Логотип
Гөлләр

Өйнең яме гөлләрдә: камелия, пахира, вриезия

Камелия, пахира, вриезия гөлләре турында сөйлибез.

Камелияне бер тапкыр күргән кеше аңа гашыйк булмый калмый. Салкынга чыдам, тынлык чоры булмаган бу гөлне үстерүе җайлыдыр дип уйлаучылар ялгыша. Фатирда камелия өчен яраклы шартлар тудыруы шактый ук четерекле. Ябык балкон, веранда яки кышкы бакча булмаганда камелиянең чәчәк атуын күрү икеле. Аның чәчәк ату чоры кышкы айларга туры килә һәм бу вакытта гөл өчен җылылыкның 10-15 градустан артмавы шарт. Ул салкынча һаваны ярата, хәтта нульдән түбән температурага да түзә ала. Моннан тыш яктылык 12-13 сәгатьлек булырга тиеш, әмма туры караган кояш нурларын ул өнәми. Яктылык җитәрлек булмаганда сабаклары озыная, яфракларының төсе китә, вагая. Шунлыктан көзге якта камелия ясалма яктыртуга мохтаҗ. Һаваның дымлылыгына да сизгер ул, кышын җылылык приборларыннан ераграк тотуны, ара-тирә өстенә су бөркеп коендыруны, җәй көне суны даими сибеп торуны таләп итә. Кыш көне исә, чәчәк атуына карамастан, су сибүне сирәгәйтеп, туфрагы кипкәннән соң гына сугаралар. Су йомшак булырга тиеш. Әче туфракларны яратканлыктан (туфрак сайлаганда моны истә тотыгыз), ара-тирә лимон согы яки аш серкәсе кушылган су да сибәргә мөмкин. Язын, гөлнең актив үсеш чоры башлангач, июль ахырына кадәр һәр ике атна саен тукландыру да сорала. Август урталарында тукландыруны туктатып торырга кирәк. Тиз үскәнлектән, камелияне еш күчереп утыртырга туры килә. Карт гөлләрне исә 2-3 елга бер күчерәләр. Азалиляләр өчен булган туфрак камелия өчен дә кулай. Матурлыгын югалтмасын дисәгез, чәчәк атып бетергәннән соң гөлегезне формалаштырып кисәргә кирәк булачак. Ботак очларын кисү янботаклар үсешен активлаштыра. 


Пахира – табигатьтә 20 метрга кадәр үсеп, җимеш бирүче агач. Өйдә, билгеле, ул өч метрдан да артыграк үсә алмый. Пахираны уңыш һәм муллык китерә дип тә ышаналар. Ул яктылык ярата, иртәнге яки кичке якта туры караган кояш нурларына да түзә, ләкин көндезге кояш аның өчен зарарлы. Яктылык җитәрлек булмаса, ул озыная, декоративлыгын югалта. Җил йөргән урыннарда, җылылык торбалары янында да начар үсә ул. Аның өчен иң кулай температура – 22–26 градус җылылык. Кышын исә температура 16–18 градус җылы булса яхшы. +15 градустан да кимрәк температурада тамырлары чери башларга мөмкин. Дымны яратса да, суны чамалап, туфрагының өсте кипкәннән соң савыт төбендә су җыелып тормаслык кына сибәләр. Сабак төбенә су тидермәскә тырышыгыз. Кышын исә сугаруны сирәгәйтәләр. Һаваның дымлылыгына таләпчән булмаса да, җәй көне яфракларына көн дә су бөркегәнне ярата. Язын һәм җәен актив үсеш чорында тукландыруга мохтаҗ. Ашламаның декоратив-яфраклы үсемлекләр өчен булганын сайларга кирәк. Бер чүлмәккә ике яки өч үсенте утыртып, аларны үзара үреп үстергәндә пахира аеруча матур күренә. Бәләкәй чакта аның сабагы сыгылмалы, үргәч, сүтелеп китмәсен өчен, вакытлыча гына бәйләп тә куярга була. Кибеттән алган гөлне өйдә адаптация узу белән күчерергә кирәк. Савытның киңен һәм саен сайлагыз, аның тамыры кыска гына. Утырткан вакытта үсемлекнең сабагын туфрак белән күмәргә ярамый. Ул уртача әчелектәге, артык уңдырышлы булмаган көпшәк туфракта яхшы үсә. Пальма, драценалар өчен ясалган туфрак аңа да туры килә. Пахираны тармак очларын тамырландырып үрчетәләр. Аның кайрысы инде ныгыган булырга тиеш. 


Вриезияне бүлмәнең фильтры дип атыйлар. Ул һаваны зарарлы матдәләрдән, шул исәптән тәмәке төтененнән дә чистарта. Вриезияне матур яфраклары өчен үстерәләр. Кайчан утыртуга карап, ул февраль-апрель яки май-июль айларында чәчәк ата. Чәчәкләре купшы түгел, ә менә чәчәк яны яфраклары, сортына карап, кызыл, алсу, сары, әфлисун төсендә була. Берьюлы берничә төстәгеләре дә бар. Бу гөл җылы ярата, аның өчен оптималь температура җәен – 22–24, кышын 18–20 градус. Температура +16 градуска кадәр төшсә, ул чирли. Вриезиягә якты урын кирәк, ләкин кояш нуры туры төшкәнне өнәми. Кышын гына көньякка караган тәрәзә төбенә күчерергә була. Аны сугару да үзенчәлекле – суны яфраклардан хасил булган «бүрәнкә»гә салалар. Ләкин ул анда тонып торырлык булмасын. Гөлнең туфрагы гел дымлы торырга тиеш, ләкин чамасыз сугару да зыянлы. Кышын исә суны сирәгрәк һәм туфрагына гына сибәләр. Һаваның дымлылыгына таләпчән, дымлылыкны арттыру өчен, чүлмәкне юеш мүккә, керамзитка утыртырга, чәчәкләренә тидерми генә су бөркергә була. Яшь гөлне чәчәк атканчыга кадәр бер-ике елга бер, ә аннары өч-дүрт елга бер генә күчерәләр. Бу эшне яз көне башкару отышлы. Савытның тирән булмаганын, киңен сайларга кирәк, тамырлары тирән китми. Туфракның бромелияләр өчен булганы яхшы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар