Логотип
Гөлләр

«Мин синнән туйдым» чәчәге

Һәр чәчәкнең үз матурлыгы, үз энергетикасы бар.  Хисләрне, фикерне, теләкне чәчәкләр аша белдереп була

Һәр чәчәкнең үз матурлыгы, үз энергетикасы бар.  Хисләрне, фикерне, теләкне чәчәкләр аша белдереп була. Чәчәкләр теле көнчыгышта, төгәлрәк әйтсәк, Төркиядә барлыкка килгән. Ул селам дип атала. Флюрографика фәне исә  чәчәкләр теленең әлифбасы ул.

 Кайсы чәчәк нәрсә аңлата? Әйдәгез, ачыклап карыйк.

Азалия – нәфислек, тугрылык символы. Ир кеше бүләк итсә, сез аның бердәнбер мәхәббәте дип аңларга кирәк.

Кашкарый  (астра) – мәхәббәт, нәзәкать, искә алу, хәтер символы. Кыз йолдызы күктән карап елаганда, космик тузаныннан кашкарыйлар шытып чыккан, дигән риваять яши.

Василек – яшьлек, шатлык, гадилек символы. Блондинкаларга дуслык билгесе итеп бирелә.

Гардения – яшерен мәхәббәтне аңлата. Аңа «Син гүзәл!» мәгънәсе салынган. Белеп торыгыз: гардения бүләк итүчеләр чын күңелдән соклана сезгә.

Канәфер (гвоздика) – соклану, мавыгу, тугрылык чәчәге.

Дәлия (георгин) – каприз, вакытлы мавыгу билгесе. Бүләк итүче: «Син миңа ошыйсың, ләкин мин бернәрсә дә вәгъдә итмим. Җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгел мин», – дип әйтергә тели.

Гербера – сер, елмаю, флирт, оптимизм чәчәге. Бүләк итүче сезгә симпатиясе барлыгын сиздерә. Дусларга, яраткан кешеләргә, коллегаларга рәхәтләнеп бүләк итә аласыз. Шәп кәефегез белән уртаклашасыгыз, комплимент әйтәсегез килсә, гербераларны сайлагыз.

Гладиолус –  гладиаторлар чәчәге. Ул үзе үк: «Мин ихлас», «Мин булганда курыкма бернәрсәдән» –  ди сыман. Бүләк итүчесе дә – көчле, компромиссларга бармый.

Глоксиния – бер күрүдә гашыйк булу билгесе.

Ясмин – хис, хатын-кыз матурлыгы, элегантлык символы. Һиндстанда аны «Мәхәббәтнең ай яктысы» дип йөртәләр.

Ирис – өмет, ышаныч билгесе. «Синең белән дус булу үзе үк әллә ни!» дигәнне аңлата.

Калла – чәчәкләр телендә сабырлык, тыныч холыкны аңлата. Ир кеше, калла бүләк итеп, «Син искиткеч!»  дип әйтергә тели.

Камелия – бу чәчәкне кабул итеп алучыларга «Син илаһи зат!» дип әйтергә телиләр. Соклану, камиллек чәчәге.

Зәңгәр кыңгыраулар даимилеккә бер ишарә.

Клевер – бәхет символы.

Лаванда – бу чәчәкне бүләк итүчеләр: «Сине беркемгә алыштыра алмыйм!» – дигән мәгънә салалар.

Ландыш – Германиядә бу чәчәк мәхәббәт, бәхетле гаилә тормышы символы. Яшьләрнең никахка керергә ризалыгын белдерү чәчәге.

Лилия –кәефне күтәрүче, бәйрәм төсмере бирүче. Назлы, хыялый, романтик кызларга менә дигән бүләк.

Маргаритка – тугры мәхәббәт, чисталык, сафлык билгесе.

Нәркис – игътибар, рыцарьлык күрсәтү символы.

Орхидея – матурлык, мәхәббәт символы. Кытайда исә аңа балачак символы итеп тә карыйлар. Бик якын, яраткан кешеләргә генә бүләк итәләр.

Чалма чәчәк (пион) – күңелле тормыш, бәхетле туй чәчәге.

Умырзая – нәфислек, өмет символы. Егетләр кызларга бу чәчәкне бүләк иткәндә: «Син берәүгә дә охшамаган!» дип әйтергә телиләр.

Кызыл роза – «Мин яратам сине!» «Синнән башка яши алмыйм!» дигән сүзләр яшерелгән.

Ал роза – «Ышан миңа!» дип, яшь кызларга хисләреңне сиздерү.

Ак роза – чисталык, сафлык, тыйнаклык, серлелек символы. «Син – фәрештә!» дигән соклану яшерелгән.

Сары роза – бәхет, шатлык символы. «Син – кояшым!» дигән мәгънә салынган.

Ромашка – күп кызларның яраткан чәчәге. Йолдыз атылган җирдә ромашкалар үсеп чыга, диләр. Бәхет, сөенеч, гадилек, җылылык, якынлык символы.

Ак сирень – беренче мәхәббәт чәчәге.

Шәмәхә сирень – «Йөрәгем синеке!» дигәнне аңлата.

Лалә (тюльпан) – яз, яшьлек символы.

Флокс – үзара аңлашу, татлы хыяллар чәчәге.

Хризантема – ял бирә, шатлык өләшә торган чәчәк. «Син әйбәт дус» дигән мәгънәне аңлата.

Цикламен – хушлашу чәчәге. «Сау бул», «Мин синнән туйдым» дигәнне аңлатыр өчен менә дигән!
                                        
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар