Үчти-үчти итәр бу... (татар балалары өчен үчтеки уеннары)

Бишек баласына туган телгә мәхәббәтне ничек сеңдерергә? Әлбәттә, халык авыз иҗаты аша. Бу әкиятләр дә, шигырьләр дә, мәкаль-әйтемнәр дә. Әмма әле теле дә ачылмаган, тәпи дә йөри белмәгән балаларны өйрәтеп буламы? Була! Үчтекиләр аша. 

Бүген “үчти-үчти иткәндә” әйтелә торган такмаклар онытылып бара. Ә бит элек-электән безне әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз нәкъ менә шулай үчтекиләп үстергән. Яшь әниләргә ярдәм йөзеннән үчтекиләрне барлап, бер җиргә тупларга булдык. Алар бик җиңел ятлана, шуңа кирәге чыгар дип ышанабыз.

Интернет киңлекләрендә эзләсәң, үчтекиләрне табарга авыр түгел. Иң беренчеләрдән булып ике бала анасы Айгөл Әюпованың шул исемдәге төркеме ачыла. Әлеге проект татарча тәрбия өчен кирәкле булган материалларны туплаган. Баланы үчтекиләү өчен анда менә бу халык авыз иҗаты үрнәге урын алган:

1. Үчтеки-үчтеки, Үсмәгәнгә кечтеки. Үсә-үсә зур булыр, Бигрәк матур кыз булыр. Үчтеки-үчтеки, Үсмәгәнгә кечтеки. Үсә-үсә зур булыр, Бик батыр егет булыр.

Тагын бер танылган үчтеки –  шагыйрь Ренат Харистан. Балалар өчен китапларда аның менә бу әсәре урын алган:

2. Үчти-үчти үчтеки, Үсте китте кечтеки. Үсте, үсте — зур булды, Таза һәм матур булды, Акыллы, зирәк булды, Һәркемгә кирәк булды.

Сабыйларны үчтекиләгәндә тагын менә мондый дүртьюллыклар такмакларга мөмкин:

3. Карга әйтә, карр-карр, Мичтә бәлеш бар-бар. Мичтән бәлеш алыр идем, Өйдә кунак бар-бар.

4. Үчти-үчти итәр бу, Үсеп буйга җитәр бу. Үтеп барган бар кешегә Сәлам биреп китәр бу.

5. Үчтеки-үчтеки, Үсмәгәнгә кечтеки, Илдә-Җирдә бер булыр, Бер дип әйткән ул булыр.

6.  Минем кызым бик иркә, Башларында кәсинкә, Күлмәге дә сәрпинкә Аягында – бәтинкә, Алтын чәчле, зәңгәр күзле Коеп куйган кәртинкә.

Менә мондый такмак та бар:

7. Тук, тук, тукран, Тукылдатып утырам. Мичтә бәлеш пешәме? Шуны көтеп утырам.

Халык авыз иҗатыннан тагын берничә үрнәк:

8. Минем кызым дәү кебек, Бакчадагы гөл кебек. Ике күзе янып тора, Кара бөрлегән кебек.

9. Минем балам бал кебек, Сыгылып торган тал кебек, Авызы-борыны уймактай, Өсте утырган каймактай.

10. Кызым, кызым, кыз кеше, Кызыма килгән йөз кеше Йөз кешенең арасыннан Сайлап алыр бер кеше.

11.  Бигрәк матур, күз тимәсен, Кемгә охшаган, кем төсле. Утырадыр бишегендә Чәчкә аткан гөл төсле.

12. Үчти-үчти, аппагым, Иң яраткан такмагым.

13.  Һоп-һоп, һоп-һоп, Үс, бәбкәем, зур син. Аякларың ныгысын, Үс син, үс син, зур үс син! Үсеп буйга җитәр бу, Галим булып китәр бу. Үзенең туган иленә Тырышып хезмәт итәр бу. Һоп, һоп, һоп!

Ә сез балаларыгызны үчтекиләгәндә нинди такмаклар әйтәсез? чыганак:

чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    8304
    1
    113
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    7112
    1
    106
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    5351
    4
    78
  • Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
    4471
    6
    49
  • Карындашым – көндәшем  Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт. 
    7867
    2
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 4 март 2021 - 21:40
    Без имени
    Укенеп уз узeнне бетермаска булган сезга, мин уземнен тормыштан чыгып эйтам, мин яшь вакытта ирнен изменаларын кичереп килдем,яра инде,балалар бар,бала хакы дип, шунда УК сезнен кебек кутареп сугарга булган, олыгайгач пенсияга чыккач барыбер чыгып китте ,сезнен ипташегез кебек эйберларен жыеп,азгын кеше барыбер азгын була,курасен, хазер инде минда Бер узем яшап ятам, сезда шул кадар кайгырмагыз ,узегезне бетермагез,балаларыгыз исан булсын
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 4 март 2021 - 21:04
    Без имени
    Бик сирэк очрый торган чын мохэббэт.
    Минем йолдызым
  • 4 март 2021 - 21:12
    Без имени
    Ничек балаларынны иреннэн азрак яраттынмы эллэ? Ир хыянэт итте яки ташлап китте дип, балалар турында уйламыйча ,узенне генэ кызганып, улэргэ житеп,балаларны борчып ягэргэ ярвймы.Аллага шокер итеп,исэн саулар дип яшэргэ иде.Бу узенне генэ ярату, ирне дэ, балаларны да тугел.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 4 март 2021 - 21:24
    Без имени
    Эх, Гузэл, карьера дип баланнын ин матур, тэмле вакытларын курми калдын тугелме? Ул вакытлары кабатланмый бит. Э сина насыйп эш коткэн булып иде. (Фикерем ошамаска момкин, гафу утенэм)
    Мин гаепле, кызым...
  • 4 март 2021 - 10:09
    Без имени
    Бик кызык язма. Ботенлэй икенче торле фикер йортучелэр дэ бар. Гомер буе интегеп яшэп, сэлэмэтлеклэре беткэч " ник яшь чакта аерылмадым икэн " диючелэр дэ. Балалар да "нигэ безне тилмереп яшэрттен бу эти белэн" диючелэр дэ бар. Хэр очракта кеше узе генэ хэл итэ ала. Кеше сузенэ карап тугел. Аерылган вакытта "тукта алай эшлэмэ" дигэн кешелэргэ упкэлэр йореп иде.Аллахы Тэгалэ ни язган шуны курэбез. Синен язмышына язылган икэн Бер кая китэ алмыйсын.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...