Логотип
Рәссам сәхифәсе

Үзенчәлекле оста

Ильяс Айдаров иҗаты сәнгать сөю­че коллекционерлар һәм белгечләр игътибарын күптәннән җәлеп итә.
Сиксәненче еллардан башлап аның әсәрләре Мәскәү, өлкә, төбәкара, рес­публика күләмендә үтә торган һәм халыкара күргәзмәләрдә еш күренә. Безнең ил, Европа, Азия, Америка сәнгатьсөярләренең шәхси коллекция­әрендә сакланучы, төрле елларда иҗат ителгән сурәт-картиналарның йөзен, аның күпкырлы иҗатын берь­юлы, берничә сүз белән бәяләү џич мөмкин түгел. 2004 елда Ильясның туган җире Казанда күргәзмәсе узды. «Бу күргәзмәгә озак әзерләндем. Иҗатымны якташларым ничек кабул итүе минем өчен аеруча мөһим иде. Күргәзмәне Казанның меңъеллыгына багышладым. Казанлыларга бәйрәм бүләк итәсем килде. Теләгемә ирештем дип ышанам».

Ильяс 1956 елда Казанда танылган галим, архитектор Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров гаиләсендә туа. Казанда сәнгать мәктәбен тәмамлый. 1973 елда Мәскәү архитектура институтына укырга керә, әмма әтисе эзеннән китми. Укыганда ук рәсем ясау серләре, композиция кануннары, сәнгать алымнары белән мавыга. Сынлы сәнгатькә мәхәббәте ныгый бара. Ә институтны тәмамлагач, сынлы сәнгать белән нык­лап шөгыльләнә.

Айдаров иҗаты гаять күпкырлы, дидек. «Иҗатында ул реалистик алымнарны киң куллана. Итальян, рус һәм башка сәнгать мәктәбе осталары куллана торган алымнардан файдаланганда да аларга бары тик аңа — Айдаровка гына хас бизәкләр өсти. Сюрреализм элементлары катышса, фэнтези стиле сизелсә дә, импрессионистлар сурәтләгән пейзаж алымнарына тартылу абайланса да бу — Айдаров табышлары. Көтелмәгән ­детальләр, кызыклы алымнар яр­дәмендә ул портретны ача ала. Чөнки талант һәм осталык үрелеп барса гына авторның үз йөзе, дөресрәге, күпкырлылык калкып чыга», — дип бәялиләр аның иҗатын дуслары.

Портретлар, архитектура пейзажлары, мавыктыргыч сюжетлы картиналар, натюрмортлар… Аларның һәркайсы игътибарга лаек. Әкият белән ­чынлык бергә кушылган, шыксыз, кил­бәтсез һәм, киресенчә, нәзакәтле, зифа-сылу кошлар, җәнлекләр шундый җиңеллек белән язылган ки, мизгелнең туктап калуын үз күзең белән күргәндәй буласың. Кирәкле берәр төймәгә бассаң, атлар чабып китәр, канатларын кагып кошлар очар, гадәти тормышка кайтыр кебек тоела. Аларны ул нәкъ тормышта булганча сурәтләми, эчке халәтенә, холык-фигыле, кәефенә басым ясый. Ә без аларның һәркайсы җанлы булуга шикләнмибез!

Анималистлар — хайван-җәнлекләрне сурәтләүчеләр җирдәге иң тәүге рәссамнар булган дигән фикер яши. Борынгылар традициясен дәвам итүче Ильяс Айдаров геройларын яратып сурәтләгәндә, яңача фикерләве, ихлас карашы белән сөендерә. Аның үзенә генә хас язу рәвеше — иҗатка таләпчәнлеге, өзлексез, тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Гүзәллекне тою, гармония хисе, буяу төсмерләрен тирәнтен сизү, образларны тулы канлы итеп тудыра алуы рәссамның осталыкка ирешүе хакында сөйли. Ильяс — бер сулыш белән, бирелеп, ашкынып яза торган рәссам. Атлар, фламинго-кызылказ, филләр, мөгезборыннар нәзакәтлелек һәм нарасыйлыгы белән сискәндерә.

Ильясның картиналарында йомшак лирик төс өстенлек итә. Чынбарлыкны шигъри моңга төрергә омтылган рәссам аерым детальләргә бик тә игътибарлы, ул образны төгәл итеп бирергә ярата. Гаҗәп тоелса да, атларның җыелма образы аша ул аларның холкын, чыгымчылый торган үзсүзле хайванның табигатен дә тасвирлый ала. Яисә менә куе үлән арасында селкенми дә ерткыч җанвар посып утыра. Ул әлегә киеренке, көтү халәтендә, күз ачып йомганчы көч-куәтен туплап, корбаны өстенә ташланачак… Ә «Фил баласы»на карагач, үзеннән-үзе күңелдә сөенеч хисе яңара. Шундый рәхәт аңа карап тору.

Рәссам төсләр гаммасына гаҗәп игътибарлы. «Аңлашу»да дәрт, көчле, ялкынлы хисләрне белдерә торган кызыл төсне ихласлылык билгесе булган ак төс тулыландыра.

Контрастка корылган «Кош-намус» кара җирлеккә капма-каршы ак тимгелләр белән билгеләнә. Хәтта гөнаһ­ка баткан адәм актыгы күңелендә дә аклык бар — кош озын, үткен томшыгы белән чукып, аның намусын битарафлыктан айнытырга тели.

Ильяс Айдаров даими эзләнүдә. Шигъри образларга тугры калган килеш ул яңа ысуллар белән иҗатын баету максатын алга куя.

«Сөембикә», № 5, 2007.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар