Логотип
Дус-күршеләр

Николай Демьянов татар кызына нигә өйләнгән?

Николай татарча икенче сыйныфта укыганда сөйләшә башлый.  Чуашстан Республикасы Урмар районы Тегеш авылында туып-үскән малай нәкъ  шушы яшендә Яшел Үзән районындагы Бакырчы авылына җәйгелеккә көтү көтәргә яллана. Җәй буе татар авылында яткан малай көзгә татарча өйрәнеп кайта.

 

Николай ДЕМЬЯНОВ, Яшел Үзән районы Рус Әҗәле авылы 

Николай татарча икенче сыйныфта укыганда сөйләшә башлый.  Чуашстан Республикасы Урмар районы Тегеш авылында туып-үскән малай нәкъ  шушы яшендә Яшел Үзән районындагы Бакырчы авылына җәйгелеккә көтү көтәргә яллана. Җәй буе татар авылында яткан малай көзгә татарча өйрәнеп кайта. Мәктәпне тәмамлаганчы бу авылга эшкә йөри ул. Аннары армиягә китә. Аннан кайткач, үзләреннән ерак булмаган Яшел Үзән районының Рус Әҗәле авылына килеп, сөт ташый торган машинага утыра. Ул бу вакытта татар телендә чип-чиста сөйләшә инде. Үз туганнары белән генә чуашча аралаша. 

Фото, видео: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар