Логотип
Бала

Әниләр һәм балаларга көз өчен «Сөембикә»дән 18 ИДЕЯ 

Сары яфраклы, җылы кояш нурлары уйнап торган рәхәт көз җитте. Чыннан да, рәхәт бит!

 

 

Сары яфраклы, җылы кояш нурлары уйнап торган рәхәт көз җитте. Чыннан да, рәхәт бит! Мондый чакта балалар яфраклар арасында аунарга, уйнарга, шаярырга ярата. Көз ул – сары, кызыл, алтын төс.  Кулга пумала, буяу алабыз да бу ел фасылын нәкъ шундый төсләр белән ясыйбыз. Көз көне күңелдә калырлык итеп уздырыр өчен тагы ниләр эшләп була?! 

Әниләр һәм балаларга көз өчен «Сөембикә»дән 18 ИДЕЯ: 

1. Бергәләп алма бәлеше пешерергә. 

2. Тәрәзәдән шуып төшүче яңгыр тамчыларын күзәтергә. 

3. Юрган астына кереп ятып, фонарь яктысында тылсымлы тарихлар укырга. 

4. Яфракларга рәсемнәр ясарга. 

5. Кулга кү-ү-үп итеп яфраклар җыярга да, алардан көзге салют ясарга. 

6. Алтын яфраклы агачлар янында гаилә фотосессиясе оештырырга. 

7. Юеш асфальтка акбур белән рәсем ясарга. 

8. Курчак театрына барып, гаилә белән ял итеп кайтырга. 

9. Көзге урманга барып кайтырга. 

10. Тәрәз төбендә бергәләп какао эчәргә. 

11. Өйне көзге гирлянда белән бизәргә. 

12. Үсемлекләрне, яфракларны киптереп, гербарий ясарга. 

13. Бергәләп йолдызларны күзәтергә. 

14. Бүлмәдәге тәрәзәне көз темасына бизәргә. 

15. Урамда йөргәндә бергәләп көз темасына әкият яки хикәят уйлап чыгарырга. 

16. Тәмле бутербродлар ясап, матур кино карарга. 

17. Көзге ау оештырырга. (Фотоау булса да ярый!) 

18. Төрле кул эшләре белән шөгыльләнү (аларны соңарак күрсәтәчәкбез). 

 

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар