Логотип
Бала

Балагыз нәрсә ясый?

​​​​​​​Ясаган рәсеменә карап, бәләкәй рәссамның күңелендә ниләр барлыгын белеп була, диләр. Курку яшиме анда, шатлыкмы – барысы да ясаган рәсемнәрендә чагылыш таба.

Ясаган рәсеменә карап, бәләкәй рәссамның күңелендә ниләр барлыгын белеп була, диләр. Курку яшиме анда, шатлыкмы – барысы да ясаган рәсемнәрендә чагылыш таба.

 

Гаилә портреты

Балалар еш кына үзенең гаиләсен ясый. Игътибар белән карагыз әле: кемне ничек итеп ясаган икән ул? Әгәр дә гаиләнең барлык кешесен дә бер рәткә тезеп, барысын да җитәкләндерсә, бала үзен яратуларын тоеп, өйдәгеләрнең барысына да ышанып яши. Аңа бу кешеләр белән рәхәт, ул үзен якланган итеп тоя.

 

Бала үзенең янәшәсендә иң ышанычлы кешесен ясый. Берәрсе белән ике араны ераграк итеп калдырса яки ул кешене тәрәзә артында, койма артында итеп ясаса, димәк, бала аның белән аз аралаша, ышанып бетми. Кайчак үзенең эне-сеңелләрен дә шулай читтәрәк ясарга мөмкин. Бу аның көнләшүен һәм әти-әнисенең игътибары өчен көрәшүен аңлата.

 

Ак кәгазьгә иң беренче итеп кемне ясавын белешегез. Иң беренче итеп үзен ясаган баланы эгоцентрик дип атарга ашыкмагыз. Шулай булырга тиеш. Ә менә ул бары тик үзен генә ясаса, әти-әнигә сагаерга кирәк, димәк, бала үзен ялгыз хис итә, үзен бу гаилә әгъзасы итеп тоймый. Үпкәсе булган кешесен дә ясамый калдырырга мөмкин. Гадәттә, балалар иң соңыннан гына өйдәге эт-мәчеләрне ясый. Аларны үзеннән соң ук ясаса, димәк, ул үзен ялгыз хис итә һәм аның өчен иң ышанычлы дуслары – йорт хайваннары.

 

Таяк, таяк, түгәрәк...

3- 4яшьләрендәге сабый ясаган кешеләр адәм балаларына караганда, күбрәк гуманоидларны хәтерләтә. Аның башы кайда да, аягы кайда булуын аеруы кыен. Кайчак куллары булмаска да мөмкин. 5-6 яшьләрендә ул инде кешенең барлык тән өлешләрен дә ясый. Ниндидер өлешне ясамый калдырса, сагаерга җирлек бар

 

Үзе курыккан кешеләрне бала озынрак куллы итеп ясаучан. Димәк, бу кеше аңа кайчандыр суккан яки бала аны сугарга мөмкин дип уйлый. Әти-әнисе баланы еш ачуланса, ул аларның авызын ясарга «онытырга» мөмкин. Киеренкелек тойган бала кешеләрнең аякларын юан итеп ясый. Шул рәвешле ул интуитив рәвештә ныклыкка омтылмакчы була.

 

Үзен кешеләр арасында уңайсыз хис иткән бала кешләрнең кулларын ян-якка җәйдереп, озын бармаклы итеп ясаучан була. Ә менә кешеләрне озын аяклы итеп ясаса, бу аның бәйсезлеккә омтылуы. Кулларын өскә күтәргән кешеләр баланың күңелендә яшерен ачу, агрессия барлыгына ишарә.

 

Баланың темпераментын билгелибез

Гиперактив. Тынгысыз балаларның рәсемнәре гадәттә бер якка авыш, симметриясез була. Агач ясаса, ул аны бер якка таба янтайта, яфраклары бер якта күбрәк, икенче ягында азрак булырга мөмкин. Кешеләрне, хайваннарны ясаса да, аларны тик кенә тора торган итеп тасвирламый, алар йә йөгерә, йә сикерә, йә кулларын чөя. Мондый балалар ясаган рәсемне буй сызык белән урталайга бүлсәң, әлеге сызык җиргә карата перпендикуляр булмый.

 

Агрессив. Мондый балаларның рәсемнәрендә очлы почмаклар күп була. Хайваннарны, кешеләрне ясаганда, очлы-очлы тешләр сурәтли. Кайчак аларның кулларына кылыч яки пычак тоттырырга мөмкин. Конфликтлы балалар кешеләрне ешрак зур авызлы, үткен тешле итеп ясый.

 

Хафаланучан. Беленер-беленмәс кенә сызыклар яки кара таплар – баланың күңелендә шөбһә булуын күрсәтә. Зур итеп ачылган кара күзле кешеләр, катып калган бертөсле позалар – тирә-юньдә куркыныч юкмы, дип, тыңланалар диярсең. Андый балалар үзләрен кайдадыр бер почмакта бик кечкенә генә итеп тасвирларга тырыша. Күңелендә курку яшәгән бала фломастерлар белән ясарга яратмый, рәсем ясаганда бетергечне күп куллана, бер сызган сызыгын кабат-кабат йөртә.

 

Ата-аналар игътибарына:

Баланың бер рәсеменә генә карап, ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга ашыкмагыз. Рәсемне ничек ясавы кайчак бит күңел халәтенә дә бәйле. Әмма инде рәсемдәге кайбер детальләр һаман-һаман кабатланса, әлеге сурәтләрне балалар психологына күрсәтеп карагыз.

Теги: бала тәрбиясе бала психологиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар