Логотип
Бала

​Ышан, сабыем, Аллага...

«Дин дәресе» дип әйткәндә, мәдрәсәдәге ак яулыклы әбиләр, мәчеттәге ак сакаллы бабайлар вәгазе күз алдына килә. Кечкенәдән балаларыбызга дин өйрәтү татарларда югалган диярлек. Күп кенә әти-әни өйрәтергә дә тели, әмма нәрсәдән башларга, ничек аңлатырга, ничек өйрәтергә белми... Бу сораулар күп кенә әти-әнине борчый. «Сабыйлар» балалар үзәгендә берничә ел рәттән бишектән үстерү (раннее развитие) форматында «дин дәресләре» уңышлы гына алып барыла. Ягъни ул дәресләр гадәти «ранее развитие» элементларына таянып, дини темаларга төзелгән:

* бармак уеннары;  
* ортопедик hәм физик уеннар;
* видео-презентацияләр;
* иҗат;
* музыкаль тәнәфесләр (нашид җырлар);
* сүрәләр, догалар өйрәнү;
* интерактив әкият уку, күрсәтү;
* роль уеннары h.б.;
* гарәп хәрефләрен, саннарын өйрәтү.

Әлеге мәкаләдә кечкенә группага йөрүче балалар өчен (2-3 яшь) дин дәресенең үрнәген китерәсем килә. Дәреснең темасы – «Коръәндә сөйләнелгән кошлар».

Исәнләшү: балаларны түгәрәккә утыртабыз hәм тупны бер-беребезгә  тәгәрәтеп, исәнләшәбез, яңа балалар белән танышабыз. 
– Әссәләмү галәйкум сабыем, минем исемем Алимә апа, ә синең?
– Вәгаләйкүм ассаләм, мин Булат! (Әни кеше сабыена булышып тора).

Өйдә оештырылган дәресләрнең дә башын hәм ахырын билгеләп үтәргә киңәш итәм.

Бармак уены: дәреснең темасына туры килгән бармак уенын уйнатабыз. Беренче тапкыр укытучы бармак уенын үзе күрсәтеп, икенче, өченче тапкыр балалар белән бергә кабатлыйбыз.
«Аллаhның сүзе – Коръән –  ике кулны ачып куярга (китап имитацияләү)




Аны укып мин күп беләм – китап укыган сыман итеп кулларга карарга.




Матур кошлар бар иткән  – ике кулны селкетеп кошлар имитацияләргә.



Бытбылдык! – уң кул белән кошның томшыгын күрсәтергә (баш  бармак аста, калган бармакларны өстә тотып, баш бармак белән имән бармакны ачып ябырга, 3 иҗек – 3 хәрәкәт) 




Козгын ! – тавышны үзгәртеп, сул кул белән кош томшыгын  күрсәтергә 2 иҗек- 2 хәрәкәт)



Һөд-hөд турында сөйләнелгән!» – Бу кошны күрсәткәндә ике кулны тоташтырып, кош томшыгын күрсәтергә: уң кул өстә, сул кул аста.                    

     


Карточкалар күрсәтү: Г. Доман методикасына таянып, балаларга әйтеп кителгән кошларның рәсемнәрен 2 шәр секунд күрсәтәбез. Соңрак, берешәр карточка балаларга таратып, карыйбыз, алмашабыз. Кошларның билгеләрен (томшык, канат, каурый), кошларның исемнәрен әйтеп чыгабыз.

Сүрәләрне өйрәнү: «Ихлас» сүрәсен хәрәкәтләр белән күрсәтеп гарәпчә сөйләргә, тәрҗемәсен әйтеп, хәрәкәтләрен кабатларга. Бергәләшеп 2-3 кат кабатлау.
Әй, Мөхәммәт кешеләргә әйт: Аллаһ бердәнбер – укытучы бер бармак күрсәтә

Аңа тиңнәр юк, ул бөек – кулларны киң итеп җәябез.

(Аның балалары юк.) Ул тудырмаган – уң кулны күтәреп селкетү.

Ул тудырылмаган – сул кулны күтәреп һәм Аңа тиң яки охшаш нәрсә юк – башны селкетү.

Сүрәнең презентациясен уйнатырга: Сүрәнең укуын матур пейзаж видеоларын белән күрсәтәбез.

Физик уен «кошлар»
Уен башында мендәрләрдән зур «кош оясын» ясап куябыз, аның эченә «кошлар» утыртабыз (балаларны).
Балалар белән бергәләшеп кошлар кебек очып йөрибез: 
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар? 
– Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар!

Соңрак, балалар белән җем чүпләүне имитацияләп уйныйбыз: 
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар җем чүпли? 
– Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар җем чүпли. 

Алдан качырып куелган уенчыкларны табып, кошлар булып ояларга кайтабыз. Табылган ризык өчен, балалар белән бергәләшеп зикерләр өйрәтәбез, әйттерәбез: «СөбхәнАллаh», «Әлхәмдүлилләh». 
Группада балалар өчен махсус зур тәсбих ясап, зикер кылып утырабыз, агачтан ясалган төймәләрне тартабыз. Өй шартларында ул гади тәсбих та була ала.

Әңгәмә: 
– Балалар, сез кош булып уйнаганда ризыкның кайда икәнен белә идегезме? Кая очарга кирәк икәнен белеп очтыгызмы? Үзебез  кулларны җәеп куйсак, кошлар кебек оча алабызмы? Кешеләр кошлар кебек ризыкны табамы? Кемгә ризык җиңелрәк эләгә?
Моның барысын Аллаh Тәгалә булдыра, аның тагын бер матур исеме – Әр-рахман ( Мәрхәмәтле). Ул кошларны күктә тота, аларны ризык янына илтә, таптыра, ашата. Кешеләргә дә, безнең тырыш әтиләребезгә, әниләребезгә ризык табырга, эш табырга Мәрхәмәтле Аллаh Тәгалә булыша. Ул иң Мәрхәмәтле.
Балаларга Алллаh исеме белән карточка күрсәтәбез, баланың бармагы белән язылган исем буенча йөртеп чыгабыз. Шулай ук, ком йә манный ярмасы белән тулган подноста, баланың бармагы белән, Аллаhның «Әр-Рахман» исемен языдырабыз.

Презентация карау
Темага туры килгән «Коръәндә әйтелгән кошлар» турында презентацияне күрсәтү (бытбылдык, козгын, hөд-hөд кошлары) Кошларның төп билгеләрен өйрәнү: томшык, каурый, канат. Презентацияне «power point» программасында ясыйбыз. Шулай ук, балалар аеруча яраткан сораулы-җаваплы слайдлар да әзерлибез.

Предметлар белән уйнау: борчак, чечевица, дөге h.б. ярмалар белән тулган савытларда кечкенә (ризык уенчыкларын) әйберләрне күмеп, балаларга таптыртабыз.

Әкият: Козгын турында вакыйганы сөйләп, ком тартмасында спектакль күрсәтү.
– Борын-борын заманда, беренче кешеләр яшәгәндә Адәм а.с. hәм аның хатыны Хаваның р.а. ике малае туган иде: Кабил белән Хәбил. 
Бер көнне Кабил аптырап, болынга карап утыра иде, ничек  итеп әйберләрне, ашауларны, бозыкларны качырырга, дип. Ул вакытта аның янына матур кара козгын кошы очып килде. Үзенең томшыгы белән җир казый башлады, анда нәрсәдер салып, кире туфрак белән күмеп куйды.
Шулай итеп Аллаh Тәгалә кешеләрне белмәгән нәрсәләргә өйрәтеп, күрсәтеп тора.

Иҗат: Камырдан ясалган кошны буйыйбыз. Иҗат алдыннан «Бисмиллә» дип әйтәбез. Иҗат вакытында балаларга «Ихлас» сүрәсен тыңлатабыз. Эшебез әзер булгач, кошларның билгеләрен кабатлап чыгабыз.

Саубуллашу: балалар белән мөселманча саубуллашабыз, матур теләкләр теләп, мактап, дәрес өчен рәхмәт әйтеп озатабыз.

Әлеге дәрестә балалар үзләре өчен яңа кошлар, аларның билгеләрен өйрәнделәр hәм ул ислам күзлегеннән бирелгән тема. Ул дәресләрне әни кеше өйдә дә оештыра ала. Нигезендә гел кабатлау торырга тиеш (сүрәләр, догалар, зикер кылулар). Көнкүреш тормышта гел кирәкле догалар әйтеп, әйттереп; вакыйгаларга дөрес, дин карашыннан чыккан аңлатма биреп; әз-әзләп яңа темалар ачыклап торсак, сабыйларыбыз динне бик җиңел, табигый рәвештә  үзләштерә. 

Дөрес ниятләр hәм зур уңышлар сезгә, кадерле әниләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар