Логотип
Гореф-гадәт

Бүген Нәүрүз бәйрәме!

Нәүрүз турында фактлар 

Нәүрүз турында фактлар 

 

Нәүрүз  – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.  

 

Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.  

 

2009 елның сентябрендә Нәүруз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелә. 2010 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 64 сессиясе 21 мартны “Халыкара Нәүрүз” көне дип игълан итте.  

 

Нәүрүз бәйрәме дөньядагы иң борынгы бәйрәм санала. Аны Ахеменидлар һәм Сасанидлар дәүләтләрендә дә бәйрәм иткәннәр (б. э. к. III–VII г.). Борынгы грек тарихчысы Страбон болай дип язган: «Мәвәрәэннәһердә (Сырдәрья белән Амудәрья елгалары арасында) яшәүче халык бу көнне Ут гыйбадәтханәсенә җыела. Бу көнне сәүдә итүчеләр кибетләрен яба, һөнәрчеләр эшләми, барысы да күңел ача, бер-берсен изге ут кагылган ризыклар белән сыйлый».  

 

Бәйрәм борынгы фарсыларда барлыкка килгән дип санала. Кояш культы һәм легендар пәйгамбәр Заратуштра белән бәйле. «Авеста»да Нәүрүз турында мәгълүматлар бар.  

 

Нәүрүзне бәйрәм итү кояш календаре барлыкка килү белән бәйле. Ул исламга кадәр җиде гасыр элек барлыкка килгән.  

 

Нәүрүз мөселманнарның яңа елыннан аерыла. Мөселманнар ай календаре буенча яши. Кояш календаре буенча бер елда 365 (366) көн. Айныкында – 354 (355).  

 

Мөселманнарның ай календарена нигезләнгән елы Мөхәррәм аеннан башлана, һәм ул ел фасылларына бәйләнмәгән.  

 

Борынгыда Нәүрүз килгәнне астрологлар билгеләгән. Хәзер астрономнар санап чыгара. Кояш күк экваторы аша көньяк ярымшардан төньяк ярымшарга чыгуга Нәүрүз башлана.   

 

Төрки риваятьләр буенча, бу көнне төркиләр үзләрен әйләндереп алган Эргенеконнан чыккан (таулар белән уратып алынган үзәннән котылган). Шуңа да төркиләр бәйрәмне Яңа ел итеп кабул иткән.  

 

Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азиянең җир эшкәртүче халыкларында барлыкка килгән әлеге бәйрәм, гарәп яуларын да кичеп, сакланып калган. Ислам динендәге күп кенә халыклар өчен ул барыбер бәйрәм, аларның мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып калган.  

 

Кайбер илләрдә Нәүрүз дәүләт бәйрәме, 21 март ял көне итеп игълан ителгән.  

 

Нәүрүз – табигать культына бәйле булган бәйрәм. 

 

Бәйрәмгә ике атна вакыт кала, савытларга бодай белән ясмык салганнар. Бәйрәмгә аларның уҗымы 5-7 см үсәргә тиеш. Яшел төс табын бизәге булган һәм яңа тормыш башлануны символлаштырган. Бәйрәмгә таба тагын бер тапкыр бөртеклеләр үстереп, бәйрәм табынында ашаганнар.  

 

Нәүрүз алдыннан гөнаһлар кичерелгән, гафу сораганнар, дошманнар белән дуслашканнар, бурычларны кичергәннәр. Якты рухлар чиста күңелле, чиста йортлы кешеләргә килә дип, әйләнә-тирәне чистартканнар. Кара эчле кешеләргә андый рухлар килми дип ышанганнар.  

 

Бу көнне чиста киемнәр кигәннәр. Исламга кадәрге чорда Нәүрүз алдыннан бер атна вакыт әрвахларга багышланган. Бу атнада аларны искә төшергәннәр, аларның рухларыннан киләсе елга ярдәм сораганнар.  

 

Шулай ук чистарыну йолаларын башкарганнар. Нәүрүз алды чәршәмбесендә урамда учак ягып, аның аша җидешәр тапкыр сикерергә кирәк булган. Яки берәр тапкыр җиде учак аша. Узган елгы гөнаһлардан арыну өчен шулай ук Нәүрүз алды кичендә агымсу аша сикергәннәр.  

 

Нәүрүз – күрәзә кылу вакыты да. Бигрәк тә кияүгә чыкмаган кызлар күрәзәлек итәргә тырышканнар. Шулай ук бәйрәм кичендә күршеләрнең сөйләшкәнен качып тыңлап, сөйләшүнең нинди булуына карап, киләсе елга фаразлар кылганнар.  

 

Бәйрәм кичкә таба башлана. Гаилә яңа киемнәр киенеп, өстәл артына җыела. Өстәлгә яңа савыт-саба, җиде төрле ризык куела. Табын “хафт-син” дип атала. Ризыклардан алма, зәйтүн, үстерелгән бодай, аш серкәсе, сарымсак һәм башка орлыклар куела.  

 

Җиде ризык Кояшка бүләк булып санала. Кояш бүләкләрне алып, мул уңыш бирер, дип өметләнәләр.  

 

Өстәлгә көзге куялар. Аның алдына гаилә әгъзалары санынча шәм яндырып утырталар. Шәмнәрне янып беткәнче сүндерергә ярамый. Зур бәйрәм ипие, су салган касә, касәдә яшел яфрак йөзәргә тиеш. Алсу сулы касә, җимешләр, чикләвекләр, балык, әтәч, әчегән сөт, сыр, буяулы йомыркалар. Борынгы заманнарда һәрбер ризык төренең үз мәгънәсе булган.  

 

Пылау әзерлиләр. Үзәк Азиядә бер бәйрәм дә пылаусыз узмый.  

 

Кунаклар килсә, аларга аз гына төртке чыгарган бодай биргәннәр. Аны һәртөрле яңаруга кушылу дип кабул иткәннәр.  

 

Бу көнне балалар, өй саен кереп, җырлап йөриләр. Аларга тәмле әйберләр бирәләр. Урамда такмакчылар, чичәннәр җырлый, кәмитчеләр кәмит күрсәтә. Кичкә кадәр бәйрәм дәвам итә, икенче көнне бәйрәм һәркемнең өендә бара.  


Борынгы заманнарда Нәүрүз 13 көн бәйрәм ителгән. Тантаналар ахырында кешеләр кырга чыгып, Яңа ел каршылаганнар. Кырга чыккан һәркемгә ел буена бәхет һәм иминлек юлдаш булыр дип уйлаганнар.  

Бу традиция Иранда сакланган. Анда әле дә 13 көн бәйрәм итәләр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар