Логотип
Гореф-гадәт

Алъяпкычның киям чиккәнен...

Алъяпкыч татар халкының бик борынгы һәм яратып кия торган үзенчәлекле киеме. Аны элек-электән төрле җирдә яшәүче татарлар төрлечә кулланганнар. Мәсәлән, Әстерхан һәм Ука-Сура бассейнында яшәүче татарларда алъяпкыч күбрәк эш киеме хезмәтен үтәгән. Казан арты һәм Урал буе авылларында яшәүче хатын-кызлар исә аны һәм көндәлек, һәм бәйрәм киеме буларак кигәннәр. Алар алъяпкычны өс киеменең күзгә бәрелеп торган иң матур өлеше итеп санаганнар. Бактың исә, халык сәнгате үрнәге булырлык бизәкле алъяпкычлар нәкъ шул төбәкләрдә иҗат ителгән. Хәер, бу якларда ирләр дә алъяпкыч бәйләргә яраткан. Мәсәлән, өйләнүче егеткә кәләше үзе сугып чиккән “кияү алъяпкычы” бүләк иткән. Яшь кияү беренче елында көтү каршысына чыкканда кыз бирнәсендә килгән кияү күлмәк-ыштанын киеп, чигешле ак киндер алъяпкыч бәйли торган була.
Шул чордагы өмәләрдә, печән һәм урак вакытларында яшь килен һәм кызлар өстендә “тамбур” чигешле алъяпкыч белән җиңсәләр (1 нче рәсем), ә ир-егетләрдә, әлеге дә баягы, кияү алъяпкычлары (2 нче рәсем) күзгә ташланып торган.





Татар халкында аеруча күкрәкчәле алъяпкычлар киң таралган. Әүвәлрәк аларны өйдә төрле ысул белән бизәкләп (чуптарлап, алмалап, сөрмәләп) суккан тукымадан теккәннәр (3 нче рәсем). Җепләрен дә хатын-кызлар үзләре (җитен һәм киндер сүсеннән) эрләгәннәр. XIX йөзнең икенче яртысында инде өй тукучылары да фабрикада эшләнгән мамык җепләрен куллана һәм бизәкләү өчен төрле төстәге гарус җебен файдалана башлаганнар. Гадәттә, алъяпкычның төсе күлмәк төсенә, рәвешенә яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төр тукымадан тегелгән. Төсләрнең менә шулай бер-берсенә капма-каршы куелуы киемне үзенчә бертөрле бизәп торган.



Рәсемнән күренгәнчә, “чүпләп” (чуптарлап) суккан алъяпкычның бизәкләр гаммасында төп урынны кызыл төс алып тора. Аннан кала ак, сары һәм ярдәмче буларак, зәңгәр, кара төсләр кулланыла. Әлеге бизәкле юллар тукыманың кызыл бизәксез җирлеге белән бик матур аралашып бара.
Татар халкына элек-электән “тамбур” чигешле алъяпкычлар да хас булган. Алар бигрәк тә XX йөз башларында киң таралыш ала. Моңа фабрикада эшләнгән тукымаларның (коленкор, бүз, сатин һ. б.) һәм төсле җепләрнең барлыкка килүе, "тамбур" чигеш үрнәкләренең байлыгы һәм тегү-чигү машинасының ярдәмгә килүе сәбәпче була.
Казан арты авылларында яшәүче татар хатын-кызлары алъяпкычларын күбрәк ак коленкор яки бүздән, итәк очларын һәм күкрәк өлешен тамбур (элмә) ысулында чигеп тегәргә яратканнар. Чәчәк, яфрак һәм башка үсенте сабакларын сурәтләгән бизәкләрдә күбрәк тамбур техникасының “күпертеп” чигү, “ишеп” чигү ысуллары кулланылган. Мондагы бизәкләрдә дә төп урынны күпчелек “җылы” төсләр алып тора, төс ачыклыгында ак җирлекнең роле дә зур икәнлеге күренә.
Әле дә ярый шул бай тарихлы милли алъяпкычларыбызны әби-әниләребез онытмый. Аларның барлыгын милли бәйрәмнәребез дә искә төшерә. Хәер, бүгенге татар авылларында чигешле ак алъяпкыч бәйләгән кызларны әле очратырга була. Бигрәк тә туй вакытларында кунак каршылаучы һәм сыйлаучы яшь кодачалар өстендә. Аларның бизәкләре “шома чигү” яки “әвернә чигү” ысулларында эшләнгән. Менә соңгы елларда Казан арты авылларында бизәкле (чәчәкле) ситсыдан тегелгән аркалы, култыклы, төрешле һәм башка яңа рәвештәге (4 нче рәсем) алъяпкычлар таралды. Аларны яшь хуҗабикәләр көндәлек өй киеме рәвешендә файдаланалар. Бу күренешне әбиләребез алъяпкычының милли нигездә яңаруы итеп карарга кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар