Бизәкле тормыш

Һәр милләтнең тарихи формалашкан, еш кулланган, сөйгән төсләре була.

Балачагым туры килгән 50 нче еллар башында авылда әле милли төсмер бетмәгән, әби-апалар элеккечә чын татарча киенәләр, чигелгән әйберләр өстенлек итә иде. Менә шул милли мохиттә, милли төсләр әйләнәсендә үсү балачактан ук аңыма тәэсир иткәндер, күрәсең. Соңрак, каллиграфия сәнгате белән чын-чынлап шөгыльләнә башлагач, милли төсмерле булуны мин аңлы рәвештә максат итеп куйдым. 

Халкым кебек үк мин дә ачык, якты, җете, капма-каршы төсләрне яратам. Төсләрнең күбесе табигатьнең үзеннән алынган, һәрбер төснең эчтәлеге, символы, чагыштыру объекты бар.

Зәңгәр һәм күк безнең төркиләрнең борын-борыннан яраткан төсе. Ул — иксез-чиксез һава, күк төсе, иркенлек һәм мәңгелек билгесе.
Яшел — үлән-чирәмнәр, уҗымнар, урманнар, болыннар төсе, тормыш һәм яшәү, яшәрү-яңару билгесе. Бу төскә карап күзләр иркәләнә, ял итә, күңелләр тынычлана.
Кызыл төс — кызарып, алсуланып аткан таң һәм кичке шәфәкъ төсе, гөл-чәчәкләр һәм җиләкләр төсе; җитлеккәнлек, өлгергәнлек билгесе, күзгә ачык бәрелә һәм әсәрләндерә торган бәйрәмчә төс.
Сары — кояш һәм айның төсе, кояштан нур алган тузганаклар, көнбагышлар һәм исәпсез-сансыз күп чәчәкләрнең төсе, зиннәт һәм затлылык, байлык билгесе. Сары төс янәшәсендә булган кызыл да, зәңгәр дә, яшел дә бөтенләй башкача булып, нурланып, баеп, куәтләнеп китә.
Ак төс исә барлык төсләрнең патшасы, ак болытлар, кар һәм сөт төсе, язгы беренче чәчәкләр төсе; арулык, чисталык, сафлык билгесе. Ак төс теләсә нинди башка төс белән бик яхшы яраша, башка төсне ачып, яктыртып җибәрә. 

Шулай итеп, минем төсләр гаммасы, төсләр палитрасы халкым тормышыннан, борынгыдан килгән гореф-гадәтләреннән, табигатьтән алынган, алар милли зәвыкка ярашып тора.

Әсәрләремә хас икенче билге — бизәк-орнаментларны мул куллану. Борын-борыннан халкым тормышын, көнкүрешен, гамәли кулланылыштагы әйберләрен матурларга, бизәргә яраткан, буш урынны сөймәгән, бизәк белән тутырган. Татарның кабер  ташына кадәр бизәкле! Төсләр кебек үк бизәкләр дә табигатьнең үзеннән алынганнар. Татар үзен чолгап алган дөньядагы, табигатьтәге матурлыкны үзенең кечкенә дөньясына — өй эченә, кул астындагы әйберләргә күчергән. Табигатьнең күп бизәкләре җуелган салкын, кырыс кыш көне дә татар өенең эче җәйге ямьле, чәчәкле болынны, җиләкле урман аланын хәтерләтә иде.

Халкыма хас шул гүзәл, бай бизәкләрне шәмаилләремдә яратып, иркен кулланам. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорыннан калган, археологик казылмаларда килеп чыккан бизәкләрне кертеп җибәрәм, шулар нигезендә, шулар рухында яңа бизәкләр иҗат итәм.

Шунысы куанычлы: мин әйләнешкә кертеп җибәргән ул бизәк-ләр башкаларга да ошый, аларны башка рәссамнар, дизайнерлар күреп алып, төрле өлкәләрдә куллана башлый, шулай итеп, онытылган борынгы байлык халыкның үзенә яңадан әйләнеп кайта, аның зәвыгын тәрбияли.

Әгәр мин үз иҗатымда халкым яраткан төсләрне, бизәкләрне элекке матурлыгы, байлыгы белән кире кайтарам икән, яңа төсмерләр белән баетам икән һәм бу үземә ошый икән — менә шул миңа иҗат ләззәте бирә, тормышымны мәгънәле итә.

«Сөембикә» журналы, №7, 2008

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 6 июль 2020 - 12:00
    Без имени
    Дорес хэлме икэн бу?
    Хыянәтнең исе нинди?
  • 6 июль 2020 - 11:14
    Без имени
    "Ак чэчэклэр" романынын яна варианты!!! Бик зур рэхмэт!
    Гомер – озын ул...(2)
  • 7 июль 2020 - 09:12
    Без имени
    Безнен Зифа Гаязовна турында язуыгыз өчен зур рәхмәт. Аны без яраттык һәм хөрмәт иттек, урыны оҗмазта булсын. Үзенә үзе кебек алмаш та калдырды
    Гомер – озын ул...(2)
  • 8 июль 2020 - 00:08
    Без имени
    Шәәәәәәп!
    Онлайн-Сабантуйдан соң онлайн-уйлану
  • 8 июль 2020 - 06:22
    Без имени
    Бик өстән- өстән язылган, эчтәлек сөйләүгә корылган. Әсәр дип зурлап әйтмәс идем. Сызды- бозды. Тыныш билгеләре дөрес куелмаган, хаталы. Ник, "Сөембикә"нең дәрәҗәсен төшереп, монда куясыз, гаҗәп?
    Кыланчык - 5
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...