Логотип
Рәссам сәхифәсе

Адәм - балчык затыннан...

Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре, Татарстанның һөнәрчелек Палатасы әгъзасы Нина Кузьминых – кабатланмас сувенирлары, декоратив паннолары, һәрберсе югары сәнгать әсәренә тиң ваза-тәлинкәләре, интерьер предметлары белән үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә дан казанган, Франция, Германия, Португалиядә уздырылган зур-зур халык­ара күргәзмәләрдә катнашкан керамика остасы. 

Нина Кузьминых – тумышы белән Иркутск каласыннан. 1980 елда Казанның төзүче-инженерлар институтын тәмамлый. Студент чагында ук балчык сыннар әвәләү белән мавыга башлый. Дистә ел архитектор булып эшләү чорында башкалабыздагы иҗтимагый биналарны, интерьерларны бизәүдә («Пирасмани», «Рубаи», «Сәгатьле йорт» рестораннары) үзен чын оста итеп танытса да, тора-бара керамика, шулай ук башка төрле пластик материалларга «җан өрү» аның төп һөнәренә әверелә. 

Рәссам сынландырган геройларның зур күпчелеге – хатын-кызлар. Авторны аеруча җәлеп итә торган темалар – чынбарлыктан хәтергә күчә баручы Иске Казан күренешләре, туган ягыбыз пейзажы, болгар, шәрык мотивлары... Шулар арасында ваза һәм савыт-сабадан торган «Болгар мотивлары» сериясе аеруча күрекле урын алып тора. 

Нина Кузьминыхның иҗат җимешләре журналыбыз укучыларын да битараф калдырмас дип ышанабыз – ни генә дисәң дә, адәм бит балчыктан яралган... 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар