Логотип
Гөлләр

Яран гөлләр турында

Яран гөл диюгә, әбиемнең ап-ак пәрдәле, берсеннән-берсе купшырак яраннар үсеп утырган тәрәзәсе хәтергә төшә.

Яран гөл диюгә, әбиемнең ап-ак пәрдәле, берсеннән-берсе купшырак яраннар үсеп утырган тәрәзәсе хәтергә төшә. Ничек үстереп бетергәндер ул аларны. Бик тә ярата иде шул гөлләрне. Аның күңел җылысын тойгандай, гөлләре дә һәрвакыт шау чәчәктә утырырлар иде. Килгән-киткән кешене дә шул яраннар арасыннан карап каршы ала иде. Сөбханалла, үзе дә, гөлләре дә кешеләргә елмаеп яшәде.

Халкыбыз элек-электән яран гөлен яраткан. Ул һәр татар йортының тәрәзәсендә нурдай балкып утырган. Үз итеп үстерелгән яранны һич кенә дә диңгез аръягы гөле дип уйнамассың. Яранның туган ягы чынлап та чүлле Көньяк Африка ләбаса. Дөрес, арада аның Урта диңгез буенда үстерелә торган төрләре дә очрый. Мәсәлән, Көньяк Африкада суаклы һәм яфраклы яраннарның 250 төре билгеле.

Яран гөле иң элек XVII гасыр ахырында Англия һәм Германия кебек илләрнең ботаник бакчаларында пәйда була. Ә XVIII гасыр башында аны Россиядә өй гөле итеп үстерә эашлыйлар. Шулай ук тиз арада бакчачылар да үз итеп элгерә. Ул елларда яранның шулай чиктән тыш дуамаллык эелән үстерелүе халыкта “яран шаукымы” дип йөртелә.

Хәзерге вакытта исә яранның йөзләгән яңа гибрид төрләре барлыкка килде. Ул үзенең купшы һәм дәвамлы  чәчәк атуы белән иң танылган гөлләрнең берсе санала. Яран матур гөл булу белән беррәттән, кеше сәламәтлеге өчен дә бик файдалы. Ул һавадагы микробларны бетерүче фитонцидлар бүлеп чыгара. Һәм шул рәвешле өйдәге һаваны чистарта, сафландыра. Мәсәлән, “Гөлләрнең магик көче” исемле китапта яранны тикмәгә генә усал көчләрне куучы, мәхәббәт тудыручы гөл дип атамаганнардыр, мөгаен. Шуңа бәйләнешле рәвештә бронхларны дәвалаучы шифаханәләргә авырулар өчен махсус яран бүлмәләре булдырылган.



Яраннарны, килеп чыгышы һәм рәвеше буенча, түбәндәге гөрләргә бүлеп карыйлар.
Беренче төргә безнең якларда иң киң таралган төбәк (зональ) яраннары керә. Бу түгәрәк яисә йөрәксыман яфраклы, 30-60 сантиметр биеклектә, төрле төстәге куаксыман яраннар. Мисал өчен, катмарлы ак чәчәк I атучы “Альба”, кара-кучкыл чәчәкле “Казино”, катмарлы ал чәчәк атучы “Ирена”.

Икенче төргә хуш ис таратучы исле яраннар керә. Гадәттә, көрәксыман яфраклы бу яраннар алсу төстәге вак чәчәк аталар. Яфрагына орынсаң, исле гөл шикелле, бүлмәгә роза, алма, бөтнек, лимон исләре тарата. Мәсәлән, “Раденс” яраныннан — роза, “Фрагранс”тан — мускат чикләвеге, «Оф оранж принцы»нан — әфлисун исе килә. Хуш исле яран яктылыкны бик ярата һәм уртача 8-12 градус җылылыкны кулай күрә. Яранга суны җәен уртача, ә кышын тагын да азрак сибәргә кирәк. Аны һәр ике атна саен ашлап тору файдалы. Яранны яшәртү өчен ботакларын яз көне кисәргә киңәш ителә.

Өченче төргә яраннар “патшабикәсе” дип аталган эре яфраклы йорт яраннары керә. Аларның чәчәк ату чоры бик кыска, иртә яздан җәй уртасына чаклы гына дәвам итә. Әйтик, ак “Ясмин”, саргылт-кызыл “Муттертаг”, ал таплы ак “Астек” әнә шундыйлар. Йорт яраннары яктылык яратсалар да, артык җылылык таләп итмиләр. Шуңадыр җәен ачык һавада да бик яхшы үсәләр. Башкалардан аермалы буларак, аларны көз көне кисәргә киңәш ителә.

Дүртенче төргә калкансыман яфраклы, 40 сантиметрдан 1,5 метрга кадәр җитеп үсүче озын буйлы яраннар керә. Алар бик купшы һәм күптөрле чәчәк аталар. Бу гигант яраннарның иң киң таралганнары — шәмәхә “Аметист”, ут кызыл чәчәкле “Фойер Каскаде”, ал чәчәкле “Виль де Пари”... Кояшны нык яратучан бу яраннарга кышкы җылылык +12 градустан төшмәскә тиеш.

Яранны ничек тәрбияләргә?

Гомумән алганда, яран гөле артык дымлы туфракны яратмый. Ул үзен уртача дымлылыкта яхшы хис итә. Яздан башлап, барлык төр яраннарны да ике атнага бер тапкыр махсус гөл ашламасы белән ашларга кирәк. Билгеле булганча, яран гөле ботактан үрчи һәм яшь ботактан үскән гөл купшырак чәчәк ата. Яран утыртасы туфрак түбәндәге катнашмада булырга тиеш: 2 өлеш кәсле туфрак, 1 өлеш яфраклы урман туфрагы, 1 өлеш торф һәм 1 өлеш комлы туфрак (2:1:1:1).
Дөрес, хәзер өйне бизи торган әллә нинди матур гөлләр бар. Әмма без иске танышыбыз — яран барлыгын да онытмыйк. Аны үстерик, сөеник һәм дәваланыйк.

фото: https://pixabay.com

Теги: Өй яран

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    мин бик яратам яран голен .энием бик ярата иде .минем ойемде яран гол бик куп рахмат сезге

    Хәзер укыйлар