Логотип
Бала

Ана күңеле балада...

Тәрбияче таланты - баланы зур сабырлык белән ярату сәләте — башка талантлар бәлән чагыштырганда күпкә сирәгрәк очрый. Аерым бер баланы тәрбияләүгә караганда, өстәл артыннан моңа өйрәтеп кенә утыру, билгеле, җиңелрәк, Әйбәт, эшчән, намуслы балалар - һәр гаиләнең олы бәхете ул, Куренекле немец философы Людвиг Фейербах "башкалар өчен әйбәт булган кеше генә яхшы" дип саный, Димәк, тәрбиянең нигезенә кешенең хәленә керә белергә, аны аңларга, хөрмәт итәргә өйрәтү ятырга тиеш. Без соң моны эшли беләбезме?

 

Беренче күренеш

Хәтеремдә, моннан ун еллар элек буш диярлек трамвайда барам. Бер ир-атның иңемә кагылуыннан сискәнеп киттем.

- Нәрсә язылганын күрмисезме әллә? Бу - балалар урыны! - ди ул, кулы белән өскә күрсәтеп.

- Кайда сабыегыз? - Оятымнан кызарып ук чыктым. Ашыгып тирә-юнемнән нәни бала эзлим. 7-8 яшьләрендәге малай арттарак басып тора икән. "Бу балага урын бирергә тиешмени инде мин? - Гаҗәпләнүемне кычкырып әйтүемне сизми дә калдым. - Басып бара алмый икән, рәхим итсен. Урыннар буш булганга гына утырган идем..."

Ата кеше баласына әйбәт булсын дип тырышты, билгеле. Миңа шелтә ясап, улының күңеленә "үз хокукларыңны бирмә, кем булуына карамастан, аны ул кешедән тартып ал" дигән фикерне салып куюын башына да кертеп карамагандыр, мөгаен. Ә бит мондый карашларда тәрбияләнгән улы беркөн килеп үз атасыннан да нәрсәнедер тартып алачак. Алма агачыннан ерак төшми — эгоист — эгоистны, карак — каракны, кыскасы, һәрберебез үз дәвамын үстерә. Бүген шәһәр транспортында беркемгә дә, шул исәптән, үзләренең инде картайган әтиләренә дә урын бирмәүче егетләргә нигә гаҗәпләнәбез? Җил дә тидермичә үстергән кечкенә малайларыбыз инде буй җитте ләбаса.


 

Икенче күренеш

Шул ук трамвай, шундый ук пассажирлар. Ике кечкенә бала җитәкләгән яшь хатын эчкә үк узып, минем утыргыч янына килеп басты. Көне буе аяк өстендә лекция укып, арып кайтып киләм, әмма, гадәт буенча, балаларга урын бирергә дип сикереп тордым. Әниләре мине: "Утырыгыз!" - дип, бик тиз туктатты. Өч яшьләрдәге улы әнисе кырында тыныч кына басып тора, аз гына зуррак булган кызы исә: "Утырасым килә", - дип шыңшый башлады. "Күпме халык басып торганын күрәсеңме? - диде әниләре. - Басып бара алмыйсың икән, төшәбез дә, җәяү китәбез". Әнисенең сүзен тикмәгә генә әйтми торган гадәте барын бала инде, күрәсең, белә, шунда ук тынды. "Исемең ничек, үзеңә, энеңә ничә яшь, мәктәпкә кайчан барасың, хәрефләр өйрәндеңме әле?" - дип сораштырам аннан. Энесе кулындагы пакеттан китап тартып чыгарып, шунда ук миңа таныш хәрефләрен күрсәтә башлады: "Монысы әни хәрефе - Ә, ә бу Л минеке, мин бит Ләйсән, анысы Данисныкы — Д..."

Тагын бер китабы барын исенә төшереп, энесенең пакетына үрелгән иде дә, тегесе нигәдер киреләнеп, кулын артка ук яшерде. Кызының: "Әни, әйт әле шуңа, бирсен инде", - диюенә әниләренең исе дә китмәде. "Үзегез килешегез", - диде дә бетерде.

Ләйсән әнисенә ялынмаска кирәклеген дә белә бугай, ул шунда ук тавышын үзгәртте.

— Данис, бир инде, зинһар, китапны. Мин аны апага гына күрсәтәм дә, кире кайтарам.

Китап шунда ук пакеттан чыкты. Ләйсән миңа аның рәсемнәрен күрсәтә, аңлата да башлады. Һәм шунда ук туктап: "Ә ник бу абый мәчегә мылтык терәгән?" -дип, әнисенә күтәрелеп карады.

- Үзең ничек дип уйлыйсың, игътибар белән кара әле. - Әнисе кызга әзер җавап бирергә ашыкмады.


Ләйсән бераз тынып тора: "Әни, күзләре ялтырагач, абый песине юлбарыс дип уйлаган, әйеме?" Ул арада минем алдагы урын бушады. Әниләре дәшми, Ләйсән: "Апаны торгызырга ярамый, әмма буш урынга утыра алабыз бит", — дип уйлады, күрәсең, "Әйдә", — дип энесенә эндәште. Әниләре катышмыйча, тәрәзә янындагы утыргычны да икәү бүлештеләр.

Бу яшь әни янымда 15 минут кына басып торды, әмма шул арада да үз тәрбия алымнарын күрсәтергә өлгерде ул — балаларга өстенлекләр бирергә кирәкми, алар инде зурлар; башкаларга җайсызлык тудырып, үзеңә уңайлыклар эзләргә ярамый. Моңардан тыш, яшь әни балалары арасындагы бәхәскә кермәү, кем хаклы — кем юк, кем зур — кем кечкенә дип аларны бер-берсенә каршы куймау сәләтен дә күрсәтте — үзара аңлашырга мөмкинлек бирде ул аларга; ничек хәл итсәң дә, нәтиҗәсен үзең күрәсең, ягъни мәсәлән, "ни чәчсәң — шуны урырсың".

Мәсьәләне болай кую, кемгәдер әйбәт кенә булсын, балага начары да ярар диюне күпләр ошатмас. Әмма бала өчен нәрсә начар да, нәрсә яншы икәнен дөрес аңларга кирәк. Мәсәлән,ул инде үзе йөри икән, транспортта артык кысан булмаганда, басып тору аңа физик яктан файдалырак кына әле.

Баланы тәрбияләү, әлбәттә, ул сөйләшү-әңгәмәләр белән генә тәмамланмый. Ата-аналар, аларның ул-кызлары янында үз-үзләрен тотышлары да гаять мөһим әле монда.


 

Өченче күренеш

Әни белән бала икәүләшеп һава суларга чыкканнар: әнисе эскәмиядә китап укый, улы аның тирәсендә кайнаша. "Суга керергә ярамый, аягың юешләнсә, өйгә кайтып китәргә туры килер", — дип кисәтә әнисе. Әмма малай һаман күлләвек уртасына кермәкче. Юк, әнисе урыныннан да сикереп тормады, кычкырмады да, сукмады да — ул аңа сайлау мөмкинлеге генә бирде. Суга керми икән — бик әйбәт, керсә дә начар түгел, моның үзе өчен күңелсез тәмамлануына гына ышаныр. Әни кеше сабыена салкын тиюен теләми, билгеле. Хәер, аягына су керсә дә, гел хәрәкәтләнеп торгач, балага суык алай тиз генә үтми әле ул.

Улының суга егылганын күргәч тә, урыныннан кузгалмады әнисе. Баланың үзе торуын, пычранган өс-башына карап гаебен танып, борылуын көтте. Аннары гына: "Бераз утырасы, укыйсы килгән иде дә әле, өйгә кайтмый булмый инде. Юеш аягың белән салкын тидерсәң, урамга бөтенләй чыга алмаячакбыз. Әйдә, алдан бар, мондый пычрак, тыңлаусыз малай белән янәшә дә атлыйсым килми минем..." - дип, аның янына килде.

Сабыйның әнисе янхы белә: хәтта иң кечкенә балаларны тәрбияләгәндә дә "ярамый" дип тыеп кына күпкә ирешә алмыйсың. Бу очракта ул пычранган улы белән өйгә иртәрәк кенә кайтмады, ә аңа, тыңламаса — үзенә начаррак булуын, үзе ясаган адым өчен кеше үзе үк җабал бирергә тиешлеген дә исбатлап күрсәтте.

 

Дүртенче күренеш

Әнисе үзенең бердәнбер кызын бик ярата, аны әйбәт тәрбияләбе белән горурлана да. Алисә берьюлы ике мәктәптә укый — әнисенә кызының анысында да, монысында да иң әйбәте булуы кирәк. Кызның көне минутына кадәр исәпләнгән: дәресләр, музыка, кирәк китапны уку, кирәк тапшыруны карау, вакыт калса гына, урамда йөрел керү... Әнисе әтисенең: "Баладан моның кадәр таләп итәргә кирәкми, жәллә үзен", — диюе белән беркайчан да килешмәде. Алар үзара сүзгә килмәсеннәр дип, үзенә бик авыр булса да, Алисә әнисе теләгәннәрне үтәргә мәҗбүр иде. Әмма әнисе сүзеннән чыкмый яшәү елдан-ел авырлашты гына. Классташлары ял көне урманга киттеләр — әнисе аны җибәрмәде, "Анда яхшыга өйрәтмиләр сине", - дип, дискотекага, туган көннәргә дә барырга рөхсәтен бирмәде. Алисәнең өчлеләрен, ялгышуларын, уңышсызлыкларын ул гел авыр кичерде, соңрак кызы, шуңардан куркып, күл нәрсәне аңа белгертми дә башлады. Алисәгә һәрвакыт аралашу, дуслар җитмәде. Классташ кызларының берсе дә әнисенә ошамый, ул аларны: "Җилбәзәкләр, уйларында егетләр дә дискотека гына", - дип сүгә.

Алисә әнисен аңлый алмый аптырый. Дус кызлары белән аралашуын нигә буш шөгыльгә саный ул? Тормышны дәреслекләр буенча гына өйрәнеп буламыни? Нигә әни әйткәннең киресен эшләргә — башта сөйләшергә, йөреп кайтырга, аннан гына эшкә утырырга ярамый? Әнә шул җилбәзәгрәк кыз белән аралашса, аңа ярдәм итсә ни булган? Кызының да үз тормышы булырга тиешлеген әнисе ник танырга теләми соң?

Чыгарылыш класста укыганда, Алисәне бер егет яратыл йөри башлады. Бу хәл әнисенә, билгеле инде, ошамады. Берьюлы алар бөтен класслары белән театрга җыендылар. Моңарчы билетны әнисе өчен дә ала торган Алисә, "Мин анда егетем белән булам", — дигәч, монысы билетны ертыл ташлап, кызын өйдән дә чыгармады. Иртәгәсен Алисә дәрескә киткән җиреннән өйгә кайтмагач, әнисе мәктәптә аның класс җитәкчесен эзләп тапты. Сөйләшү ике як өчен дә җиңел түгел иде.

Күңелемә ярамый ул егет. Кулында — татуировка, өлкәннәрне хөрмәт итә белми, тупас, — ана кызы белән сүзгә килүенең сәбәбен шулай аңлатты.
Татуировка ясавы өчен, бәлки, инде ул үзе дә үкенәдер, аның яшендә бар да бер шулай җүләрләнел ала. — Укытучы Алисә ягында иде. — Аннан өлкәннәр яшьләрнең хөрмәтен яулый белергә дә тиешләр. Үзеңнән зуррак һәр кешегә дә өләшә торган әйбер түгел ул. Ә ул дусты кызыгызга кай ягы беләндер ошый, димәк.

Әйбәт кешене хулиганнан аера беләмени әле ул? Миңа нишләргә икән соң инде хәзер?
Нишләп була, аларга очрашырга мөмкинлек бирергә дә, бар да әйбәт булыр, дип ышанырга инде.
Ә начар бетсә? Юк, мин кул кушырып утыра алмыйм.

Алисәнең әнисе каяндыр ул егетнең адресын тапты, өенә барды. Үзенең ни теләгәнен әйтүдән дә тартынмады. Тегесе дә үз дигәнен эшли торган егет булып чыкмады, шунда ук Алисәне, дөресрәге, аның әнисен тынычлыкта калдырды. Кыз исә аларның икесен дә гафу итә алмады, җыенды да, әбисенә яшәргә китеп барды.

Әлбәттә, кыз үзе өчен шулкадәр хезмәт, көч куйган әнисе белән катырак кыланды. Әмма сәбәпсез түгел, әнисе үз дәрәҗәсен, үз уй-максатларын тормышка ашыру чарасы ител кулланды бит аны. Мондый ата-ана өчен бала, аның кәефе түгел, үзләре куй­ган максатлар мөһимрәк. Аларның балаларында үз дигәнен итү, бар нәрсәгә каршы килү хисе көчле була. Ата-ананың ихтыяр көче зур булган саен, аннан ычкыну, котылу хисе дә үсә генә бара.
Мескен Алисә! Бәхетсез әни!

 

Бишенче күренеш

Унынчыда укучы Гүзә­лиягә дә бер егет ошый. Үзара килешенгән бер алтын кагыйдәләре бар аларның — дус-ишләренең һәрберсен өйгә чакырып, әнисе белән таныштыру. Бу юлы да шулай булды. Гүзәлиянең әнисе дә ыспай киемле бу чибәр егетнең кай ягындыр яратыл бетермәде. Әмма шунда ук турысын да ярып салмады, кешегә үз-үзен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган хәйләләре бар аның. Берсендә ул килгәч, яшьләргә бәрәңге әрчергә, яшел­чәләр турарга кушты: чибәр егетнең кулына пычакны беренче алуы беленде. Икенче юлы ремонт ясарга чакырды — кунак инструментларның кайсы нәрсәгә кирәген дә белми иде. Ә кызының туган көнендә, дуслары җыелгач, менә нинди уен уйлал тапты: һәрберсе чират белән уртага чыгып баса, ә калганнар ул кешенең нинди яхшлылыгын беләләр, барсын да әйтергә, искә төшерергә тиешләр. Гүзәлиянең дусты хакында гына әйбәт сүзләр гаҗәплә­нер дәрәҗәдә аз булды. Кызы моңа, әлбәттә, игътибар итми калмады.



Бала тәрбияләу - даими иҗади процесс». Җанның һәм акылның баланы кайгырту белән сугарылган өзлексез хезмәте, Гүзәлиянең әнисе кызын нәрсәдәндер тыеп кына туктатып булмаганын яхшы аңлый; ул барыбер, яшертен генә булса да, үзе теләгәнчә эшләр иде. Дөрес, балаңның теләге әхлаксызлыкка китерсә, тормышы өчен куркыныч булса, аның хаксыз икәнен, әлбәттә. Төшендерергә кирәк. Барып чыкмадымы? Үзенең хаксызлыгына ул тиздән барыбер инаначак бит. Тормыш тәҗрибәсен бернәрсә дә алыштыра алмый. Хәзергә ата-анага кайгырырга, куз яше түгәргә генә кала. Үзегез телә­мәгән адымнан аны ничек туктатырга белмисез икән (моңа наркомания, эчкечелек керми), иң яхшысы — тыкшынмагыз гына. Бу очракта ара бозылулар, өйдән качу­лар да килеп чыкмас.

Гүзәлия, әнә, әнисе турында нәрсә ди: “Дус кызларымның барысы да әниемә көнләшеп карыйлар» Минем иң якын дустым ул». Әни миңа ышана, теләгәнемне эшлим, аның мине ачуланып туктатканы юк» Әмма бу — ул минем тормышыма кысылмый дигән суз тугел. Ничек кенә кысыла әле. Кичке аш артында без икешәр сәгать утырабыз, сөй­ләшәбез дә сөйләшәбез. Шуңа да инде ул минем хакта барсын да белеп тора» Начар билгелә­рем, җүләрлекләрем өчен ачуланмый, йә көлә, йә авыр итеп сулый, йә мине алда нинди ку ңелсезлекләр көткәнен бик әйбәтләп аңлата...»

Балаңны хөрмәт итү, ярдәмгә әзер тору, аңа яхшылык, изгелек кенә теләу — һәр ата-ана өчен зарури шарт» болардан башка әйбәт, игелекле кешеләр итеп үстерә дә, аларның хөрмәтен дә казана алмыйсың.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар