр. Бу бик зур авырлык тудыра: халык ачлыктан интегә, өч ел эчендә кабиләдә никах укылмый, сабыйлар тумый. 

   Хәдичә анабыз үзенең ире – галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән Рәсүлебез, Аллаһ Тәгаләнең хак Илчесе Мөхәммәт салаллаһу галәйһи үә сәлләм белән 25 елга якын гомер иткән. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә 40 яшендә Аллаһтан вәхи килеп, Коръән иңә башлаганнан алып, пәйгамбәрлекнең  унынчы елына кадәр иренә ышанычлы, ныклы терәк-таяныч булып гомер иткән. Хәдичә анабыз каты авырып түшәккә калгач, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм сөекле хатынына болай ди: «Ий, хатыным Хәдичә! Синең урының Җәннәттәдер, Ислам  дөньясындагы хатыннарның иң күркәме үә иң акыллысы  – син булдың».    Рәсүлебезнең хатыны һәм чын мәгънәсендә тормыш һәм дин иптәше Хәдичә анабыз гүр иясе булгач, сабырларның сабыры булган, җир йөзендәге иң күркәм холыклы кеше – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бик кайгыра, елый торган була. Риваятьләр буенча, Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең кызы Фатыйма радыйаллаһу ганһә әтисеннән: «Әни җәннәтле булгач, нигә ул үлгәч еладың?» – дип сорый. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм:  «Аны сагынып еладым», - дип җавап бирә. 

   Хәдичә радыйаллаһу ганһә иренең кайгы-хәсрәтләрен, уңышларын, югалтуларын үзенеке кебек кабул иткән. Хәдичә радыйаллаһу ганһә иренә хәерле-файдалы киңәшләр бирә белә торган зирәк ханым була. Ул балаларына игелекле ана, иренә тугры хатын була. Аның белән яшәгән чакларында Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бер генә тапкыр да башка хатынга өйләнү үә гашыйк булу хакында уйлап та карамый. Галимнәр әйтерләр ки, дөнья йөзендә Һәүва белән Адәм мәхәббәтеннән кала, Хәдичә белән Мөхәммәднең мәхәббәте иң зурлардан дип. Аларның бер-берсенә булган сөю хисләренә Аллаһ Тәгаләне ярату хисе дә кушылып ике җанны берләштергән. Аллаһ Тәгаләне ярату хисе ул иң саф, иң садә мәхәббәт. Шундый бөек хис-тойгылар берлеге ир белән хатынның үзара мәхәббәтен көчәйткән. Галимнәр әйтерләр ки: «Аларның бер-берсенә булган мәхәббәтләре Аллаһ Тәгаләне ярату хисләре белән бергә өртелеп, күкләргә кадәр ашар һәм тере гөл чәчәге кебек балкыр иде».  

   Хәдичә радыйаллаһу ганһә барлык мал-мөлкәтен, байлыгын Ислам динен тарату һәм аны ныгыту, мөэминнәрнең иминлеген үә тынычлыгын тәэмин итү өчен тоткан. Аллаһ биргән күркәм сыйфатлары өчен Хәдичә радыйаллаһу ганһәне Ислам диненең анасы дип хөрмәтлиләр. 

   Хәдичә анабыз 65 нче яшендә вафат була. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Хәдичә анабызның җәсәден үз куллары белән гүргә иңдерә, шул вакытта аның күзләренә мөбарәк яшьләре тулып тора. Аллаһ Тәгалә каршында булган бөек вазыйфасы, башкарырга тиешле изге эшләре генә аны гүр иясе булудан саклап кала. Хәдичә радыйаллаһу ганһә белән, үлем сәбәпле, фани дөньяда аерылышу Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм өчен зур югалту була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бу югалтуның вакытлыча гына булуын белсә дә, аңа бик авыр була. Мөслимәләр Хәдичә анабыздан үрнәк алып, аңа охшарга тырышып яшәсәләр ике дөнья өчен дә хәерле булачак. 

   Хәдичә анабыз – иң бәхетле мөслимә. Чөнки Хәдичә радыйаллаһу ганһә Аллаһ тарафыннан бик олы нигъмәтләр белән нигъмәтләнә.  

 

- Ул, Аллаһ тарафыннан, бу фани дөньяда берни белән дә исәпләп булмаслык олугъ бәхет белән нигъмәтләнгән – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең сөекле хатыны булу бәхетенә ирешкән. 

- Аллаһның Хак динен – Исламны беренче булып кабул иткән. 

- Аллаһның Илчесенә һәр эш-гамәлендә ярдәм иткән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең ышанычлы һәм ныклы терәге булган. 

- Изге балалар табып, аларга камил тәрбия биргән. 

- Исән чагында ук Җәннәт белән сөендерелгән. 

   Исламны куәтләүче, сафлык-пакьлек үрнәге булган, таһирә дип аталып йөртелгән мөслимәдән – Хәдичә анабыздан үрнәк алып, аңа охшарга тырышып яшик,  ике дөньяда да бәхеткә ирешербез, ин шәә Аллаһ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар