Логотип
Бала

«Әниләр курчак уйный»

Бу серле дөньяга мин уйламаганда-көтмәгәндә килеп эләктем. Илһамлы, иҗатлы курчаклар дөньясы.

Өлкәннәрне тылсымлы балачак иленә җитәкләп алып керергә сәләтле туп-туры юл менә шушы икән, дидем. Курчаклар дөньясы көндәлек тормышны гармонияле итә, аңа үзенә бер әкияти тылсым өрә. Бу дөньяга бер чумганнан соң, мөгаен, анда гомерлеккә каласыңдыр. 
 
Әлеге дә баягы социаль челтәрләр «гаепле». Инстаграмда кулдан эшләнгән бер куян күреп калдым. Эксклюзив, үзенә килешле киемнәр кидертелгән, менә-менә җанланып китәр дә берәр әкият сөйли башлар төсле үзенә җәлеп итеп тора. Тик бәясе генә тешләшә: 3000 сум дип куйган авторы. 
Бер акча янчыгына, бер кул эшләре кәрзиненә карадым да үзем бәйләп карарга булдым. Ә кәрзинем минем кырыктартма белән бер: курчак бәйләрлек җепләр дә, аңа кием тегәрлек тукыма кисәкләре дә бихисап, килешлесен генә сайлап аласы. 
Соңгы елларда үзем «хэндмейд» – кулдан эшләнгән әйберләргә мөкиббән. 
 
1 нче киңәш. Кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучы хуҗабикәләргә шуны әйтәсе килә: тәвәккәл булыгыз! Кулдан эшләнгән «эксклюзив» әйберләрне сатып алганчы, үзегез эшләп карагыз. Нәтиҗәсе дә сөендерер – сезнеке дә һичшиксез эксклюзив булачак! Эш барышыннан да канәгатьлек алырсыз, чөнки сез яңа идея белән танышасыз, яңа күнекмәләр үзләштерәсез, үзегез өчен яңа дөнья ачасыз. Хатын-кызга яңа кичерешләр, яңа эмоцияләр, яңа тәэссоратлар һәрвакыт кирәк. Бу аны хатын-кыз энергиясе белән баета. 


Интернет сәхифәләрендә курчаклар бәйләргә өйрәткән мастер-класслар да, әзер схемалар да шактый булып чыкты. Баксаң, курчак тегү, бәйләү күптән инде үзе бер сәнгатькә әйләнгән икән. Бу өлкәдә үзенең йолдызлары да барлыкка килгән: Тильда курчаклары (авторы – норвег дизайнеры Тоне Финангер), Татьяна Коннэ курчаклары һәм башкалар. Болар – сәүдә маркалары алган брендлар булып киткәннәре. Өлгеләреннән үк таныла торганнар. Ыргак белән, инәләр белән бәйләгәннәре бар. Бу ысул амигуруми дип атала – борынгы япон техникасы буенча бәйләнә. 


2 нче киңәш. Гадидән башларга кирәк. Өйрәнчекләр, гадәттә, артык тәвәккәл (беренче киңәшкә кара) була һәм катлаулыны сайлап ала. Һәм шунда ук технологияләр белән бәхәскә керә. Ахыр чиктә, башлаган эш төгәлләнмичә кала, күңел кайта. Ә калган эшкә кар ява. 
Матур күренгәнен, өйрәнчекләр өчен җайлырак булган схема табып, беренче курчагыма тотындым. Билгеле, куянкай рәсемдәгечә үк килеп чыкмады. Икенче уенчык – хаталар өстендә эш булды. Бу юлы схеманың башкасын сайладым. Ниһаять, күңелгә ятышлы уенчык килеп чыкты. Балаларга да ошады. Ә үземнең күңелдә сандугачлар сайрый, күбәләкләр бии, мин – Пигмалион! Миңа рәсемдәге, башка автор ясаган курчак кирәкми, бушка бирсәләр дә аласым юк, миңа үземнеке кадерле. Илһамланып, канатланып өченчесенә тотынам. Дүртенчесенә... Минем инде җеп, тукыма, тасма, челтәрле кайма, төрле төймәләрдән торган запасларым бетеп килә, мин кул эшләре кибетенә чабам. Андый кибетләр бик күп. Мин аларның һәркайсының адресын, кайсында нинди кирәк-ярак сатылганын, бәяләрне беләм. Ләкин ул кибетләргә кергән саен, сайлау иреге алдында югалып калам. Миндәге идеяләр ташкынын буып тоту кыенлаша башлый, кулымнан килсә, кибетне өебезгә генә алып кайтып куяр идем. 

3 нче киңәш. Камиллекнең чиге юк. Шуңа да кибеткә барыр алдыннан, нәрсә кирәген төгәл күзаллап, хәтта ки язып чыгуың кулайрак. Моның өчен булачак курчакка ниләр кирәген мөмкин кадәр төгәл чамаларга кирәк. «Кирәге чыгар, бәлки» дип, кызыгып алган әйберләр тартма төбендә ятып калуы ихтимал. Әрәм-шәрәм итә торган вакыт түгел: хоббилар болай да кыйммәткә төшә торган заман. 
Камиллекнең чиге юк, дидем. Минем башта туган курчаклар образларына куллар өлгерә алмый. Зефиркадан соң бер-бер артлы Парижда яшәүче кыз, Китап укучы кыз, Режиссер кыз, Патша кызы барлыкка килде. Чиратка тезеләләр генә: Льюис Кэроллның «Алиса в стране чудес» әкиятеннән Куян, үзем язган әкиятләрдән геройлар... Китап укучы кызымның «капризларына» да түзәргә туры килде хәтта: киемнәрен килештереп кенә булмый бит! Өч кофта бәйләдем, ике ыштан тектем үзенә. Бакыр чыбык табып, күзлек тә әмәлләргә туры килде. Букча «сорап алды», шарф бәйләтте. Әлбәттә, боларны мин шушы әкияти дөньядан торып сөйлим. Чын мәгънәсендә курчак уйнаган кебек, шулай бит? Ни гаҗәп, шушы шөгылемә утыруга, кечкенә кызларым да комачауламыйлар, үзләренә уен яки берәр мавыгу табып, янәшәмдә кайнаша башлыйлар. «Курчак уйнап» утыручы әнинең күңел халәте аларга да йога, дияргәме соң инде... 


 
4 нче киңәш. Арт-терапия практикасында курчаклар терапиясе юнәлеше дә бар икән. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Үз кулларың белән тудырган яки дөньядагы иң якын кешең – әниең тегеп биргән курчактан да җылырак, йомшаграк уенчык була аламы? Андые булганда, пластмассадан койган салкын курчакны кочаклап йоклыйсы килми шул. Балаларга мондый курчакларның күзләре урынында ике төртке генә торуы, авыз-борыннарның булмавы да ошый. Боларны ул үзенең фантазиясенә калдыра. 
 
Ә иң мөһиме: мондый курчаклар – менә дигән бүләк! Балаларга гына түгел, иптәш кызларыма, туганнарыма рәхәтләнеп бүләк итәм. Билгеле, мин дизайнер түгел, әмма аларның һәркайсына кул җылысы кергән, һәркайсы эксклюзив, бөтен матурлыклары да камил булмауларында... дидем дә, «Бу сүзләрне мин язаммы соң?» – дип хәйран калдым әле. Чөнки кайчандыр мин кул эшләре белән «җенләнүчеләргә» бик ерактан, хәтта ки биектән торып караган кеше. Үземне, кулымнан килми, ялкаулыгым көчле, дип ышандырган чаклар. Буш вакытны заяга уздырган чаклар булган икән ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар