Логотип
Бала

Яклый мине, саклый мине...

Мәкаләгә керешкәнче, әүвәл шуны ачыклыйк әле: 
– Сез дөньяви карашлы кешеләрме, әллә диниме? Ә бәлки мәҗүсидер?
«Бу нинди сорау инде?! Урамда XXI гасыр!» – диярсез. Ашыкмагыз.  
 
Йә, кара мәче күрүгә тизрәк төймәгезгә үрелгәнегез юкмыни? Тоз чәчелсә, якын кешегез белән ызгыш-талаш көтеп йөргәнегез? Идәнгә чәнечке төшеп китсә, кунакка хатын-кыз көткәнегез бармы? Чәйнек җырлап кайнаганны кунак килүгә, тәрәзә төбенә кош кунганны яхшы хәбәргә юраганыгыз бардыр бит? Ә «13» ле санына нинди мөнәсәбәттә сез? 
 
Әни булган хатын-кызлар мине аңлар: алар балалар турындагы ырымнарның тулы бер энциклопедиясен туплаган кешеләр. Хатын-кыз үзенең әни булачагын белүгә, кагыйдә буларак, үзенең башка төр социаль статусларын салып ташлый да табигать баласына әйләнә. Менә шунда бүгенге көндә «искелек калдыклары» дип бәяләнә торган ырымнар аңа ярдәмгә килә дә инде. Бу җәһәттән Таня Майер исемле бер америкалы әнинең Россиядә әни булу турындагы китабында бер очракны тасвирлавы кызыклы: «Россиядә, – ди ул, – хатын-кызлар ырым-шырымнарга ышаналар. Мәскәү дәүләт университетында фәлсәфә фәне укытучы бер иптәш кызым үзенең авырга калуын белүгә, маңгай чәчен кистерми башлады. Күз алдына китерәсезме: фәлсәфә фәннәре докторы!» 
 
Әйе, Танечка, бездә Әниләр шундый инде ул, аларны һәм гомумән, «Россияне акыл белән генә аңлап бетереп булмый». Хикмәт шунда: ананың балага карата булган ярату хисен башка төр ярату белән бутап булмый. Баланы яратуның исеме сөю дә, мәхәббәт тә, гыйшык та түгел, ә  курку дип атала. Йөрәк астында җан яралуын белүгә, хатын-кыз шушы хис белән яши башлый. Йокыдан ул: «Мин баланы яратам», – дип түгел, ә «Ничек ул анда?» дигән уй белән уяна. Төрле афәтләр, һәлакәтләр, экологик проблемалар һәм билгесезлек белән тулы дөнья аның нарасые өчен чит, ят. Булачак ананың куркуларын фәнни ачышлар яки коры статистика белән генә куып таратып булмый. Менә шул вакытта ырымнар юану китерә дә инде. Булачак әни үзен бик күп «ярамый»лар белән чикли башлый, һәртөрле табуларга теләп ризалаша. Бигрәк тә мифологик күзаллауларга нигезләнгәннәренә. 
 
Әлеге дә баягы, йөклелек вакытында чәч кисәргә ярамый дигән ышанудан башлыйк. Янәсе, киссәң, бала үле туарга яки төшәргә мөмкин, диләр. Бу ышану борынгы заманда әби-бабаларыбызның чәчкә аерым игътибар бирүеннән килә. Имештер, кешенең яшәү көче нәкъ менә чәчләрендә, дип ышанган алар. Фән моның алай түгеллеген исбатлады, ә менә ышану яши бирә. 
Бала туганчы бирнә әзерләмәскә, диләр. Мантыйк буенча, киресенчә, әзерләп куярга кирәк югыйсә. Бала тугач, башка мәшәкатьләр дә җитәрлек була. Ә ышануның тамыры исә элгәре туачак баланың җенесен белмәүгә бәйле, күрәсең. Хәзер исә моны УЗИ кебек ачышлар белән җиңел хәл итеп була. 
 
Йөклелек вакытында тегәргә, бәйләргә, чигәргә ярамый – бу ырымның ике тамыры бар. Беренчедән, тегү-бәйләү эшләре борынгылар баланың бу дөньяга килү юлын тегеп куя, дип уйлаганнар. Икенчедән, баланың теле озак ачылмас, дип курыкканнар. Шулай ук теккәндә, бәйләгәндә, баланың кендек бавы муенына чорнала дигән ышану да яши. Чынлыкта исә боларның нигезе юк. Дөньядагы тегүче хатын-кызлар сау-сәламәт бала таба. 
 
Йөкле вакытта озаклап көзгегә карарга ярамый. Борынгылар көзгене теге дөньяга ишек буларак кабул иткәннәр. Шуңа да көзге тирәсендә кара көчләр күп йөри, дип ышанганнар. Йөкле хатын көзгегә озак карап торса, явыз көчләрне үзенә тартып китерер, дип курыкканнар. Бүгенге көндә мондый ырымнарга ышанасы килми, әмма йөкле вакытта хатын-кызның кыяфәте кәефе кебек үк үзгәрүчән була. Йөкле вакытта хатын-кызның кәефсез көйгә көзгегә карамавы хәерле...


Күрсәтергәме, күрсәтмәскәме?

Бәби тугач, хатын-кызларның моңа кадәр ырым-шырымнарга ышанмаганнары да аларга колак сала башлый. Мәсәлән, 40 көнгә кадәр баланы берәүгә дә күрсәтергә ярамый, дигәненә. Чыннан да, баланы күрсәтергә ярыймы, әллә ярамыймы? Ышану бер төрле сөйли, табиблар – икенче төрлене, аек акыл белән өченчесен уйлыйсың. 
«40 көн буена ана белән ананың бер аягы җирдә, бер аягы гүрдә булыр», дигән мәкаль дә бар безнең халыкта. Димәк, халык ышануына таянсак, күрсәтмәвең хәерле. Борынгылар бала туып, 40 үткәнче, аның җаны әле җиргә «кайтып» бетмәгән, дип уйлаган. Һәм явыз күзләр, кара көчләрдән сакларга кушканнар. Ә инде моңа ышаныргамы, юкмы – һәркем үзе хәл итә. 
Табиблар да бала тугач, әни кешенең күкрәк сөте белән имезүе 40 дәвамында формалашып бетә дип саный. Ягъни әни кеше баласын сәгатьләр буе күкрәге янәшәсендә тотарга тиеш. Мондый шартларда кунак чакыру әни белән балага уңайлы булырмы? Һәр гаилә үзенчә хәл итә. Шулай ук яңа туган бала янына бакчага йөри торган балаларны бик үк якын китерергә ярамый. Билгеле булганча, бакчага йөри торган балалар инфекцияләрне тиз ияртүчән. Әлегә бер прививкасы да булмаган балага монысы да кирәк түгел.  Димәк, бу җәһәттән борынгы миф белән медицина бер сүздә. 
 
Яшь баланы кеше күзеннән саклауның тагын бер сәбәбе – күз тию дигән нәрсә дә бар бит әле. Бик күп халыкларның мифологиясендә дә, динендә дә, көндәлек тормышында да бу ышану яшәп килә, ул магик фикерләүнең иң киң таралган төре. Психология фәне аны мәдәни шартлылык синдромы дип атый. Ул кешенең энергия-мәгълүмат кырында баланс бозылу, аурага тискәре йогынтылы программаларның үтеп керүе дип аңлатыла. Нәтиҗәдә, кешенең сәламәтлегенә зыян килә, иммунитеты төшә, кәефе начарая. Ниндидер эмоциональ киеренкелек вакытында, кешеләр бер-берсенә тавыш күтәреп сөйләшкәндә, уй-кичерешләр йөрәктән чыкканда, күз тию ихтималы зур икән. Ягъни, психологлар сүзләре белән әйтсәк, кеше күңеленең тискәре энергиягә сизгер вакыты ул: берәүләр үзен пычракта коенып чыккан кебек хис итә, икенчесе бушанып кала. 
 
Әле биокыры ныгып җитмәгән яңа туган баланы нәкъ шушы сәбәпләргә бәйләп, кеше күзеннән саклыйлар да инде. Бу вакытта әни дә, бала да тискәре энергиягә бик сизгер булалар: әни булу бәхете, баласын исән-сау килеш кулына алу шатлыгы белән әни кеше чит кешенең ихтыярсыздан кабынган кызыгу, көнләшү кебек хисләрен сизми дә кала. 
 
Әлбәттә, күз тиюгә, ягъни магия телендә әйтсәк, кара көчләр иярүгә берәүләр шунда ук ышана, икенчеләр катгый рәвештә кире кага. Элегрәк мин дә мондый нәрсәләрне «сафсата» дип кенә бәяли идем. Ә балалар тугач, һәртөрле инфекция чыганакларын, вирусларны «үтәли күрергә өйрәнгән» кеше буларак, күз тию кебек «искелек калдыклары» да көн тәртибенә басты. Югыйсә тамагы тук, асты коры, җылыда гына ята торган бала нәрсәгә еларга, көйсезләнергә мөмкин? Табигать алдындагы көчсезлегем мине дә мондый нәрсләргә ышанырга мәҗбүр итә. Аннан соң ышанмаганга карап кына, андый нәрсәләр юк дигән сүз түгел бит әле. Урамда техника һәм тәрәккыят заманы булуга карамастан, күз тиюләргә каршы олы бер индустрия эшләп килә икән.  Мулла бабайлар өшкерә, әбиләрең – төчкерә, дигәндәй. 
Безне кечкенәдән әбиләребез дога белән өшкереп үстерде. Күз тисә дә, тимәсен, дип тә өшкерде. Бик күпләребез кечкенәдән үк ул догаларны яттан белә. Өстәвенә, Ислам дине күз тиюне кире какмый. Аннан иман ныклыгы белән сакланырга куша. 
 
Хәзер инде мин ырым-шырымнарны бөтенләе белән кире кагучы тәкәббер кеше түгел, шулай да чама хисен югалтмаска кирәк, дип саныйм. Үземне балаларыма карата һәрвакыт догада булачак әни, дип күзаллыйм. «Саклый мине, яклый мине әнкәмнең догалары», дип җырлаганча, үзебезне дә әниләр догасы нинди генә упкыннардан тартып алып калмагандыр – болары бер Ходайга гына мәгълүм.  Инде буй җиткәч, адым саен киртә-каршылыклар сагалап торган олы тормыш юлына аяк баскач, юкка гына бусагадан борылып әниләргә «Догаңнан ташлама!» дип әйтмибез бит. 

чыганак: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язмада бик актуаль мәсьәлә күтәрелгән. Автор бу темага бик дөрес якын килгән, минемчә. Яшь әниләр өчен аеруча файдалы мәгълүмат дип бәялим. Кыскасы, һәркемгә күзаллавын чагыштырырга мөмкинлек бирүче бай язма. Рәхмәт, Ландыш!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Халык әйтсә хак әйтә диләр бит. Берсенә, бәйләм бәйләүгә тукталып китәм. Бу хәл мин бәләкәй чакта булды. Килен гел шәл бәйләп утыра иде. Баласы бик зур булып, башыннан ыргак белән тартып алганнар табиблар. Ярып алу юк иде әле. Урам балалары кереп күрдек бәбине. Бер корыто булып ята. Алты айлык бала хәтле диделәр әниләр. Шундый матур малай иде. Хәрәкәтләнми, тик утырганга бала нык зур булган дигән нәтиҗә ясады әбиләр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мина киресенчэ ОЛЫ кешелэр киресен тукый башладылар Имеш бер Син генэ . Ботенесе дэ бала таба бер Син генэ иркэ инде. Мин 40 кон турында. Нэрсэ булсын ана дип. Баламны алып кайткан коннэн берузем карадым. Мужик коне буе эштэ. Кая анда коне буе бала кочаклап утыру. Житешмэсэм коне буе нишли сон ул дип эйтэлэр иде. 1 ай чапкач эчем авырта башлады . Шуннан сон артык тырышмый и кеше сузен ишетмэмешкэ салыша башладым.

        Хәзер укыйлар