Логотип
Бала

Мәктәп: кемнең формасы әйбәтрәк?

Яңа уку елы башланырга нибары өч көн калды! 

Яңа уку елы башланырга нибары өч көн калды! 


1сентябрь. Үзе матур, үзе күңелле мәшәкатьләр белән тулы үзгә бәйрәм ул. Мәктәп формасыннан узган һәр балага сокланып карыйсың. Ничек килешә! Бәйрәмчә дә, җитди һәм эшлекле дә ул кием. Һәр яңа уку елы мәктәп формасына яңалыклар, коррективалар да кертә.

Россиядә мәктәп формасы кертелүнең төгәл датасы бар. 1834 нче ел белән исәпләнә ул. Нәкъ менә шушы елда гражданнар мундирларының аерым төрләрен раслаучы закон кабул ителә. Гимназистлар һәм студентлар мундиры да шуңа карый. Шул чор малайлары өчен тәгаенланган костюмнар хәрби һәм штатский ирләр күлмәгенең үзенчәлекле яраклашуы белән аерылып торган. Бу костюмны дәрестән тыш вакытларда да киеп йөргәннәр.

Кыз балаларны укыту да киң үсеш ала барган. Кыз балаларга да махсус форма кирәк була башлаган.1986 елда укучы кызлар өчен беренче форма кертелгән. Тыйнак һәм җитди кыяфәт бирә торган бу кием тездән түбән озынлыктагы көрән йон күлмәктән гыйбарәт булып, ак яка һәм манжетлар белән бизәлгән. Кара алъяпкыч аксессуар рәвешендә йөргән. Нәкъ совет чорындагы мәктәп формасының күчермәсе кебек.

Революциягә кадәр хәлле гаилә балалары гына белем ала алган. Мәктәп формасы исә шушы мөхтәрәм катлауның үзенчәлекле бер билгесе саналган.1918 елда властька коммунистлар килгәч, мәктәп формасы бетерелгән. Бөек Ватан сугышыннан соң гына СССРда бердәм мәктәп формасы кертелә. Малайлар – бастырма якалы хәрби гимнастерка, кызлар кара алъяпкыч япкан көрән йон күлмәк киеп йөрергә тиеш була. Гомумән, Сталин чорындагы кызларның мәктәп формасы патша Россиясе вакытындагы форманы хәтерләтә. Шул заманнарда ак бәйрәм алъяпкычлары, тегелеп куела торган ак якалар һәм манжетлар барлыкка килә. Еллар узган саен аларның фасоны гына үзгәреп тора, асылда ул шул килеш кала. 

Ә чит илләрдә мәктәп формасы ниндирәк соң?

Башка илләрдәге мәктәп формасы бездәгедән аерыла: кайдадыр ул бик консерватив, ә кайдадыр – бик модалы һәм һич тә гадәти түгел. Мәсәлән, Япониядә кызлар «сейлор-фуку» дигән матроскадан фыртланып йөри. Аларның формасы бөтен дөнья үсмерләре өчен мода эталоны санала. Мәктәптән тыш вакытта да япон кызлары гадәти мәктәп формасын хәтерләткән киемнәрдән йөриләр. Вьетнам кызларының мәктәп формасы дөньяда иң матурлардан санала. Традицион вьетнам күлмәге – «аодай» – ерыклы озын туниканы хәтерләтә, аны ак чалбар белән кияләр. Конус сыман эшләпәләре Вьетнамдагы укучы кызларны матур фарфор статуэткага охшатып калдыра. Вьетнам – социалистик ил, укучылар анда бүген дә галстуктан йөри.

Англиядә һәм аның элеккеге колонияләрендә мәктәп формасы аеруча киң таралган. Ул классик эш стиленең бер чагылышы кебек карала. Англиядә һәр дәрәҗәле уку йорты үз логотибын булдырган.Һәм шул логотип мәктәп формасына да күчкән. Аның сурәте белән значоклар, эмблемалар ясыйлар. Аларны галстукларга, баш киеменәренә тагалар. АКШта укучыларга нинди киемнән йөрергә кирәген мәктәп үзе хәл итә. Кагыйдә буларак, мәктәпләрдә эчне күрсәтә торган топлар, биле түбән чалбарлар киеп йөрү рөхсәт ителми.  Джинслар, күп кесәле киң балаклы чалбарлар, графикалы футболкалар – болар Америка укучыларының яраткан киемнәре.

Күпчелек Европа илләрендә шулай ук бердәм мәктәп формасы юк, бөтенесе кырыс стильдәге эшлекле костюмга кайтып кала. Мәктәп формасы мәсьәләсе күп илләрдә конкрет хәл ителмәгән.

Бердәм мәктәп формасының файдасы йә зыяны турында да бердәм фикер юк. Форма кирәкме дигән сорауга да җавап юк. Бер нәрсә бәхәссез: мәктәп формасы бары мәктәптә генә киелә торган кием булырга тиеш. Аның уңайлы, кер күтәрә торган, натураль тукымалардан гына тегелгән булуы шарт. Без балаларны сакларга тиеш. 
                               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар