Тылсымлы язу остасы

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның Габдулла Тукай әдәби музеенда эшли башлаган «Гарәби каллиграфия: шәмаил, ләүхә, тугра, миниатюра, китап мөһере, шәҗәрә...» дип аталган күргәзмәсе зур кызыксыну уяткан иде.
Татар яшәгән бик күп йортларны бизәүче шәмаилләр безгә балачактан таныш югыйсә. Пыялага бөдрә гарәп хәрефләре белән Коръән аятьләре язылган булгандыр. Хәер, арада Тукай шигырьләре дә булуы мәгълүм. Йомарланган-бөгәрләнгән фольга нурланып-җемелдәп якты нур өстәгәнгәме, күңелне дулкынландыра, үзеннән-үзе тылсымлы сүзләргә соклану хисе уята иде.
Матур язу сәнгатенең киң таралуы безнең бабайларның ислам динен кабул итүе белән бәйле. Гарәпчә матур язу ярдәмендә Ходай Тәгаләне зурлау, данлау Идел буе Болгарларына унынчы гасырда килеп кергән. Мәктәп, мәдрәсәләрдә балаларны хөсне каләм – матур язу – каллиграфиягә өйрәткәннәр. Умарта кортлары чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыйгандай, гарәпчә язу өслүбенең иң матурларын сайлап, могҗиза тудырырга сәләтле каллиграфларга атеизм чәчәк аткан чорда көн бетә.
Нәҗип Нәккаш – узган гасырның туксанынчы елларында, иң беренчеләрдән булып каллиграфия сәнгатен яңартуга алына. Остазы итеп ул Бакый Урманчыны саный. Университетның беренче курсында укыганда ук профессор, әдәбият белгече Хатип Госман киңәше белән Остаз янына килә, аннан дәресләр ала. Гарәпчә чыганакларны өйрәнә, архивларда актарына. Борынгы татар әдәбияты ядкарьләре – «Мәҗмугыл хикәят»не, Ибн әл-Мөкаффагның «Кәлилә вә Димнә», Җәмаледдин Бикташиның «Фазаилеш шөһүр яки саваплы гамәлләр» әсәрләрен барлап, китап итеп бастыра. Халык тормышын, рухын яхшы белгән рәссам шәмаилләр, тугралар, нәсел агачы – шәҗәрәләр эшли. Кешенең холкын, эш-шөгылен өйрәнеп, күңел биреп, җан җылысын биреп ясалган тугралар гаилә, нәсел тамгасына әйләнә. Аларның формасы да гаять кызыклы, хәреф һәм сүзтезмәләрдән мәчет, кораб, аккош, скрипка ачкычы сурәтләре килеп чыга. Аның үзенең туграсы очыштагы күгәрчен сурәтендә. Эшләреннән яктылык, киләчәккә ышаныч бөркелеп тора. Күфи язуы, гарәп графикасы серләренә төшенгән Нәҗип Исмәгыйлев татар традицион каллиграфиясен нигез итеп алып, ХХ йөз ахыры татар сәнгатендә үз мәктәбен булдыру дәрәҗәсенә ирешкән зур рәссам булып өлгерде. Аның күргәзмәләрен казанлылар гына түгел, Иран, Франция, Төркия халкы да кинәнеп карый.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Яратып яшәмәдем ...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
Соңгы комментарийлар
-
15 гыйнвар 2021 - 13:15Без именикэкре дилэр Туймазыда БашкортостанБулат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Без имениБер тамчы дорес туры килмэде сукоярҺәр Йолдызлыкның – үз сәер гадәте
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Без имениБик матур язма! Мине дэ эни, 3 яшь тулмаган баланы, ерак эбидэ ( энинен энисе була) калдырып, Элмэткэ яшэргэ киткэн. Эбиемне инэй дип устем. Газиземнен эйткэн, ойрэткэн сузлэре эле дэ колагымда. Тэуфикълы бул, олыны-олы, кечене-кече итэ бел, харамнанан, нахактан ерак бул дия иде. Искэ алмаган конем юк. Инэй эйткэндэй дип сойлэшу гадэте калды... hидая. Чаллы.Якын ерак әбекәем
-
14 гыйнвар 2021 - 18:49Без имени50 житкэч узенэ нигэ пычрак буярга балаларын хакында яшэгэнсен рэнжетугэ тузэ алмасан аерылИрем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.