Логотип
Рәссам сәхифәсе

Бу картиналарга карыйсың да... тавышлар ишетәсең

Мин үзем бу рәссамның эшләренә очраклы рәвештә юлыктым. Никадәр генә ашыксам да, тукталып карамыйча булдыра алмадым. Юк, бу эшләр яныннан тиз генә узып китеп булмый! Алай гына да түгел, аларны әле кабат-кабат карыйсың килә, озаклап, тәмләп... Һәм иң кызыгы – һәр карауда моңарчы инде бер күр

Мин үзем бу рәссамның эшләренә очраклы рәвештә юлыктым.
Никадәр генә ашыксам да, тукталып карамыйча булдыра алмадым. 

Юк, бу эшләр яныннан тиз генә узып китеп булмый! Алай гына да түгел, аларны әле кабат-кабат карыйсың килә, озаклап, тәмләп... Һәм иң кызыгы – һәр карауда моңарчы инде бер күргән эшендә өр-яңа детальләр ачасың. «Менә монысын элек ничек күрмәдем икән?!» – дип гаҗәпләнәсең... Күз алдыңда ул картиналар җанлана башлый – син үзеңне шул рәсемдәге кешеләр арасында итеп тоясың. Бөтенләй башка дөньяга барып эләккәндәй буласың. Хәтта аларның кәефләре сиңа күчә! 
Моны тою шундый кызык! 
Менә ни өчен бу рәсемнәрне сезнең дә күрүегезне телим. 

 

 


Боларны кем ясады икән, авторы кем дигән сорау тууы табигый бит инде. Кызыксына башладым. 
Баксаң, аларны хатын-кыз ясаган һәм ул... чын рәссам да түгел икән әле. 
Сьюзан Брабо турында менә ниләр белдем. 

 


Үзешчән рәссамнарга сәнгать дөньясында үзләрен танытырга, исемнәрен яңгыратырга бик авыр. Мондый очраклар сәнгать тарихында – бик сирәк. Әмма бар! Сьюзан Брабо – шундыйларның берсе икән. 

 


Ул беркайчан да рәсем ясарга махсус өйрәнмәгән, кайдадыр белем алмаган. Аның каравы, биология һәм математикадан бакалавр дәрәҗәсе бар. Озак еллар артист, җырчы булып эшләгән, Калифорниядә төрле шоу һәм мюзиклларда чыгыш ясаган, Бродвейда уйнаган. Ә рәсем ясарга керешүе очраклы рәвештә генә килеп чыккан. Дөрес, буяуларга һәрвакыт тартылуын ул яшерми. 

 


Барысы да аның антиквар әйберләр белән кызыксынуыннан башлана. Гастрольләр вакытында, азрак буш вакыты булуга ул антиквар сатыла торган лавкаларга кереп йөри башлый: узган гасырдагы вак-төяк әйберләрне караштыра, ошаганнарын сатып ала. Җыя торгач, үзендә шактый бай коллекция туплый.  Менә шул әйберләрне аның картиналарында күрәбез дә инде без хәзер.  
Коллекциясендәге һәр яңа әйбер чираттагы картинасын тудырырга аңа идея бирә. «Сөйләшү»  («Разговор») дигән картинасына гына күз салыгыз әнә: трамвайда сөйләшеп баручы бу ике ханымның кулындагы сумкалар бүген  Сьюзан Брабо коллекциясендә саклана. 

 


Ул беркайчан рәсем ясарга өйрәнмәгән, укымаган дидем дә... Бу талант аңа, мөгаен, нәселдән киләдер. Сьюзанның ерак бабасы атаклы скульптор  булган. 
Картиналарына күз салсагыз инде аңларга да өлгергәнсездер: ул вак детальләр ясау остасы. Картина да түгел, кино кебек бу рәсемнәр: әйткәнемчә, геройларның кәефен тоясың, нәрсә уйлаганын, ни әйтергә теләгәнен аңлыйсың. Онытылып китеп, үзең шуларның берәрсенә әйләнәсең. 

 


Рәссамның эшләре ниндидер яктылыгы, җылылыгы белән аерылып тора. Ул яратып кына көлә, елмая, кайчакта җиңелчә генә ирония дә күренә. Аларга карыйсың да, әллә кайда – океан артында яшәүче гап-гади кешеләрне күрәсең. Һәм шунда ук ара ераклыгы онытыла: аларның тормышы, көнкүреше белән яши башлыйсың. Күз алдында бу кешеләр турында әллә нинди тарихлар җанлана... Ничек алар барысы бер картинага сыя – моны кайчак аңлап та бетереп булмый.   – Минем картиналарымда башка чор, башка дәвер кешеләре, – дип яза Сьюзан үзе. – Ул вакытта әле компьютерлар да, кесә телефоннары да булмаган. Гаҗәеп матур чор ул: кешеләр әле шундый күп аралашканнар. Гаиләдә, бер-берсе белән, дуслары, күршеләре белән...

 


Сьюзан Брабоның эшләренә пазллар җитештерүчеләр дә игътибар иткән: аның картиналарын күптән пазлларда кулланалар. Бик гадиләре дә бар, 1500 фрагменттан торган шактый катлаулылары да. 

 


Сьюзан Брабо Төньяк Каролинада яши икән. Шау-шулы цивилизациядән бик еракта, фермада. Ул бик бәхетле: ире, балалары, ишегалды тулы мал-туары бар. Иң мөһиме – яраткан эше бар! 

 


Ә хәзер кабат картиналарына күз салыгыз (кабат кайтып карыйсы килгәне, мөгаен, бардыр!) Хәтта андагы тавышлар да ишетелгәндәй була... Сезгә дә шулай тоеламы? 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык картиналар! Озаклап карап торып була!

    Хәзер укыйлар