Логотип
Гореф-гадәт

Никахның хөрмәте

Аллаһ Коръәндә «Әгъраф» сүрәсенең 189 нчы аятендә: «Ул – Аллаһ, сезне бер җаннан яратты һәм Адәм анда тынычлык тапсын өчен, аның үзеннән хатын барлыкка китерде», – ди.

Аллаһ Тәгалә каршында никахның хөрмәте зур.

Аллаһ Коръәндә бик күп аятьләрдә, гаиләдә үзара яхшы мөнәсәбәт урнаштыру өчен, ир белән хатын арасында килешү, аңлашу, хөрмәт булырга тиешлеге хакында әйтә. Ир кеше һәм хатын-кыз өйләнешкәнче бер-берсенә чит-ят кеше булсалар да, никахтан соң бу ике кеше хис-тойгыларда, җан һәм тән якынлыгында бербөтенгә әйләнәләр. Алар бер-берсен төрле яклап саклыйлар. Бу шулай булырга тиеш, чөнки Раббыбыз үзара мөнәсәбәтләрне шул рәвешле корырга өйрәтә. Шуңа күрә дә Аллаһ ир белән хатын арасына тыгыз бәйләнеш, үзара өлфәт һәм мәхәббәт хисләрен салган. Ир белән хатын арасында булган мәхәббәт һәм мәрхәмәт хисләре – Аллаһ тарафыннан инсаннарга бирелгән олы нигъмәт. Аллаһ Коръәндә «Рум» сүрәсенең 21 нче аятендә бу нигъмәт хакында болай ди: «Сез тынычлану тапсын өчен, сезнең үзегездән хатыннар яратуы, арагызга мәхәббәт һәм мәрхәмәт салуы Аллаһның могҗизаларыннан. Дөреслектә, болар – фикер йөртә белгән кешеләр өчен ачык галәмәтләр».

Никах кыз һәм егет, ир һәм хатын арасында була. Никах ир-егет белән хатын-кызны төрле хәрам гамәлләрдән, ягъни зинадан саклый. Никах ир белән хатын өстенә зур бурычлар да йөкли.

Өйләнергә теләүче егетнең әтисе килен булачак туташ яисә ханымның нәсел-нәсәбе хакында белергә бурычлы. Гомумән, өйләнү карарын кабул иткәнче, егетнең иң якын кешеләре аңа хәерле, изге киңәшләрен бирергә тиешләр. Мөселман дөньясында таныштырып, димчеләп өйләндерү, кияүгә бирү киң таралган. Яучы җибәрер алдыннан, соратылачак кызның нәсел-нәсәбе һәм кәләш буласы кызның холык-фигыле, әхлагы хакында да белешү кирәк. Холык-фигыле яман булып, бары тик чибәр булган өчен генә кызны сайлау дөрес саналмый. Чөнки, яман холыклы хатын ир өчен – бәла, аның туганнары өчен – газап һәм халык өчен авырлык булачак.

Өйләнергә теләгән мөселман егете байлык ягыннан үзеннән бераз кайтышрак, яшь ягыннан үзеннән бераз яшьрәк, буйга үзеннән әз генә кыскарак, холкы буенча тыйнак кыз алырга тырышса хәерле була.

Кияүгә чыгарга ниятләгән кыз да, үзеннән күпкә олы булмаган, юмарт, киң күңелле, тәрбияле, әдәпле-әхлаклы мөселман ир-егеткә барырга ризалык бирергә бурычлы. Кызның әтисе, кызын сорап килгән кешене кияү булырга лаеклы дип тапса, никахка ризалыгын бирергә тиеш. Чөнки, кияүгә чыгу яшенә җиткән кызны үз вакытында кияүгә бирү – сөннәт. Әгәр дә, кызны сорап килгән ир-егетнең нәселе яки башка сыйфаты лаеклы табылмаса, яучыны өйдән куып чыгару яисә аны кабул итмичә җәфалау – начар гамәл. Яучы – илче кебек үк хөрмәткә лаек. Яучының сүзен тыңлау, мөмкинлектән чыгып сый-хөрмәт күрсәтү тиешле. Әмма, кызның әти-әнисе җавап биргәнче яхшылап уйларга бурычлылар. Шулай ук, яучыны кат-кат йөртү дә урынлы түгел.

Никахта кимендә биш кеше булырга тиеш. Ул биш кеше болардан гыйбарәт: беренчесе – никах хөтбәсен укучы, икенчесе – вәли, ягъни кыз өчен җаваплы кеше (әтисе, атасы булмаса абыйсы һәм башка якын ир туганы), өченче һәм дүртенчеләре – шаһитләр, бишенчесе – кияү егетнең әтисе яки өлкән туганы.

Кыз никахка шәригать таләпләренә җавап бирерлек матур, тыйнак итеп һәм зәвыкъ белән киенергә, кияү егете дә пөхтә, матур итеп киенергә бурычлы. Аларның ак төстәге кием киюләре сөннәт санала.

Шулай ук, никах килешүе мәһәр белән дә ныгытыла.

Никах мәҗлесе туй белән тәмамлана. Мөселман туена уенчылар чакырту һәм күңел ачуны оештыру дөрес.

Кияү егете кәләше янына кергәч кылына торган дога – Аллаһтан бәхетле тормыш сорау, яңа тормышны башланганда иң элек Аллаһка ялвару, Раббыбызга сыенуны белдерә һәм Аллаһ Тәгаләгә итагать итүче хак мөэмин булуны да белдерә. Ир кеше үзенең никахланган хатыны янына кергәч: «Әй, Аллаһ, минем әһелемне бәхетле ит: аны ризыкландыр, мине ризыкландыр, үзара канәгать кыл, безнең арабыз изгелек белән берләшсен. Безне бер-беребездән аер, әгәр дә без изгелектән аерылсак. Йә, Аллаһ! Бергә торсак та, аерылсак та, изгелек белән булсын!» – дип тыныч тавыш белән әйтү күркәм гамәл.

Никах – кеше гомерендә була торган бәйрәмнәрнең иң зурысы. Үзләренең пакьлекләрен саклап, бер-берсенә хәләл булган парның бер-берсен яратып, тыныч-тату тормыш итәргә, лаеклы алмаш калдырырга дип ниятләгән гаиләнең нигезе ныклы булсын өчен Ислам дине кушканча яшәүләре, ягъни намаз уку, ураза тоту, госел коену, тәһарәт алу, мөмкинлекләре булса зәкят түләү һәм башка изге гамәл-гыйбадәтләрне кылулары лязем.

Никахның максаты - гаилә кору, өммәтебезнең сафын ишәйтү.

Никах – ул бик зур җаваплылык. Никах – башка кеше өчен дә җаваплылыкны үз өстеңә алу дигән сүз. Ир-егетнең өстендәге бурычлары: үзенең хатынына гомерлек тормыш иптәше, тормыш юлын бергә үтә торган ышанычлы юлдаш итеп карау, хатынын рухи яктан да, материаль яктан да тәрбияләү, шәригать гыйлемен бирү, хәләл җефетен тормыш зилзиләләреннән сакларга тырышу.

Хатын-кыз өстенә дә бурычлар йөкләнгән: иренә ышанычлы юлдаш булу өчен, төрле авырлыклар килгәндә, мәшәкатьләр, кайгы-борчулар килгәндә иңне иңгә куеп, бергәләшеп күтәрегә әзер булу, ягъни шатлыкларны бүлешү, кайгыларны уртаклашу; авырлыкта ышанычлы терәк булу; ирнең әти-әнисенә ихтирамлы-хөрмәтле булу, аларны тәрбия кылу; ирнең малын саклап тоту; үзен төрле хәрамнәрдән саклау; әдәп-әхлак кысаларыннан чыкмау тиешле.

Ир белән хатын бер-берсен никадәр генә якын итсәләр дә, аларның холык-фигыльләре, зыялылык һәм укымышлылык дәрәҗәләре һәм башка яктан да аермалыклар була. Шуңа күрә, вакыт-вакыт аңлашылмаучанлыклар да килеп чыгарга мөмкин. Уртак тел таба алмаганда ир кеше: «Мин – гаиләдә баш кеше. Минемчә булырга тиеш!» – дип әйтсә, ә хатын баш бирергә теләмичә: «Без икебез дә тигез хокуклы», – дип әйтсә, гаиләнең нигезе какшый. Мондый очракта, ир яки хатынның бары тик бер-берсенең сүзен тыңлавы, бер-берсен аңларга тырышулары, бер-берсенә юл куюлары гына гаиләнең бөтен килеш саклануын тәэмин итә.

Бер-береңне аңлап, бер-береңә юл куеп яшәү сабырлыкка нигезләнә. Гаилә тормышында сабырлык зур әһәмияткә ия. Сабыр булмаганда гаиләнең сакланып калуына ышаныч бик аз була.

Хәдисләрдән аңлашылганча, сабырлык бар җирдә дә кирәк, әмма гаилә тормышында ул аеруча нык кирәк. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сабырлык бөтен җирдә дә кирәк, әмма гаилә тормышында аерата зарури. Гаилә хәятында сабырлык күрсәткән кешене Җәннәт көтә, алай гына да түгел, ул анда түрдәге урыннарның берсендә булыр», –дигән.

«Хатынына карата сабырлык күрсәткән ир кешегә Әйүб галәйһиссәлләм сабырлыгы дәрәҗәсендә савап язылыр. Иренә карата сабыр иткән хатын-кызга исә, Мисыр фиргавене рәфикасы, ягъни залим Фиргавеннең хатыны – Асия анабыз сабырлыгы дәрәҗәсендәге савап язылыр», – дигән.

Сабырлыкның әҗер-савабы зур булуын аңлаган һәм сабыр иткән кешеләр аның әҗерен бу дөньяда да, Ахирәттә дә алачаклар.

Имам Газалиның бик зирәк сүзләре бар. Имам Газали: «Хатын белән тынышып яшәү өчен, бары тик аның хәтерен саклау, рәнҗетмәү генә җитми. Ир хатыныннан үзен рәнҗетүче, хәтерен калдыручы сүзләр ишеткәндә дә хәләл җефетен аңларга тырышырга, сабырлыгын җуймаска тиеш. Хатын өчен дә шул ук кагыйдә, ягъни ул да иренең холыксызлыгына карата түземле булып, гаилә бәхетен саклап калырга тиеш була», – дигән.

Иң яхшы гаилә – ир белән хатын бер тән, бер җан булып яшәгән гаилә. Ләкин, ни кызганыч, мондый хәл бик сирәк була. Шулай булгач, гаилә хәятында сабырлык зарури.

Сабыр итик, сабыр итүебез өчен һич тә үкенмәбез. Сабырсыз булсак, үкенүдән һич бушап тормабыз. Никах нык булсын, өчен ике як та сабыр итәргә, бер-берсен гафу итәргә тиеш.

Һәрбер гаилә – җәмгыятьнең бер күзәнәге. Күзәнәк никадәр сәламәт, төзек булса, җәмгыять тә шулкадәр көчле, сәламәт һәм нык була. Өммәтебезнең сәламәт һәм көчле булуы өчен тырышыйк.

Бер-беребезгә миһербанлы булып, бер-беребезне Аллаһ ризалыгы өчен яратып яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар